5 нче сыйныф рус төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.Темасы:"Көндәлек режим "
учебно-методический материал (5 класс)

Гарипова Наилә Габдрәшит кызы

Класс 5 А (рус төркеме)

Дәрес темасы “Минем көндәлек режимым”

Дәреслек Р. З. Хайдарова, Г.М.Ахметзянова Күңелле татар теле, “Татармультфильм”, 2014ммКласс 5 А (рус төркеме)

Дәрес темасы “Минем көндәлек режимым”

Дәреслек Р. З. Хайдарова, Г.М.Ахметзянова Күңелле татар теле, “Татармультфильм”, 2014

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5a_achyk_dres_kondlek_rezhim.docx31.23 КБ

Предварительный просмотр:

ФИО  Гарипова Наилә Габдрәшит кызы

Фән   Татар теле

Класс 5 А (рус төркеме)

Дәрес темасы “Минем көндәлек режимым”

Дәреслек Р. З. Хайдарова, Г.М.Ахметзянова Күңелле татар теле, “Татармультфильм”, 2014

Үткәрү вакыты 14.11.2017

Дәреснең максатлары:

1. Укытучы өчен:

Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе) :

- Вакытны дөрес әйтергә өйрәнү.

Тәрбия бирү максаты( дәреснең шәхси нәтиҗәсе):

- үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшә белү.

Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):

-сүзлек байлыгын арттыру, чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек сәләтләрен үстерү.

2. Укучыларга җиткерелә торган дәреснең белем бирү максаты( дәреснең предмет нәтиҗәсе):

- “Көндәлек режим” турында сөйләү өчен кирәк булган лексик материалны өйрәнү.

Дәреснең тибы: кабатлау.

Укучылар белән эш формалары: коллективта, парларда эш

Техник җиһаз: компьютер, проектор, презентация, дәреслек, таратма материал

Укыту методлары: проблемалы, өлешчә эзләнү

Технологик карта

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль укыту гамәлләре

I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация)

Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру.

- Исәнмесез!Хәерле көн !

-Бүген кем дежур?

-Укучылар, бүген төркемнәрдә эшләрбез.

-Исәнмесез!

- Хәерле көн миңа!

-Хәерле көн сиңа!

-Хәерле көн безгә!

-Хәерле көн сезгә!

- Дежур укучы сөйли.

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү (РегулятивУУГ)

Белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру (Шәхси УУГ)

1. Проблема куеп, яңа белемгә чыгу.

Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау.

Г.Тукайның “Ялкау маэмай” мультфильмын карау(ЗУМ ИН)

- Ә хәзер экранга карагыз.

-Бу мультфильм  нәрсә турында?

-Эт ничек яши?

-Эт дөрес яшиме?

-Тормышта уңышларга ирешер өчен нишләргә кирәк?

-Вакытны дөрес кулланыр өчен нишләргә кирәк?

Уйлагыз әле, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

- Димәк, без буген дәрестә нинди максат куябыз?

- Бүген дәреснең темасы нинди?

-Көндәлек  режимны төзер өчен нәрсәләрне белергә кирәк?

-Өй эшен тикшерәбез.



-Бу мультфильм эт  турында?.

- Эт уйный,йоклый,ашый.

-Эт дөрес яшәми.

-Вакытны дөрес кулланырга кирәк.

-Көндәлек режим кулланырга кирәк.

- Көндәлек режим турында сөйләшербез.

-Көндәлек режимны сөйләргә өйрәнәбез.

-Көндәлек режим.

-Вакытны әйтә белергә кирәк.

Сорау кую һәм аларга җавап бирү (Коммуникатив УУГ)

Максат кую (Танып белү УУГ)

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү (Регулятив УУГ)

2.Өй эшен тикшерү

Максат: яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау

-Өйдә  ясалган сәгатьләрне алмаштырып , вакытны дөрес әйтегез.

Әзерләнергә 1 минут вакыт бирелә.  

.

  • 6 часов
  • В 6 часов
  • 6 часов 10 минут
  • В 6 часов 10 минут
  • Половина восьмого
  • В половине восьмого
  • Без пяти минут семь


Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү. (Коммуникатив УУГ)

Тиещле мәгълүматны табу(Регулятив УУГ)

3. Белемнәрне актуальләштерү.

Максат: яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау.

-Көндәолек режимны төзер өчен тагын нәрсәне белергә кирәк?

ДЖОТ ТОТС

-Һәрберегез 3әр  карточка алыгыз һәм һәрбер карточкага “Көндәлек режим темасына караган  сүзләр яки сүзтезмәләр языгыз.Сүзләрне язганчы, иптәшләрегезгә  әйтегез,карточкаларны уртага куя барыгыз.

-Һәрбер төркем укый .

-Бу темага караган сүзләрне белергә кирәк.


иртән уянам,юынам,зарядка ясыйм,мәктәпкә барам...


Уку эшчәнлеген планлаштыру (Коммуникатив УУГ)

Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ)

Аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар (укытучы, укучылар) белән аралашу ысулларын үзләштерү (Коммуникатив УУГ)

4. Яңа белемгә чыгу.

