Тукайга багышлап...
план-конспект урока (5 класс) на тему

Субханкулова Резида радиковна

Габдулла Тукайнын әсәләре буенча ачык дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukayga_bagyshlap.docx622.66 КБ

Предварительный просмотр:

Фән:                 Әдәбият __

Дәреснең темасы:  Г.Тукай  “Су анасы”________________________________________________________________

Дәреснең тибы:    Яңа белемне ачу дәресе__________________________________________________________________

Эшчәнлек максаты:   - укучыларның  белем – күнекмәләрен гомумиләштерү; күзаллауларын кинәйтү;_______________

                                    -  Г.Тукай иҗаты белән кызыксынуларын арттыру, сәнгатьле, дөрес сөйләм күнекмәләрен үстерү

                                   - укучыларда тормышка аңлы караш тәрбияләү, яхшыны  начардан аерырга (өйрәтү) ____________

                                   -алдашмаска, урлашмаска өйрәтү _______________________________________________________

Белем максаты:       укучыларның әдип турындагы белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү_______________________________

УУД ны формалаштыру:       әкиятләр белән танышуны дәвам итү____________________________________________

Шәхсән эш:  - иҗади фикер йөртү сәләтен үстерү________________________________________________________

                      - дөрес, матур итеп аралашу күнекмәләрен булдыру юнәлешендә эшне дәвам иттерү_______

                 - нәтиҗә ясый белү күнекмәсен үстерү_____________________________________________________

Регулятив эш:   укучыларның белемен системага салу_____________________________________________________

Танып – белү эше:   Тукай әкиятләрен башка шагыйрьләр әсәрләреннән аера белү (буташтырмау) күнекмәләрен

                                   үстерү

                                  укучыларда гомумиләштерү, чагыштыру кебек фәнни фикерләү күнекмәләрен үстерү _____

                                 мавыктыргыч әкиятләр доньясы белән кызыксыну уяту  __________________________________

Коммуникатив эш:   практик куллана алуларына ирешү, үз - үзеңә булышу      _________________________________

Җиhазлау:  презентация, видео “Су анасы”, дәреслек “Татар әдәбияты”,5  сыйныф, Ф.Ф. Исламов, Ә.М. Зәкирҗанов

Дәреснең

этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучыларның эшчәнлеге

I.Оештыру.

-Саумысыз, укучыларым!Кәефләрегез ничек?

  • Саумы, кояш!( кояшка таба кулларын сузалар)

Саумы, дустым!( партадашына елмаялар)

Саумы, минем укытучым!( укытучыга елмаеп карыйлар)

II.Белемне актуальләштерү.

А) Өй эшен тикшерү

б)Тактадагы шигырьне бергә укыйк.Астына сызып куйган орфограммаларны аңлатып китик.

“Туган тел-иң татлы тел

Туган тел-иң тәмле тел

Тәмле дип телең йотма-

Туган телне онытма!”

 

Укучылар укыйлар, авазларның дөрес яңгырашын аңлаталар.(гъ)авазы калын сузыклар янында калын укыла.{а}авазы сүзнең беренче иҗегендә о-лаштырыла.

III.Уңыш ситуациясен тудыру.

Уку мәсьәләсен кую.

а) Балалар,  без бүгенге дәрестә “Әкиятләр дөньясына”  барырбыз (отправляемся в Мир сказок)

 Кайсы язучының әкиятләре турында сөйләшербез икән, тыңлагыз  әле,(кушылып җырлыйбыз)

“Туган тел” җыры яңгырый,( презентациядә)

б) Габдулла Тукайның биографиясен яхшы беләбезме? Әйдәгез әле сорауларга җавап бирик.

Слайдларда тест сораулары.

Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты буенча тест

1. Габдулла Тукайның туган авылы:

а) Кушлавыч  ә) Кырлай  б) Сасна  в) Өчиле

2. Габдулла Тукайның әнисенең исеме:

а) Саҗидә  ә) Газизә   б) Мәмдүдә   в) Зөһрә

3. Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф кайсы авылда мулла була?

а) Кушлавыч  ә) Сасна  б) Кырлай  в) Өчиле

4. Габдулла Тукайның әнисе кайсы авылда вафат була?

