6 сыйныф рус төркемендә үткәрелгән татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе "Шигърияттә халык көе"
план-конспект урока (6 класс) по теме

Вафина Люция Модарисовна

"Халык җырлары - халык күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер. Бу -  бертөрле сихри көзгедер..." Г. Тукай

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4.10_achyk_dres.pptx551.13 КБ
Microsoft Office document icon tehn._karta_doc.doc84.5 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

“Халык җырлары-халык күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер. Бу - бертөрле сихри көзгедер...” Г. Тукай

Слайд 2

Бәяләү критерийлары Дәреслектән файдаланмыйча, сәнгатьле итеп сөйли алса, хаталары булмаса-” 5 ” Дәреслектән файдаланмыйча, сәнгатьле итеп сөйли алса, ләкин хаталары булса-” 4 ” Дәреслектән файдаланып кына сөйләп бирә алса-” 3 ”

Слайд 3

К әрия -Зәкәрия

Слайд 4

Әпипә

Слайд 5

“Халык җырлары-халык күңеленең көзгеседер Г. Тукай

Слайд 6

Дәрес темасы: “Шиг ъриятт ә халык көе”

Слайд 7

Алмаз Монасыйпов 1925-2008 Туган авыл Тау башына салынгандыр безнең авыл , Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул ; Аулыбызның ямен , суы тәмен беләм , Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән . Истән чыкмый монда минем күргәннәрем , Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем ; Абый белән бергәләшеп , кара җирне Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем . Бу дөньяда , бәлки , күп-күп эшләр күрем , Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем ; Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә , Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем .

Слайд 8

Яңа сүзләр Салынган - располо жена Ям ь - красота С өям җаным-тәнем белән - люблю всей душой Бергәләшеп - вместе Дөнья - вес ь мир, весь свет Т әк ъдир - судьба

Слайд 9

Г. Тукайны ң туган авылы? Ул тагын кайсы авылларда яшәгән? Лирик герой нәрсәләрне оныта алмый?

Слайд 10

Бәяләү критерийлары Дөрес сөйли алса, хаталары булмаса-” 5 ” Дөрес сөйли алса, хаталары булса-” 4 ” Иптәше ярдәмендә сөйләсә -” 3 ”

Слайд 11

Модел ьләштерү Г. Тукай шигырьләре Халык көе А. Монасыйпов музыкасы

Слайд 12

Рефлексив бәяләү -Г. Тукай сүзләренә язылган нинди җырлар белдегез? -Аның җырларын тагын белергә телисезме?

Слайд 13

Өй эше: -А. Монасыйпов турында укырга, кыскача дәфтәргә язарга; -Шигыр ь не ятларга (“ 5 ”- 3-4 строфасын өйрәнергә; ” 4 ”-2 строфаны яхшы итеп сөйләргә); -Җырлар турында проект эзерләү



Предварительный просмотр:

                        Технологик карта -  

Дәрес темасы  

Шигърияттә халык көе

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Метапредмет нәтиҗәлелек:

  • танып белү гамәлләре: милли үзаңны үстерү, халыкның үткәнен, тарихын өйрәнү
  • комуникатив: телдән диалогик, монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү, үз фикереңне җиткерү, укытучының сөйләмен тыңлау һәм аңлау;
  • регулятив:дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру, үз эшчәнлегенә адекват бәя бирә белү.

Предмет буенча

             Г. Тукайның халык җырларына карата булган хезмәтләре турында белешмә бирү, “Туган тел”, “Туган авыл” җырларын өйрәнү; композитор А. Монасыйпов турында белешмә бирү.

Төп ресурслар

  1. Г.Тукайның “Туган тел”шигыренең рус һәм инглиз телләренә тәрҗемәсе;
  2.  “Туган авыл” шигыре;
  3.  А. Монасыйпов турында белешмә;
  4.  “Туган тел” җыры (Г. Тукай сүзләре, халык көе), “Туган авыл” җыры (Г. Тукай сүзләре, А Монасыйпов көе)

Өстәмә ресурслар

  1. Г. Тукай, А. Монасыйпов портретлары
  2. Интерактив такта
  3. Җыр язмалары (дисклар)

Уку эшчәнлеген оештыру

Дәресләрдә танып-белү эшчәнлеге академик Әхмәт Зәки улы Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корыла.