Максат: Яна белем һәм күнекмәләр булдыру.

ЭЙ АР ГАЙД

Җөмләләр язылган карточкаларны алыгыз.Беренче баганага бу җөмләләрне дөрес дип уйласагыз +, җөмләләр дөрес булмаса  – билгесе куегыз.

--Дәреслек белән эш.41 бит 5 нче күнегүдәге рәсемнәргә карап,малайның көндәлек режимын төзегез.Вакытка карап,малайның нишләгәнен әйтегез.

-Әзерләнергә төркемнәргә 3 мин.вакыт бирелә.Чылбыр буенча төркемдә кабатлагыз.

-Бергәләп Маратның режимын сөйләгез.

Һәрбер төркемнән бер кеше такта янына чыга.Тактадагы рәсем буенча сөйлиләр.

-Хәзер аннан соң дигән сонгы баганада + яки – куегыз.Фикерләрегез Үзгәрдеме?Фикерләрегез туры киләме?



-Ял итеп алабыз.

1.Сәгать җидедә йокыдан торам.

2.Сәгать уникедә иртәнге ашны ашыйм.

3. Сәгать унда мәктәптә дәресләр башлана.

4.Сәгать дүрттә уйныйм.

5.Сәгать тугызда йоклыйм

Төркемнәрдә эшләү.

Карточкаларда эшләү нәтиҗә ясау.

Татарча бию башкару.

Сорау кую һәм аларга җавап бирү (Коммуникатив УУГ)

Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу(Регулятив УУГ)

Әңгәмәдәшеңнең фикрен тыңлый белү( Коммуникатив УУГ)

Фикерләрне логик чылбырга салу. (Танып белү УУГ)

Уку эшчәнлеген оештыра белү. (Регулятив УУГ)

5. Сөйләмдә беренчел ныгыту.

Максат: Яңа белемнәрне кабатлау һәм ныгыту. Өйрәнгән теманы ничек аңлауларын ачыклау, коррекцияләү.

Парларда иңдәш иптәшегез белән диалог төзегез.Тема:Көндәлек режим.

Укучылар парларда эшлиләр

 Презентациядәге рәсемнәр буенча кечкенә диалоглар төзиләр.

Сорауларга җавап бирәләр.

- Син сәгать ничәдә йокыдан торасың?

-Мин сәгать җидедә йокыдан торам.

- Син сәгать ничәдә дәрес әзерлисең?

- ... .

- Син сәгать ничәдә мәктәпкә китәсең?

- ... .

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару (коммуникатив УУГ)

Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ)

Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү (Танып-белү УУГ)

6. Белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту.

Максат: алган белемнәрне практикада куллана белү.

-Диалогларны сөйләгез.

Диалогларны тыңлау.

Фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади эзләнү (Танып-белү УУГ)

7. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

Максат: теманы үзләштерүне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя бирү.

- Без бүген дәрестә нишләдек?

- Дәреснең темасы нинди иде?

-Укучылыр, көндәлек режим кирәкме?Ни өчен?

- Кемгә дәрестә җиңел булды?

- Кемгә авыр булды? Ни өчен?

( Кто встретил трудности? В чем? Почему?)

- Сәгатьне дөрес әйтергә өйрәндек. Көндәлек режим турында сөйләштек.

-Минем көндәлек режимым

-Сәламәт булу өчен.

.

Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

8. Өй эше.

- Үзегезгә бәя куегыз.

ӨЙ ЭШЕ

1.Көндәлек режимыгызны языгыз.

яки

2.Тема буенча диалог язарга.

 - Сау булыгыз!Дәрес өчен рәхмәт!

Дәрестә үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр.

Өй эшен көндәлеккә язалар.

Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Безнең шәhәр" рус төркемендә үткәрелгән дәрескә презентация

3нче сыйныфның Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән дәрес эшкәртмәсенә презентация....

6нчы сыйныф рус төркемендә "Бәйлек сүзләр" темасы буенча дәрес.

Дәрес Р.Хәйдарова дәреслеге буенча төзелде....

6 сыйныф рус төркемендә үткәрелгән татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе "Шигърияттә халык көе"

"Халык җырлары - халык күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер. Бу -  бертөрле сихри көзгедер..." Г. Тукай....

Дару үләннәре (4нче сыйныф рус төркемендә уткәрелгән дәрес конспекты )

4нче сыйныф рус төркемендә уткәрелгән дәрес конспекты...

5 нче сыйныф рус төркемендә үткәренлгән дәреснең технологик картасы.Темасы "Ике пирожный"

5 нче сыйныф рус төркемендә үткәрелгән әдәби уку дәресе ..Темасы "Ике пирожный"...

"Татарстан Республикасы буйлап сәяхәт" темасы буенча 5 нче сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән дәрес планы

Тема: Татарстан Республикасы буйлап сәяхәт5 нче сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән дәрес планы....

5 нче сыйныф рус төркемендә үткәренлгән дәреснең технологик картасы.Темасы "Көндәлек режим"

5 нче сыйныф рус төркемендә үткәренлгән дәреснең технологик картасы.Темасы "Көндәлек режим"...