Дару үләннәре (4нче сыйныф рус төркемендә уткәрелгән дәрес конспекты )
план-конспект урока по теме

Габдеева Фарида Рафаэловна

4нче сыйныф рус төркемендә уткәрелгән дәрес конспекты 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Дару үләннәре16.36 КБ
Файл Дустыңны уйнарга чакыру14.33 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы: Дару үләннәре

Дәреснең максаты  : укучыларга яңа сүзләр аша дару үләннәренең төрләрен өйрәтү, әйләнә- тирәне күзәтү ярдәмендә сөйләм телен үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә бәйле:  дару  үләннәренең тормышта кеше өчен  кирәклеген билгеләү.

Метапредмет:  дару үләннәре турында гомуми күзаллау булдыру, үләннәрнең табигать белән бәйләнештә торуын ачыклау.

Предмет: тема буенча монологик, диалогик сөйләм телен үстерү.

Дәрес барышы .

1. Исәнләшү.

2. Дежур укучы белән  диалог.

3. Өй эшен тикшерү.  Кабатларга бирелгән сүзләр ярдәмендә җөмләләр төзетү.

4. Экранда фотолар чыга.

--- Әйтегез әле , балалар, сез бу үләннәрне беләсезме?

---  Ромашка, крапива...

--- Уйлап карыйк әле, безнең  дәресебезнең темасы нинди икән?

--- Лекарственные растения.

--- Әйе, дөрес,  безнең дәреснең темасы : “Дару үләннәре”дип атала( экранда язу чыга).

--- Лекарственных  растений  очень много. Сегодня мы будем говорить о некоторых из них, которые растут  в Татарстане.

На экране выходят слова:

Дару үләннәре- лекарственные растения

Бөтнек – мята

Мәтрүшкә – душица

Үги ана яфрагы – мать-и-мачеха

Бака яфрагы – подорожник

Кычыткан – крапива

Әрем – полынь

Ромашка - ромашка

Файдалы – полезный

Бу сүзләр хор белән , рәтләп, аерым да кабатлана.. Экранда русча тәрҗемә югала, сүзләр бутап сорала. Ахырдан сүзләр экранда бөтенләй юк. Укытучы сорый – балалар җавап бирәләр, истә калдыруларын тикшерәләр. Сүзлекләренә язып куялар.

--- Ә хәзер, балалар, без бу үләннәрне күреп , тотып карап танырга өйрәнербез. Өстәлләрдә төрле үләннәр салынган савытлар тора. Сез шушы үләннәрнең кайсын  таныйсыз, шуларның исемнәрен кәгазьгә язып савыт капкачына ябыштырасыз.

--- Әйтегез әле, Татарстанда нинди дару үләннәре үсә? ( балалар укып бирәләр).

--- Хәзер диалоглар төзеп карарбыз. Өстәлләрдә конвертлар ята. Биремне алып ,диалогта җитмәгән репликаларны язып бетерәсез . ( парлап укыла).

Физминутка.

Сүзләр әйтелә: нечкә к һәм г авазлары булган һәм калын к һәм г авазлы сүзләр. Калын сүзләр әйткәндә балалар аякларын тыпырдаталар. Нечкә сүзләр ишеткәндә, 3 мәртәбә кул чабалар,к яки г булмаса, берни дә эшләмиләр.

Үги ана яфрагы, әрем, кычыткан, мәтрүшкә, бака яфрагы, дару үләне, бөтнек, туган як.

--- Балалар, безгә кунакка урманнан җәнлекләр килгән. Аларның дару үләннәре турында беләселәре килә икән. ( берәр бала аю маскасын киеп чыга, икенчесе  бу үлән турында сөйли).

--- Ә хәзер дәреслекләребезне ачабыз, 45нче бит,5нче күнегү. Текстны уку, тәрҗемә итү. Дару үләннәрен өйтеп бирү. Сорау җөмләләр төзү.

Дәресне йомгаклау.

--- Шулай итеп , балалар, без сезнең белән бүген нинди тема өйрәндек?

--- Дару үләннәре.

--- Дөрес. Нинди дару үләннәрен исегездә калдырдыгыз?

---  Ромашка, кычыткан...

Бу үләннәрне безгә табигать бирә, шулай бит. Шуңа күрә табигатьне саклау- безнең зур бурычыбыз. Үләннәрне таптамыйк, күп өзмик, үләннәр өстенә чүп ташламыйк! Без бит үзебез дә табигать балалары.

--- Хәзер  дәрестә ничек эшләвегезне үзегез бәялисез. Өстәлләрдә түгәрәкләр бар. Кем барысын да бик яхшы үзләштердем, җөмләләр төзи беләм,башкаларга да аңлата алам ди, кызыл түгәрәкне ала. Кем сүзләрне яхшы гына исендә калдырды, сорауларга җавап бирә алам ди, сары түгәрәкне ала. Кем бераз сүзләрне исендә калдырмады, җөмлә төзүдә авырлыклар тоя, сары түгәрәкне ала.

Өй эше.( экранда чыга).

1.Сүзләрне ятларга, 45 нче бит,5нче күнегүне укырга.

2.Тема буенча диалог төзергә

3.Бер дару үләненең рәсемен ясарга һәм аның турында сөйләргә өйрәнергә.



Предварительный просмотр:

Тема: Дустыңны урамга уйнарга яакыру

Максат: дустыңны урамга уйнарга чакырырга өйрәнү

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхси - бер-береңә итәгатьле эндәшә, итәгатьле сөйләшү теләге тудыру.