а) Кушлавыч  ә) Сасна  б) Кырлай  в) Өчиле

5. Әнисе  икенче авыл кешесенә кияүгә чыгып киткәч, кечкенә Тукай вакытлыча кем кулында калып тора?

а) Сабира  ә) Саҗидә   б) Газизә  в) Шәрифә

6. Габдулла Тукай ничәнче елда вафат була?

а) 1899          б) 1913

ә) 1887          в) 1907

7. Габдулла Тукайның үлеменә нәрсә сәбәпче була?

а) үпкә авыруы          б) авариягә эләгү

ә) йөрәк авыруы        в) тиф авыруы

8. Габдулла Тукайның туу датасы

А) 25 август, 1880 ел б) 26 апрель, 1886 ел

В) 13 гыйнвар, 1885 ел

 в) Проекторда дүрт слайд. Ул слайдларда Тукайның балалар өчен язган шигырьләренә иллюстрацияләр.

-Укучылар, бу рәсемнәрдә без кемнәрне,нәрсә күрәбез?Бу персонажлар безгә танышмы? Аларны без кайдан беләбез? Тукай әкиятләре сезгә ошыймы?

Әкиятләр яратасыз икән.Әйдәгез әле, без бүген Габдулла Тукаебызның тагын бер әкиятен укыйк.Ул әкиятнең исеме ребус эчендә яшерелгән.Һәр рәсемнән берәр сүзне аерып алабыз.

Әйе, бүген без сезнең белән Тукайның “Су анасы әкиятен укырбыз

д) Сүзлек эше.(Сүзләр тактада язылган)Мин укучыларыма карточкалар формасында таратып бирәм, алар шул сүзләрне сүзлек дәфтәрләренә ябыштыралар.
- Кабатлыйбыз, истә калдырабыз.
Һавада (на небе), бервакыт (однажды), ахыры (конец), ахры (вводое слово- вероятно), шаять, шәт (наверно), берлән – белән (союз “и”), сачен – чәчен (волосы), кыйсса – хәл (событие), угълын – улын (сына).

Көтелгән җаваплар: Г.Тукай.

“Туган тел” җыры яңгырый.Укучылар кушылып җырлыйлар.

Укучылар дөрес җавапларны сайлыйлар.Дәфтәрләренә язалар,белемнәр тикшерелә, дөрес җаваплар санала.

Көтелгән җаваплар

1.а

2.б

3.а

4.ә

5.в

6.б

7.а

8.б

Көтелгән җаваплар:

  1. Гали белән Кәҗәне
  2. Акбай белән Малайны
  3. Бала белән Күбәләкне
  4. Сарык белән Кәҗәне

Көтелгән җаваплар:

Кран-краннан су ага-су-бала белән ана-ана-Су анасы

Укытучы артыннан кабатлап укыйлар, исләрендә калдыралар.

IV.Уку мәсьәләсен чишү.

а). Укытучы сәнгатле итеп “Су анасы” әкиятенең

I өлешен  укый.

б) Укучылардан укытып карау

в). Тактадагы рәсемнәрне дөрес тәртиптә урнаштырып,кәгазь битләренә язылган җөмләләрне шул рәсемнәргә туры китереп магнитка беркетегез һәм  укылган өлешкә план төзегез

 http://www.playing-field.ru/img/2015/052221/1157727

   

А)Укучылар дәреслектәге материал буенча карап баралар.

Б) Укучылар әкиятне бер-бер артлы 2-3-әр җөмләләп укыйлар

В)Тактадагы рәсемнәрне дөрес тәртиптә урнаштыралар.Рәсемнәргә карата җөмләләрне туры китереп магнитларга беркетәләр.Шул рәвешчә укылган өлешкә план төзиләр.

- Авыл малаеның ялгызы су коенуы.

- Басмада Су анасы.

- Алтын таракны алып качу.

- Су анасы малайны куа.

- Авылга җитү һәм өйгә кайту.

V.Ныгыту.

а). Әкиятнең эчтәлеге буенча әңгәмә.

- Малай ялгызы гына су коенганда нинди хәлгә очрый?

- Су анасын күрүгә, ул нинди хисләр кичерә?

- Алтын таракны алып качкач, нинди хәл була?

- Малай әнисенә хәлне ничек аңлата ?(табып укыгыз)

- Малайның ике хатасы нинди?

- Ничек уйлыйсыз, әкият ничек тәмамлана.Алтын тарак хуҗасына кайтамы?Малай үзенең хатасын танырмы?

Б) Әкиятнең ахырын без җанлы сүрәт карагач белербез

В)Әңгәмәне дәвам итү.Укытучы сораулар бирә.

Укучылар, әнисе улын нәрсә дип орыша? Ни өчен орыша дип уйлыйсыз?

Г)Укучылар, караклык, кеше әйберенә тияргә ярамау турында халкыбыз да бик матур мәкальләр чыгарган. Сез бу мәкальләрне ничегрәк беләсез икән, хәзер шуны тикшереп карарбыз. (күпнокталар урынына төшеп калган сүзләрне туры китерергә,тактада эшләнә)

Каракның бүреге ...

Кырын эш кырык елдан соң да...

Каракны яшергән кеше үзе дә... Туры әйткән котылыр, Ялган әйткән...

А)Көтелгән җаваплар:

-Басмада чәчен тарап утырган Су анасын күрә,

-курка

-Су анасы Малайны авылга кадәр бастыра

- “Әни, алтын тарак таптым!”дигән җөмләне табып укыйлар

- урлашу, алдашу

-укучылар әкиятнең ахырын үзләре әйтеп карыйлар (иҗади фикерлиләр).Җаваплар төрле булырга мөмкин

Б) җанлы сүрәт карыйлар

В)Көтелгән җаваплар

Кеше әйберенә тияргә ярамый,дип. Малайның алдашуы әнисенә һич тә ошамый.

Г)Көтелгән җаваплар:

(яна) (беленә) (карак) (тотылыр)

VIII. Дәресне йомгаклау.

Бүгенге дәресебезне йомгаклар вакыт та җитте.

Укучылар, бүген нинди әкият укыдык?

Авторы кем?

Г.Тукайның тууына быел ничә  ел?

“Су анасы” әкияте нәрсәгә өйрәтә?

Дәрестән сез үзегез өчен нинди нәтиҗә белә белән чыгасыз?

Көтелгән җаваплар:

“Су анасы” әкиятен

Габдулла Тукай

130 ел

кеше әйберенә кагылырга, алдашырга ярамый

VII. Рефлексия.

 Укучыларның дәрестәге эшчәнлекләренә үзбәя бирүләре.

Бәяләү, билге кую.

Өй эше бирү.

А) “Психолог” алымы. Укытучы бер укучыга  (иң актив укучыга!)“психолог” ролен тапшыра.

Б) Өй эше вариантлары

1. Әкиятнең икенче өлешен сәнгатьле укырга

2. Әкиятнең эчтәлеген кыскача сөйләргә

3.Су анасын ничек итеп күз алдына китерәсез, рәсемен ясарга

А)Укучы- “психолог” дәрескә йомгак ясый, уңышлы һәм уңышсыз моментларны атап китә. Актив укучыларны билгеләп үтә,башка укучыларның фикерләре дә әйтелә.

Б) Өй эше итеп бирелгән өч вариантның берсен сайлап алалар, көндәлекләренә язалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус теле атналыгына багышлап чыгарылган газета, 7 класс, 2010

Рус теле атналыгына багышлап чыгарылган газета, 7 класс, 2010...

Габдулла Тукайга багышланган КВН.

Внеклассное мероприятие....

ГАБДУЛЛА ТУКАЙГА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ

Азнакай шәһәре 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенеңберенче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыТинбакова Римма Варис  кызы тарафыннан мәктәптәге драма түгәрәкләре өчен әзерләнгән...

"Мин Тукайга киләм яңадан"

Мәктәптә Тукай көннәрендә кичә  үткәрү өчен эшкәртмә. 5-9 нчы сыйныфлар белән оештырырга мөмкин....

Тукай - сүнмәс йолдыз ул. Г.Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичәнең конспекты

Максат:  Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; дөрес              сөйләм күнекмәләре формалаштыру, балаларның фик...

Шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышлап үткәрү чаралары программасы.

Муса Җәлил тормыш юлы һәм иҗаты буенча әдәби викторина....

Сценарий "Туган телләр көне" Гаилә елына багышлап

Халыкара Туган көннәр көнен үткәрү өчен сценарий...