7 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе "Урын хәле".
план-конспект урока на тему

Хажеева Зилия Галиевна

7 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе "Урын хәле".

 

Максат:

1. Хәл турында белемнәрне тулыландыру һәм ныгыту.

2. Урын  хәлләрен таба белү һәм аларны сөйләмдә дөрес куллану.

3. Бердәмлек, дуслык һәм хезмәттәшлек булдыру.

Дәреснең бурычлары:

- белем алу һәм иҗади эзләнү процессында проблеманы чишү;

- әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү;

-аралашу күнекмәләрен формалаштыру;

-уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 7_nche_syynyf_ochen_dres_eshkrtmse_uryn_hle.docx24 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                             Түбән Кама шәһәре

                                                                                 Бакый Урманче исемендәге

                                                                                2 нче гимназия укытучысы

                                                                                Хаҗиева Зилия Гали кызы

7 нче сыйныф

 Тема: Урын хәле .

Дәрес тибы: яңа теманы аңлату

 Максат:

1. Хәл турында белемнәрне тулыландыру һәм ныгыту.

2. Урын  хәлләрен таба белү һәм аларны сөйләмдә дөрес куллану.

3. Бердәмлек, дуслык һәм хезмәттәшлек булдыру.

Дәреснең бурычлары:

- белем алу һәм иҗади эзләнү процессында проблеманы чишү;

- әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү;

-аралашу күнекмәләрен формалаштыру;

-уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

1. Шәхси: эшне планлаштырып, төркемдә һәм шәхси эшләргә өйрәтү; уртак фикергә килү һәм үзеңнең фикереңне әйтү һәм дәлилләргә өйрәнү;

2. Предмет нәтиҗәсе: татар телендә урын хәлләрен таный белү һәм аларны башка хәлләр белән чагыштыру күнекмәләрен формалаштыру.

Метопредмет нәтиҗәләре: уку максатын мөстәкыйль билгеләү, укуда үзеңә яңа бурычларны билгели белү.

Предметарга бәйләнеш: татар теле, татар әдәбияты.

Эш формалары: шәхси, төркемнәрдә, фронталь.

Дәресне җиһазлау: дәреслек (Татар теле. 7 нче сыйныфлар өчен дәреслек.  Н.В. Максимов, Г. Ә. Нәбиуллин. К...2014), интерактив такта, компьютер, карточкалар, физкультминут өчен бию көе.

Дәрес барышы

1. Оештыру өлеше.

 Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.ХАЙ  ФАЙВ структурасы ярдәмендә. Укучылар дүртәр кеше утыралар.

2. Өй эшен тикшерү.

Әдәби әсәрләрдән вакыт хәле булган 6 җөмлә күчереп алырга кирәк иде.

   Өй эшенең җөмләләрен укыйбыз. Мәсәлән,бер укучыныкы:

а) Былбыл аңа бүген (кайчан?) беренче мәртәбә күргәндәгегә караганда матуррак һәм ягымлырак булып күренде (Н. Фәттах).

ә) Көннәр җылытканнан соң (кайчан?) Камил Ак чишмәдән умарталык өенә күчкән иде (Г. Бәширов).

б) Ул, Әхмәт янына барып туктагач (кайчан?), тез буыннарында бераз калтырау сизде.(Ш.Камал)

в) Иртәдән бирле  (кайчаннан?) түбә кыекларыннан тамчылар тама.

                                                                                                    (Г. Әпсәләмов)

г) Җәен (кайчан?) нефть сиртмәләре янында арыш серкә очыра. (С. Лывин)

д) Анда кичкә кадәр (кайчанга кадәр?) торма, кайткан вакытта (кайчан?), әбиләреңә дә кереп чык. (Г. Гобәй)

      3. Укучыларның элек үзләштергән белемнәрен актуальләштерү:

- Без узган дәрестә вакыт хәле һәм аның үзенчәлекле яклары белән танышкан идек.

- Вакыт хәле фигыльгә кайсы чаралар ярдәмендә иярә? Һәр чараны мисаллар белән дәлилләгез.

СИНГЛ-РАУНД-РОБИН  структурасын кулланып, җавапларны тикшерәбез. (Төркемнәрдәге һәр кеше берәр сүз укый).

    4. Яңа теманы аңлату.

а) Интерактив тактада тәкъдим ителгән җөмләләрдән хәлләрне табабыз һәм түбәндәге сорауларны ачыклыйбыз:

-Бу хәлләр нинди сорауларга җавап бирә?

 -Алар нинди сүз төркемнәре белән белдерелгән?  

 - Димәк,  без бүген   хәлләрнең нинди төркемчәсе турында сөйләшербез? (Тема ачыклана)

   

1. Кошлар, никтер, түбәнтен (кайдан?) очалар.

2. Урманда (кайда?) кошларга игътибарлы бул!

3. Торналар көньякка (кая?) китә башладылар.

4. Илгизәр кырдан (кайдан?) кайтты.

5. Яшьләр клубка таба (кая ?) киттеләр.

  • Нәтиҗә ясыйк,нинди хәлләр урын хәлләре дип атала?

ФИНК-РАЙТ-РАУНД  РОБИН структурасын кулланып эшлибез. .(уйла-яз-командада фикерләш)

Укучылар чират буенча җавапларын кәгазьдән укыйлар.

- Урын хәле кайда? кая? кайдан? сорауларына җавап бирә. Урын хәле җөмләдә урын рәвешләре, урын, вакыт, юнәлеш, чыгыш килешендәге исемнәр, бәйлек белән килгән исемнәр ярдәмендә белдерелә.

