“Әбисе белән оныгы” текстында билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне күзәтү. 4нче сыйныф
план-конспект урока на тему

Бадгиева Эльза Даниязовна

 4Б сыйныфының рус төркемендә

balarf.ru сайтында урнашкан чыганаклардан файдаланып үткәрелгән

 татар теле дәресе эшкәртмәсе

Скачать:


Предварительный просмотр:

Түбән Кама шәһәре

“Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 31 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

 4Б сыйныфының рус төркемендә

balarf.ru сайтында урнашкан чыганаклардан файдаланып үткәрелгән

 татар теле дәресе эшкәртмәсе

Тема: “Әбисе белән оныгы” текстында билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне күзәтү

Төзүчеләр:

Бәдгыева Эльза Данияз кызы,

югары квалификацияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Садыйкова Лидия Хамдегали кызы,

югары квалификацияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

милли мәгариф өчен җаваплы

директор урынбасары

C:\Users\НАИЛЬ\Эльза 2\фото рабочие\нетбуки на уроке\P1010038.JPG

Түбән Кама

2013нче ел

Максатлар:

- Билгесез үткән заман хикәя фигыль төшенчәсен белү.

- Билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне ишетеп таный һәм сөйләмдә куллана белү.

- Баларф.ru сайтында урнашкан чыганаклардан файдалана белергә өйрәтү.

Җиһазлау: ноутбук, проектор, экран, нетбуклар, дәреслек: Хәйдәрова Р.З. Татар теле һәм уку китабы: Рус телендә белем бирүче дүртъеллык башл.мәкт.4 нче с-фы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): Ике кисәктә / Р.З. Хәйдәрова. – Казан: Мәгариф, 2010. - 123 б., укучыларның сүзлек дәфтәрләре.  

Дәрес барышы:

  1. Ориентлашу - мотивлаштыру этабы. (ОМЭ) 10 мин.

число:

14.02

укучы:

П.Саша

сыйныф:

4 Б

бирем

билге

 № 1

 4

 № 2

 5

 № 3

 4

 

 

 

 

нәтиҗә

 4

1. Өй эшен тикшерү.

Билгесез үткән заманда язып килгән 10 хикәя  фигыль укып күрсәтәләр.

Үзбәя. Үзбәя кую өчен укучылар дәрес барышында махсус әзерләнгән карточкаларда билгеләр куеп баралар.

2. Укучыларның белемнәрен тигезләү. Төркемнәрдә эш.

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең кулланышын һәм ясалышын модельләштереп аңлата белү.

Үзбәя.

  1. Укучылар белән берлектә уку максатын кую.

Билгесез үткән заман хикәя фигыльне ишетеп аңлау һәм сөйләмдә куллану.

  1. Белемнәрне адымлап үзләштерү этабы. (БҮЭ) 30 мин.  
  1. Уку максатына ирешү өчен укучылар белән берлектә яңа теманы өйрәнү алгоритмын төзү:
  • аудирование аша билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне күзәтү,
  • билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне кертеп җөмләләр төзү,
  • билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә куллану.
  1. Уку максатына ирешү өчен күнегүләр системасы.

Бирем 1. Аудирование.

balarf.ru сайтында урнаштырылган «Әбисе белән онык» аудиоязмасындагы һәр җөмләне тыңлату, билгесез үткән заман хикәя фигыльне таптып,  дәфтәргә яздыру.

Яшәгән, булган, йоклаган, эшләгән, пешергән, җыештырган, юган, теккән, картайган, яткан, йоклаган, үскән, пешергән, җыештырган, юган, теккән.

Үзбәя.

Бирем 2. Төркемнәрдә лексика өстендә эш.

Язып алган фигыльләрнең мәгънәләрен аңлату, аларны кертеп җөмләләр төзетү.

Үзбәя.

Бирем 3. Нетбуклардан файдаланып, balarf.ru сайтында урнаштырылган «Әбисе белән онык» хикәясен карау.

Тестлар буенча аңлауны тикшерү.

 Үзбәя.

Бирем 4. balarf.ru сайтында урнаштырылган рәсемнәргә карап, дәфтәрләргә язып алынган билгесез үткән заман фигыльләренә таянып текстны яңадан сөйләү. 

 J:\DCIM\100OLYMP\P1010036.JPG

  1. Рефлексия.  
  • Дәрестә нәрсәләр кабатладык? Билгесез үткән заман хикәя фигыльләргә мисаллар китерегез.

Дәрескә үзбәя.

  1.  Өй эше.

balarf.ru сайтында урнаштырылган «Әбисе белән онык» хикәясе буенча бирелгән биремнәрне үтәү.

J:\DCIM\100OLYMP\P1010044.JPG

Дәрескә анализ

Дәрес Әхмәт Заки улының иҗади үсеш технологиясенә корылып төзелде һәм үткәрелде. Әлеге технологиягә корылып үткәрелгән дәреснең аермалы ягы: укытучы һәм укучылар арасында субъект-субъект мөнәсәбәтләр оештырылды. Дәрестә укучылар үзләре максат куйдылар, бер-берсенең өй эшләрен тикшерделәр, төркемнәрдә грамматик материал үзләштерделәр, мөстәкыйль лексика өстендә эшләделәр, дәрес буена үзбәя куеп бардылар.

Дәрес бик күңелле үтте, чөнки balarf.ru сайты укытучыга дәрес үткәрү өчен яңа мөмкинлекләр тудырды. “Бала” китапханәсендәге М.Гафуриның «Әбисе белән онык» хикәясе дәреснең һәр этабында уңышлы файдаланды: аудирование, лексик-грамматик күнегүләр, сөйләмгә чыгару, өй эше бирү.

Яңа техник чаралар (нетбуклар, проектор) тәкъдим ителгән уку материалы белән күмәк һәм мөстәкыйль рәвештә эшләргә мөмкинлек бирде.

Укучылар дәрестә актив эшләделәр, balarf.ru сайты белән кызыксынып киттеләр. Сайтта урнаштырылган әсәрләр буенча дәрестә һәм өйдә эшләргә теләк белдерделәр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Билгесез үткән заман хикәя фигыль

Плантатарском урока на татарском зыке на тему "Прошедшее неопределенное время в татарском языке" для учеников 3 класса, по учебнику И.Л. Литвинова...

Билгесез үткән заман хикәя фигыль

Презентация для использования на уроках татарского языка при изучении темы "Глаголы изьявительного наклонения"Билгесез  үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше  Спряжение глагола...

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльләр.(Барлык формасы)

Максатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;2)грамматик материалны сөйләмдә куллануга ирешү,укучыларның фикер йөртү күнекмәләрен үстерү;        ...

Билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә кулллану.

Билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә кулллану...

Презентация "Билгесез үткән заман"

3нче сыйныф өчен(Литвинов дәреслеге)...

“Әбисе белән онык” текстында туганлык мөнәсәбәтләре.

4нче сыйныфның рус төркемендә уку дәресе...