Метапредмет - рәсем буенча җөмлә төзи белергә өйрәтү, уку максатын (сөйләм бурычын) аңлап, аңа төгәл килерлек мәгъүматны сайлый белергә өйрәтү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белергә өйрәтү.

Предмет - У у хәрефе һәм ул белдергән аваз белән таныштыру, алмагач, сандугач, ярый  сүзләре; урамга чык, Булат укый, утыра төзелмәләре белән таныштыру, урамга уйнарга чакыра белү күнекмәләрен камилләштерү.

Җиһазлау: дәреслек, 18 нче бит;1 нче сыйныф татар теле дәреслегенә методик ярдәмлек, 51-52нче  битләр; эш дәфтәре. Мультимедиа: “Эш беткәч уйнарга ярый” мультфильмы.

Дәрес барышы

     I.Оештыру.

1.уңай психологик халәт тудыру

     2.дежур укучы рапорты

     3.укучыларның бер-берсенә комплимент әйтүе.

II.Актуальләштерү.

Фонетик күнекмә

(авазларны кабатлау)

“Журналист” уены ( бер укучы  журналист булып сайлана, бер-ике укучыдан сорау ала

Исәнмесез! Синең исемең ничек?

Сиңа ничә яшь?

Син кайда яшисең?

Син ничәнче сыйныфта укйсың?

Бүген көн нинди?

Син кем белән утырасың?

III Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

-Ребята, к нам на урок сегодня пришли гости. Вот они (куян, буратино уенчыклары). Давайте с ними поздороваемся, но имейте ввиду они понимают  только один язык. Как вы думаете какой? –Татарский. Правильно.

- Они нам принесли подарок, плюс еще одну букву в нашу копилку знаний. Какая буква есть у куян и буратино?

-Буква Уу

-Правильно, мы сегодня будем изучать букву Уу.

1. Дәреслек, 18 нче бит. Уу хәрефе һәм ул белдергән аваз белән таныштыру. Урам һәм урман сүзләренең мәгънәләре, әйтелешләре һәм язылышлары арасындагы аермалыкны аңлату.

2. Презентация. рәсем өстендә эш. Кояш, алмагач, сандугач сүзләре белән таныштыру.

3.Дәреслек, 18 нче бит. 2 нче рәсем белән эш.

-Укучылар, бу малай. Аның исеме – Булат. Булат читает. Читает по татарски-“укый”.  

-Булат укый.

А Кояш, Алмагач, Сандугач зовут его на улицу:

-Булат, урамга чык!

Давайте попробуем вместе сказать:

-Булат, урамга чык!

-А сейчас, кто хочет позвать своего друга или подругу на улицу?

-Вика, урамга чык!Әйдә уйныйбыз!

-Алеша, урамга чык!Әйдә уйныйбыз!

-Булат закончил уроки, и теперь он играет.

Булат играет. Булат уйный.

Солнышко играет.Кояш уйный.

Яблоня играет.Алмагач уйный.

Соловей играет.Сандугач уйный.

4.Физминутка (Мин-банан)

6. Эш дәфтәренә язу карточка

5. Ишетеп аңлау күнегүләре.

-Прослушайте и укажите слова, отвечающие на вопрос кем?

Кояш, сандугач, Булат, Гали, бака.

7. “Эш беткәч уйнарга ярый” мультфильмыннан өзек карау.

Рефлексия

Ребята, о чем мы сегодня научились говорить на татарском языке?

-Научились приглашать поиграть на улице.

IV.Йомгаклау.

-саубуллашу


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Безнең шәhәр" рус төркемендә үткәрелгән дәрескә презентация

3нче сыйныфның Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән дәрес эшкәртмәсенә презентация....

6 сыйныф рус төркемендә үткәрелгән татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе "Шигърияттә халык көе"

"Халык җырлары - халык күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер. Бу -  бертөрле сихри көзгедер..." Г. Тукай....

Без - булышчылар.Сингапур методикасына нигезләнеп,6нчы сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү дәресе эшкәртмәсе

"Без - булышчылар" темасына 6нчы сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе шул ук исемдәге бүлекнең ахырында сөйләм үстерү дәресе үткәрүче укытучыларга методик ярдәм буларак тәкъдим ителә...

Чистай муниципаль районы 1 нче гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хайруллина Ләйсән Альберт кызының 5 нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәрес планы. Тема : Без әнигә булышабыз.”

тип урока: новая темаПродолжительность занятия: 1урока (45 минут).Цели:  развивать у школьников умение излагать мысли,  развивать навыки; развивать познавательного интереса, творческой актив...

“Микъдар саннары” 5 нче Б сыйныфының рус төркемендә үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

Тема:СанМаксат: укучыларга сан турында тулы мәгълүмат бирү,түбән сыйныфларда  өйрәнгәннәрне ныгыту; саннарны анализлауга кызыксыну уяту, тирәнтен өйрәнү ихтыяҗы тудыру, саннарның т...

5 нче сыйныф рус төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.Темасы:"Көндәлек режим "

Класс 5 А (рус төркеме)Дәрес темасы “Минем көндәлек режимым”Дәреслек Р. З. Хайдарова, Г.М.Ахметзянова Күңелле татар теле, “Татармультфильм”, 2014ммКласс 5 А (рус төркеме)Дәрес ...