Эссе
материал на тему

Ибрагимова Нурания Мансуровна

"Минем педагоогик осталыгым"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon minem_pedagogik_ostalygym.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

Минем педагогик осталыгым.

(эссе)

      Укытучы ! Остаз! Мөгаллим! Газиз балаларның, гомумән, илебезнең киләчәге, яшь буынның тирән белеме, тәрбиясе безгә, укытучыларга бәйле икәне минем һәрвакыт исемдә. Әйе, халкыбыз укытучыларга зур өмет баглый. Заман үзгәрә, һәркем алдына яңа таләпләр куя. Укыту – тәрбия эшендә дә күп кенә яңалыклар, информацион-коммуникатив технологияләр, Интернет челтәре һәм башкалар...

       Мин үзем гомерем буе алдынгы укытучыларның осталыгына сокланып, куанып яшәдем. Бәлки шушы соклану мине мәктәпкә алып килгәндер.

       Мин – укытучы... 20  елга якын балаларга белем бирү өстендә эшлим. Башлангыч сыйныфларда  белем бирү – өлкән сыйныфларда биргән белемнәрдән  күпкә үзенчәлекле. Чөнки башлангыч сыйныфларда алган белем – өлкән сыйныфларда алачак белемнең нигезен тәшкил итә. Шуңа күрә югары белемнән бигрәк синең әле педучилеще белемең дә булуы зарур. Чөнки башлангыч сыйныф методикасы аермалырак.  Минем  үземә дә мәктәпне бетереп, 7 ел буе яңадан белем тупларга туры килде. Балалар бакчасы, мәктәп тормышы мине күп нәрсәләргә өйрәтте, күп тәҗрибә тупларга ярдәм итте. Яңа мәктәп бусагасын атлап кергән балаларга иң беренче очракта белем турында гына түгел, ә күбрәк тәрбия турында сөйләргә кирәк дигән төшенчәне аңладым.

     Балалар белән эшләү – илнең, халкыбызның киләчәген кайгырту дигән сүз ул. Мин – китапча тәрбияләнгән буын вәкиле. Үземнең идеалымны, тормышның чирләренә карамастан, нык сакларга тырышам һәм шуны укучыларыма да сеңдерәм.  

             Мин һәр укучының кабатланмас, аерым үзенчәлеклекле, уникаль шәхес икәнлеген күз алдында тотам. Татарстанның, Россия һәм дөньяның лаеклы гражданинын, әхлаклы шәхесен тәрбияләү –  тәрбиянең барлык системасының төп юнәлеше. Мин үземнең эш дәверендә балаларны тәрбияләү, аларны чын гражданин итү өчен зур көч куям. Балага дөрес тәрбия бирү өчен укытучы башта үзе бөтен яктан да күркәм сыйфатларга ия булырга тиеш дип саныйм мин.

          Нинди генә җәмгыятьтә яшәсә дә, кешедә булырга тиешле иң күркәм сыйфатларның берсе  –тугрылык. Нәрсә соң ул тугрылык?    Ул – сүзләребездә, эшләребездә һәм хәрәкәтләребездә һәрвакыт гадел булу. Тугры кеше ялган сөйләмәс, беркемне дә алдамас, үзенә файда алу өчен хәйлә кормас. Укытучы үзе дә бу сыйфатларга ия булырга тиеш. Укытучы шикле булган, үзен түбән төшерәчәк гамәлләр кылмас, шунлыктан, укучылары алдында ихтирам казаныр, алар тарафыннан мактап искә алыныр. Әйе, балалар чын кеше булып үссәләр һәм искә алсалар, мин аларны дөрес тәрбияләгәнмен дип әйтә алам.

             Кешедә  булырга тиешле күркәм сыйфатларның тагын берсе –  тырышлык. Ул кешенең үз алдына куелган бурычны, тапшырылган эшне тиешенчә, мөмкин кадәр әйбәтрәк, төгәлрәк башкарырга омтылуы, булган белән канәгатьләнмичә, тагын да сыйфатлырак башкару теләге. Дөнья өчен тырышу – үзеңнән соң аңлы, культуралы, исән-сау, белемле буын калдыру, милләтең һәм илең өчен тырышу дигән сүз. Наданлык аркасында тәкәбберлек артыр, дуслык һәм кардәшлек кимер, ә наданлык бит белем алуга тырышлык кимүдән килеп чыга.

              Һәрбер кеше мәрхәмәтле һәм киң күңелле  булырга тиеш. Бала бит мәрхәмәтсез булып тумый. Ата-аналар, тирә-юньдәге кешеләрнең нинди тәрбия бирүенә карап, ул үзендә уңай яки тискәре сыйфатларны туплый. “Ни чәчсәң шуны урырсың”,  - ди халык. Бала да көннең күп өлешен мәктәптә үткәрә. Укытучының мәрхәмәтле, киң күңелле булуын алар күреп, тоеп тора. Бу сыйфатларны үзендә булдырырга тырыша.

            Хәзерге заман кешесе югалтып бара торган күркәм сыйфатларның тагын берсе – ярдәмләшү һәм юмартлык. Кешегә ике төрле: матди һәм рухи ярдәм күрсәтергә мөмкин. Укытучының балага бирә торган иң зур ярдәм –  рухи ярдәм. Балаларга җылы сүзләр әйтү,аларның шатлык-кайгыларын уртаклашу һ.б. Кеше бит һәрвакыт җылы сүзгә, көләч йөзгә, татлы телгә мохтаҗ. Моны балалар бик яхшы сизә. Алар да үзләрен ихтирам иткәнне аңлый һәм сиңа да шундый ихтирам белән җавап кайтара. Күркәм холыклы булырга омтылыш булдыру – тәрбиянең төп максаты.

            Әдәп һәм тыйнаклык кеше белән беренче танышуда ук күренә. Әдәп –тәрбиялелек, гүзәл әхлак, нәзәкатьлелек; тыйнаклык исә - оялу, начар эшләр эшләүдән саклану,тартыну. Укытучы балаларны башкалар белән әйбәт сөйләшергә, олыларны хөрмәтләргә, кешеләргә шәфкатьле булырга өйрәтә. Бала бит башта ялгыш эшләгән эше өчен дә ояла һәм уңайсызлана.Зур үскән саен, җәмгыятьтәге күп әдәпсезлекләрне күреп кире якка үзгәрә. Әдәпле, тыйнак булуны үзебездән башлыйк. Шул вакытта балаларыбыз да тәүфикълы булыр.            

           Дуслык төшенчәсенә дә тирән итеп тукталмый мөмкин түгел. Балаларны узара дус-тату булырга, ярдәмчел булырга өйрәтергә кирәк. Үзара дус булганда гына аларның мәктәпкә киләсе килү, белем алу теләге көчәя. Болар минем тәҗрибәләремнең тәрбиягә караган өлеше. Минемчә, белем алу өчен иң кирәкле эш – тәрбиядән башлана. Тәртипле бала үзеннән үзе белем алырга омтыла. Һәрбер дәресне йотлыгып тыңлый.

              Тәрбиягә зур көч түгеп, балаларны белемсез калдыра икән дип уйламагыз тагын. Укучыларымны белемле итәр өчен дә күп көч куям. “Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә татар халык аваз иҗаты куллану” методик темасы өстендә эшлим. Дәресләрне кызыклы итү өчен аудиомагнитофон, компьютер һәм төрле уеннар кулланам. (“Эш тәҗрибәм”, “Бала тормышында уеннарның әһәмияте” исемле хезмәтләрем шуңа дәлил.)

              Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып ясалган бу раслауларның дөреслегенә эшли – эшли инана гына барам. Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти, татар теленең киләчәге барлыгына өметне сүндермичә яшәргә дәрман бирә. Куйган хезмәтем бушка китмәсә иде!.. Сүзләремне  Клара Булатованың түбәндәге шигырь юллары белән йомгаклыйсы килә:

      Миңа сорау бирсәләр:

  • Бәхет ни ул? – дисәләр.

Бәхет – шушы укучылар

Кеше булып үссәләр.

Әйе, бу изге хыялым тормышка ашар дип телим мин.            


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Структура эссе. Алгоритм написания эссе.

Структура эссе . Алгоритм написания эссе....

Критерии оценивания эссе. Примеры эссе и их анализ .

Критерии оценивания эссе . Примеры эссе и их анализ....

Эссе. Темы эссе

В помощь сдающим ЕГЭ по английскому языку...

Формирование навыков написания эссе с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения)

Статья описывает правила и принципы написания эссе по английскому языку с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения), а также типичные ошибки при написании эссе такого типа....

Учебно-методическая разработка "Эссе-мнение: как написать эссе за 50 минут"

УМР учитывает принцип визуализации при подаче материала. Может быть использован как раздаточный материал на вводном уроке по написанию эссе-мнения. (Разработка выполнена для получения зачета на курсах...

Учимся писать эссе: Эссе моих учеников на различные темы на немецком языке

Написание эссе - одно из сложнейших заданий ЕГЭ по ИЯ. Научить писать эссе - нелёгкая задача для любого учителя. Начинать писать эссе стоит уже с 7 класса. Данная публикация содержит оригинальные и не...