Минем эш тәҗрибәм.
статья на тему

Мин, Хайруллина Айсылу Расим кызы, Яңа Савин районының 71 нче татар-рус урта мәктәбедә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим.1995 нче елда Арча педагогия көллиятен тәмамлап, башлангыч сыйныф укытучысы булып хезмәт юлымны башладым. 2001 нче еда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген читтән торып тәмамлагач, мәктәптә рус балаларына татар телен өйрәтә башладым.Менә инде мәктәптә эшли башлавыма да 20 елдан артык вакыт узып киткән.Шушы дәвер эчендә байтак кына тәҗрибә туплап өлгердем.Үземнең эш нәтиҗәләрем белән уртаклаша алам дигән фикергә килдем.

     Хәзерге вакытта укучыны татар телен өйрәнүгә ничек этәрергә,аны нәрсә белән кызыксындырырга? Шул турыда уйлаганнан соң,методик темам итеп “Хәзерге заман укучысын эзләнү эшчәнлегенә юнәлдерү өчен, интеллектуаль иҗатын үстерүдә төркемләп эшләү алымы” дигән теманы алдым.Максатым укучыларның танып белү активлыгын үстерү, уку эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыруга нигез салу,максат куя һәм аны гамәлгә ашыру юлларын эзли белү,бер-береңә карата ихтирам хисе булдыру.Методик теманың уңышлы булуы аның нәтиҗәсенә бәйләнгән.Ә нәтиҗә булып баланың фикер үсеше тора.

   Төркемләп эшләү алымын куллану яңа теманы ныгыту  һәм кабатлау дәресләрендә файдалану уңай нәтиҗә бирә.Бу юнәлештә системалы эшләү өчен биремле карточкалар төзелде. Дидактик материал укучының фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итә. Бу эш алымын кулланганда, укытучы сыйныфның һәм аерым укучының дәрес материалын ничек үзләштерүен ачыклый, чөнки тиз арада элемтә урнаштырыла, нәтиҗәдә хатаны вакытында төзәтергә  мөмкинлек туа.Психологлар фикеренчә, бала өчен үз эшенең бәяләнүе әһәмиятле. Шулай ук кешенең иң мөһим психик үзенчәлеге – омтылыш дәрәҗәсе күзгә ташлана.Шәхескә шулай якын килү тәрбия процессына да уңай йогынты ясый.Ул укучының омтылыш дәрәҗәсе белән белем чагыштырмасын дөрес билгеләргә, дөрес бәя бирергә ярдәм итә. Омтылышы зур булган, тиешле дәрәҗәдә белем туплый алмаган укучылар да бар.Шулай ук бик үк белемгә омтылышы булмаганнары арасында да тирән сәләтлеләр очрый. Укучыларда белемгә омтылыш тәрбияләгәндә төркемләп эш алымын куллану уңай нәтиҗәгә китерә.

     Бу эш алымын мни дәресләрдә генә түгел, сыйныфтан тыш чаралар үткәрү вакытында да, сыйныф сәгатьләре уздырганда да уңышлы файдаланам.

      Укытучы һәрвакыт эзләнүдә, яңалыклар кертү өстендә эшләргә тиеш дип практикумнарда, фәнни – гамәли конференцияләрдә   катнашам. Г.Ибраһимов, И.Хәлфин, Д.В.Вилькеев, М.Буби исемендәге фәнни – гамәли конференцияләрдә   катнашып,рәхмәт хатлары, дипломнар, сертификатлар алдым.Укучыларым белән республика күләм “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнашып диплом алдык. Шулай  ук “Татар теле ИНФО”, “Зирәк тиен” олимпиадаларында да укучыларым теләп катнашалар. 2015-2016 нчы уку елында 4 В сыйныфы укучысы Елькина Е.татар теленнән республика фән олимпиадасының муниципаль этабында призер булды.

“Уңышсызлыклардан курыкмаган кеше генә зур уңышка ирешә ала” , дип яза Р.Кеннеди. Укытучы эшчәнлегендә уңышсызлыклар булмый тормый, бары тик аларны вакытында күрә һәм төзәтә белергә кирәк.Минут саен үзгәреп торган бу фани дөньяда замана сулышын эләктерергә тырышасың. Хәзер замана таләпләренә туры килерлек итеп эшләргә кирәк.Хәзерге заман кешесе дөнья  белән үзенең белеме ярдәмендә генә идарә итә алачак.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл minem_esh_tzhribm.docx15.87 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

СФП в годовом цикле занятиями мини-футболом (из опыта работы в секции «Мини-футбол»)

Представляю примерные комплексы по СФП в секции "Мини-футбол",делюсь положительным опытом и результатами в своей работе....

Минем гаиләм- минем шәҗәрәм. Тәрбия сәгате.Моя семья-мое родословное.Классный час.

Тема : Минем гаиләм- минем шаҗәрәмМаксат: укучыларда гореф- гадәтләргә, гаилә традицияләренә,ядкарьләренә кысыксыну уяту, буыннар бәйләнеше, исем, фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте туры...

Минем гаиләм -минем төп терәгем

Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш. Гаилә ул – йорт кебек, ә нигезе нык ...

«Творческие работы малой формы (мини – изложения, мини – сочинения, этюды, эссе) как средства развития креативных способностей учащихся»

Педагогическая наука переживает переходный этап, связанный с обновлением как содержания, так и форм образовательного процесса....

Класс сәғәте “Минең ғаиләм-минең байлығым”.

Уҡыусыларҙы ғаилә,генеология ,нәсел ағасы һүҙҙәренең мәғәнәләренә төшөндөрөү, балаларҙы үҙҙәренең шәжәрәһен төҙөргә өйрәтеү....

Мастер-класс.Презентация на тему "Мой край, моя школа, моя профессиональная деятельность-минем туган ягым,мәктәбем,минем һөнәри эшчәнлегем"

Аксубаем-ак төбәгем!Туган якның гүзәл була —Гади генә бер гөле дә…Ямьле була, кыек булмыйТуган якның бер җире дә...!...