  Ягъни дәрестә  танып белү эшчәнлеген оештыруның

  • формасы – нигездә, төркемнәрдә;
  • методы – нигездә, тикшерүле;
  • контроль,бәя,пробелны бетерү – нигездә, үзконтроль, үзбәя;
  • чаралар – нигездә, белем чыганаклары, такта, укучының эш дәфтәре;
  • нәтиҗәлелек - махсус белем күнекмәләр генә түгел, универсаль гамәлләр формалашуы өчен дә җирлек тудырылу;
  • максат - дидактик максат, ягъни нинди махсус белем ни дәрәҗәдә күнекмәгә әйләнергә тиешлеге конкретлаштырыла; ә тәрбияви (нәрсәгә, нинди мөнәсәбәт формалаштырырга тиешлеге) һәм үстерешле (нинди фикерләү формалары, ни дәрәҗәдә кулланышка кертелүе) конкретлаштырылмый, чөнки Ә.3.Рәхимов тәкъдим иткән  иҗади үсеш технологиясенең эчтәлеге физиология, психология, педагогика, дидактика, философия кануннарын бер төен итә. Технология төгәл гамәлдә булганда, һәр дәрестә фикерләүнең барлык формалары һәм төрләре дә кулланышка керү, предметның дидактик бурычларын хәл итү барышында укучыларда бик күп кыйммәтләргә (үз-үзенә, классташка, эшчәнлек сыйфатына, укытучыга, вакытка һ.б. бик күп кыйммәтләргә) мөнәсәбәт формалашу тәэмин ителә.

Дәрес

этабы һәм  башкарылырга тиешле адымнар

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

(башкарылган гамәл)

Фаразланган, көтелгән нәтиҗәлек

Ресурлар (методик, техник...) б\н тәмин итү

метапредмет нәтиҗәлелеге

(универсаль гамәлләр)

I.Ориентлашу,  мотивлаштыру этабы.

Уңай психологик халәт тудыру

Сыйныф эшкә әзерләнә (укытучыны сәламлиләр, сорауларга җавап бирәләр, сөйләм эчтәлегенә кушылалар)

,

Коммуникатив: сыйныфташлар һәм укытучы белән хезмәттәшлек итү

Регулятив: эш урыны оештыра белү

Бәяләү критерийлары  электрон тактада  күрсәтелә.

Актуальләш-терү.

А ( дәреслектән ) файдаланып кына  сөйләп бирә алса - «3»ле;

б)дәреслектән файдаланмыйча, сәнгатьле сөйли алса, ләкин хаталары булса-«4»ле;

в) дәреслектән файдаланмыйча, сәнгатьле сөйли алса, хаталары булмаса - «5»ле.

“Кәрия-Зәкәрия”, “Әпипә” уен җырларының сүзләрен яттан сөйләү, бергәләр җырлау

Дәреснең темасын формалашу

Электрон тактада Г. Тукай портреты

Г. Тукай сүзләре : “Халык җырлары-халык куңеленең көзгеседер

II.        Уку мәсьәләсен(УМ) чишү этабы.

1.        Уку мәсьәләсен

адымлап чишү

Г.Тукай сүзләренә язылган, халык көе булган “Туган тел” яңгырый.

Әдәбиятка иң якын торган-музыка. Кеше җырны көе һәм сүзләре белән бергә ота, шулай кабул итә. Г. Тукай да халык җырларын бик яраткан ,узе дә бик матур җырлый торган булган.

Шигырьнеактер укуында дисктан тыңлау, сораулар ярдәмендә укучыларның аңлавын тикшерү

-Шигырь  нәрсә турында?

-Кемнәр телгә алына?

Укучылар сорауларга җавап бирәләр

(көтелгән җавап)  шигырь туган телгә мәхәббәт турында

        

Коммуникатив: Уз фикереңне формалаштыра, җиткерә белү

Регулятив: үзконтроль,үзбәя, хаталарны төзәтү

Лексик-грамматик күнекмәләрен камилләштерү

Диалогик сөйләм телен камилләштерү

Индивидуаль эш

Модельләштерү

Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя

-Шагыйрьнең язган шигырьләренәҗырлар бик күп. Аларны халык яратып башкара Композитор А. Монасыйпов “Тукай әһәңнәре” дигән вокаль –симфоник поэма язы

“Тукай әһәңнәре” дигән вокаль –симфоник поэмага кергән  “Туган авыл” җырын тыңлау

Дәреслектәге сүзләр белшн танышу, күнегүләрне эшләү

Туган авыл турында диалог төзү

3 төрле эш:

 Рәсем буенча

“Туган авыл” темасына җөмләләр төзи

Туган авылы турында хикәя төзи

Нәтиҗә ясый, өй эшен аңлата

-Г. Тукай сүзләренә язылган нинди җырлар белдегез?

-Аның җырларын тагын белергә телисезме?

Бер укучы А. Монасыйпов турында белешмә бирә

Бер укучы русчасын укый

Күнегүләрне эшлиләр, лексик берәмлекләрне бирелгән ситуациядән чыгып кулланалар

(Көтелгән җавап)-Исәнме, Лена!

-Исәнме,Катя!

-Син авылга кунакка еш кайтасынмы?

-Әйе, мин авылга кунакка еш кайтам, чөнки мин авылны бик яратам.

-Анда табигать нинди?

-Авылда табигать матур: зур урман һәм тирән күл бар.

-Авылда нишлисез?

- Без кыш көне  анда чаңгы,чана шуабыз . Җәй көне җиләккә барабыз, су коенабыз, балык тотабыз.

-Авылда күңеллеме?

-Әйе, авылда күңелле һәм рәхәт.

Укучылар җөмләләр, хикәя төзиләр, бер укучы укый

Г. Тукай шигырьләре

Халык                                А. Монасыйпов     музыкасы                              музыкасы

ул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең

кайсы критерийга туры килүен билгелиләр- эшчәнлекләрен адекват бәялиләр .

 Нинди билгеләр куелуы ачыклана:

«1»ле -   фәлән укучы

«2»ле -   фәлән укучы

«3»ле -   фәлән укучы

«4»ле -   фәлән укучы

«5»ле -   фәлән укучы

Дәреснең максатын нәтиҗә белән бәйләү, үз уңышсызлыкларының сәбәпләрен ачыклау

Үз эшчәнлекләренә адекват бәя  бирү күнекмүләре үсеше өчен җирлек.

Үз эшчәнлегеңне  

адекват бәяләү - әхлаклылык күрсәткече!

 Төркемдә киңәшеп – бер-берсен ишетеп  билгеләр куялар һәм дәлилләп яклыйлар.

Танып-белү: аңлап уку к\некмәсе(текстта орментлашу, текстны кабул итү)

Тема буенча диалог төзи белү;

коммуникатив: парларда эшләү, башкаларны тыңлый белү;

регулятив: уку мәгънәсен дөрес аңлау, бәяләү, үзбәя, планлаштыру

Танып-белү: белемнәрне структуралаштыру күнекмәсе( рәсемнән чыгып, хикәя төзү);

Аңлап һәм ирекле сөйли белү;

Коммуникативсыйныфташ белән уку хезмәттәшлеген оештыру.

А. Монасыйпов портреты

Бәяләү критерийлары  электрон тактада күрсәтелә.

Бәяләү критерийлары  электрон тактада күрсәтелә.

Бәяләү критерийлары  электрон тактада күрсәтелә.

 Өйгә эш алу.

Эш 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:

  • репродуктив  эшчәнлеккә:А. Монасыйпов турында укырга (бу эш
    мәҗбүри - һәркем эшләргә тиеш);        
  • конструктив эшчәнлеккә: шигырьне ятлау
  • иҗади эшчәнлеккә: җырлар турында проект әзерләү

Үзенең мөмкинлегеннән чыгып – көче җитәрдәй эшне сайлый.

Өйгә эш электрон тактада күрсәтелә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

10 нчы сыйныф рус төркемендә укучылар өчен татар әдәбиятыннан тестлар

10 нчы сыйныф рус төркемендә укучыларның белемнәрен тикшерү өчен төзелгән тестлар....

Рус мәктәбенең татар төркемендә 9, 10, 11 сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары (республика туры)

Рус мәктәбенең татар төркемендә 9, 10, 11 сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары (республика туры)...

5 нче сыйныф өчен ФДББС буенча төзелгән татар әдәбиятыннан эш программасы

5 нче сыйныф өчен Ә.Р.Мотыйгуллина әдәбияты буенча ФДББС таләпләренә туры килгән эш программасы...

"Авыл укытучысы - 2015" бәйгесенең 2 турына җибәрелгән татар әдәбиятыннан 5 нче сыйныфта дәрес эшкәртмәсе (ФГОС)

Ф.Яруллинның "Зәңгәр күлдә ай коена" әкияте буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе...

Дару үләннәре (4нче сыйныф рус төркемендә уткәрелгән дәрес конспекты )

4нче сыйныф рус төркемендә уткәрелгән дәрес конспекты...

5 нче сыйныф рус төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.Темасы:"Көндәлек режим "

Класс 5 А (рус төркеме)Дәрес темасы “Минем көндәлек режимым”Дәреслек Р. З. Хайдарова, Г.М.Ахметзянова Күңелле татар теле, “Татармультфильм”, 2014ммКласс 5 А (рус төркеме)Дәрес ...