    Ә.Дәреслек белән эш.

Дәреслектәге 182нче күнегүдән урын рәвешләрен язып алабыз. Җөмләнең кайсы кисәге булып килгәннәрен әйтәбез. Шигырьнең эчтәлеге буенча фикер йөртәбез. Дәфтәрләрне йөзгә-йөз (портнёр по лицу) утырган иптәшегез белән алмашабыз һәм тикшерәбез.

Шигырьнең эчтәлеге буенча һәр өстәл фикерләшә һәм һәр өстәлдән 1 укучы җавап бирә.

  “ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР”структурасы буенча физкультминут.

Урындыкларны өстәл астына этеп куябыз.

Бер-бер артлы тезелеп басабыз .(Бию көе  яңгырый)

Беренче булып баскан укучының хәрәкәтләрен кабатлыйбыз.

(Музыка туктагач,алдагы укучы артка күчә,кабат бию көе җибәрелә,икенче укучы лидер була,шулай дәвам итә)

     5. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. КОНЕРС (почмаклар) структурасын кулланып эшлибез.

А.-Хәзер почмаклардагы карточкаларда бирелгән терәк сүзләрне урын хәленә үзгәртеп һәм файдаланып, мәгънә ягыннан бәйләнгән җөмләләр уйлап язасыз.

 1нче почмак. Болын, югары,күк, ял иткән җир;  2 нче почмак. Камышлар арасы, яр буе, көймә, таллык; 3 нче почмак. Тау итәге, җиләклек, чәчәкләр арасында,күңел; 4 нче почмак.Урман,наратлык,агачлар арасы,оя;

   Вакыт башланды. Таймер куела.Вакыт бетте.

-Үзегез уйлаган җөмләләрне әйтеп,урыныгызга утыра барасыз.

Дәфтәрләрегезгә шул җөмләләрне язып куясыз.

   Ә: Экрандагы  җөмләләрдән урын хәлләрен язып алырга, алдыгызда тәкъдим ителгән таблицага тутырырга.

Мисаллар:

1. Юлларда,сукмак читләрендә әле болганмаган, саф гәрәбә сулы нәни гөрләвекләр чәч толымы төсле үрелеп ага.(Ш.Маннур)

2. Урамга чыккач та икеләнмәде ул, бик кызу атлады һәм ун-унбиш минуттан Фукс бакчасының текә ярына - хатирәле таныш урындык янына килеп басты.(Г.Әпсәләмов)

3. Тышта буран, февраль җиле уйный, үкерә, тәрәзә капкачларына кар томыра. Өйдә җылы,өйдә тыныч. Өйдә табагач тавышы, кызган май исе.

 Әнием мичтә тәбикмәк пешерә.(М.Юныс)

4. Вак елгалар, ташып, урман эчләреннән агып төшкән кар суларын үзләре белән ияртеп, Иделгә илтеп түктеләр.(Г.Ахунов)

5. Агач башларын сирпеп үтә, урман эченә чумып кала да, гүя сине күздән югалтудан курка, тиз генә калкып чыга, агачтан агачка сикерә.(Г.Гобәй)

- Экранга карагыз әле, таблица дөрес тутырылганмы? Чагыштырыгыз.

Мисаллар

Урын хәленең соравы

Эш яки хәлне кайсы яктан ачыклый?

Ничек белдерелә?

1

Юлларда

Кайда?

урын

Урын –вакыт килешендәге исем белән

2

сукмак читләрендә

Кайда?

урын

Исем һәм бәйлек сүз белән

3

урамга

Кая?

урын

Юнәлеш  килешендәге исем белән

4

ярына

Кая?

урын

5

урындык янына

Кая?

урын

Исем һәм бәйлек сүз белән

6

тышта

Кайда?

урын

Урын –вакыт килешендәге исем белән

7

өйдә

Кайда?

урын

Урын –вакыт килешендәге исем белән

8

мичтә

Кайда?

урын

Урын –вакыт килешендәге исем белән

9

урман эчләреннән

Кайдан?

урын

Исем һәм бәйлек сүз белән

10

 Иделгә

Кая?

урын

Юнәлеш килешендәге исем белән

11

урман эченә

Кая?

урын

Исем һәм бәйлек сүз белән

12

агачтан

Кайдан?

урын

Чыгыш килешендәге исем белән

13

агачка

Кая?

урын

Юнәлеш  килешендәге исем белән

6. Йомгаклау.

а) Бу дәрестә нәрсәләргә өйрәндек?

ә) Өй эше: 183 нче күнегү (үрнәктән файдаланып эшләргә).

в) Нәтиҗә ясау.Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.

Максат. Табигать  темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү;                белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)

8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....

"Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" сыйныф сәгате (8 сыйныф)

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча төзелгән сыйныф сәгате...

"Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?"сыйныф сәгате. (6 сыйныф)

Укучыларга кәрәзле телефонның хәзерге тормыштагы ролен аңлату, сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеген дә искәртү. Укучыларга файдалы киңәшләр бирү....

Сыйныф сәгате буенча презентация "Наркотикларсыз яшәү" (8 нче сыйныф)

Презентация  8 нче  сыйныфта сыйныф сәгатен  үткәрү  өчен  кулланылды. Сыйныф  сәгатендә  наркотик  матдәләр, аларның  зыяны  турында белешмә  би...

Сыйныф җитәкчесенең тәрбия планы (9А сыйныфы)

Сыйныф җитәкчесенең тәрбия планы (9А сыйныфы)...