План- конспект урока
план-конспект урока (9 класс) на тему
План-конспект урока в 9 классе по
татарскому языку с применением
новых обучающих структур на тему
«Синтетик иярченле кушма җөмләләр
һәм аларда тыныш билгеләре»
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 63.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
«Олыяз лицее»
Синтетик иярченле кушма җөмләләр һәм аларда тыныш билгеләре
( 9 нчы сыйныфта Сингапур структуралары файдаланып үткәрелгән татар теле дәресенең план- конспекты).
Укытучы : Абдуллина Рүзилә Рим кызы,
лицейның югары квалификацион
категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы.
Тема: Синтетик иярченле кушма җөмләләр һәм аларда тыныш билгеләре
Дәрес тибы : кабатлау- ныгыту дәресе
Максат: Иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше, мәгънәсе буенча төрләрен билгели белү
күнекмәсен ныгыту;
синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билеләренең куелышын
ачыклау, истә калдыру;
бер –береңә ярдәм итү, дустанә мөнәсәбәт булдыру.
Җиһазлау : мультимедиа проектор, ноутбук, экран, презентация, 9нчы сыйныф дәреслеге.
Материал: тестлар, Сингапур структуралары :КОНЭРС, ТАЙМД ПЭА ШЭА, ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН, МИКС-ФРИЗ-ГРУП, РАФТ
Дәрес барышы:
- А) Психологик уңай халәт тудыру
Исәнмесез! Хәерле көн,укучылар! Экрандагы шигъри юлларны сәнгатьле итеп уку.
( 1нче слайд )
Күзләремне ачты минем,
Иркәләде үз телем.
Үз телем яктыртты юлны,
Үз телем бирде белем.
Үз телеңне сөймәгәндә
Ярты ул алган белем.
Канатсыз коштай буласың,
Белмәсәң ана телен.
Димәк , безнең бу дәресебез –туган тел дәресе
Хәзер дәрестә эшләр өчен үзегез утыра торган урынга тагын бер игътибар итеп алыгыз. Ничәнче номерда һәм А яки Б партнерымы икәнлегегезне истә калдырыгыз.
(МЕНЕДЖ МЭТ ярдәмендә)
Ә) Белемнәрне актуальләштерү.
КОНЭРС структурасы ярдәмендә һәр укучы үзенә ошаган почмакны сайлап ала (2 нче слайд) .
1 нче почмак ТЕЗМӘ КУШМА ҖӨМЛӘЛӘРДӘ ӨТЕР куела
2 нче почмак ТЕЗМӘ КУШМА ҖӨМЛӘЛӘРДӘ НОКТАЛЫ ӨТЕР куела
3 нче почмак ТЕЗМӘ КУШМА ҖӨМЛӘЛӘРДӘ СЫЗЫК куела
4 нче почмак ТЕЗМӘ КУШМА ҖӨМЛӘЛӘРДӘ куштырнаклар куела (3нче слайд)
1 нче Бирем! Бер почмакны гына сайлап алырга ( 10 секунд)
ТАЙМД ПЭА ШЭА структурасы белән эшләү. