"Авыл укытучысы - 2015" бәйгесенең 2 турына җибәрелгән татар әдәбиятыннан 5 нче сыйныфта дәрес эшкәртмәсе (ФГОС)
план-конспект урока (5 класс) на тему

Хасанова Нурлися Фирдусовна

Ф.Яруллинның "Зәңгәр күлдә ай коена" әкияте буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл avyl_ukytuchysy_2_tur.docx30.28 КБ

Предварительный просмотр:

420018, Буа районы, Кайбыч авылы, Тынычлык урамы, 14 йорт

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Кайбыч төп гомуми белем мәктәбе

“ФГОС буенча 5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе фрагменты”

Дәреснең авторы: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәсәнова Нурлисә Фирдүс кызы

420018, Буа районы,

Кайбыч авылы, Үзәк урамы,

21 йорт

Тел. (8-843) 42-5-93                                  Тел. 89063234776

Казан - 2015

Ф. Яруллинның “Зәңгәр күлдә ай коена” әкияте буенча дәрес планы фрагменты.

Предмет: әдәбият

5 нче сыйныф

Дәреслек авторы: Ф.Ә. Ганиева, Л.Г. Сабирова

Дәрес темасы: “Яхшылык эшлә – үзеңә дә яхшылык белән кайта”

( Ф. Ярулинның “Зәңгәр күлдә ай коена” әкиятенә анализ)

Дәрес тибы: яңа белем бирү

Дәреснең максаты:

1. Өйрәтү максаты: әдәбият теориясе буенча белемнәрне актуальләштерү; Ф. Ярулинның “ Зәңгәр күлдә ай коена” әсәренә анализ ясау; монологик һәм диалог сөйләм телен үстерү.

2. Белем үстерү максаты: укучыларны үз фикерләрен дөрес, эзлекле әйтә белергә өйрәтү; әсәрдән иң мөһим фикерне аерып алу күнекмәләрен үстерү.

3. Тәрбияви: укучыларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Эш формалары: индивидуаль, парларда, төркемнәрдә эш.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Предмет: укылган әсәрнең эчтәлеген үзләштерү, анализлый белү.

Танып белү: үз фикереңне дәлилләп анализлый белү;  белем һәм күнекмәләрне дөрес итеп файдалана белү.

Предметара: рус әдәбияты фольклоры белән бәйләнеш.

Регулятив: бер-береңнең һәм үзеңнең дә эшләрен тикшерү, бәяләү; дәреснең максатына туры китереп биремнәрне үтәү.

Коммуникатив: группаларда эшләгәндә, бер-береңә комачауламый, иптәшең белән килешә, тыңлый, нәтиҗә чыгара һәм аңлатып бирә белү.

Шәхси: бәлагә юлыккан кешегә ярдәм итү; булган тискәре сыйфатларны бетерү өстендә эшләү; ярдәмчел, намуслы булу кебек сыйфатларны тәрбияләү.

Дәрес барышы

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре

1.Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

2. Белемнәрен актуальләштерү һәм уку эшчәнлеген оештыруда шәхси кыенлыкларны билгеләү.

- Укучылар, хәзер бергә гыйбрәтле хәл турында аудиоязма тыңлап китик. “ Өч хатын-кыз кое янында кызып-кызып сөйләшәләр. Алардан читтә бер карт утыра. Шул арада болар янынан оста итеп тәгәрмәч әйләндерүче малай үтеп китә.

     Хатыннарның берсе:

- Әнә, минем улымны күрдегезме? Тәгәрмәчне нинди оста әйләндерә!

     Бераздан икенче малай җыр җырлап уза.

      Хатыннарның икенчесе:

  • Ишеттегезме минем улымның җырлавын! Ул җырлаганда, сандугачлар да тын кала.

      Хатыннар авыр чиләкләрен күтәреп кайту ягына борылалар. Шул чагында бер малай йөгереп килеп, өченче хатынның чиләкләрен күтәреп китә.

      Хатыннар борылып карттан сорыйлар:

- Я, күрдеңме безнең улларыбызны. Кайсысы остарак?

      Карт бераз уйлап тора да болай дип җавап бирә:

- Мин бер ананың улын гына күрдем: әнисенең чиләген күтәреп китүчене.”

Укучылар

аудиоязманы иллюстрация материалы белән алып бару вариантын тыңлыйлар.

- Шушы гыйбәрәгә охшашлы тагын нинди әкият беләсез?

- Исегезгә төшерегез әле, өч кыз туганның кайсысы авыру әнисенә ярдәмгә чаба?

- Нәтиҗәсе ничек бетә?

-Аудиоязманы тыңлап, нәрсә белеп калдыгыз?

  • Әйтегез әле, балалар, сезнеңчә, үзегезнең якын кешеләрегезгә генә ярдәм кулы сузаргамы?

  • Хәзер мин сезгә сораулар язылган битләр таратам һәм сез шул сорауларга җавап бирерсез.

(ЭЙ АР ГАЙД структурасын файдаланып)

  1. Ай уңай образмы?

  1. Чуртан һәм Гөберле бака дөрес эшләгәннәрме?

  1. Айсылуны ямьсез кыз дип уйлыйсызмы?

  1. Ай Айсылуны матур кыз дип атый. Сез килешәсезме?

  1. Үзеңнең гомереңне куркыныч астына куеп, башкаларга ярдәм кулы сузу дөресме?

  1. Кешенең тышкы кыяфәте ямьсез булып, кемгәдер яхшылык эшләгәннән соң, матур кешегә әверелә аламы?

( Кайбер укучыларның җавапларын тыңлап китү)

             “Три сестры”

            (Өч кыз туган)

  • Иң төпчеге, камырлы кулларын да сөртеп тормыйча, әнисе янына ашыга.

  • Олы кыз гөберле бакага әйләнә, уртанчы кыз – үрмәкүчкә, ә төпчеге бәхетле гомер кичерә.

- Әниләргә һәрвакыт ярдәм итәргә кирәклекне.

 -Юк. Якын кешеләребезгә генә түгел, башка кешеләргә дә яхшылык эшләргә кирәк.

“әйе”         “юк”

                +

                                    +

                +

                +

                                    +

                                   

                                      +

- Юк, әверелә алмый. (1 укучы җавабы);

- Була ала. Бу очракта тышкы матурлык турында сүз бармый, ә эчке матурлык турында дип уйлыйм. (2 укучы җавабы);

- Әгәр кешегә яхшылык эшләсәң, синең тышкы кыяфәтеңә игътибар итмиләр, яхшылыгыңа яхшылык белән җавап бирәләр. ( 3 укучы җавабы).

Танып-белү: һәрберсе үз фикерләрен әйтәләр.

3. Кыенлыкларның урынын һәм сәбәбен ачыклау.

- Балалар,  сораулар барыгызда да бертөрле, ә фикерләрегез ( укучыларның фикерләрен “сугыштыру”) төрлечә. Әйтелгән фикерләрегездән чыгып, балалар, сез ничек уйлыйсыз: дәрестә нәрсә турында сүз алып барырбыз?

- Ярдәм итү, әниләргә, якын кешеләргә генә түгел, ә башка кешеләргә дә.

Коммуникатив: һәрберсе үзенең фикерен әйтә, шул ук вакытта иптәшләренең дә фикерләрен тыңлый.

4. Кыенлыктан чыгуның проектын төзү.

Кешенең тышкы кыяфәте ямьсез булып, кемгәдер яхшылык эшләгәннән соң, матур кешегә әверелә аламы? дигән сорауга җавап табыр өчен без

бүгенге дәрестә нәрсәләр эшләрбез?

- Укучылар, Ф.Ярулинның “Зәңгәр күлдә ай коена” әсәрен өйдә укып килдегез. Сез ничек уйлыйсыз: дәрес башында тыңлап үткән гыйбәрә белән өйдә укып килгән әсәр арасында нинди дә булса уртаклык бармы?

Яныгыздагы парыгыз белән фикер алышыгыз.

-Укучылар, бүгенге сөйләшүебезнең әһәмияте бармы һәм ул кирәклеме?

Текстны укыйбыз, бер- беребез белэн фикерләребезне алышабыз, сорауларга җавап бирәбез....

- Әйе, уртаклык бар, чөнки икесендә дә яхшылык эшләү турында сүз бара. Айсылу батып баручы Айга булыша.

-Әйе, кирәкле.һәм әһәмиятле.

Регулятив: эш тәртибен билгелиләр.

5. Төзелгән проектны тормышка ашыру.

6.Дәрес темасын формалаштыру.

- Ни өчен шулай уйлыйсыз?

- Укучылар, ә тормыштан “Яхшылык үзеңә яхшылык булып кайтыр”дигән әйтемгә мисаллар китереп буламы?

- “Ярдәм итмәү”, “Яхшылык эшләмәү”

(Чуртан һәм Гөберле бака мисалында) кешенең нинди сыйфаты дип уйлыйсыз?

Әйткән фикерләрегезне туплап һәм нәтиҗә ясап, дәресебезнең темасын әйтегез әле!

- Әйе, дөрестән дә, бүгенге дәреснең темасы, сез әйткән фикерләр белән тәңгәл килә: “Яхшылык эшлә – үзеңә дә яхшылык белән кайта”.

- Дәреснең максатына ирешү өчен нәрсәләр эшләдек?

Кешенең тышкы кыяфәте ямьсез булып, кемгәдер яхшылык эшләгәннән соң, матур кешегә әверелә аламы?

(ЭЙ АР ГАРД ) структурасына әйләнеп кайтыйк. Дәрес башында җавап биргән фикерләрегез, яңа тема аңлатканнан соң, үзгәрдеме яисә үзгәрешсез калдымы?

  1. Ай уңай образмы?

  1. Чуртан һәм Гөберле бака дөрес эшләгәннәрме?

  1. Айсылуны ямьсез кыз дип уйлыйсызмы?

  1. Ай Айсылуны матур кыз дип атый. Сез килешәсезме?

  1. Үзеңнең гомереңне куркыныч астына куеп, башкаларга ярдәм кулы сузу дөресме?

  1. Кешенең тышкы кыяфәте ямьсез булып, кемгәдер яхшылык эшләгәннән соң, матур кешегә әверелә аламы?

  • Укучылар, җавапларыгыздан күренгәнчә, фикерләрегез уңай якка үзгәрүен күрдем. Дөрестән дә, кемгәдер яхшылык эшлисез икән, ул яхшылык сезгә матур гамәлләр булып кире кайтачак. Андый кешегә бервакытта да ямьсез кеше димиләр.

- Кемгәдер яхшылык эшләсәң, ул кеше сиңа да шулай ук яхшылык белән җавап бирер.

Була. Мин сыйныфташыма утын ташырга булыштым, ә икенче юлы ул миңа печән ташышты.

Кешенең начар сыйфаты. Чуртан да, Гөберле бака да Айга ярдәм итеп яхшылык эшли алалар иде, ләкин Айны батырырга калдырып, караңгы булып каласын уйламыйлар, ә Айсылу Айны коткарып матур кызга әверелде. Үз яхшылыгы үзенә шатлык булып кайтты.

Кемгәдер яхшылык эшләсәң, үзеңә дә яхшылык булып кайта.

Үз фикерләребезне әйттек, сөйләм телен үстердек, кешеләр бер-берләренә ярдәмләшеп яшәргә тиешләр.

“әйе”          “юк”

+

+

+

+

+

+

Коммуникатив: үз фикерләрен формалаштырып, сорауларга җавап бирәләр.

Коммуникатив: фикерләренең дөрес юлдан баруына ышаналар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстан - минем Ватаным. (Р.Хәйдәрова дәреслеге буенча 4 нче сыйныфта үткәрелгән татар теле дәресе)

“Татарстан - минем Ватаным” темасын кабатлау, ныгыту. Тема буенча өйрәнгән сүзләрне кабатлау. Татарстанның гербы, флагы, гимны, милли киемнәре турындагы белемнәрне искә төшерү. Татарстан шәһәрләрен, е...

7"Б" СЫЙНЫФТА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН "БЕЗНЕҢ МУЗЕЙЛАРЫБЫЗ" ТЕМАСЫНА ҮТКӘРЕЛГӘН ДӘРЕС КОНСПЕКТЫ.

7"Б" СЫЙНЫФТА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН  "БЕЗНЕҢ МУЗЕЙЛАРЫБЫЗ" ТЕМАСЫНА  ҮТКӘРЕЛГӘН ДӘРЕС КОНСПЕКТЫ....

7 "Б" СЫЙНЫФТА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН "БЕЗНЕҢ МУЗЕЙЛАРЫБЫЗ" ТЕМАСЫНА ҮТКӘРЕЛГӘН ДӘРЕСКӘ ҮЗАНАЛИЗ.

7 "Б"  СЫЙНЫФТА  ТАТАР  ӘДӘБИЯТЫННАН  "БЕЗНЕҢ МУЗЕЙЛАРЫБЫЗ"  ТЕМАСЫНА  ҮТКӘРЕЛГӘН  ДӘРЕСКӘ  ҮЗАНАЛИЗ....

6 сыйныф рус төркемендә үткәрелгән татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе "Шигърияттә халык көе"

"Халык җырлары - халык күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер. Бу -  бертөрле сихри көзгедер..." Г. Тукай....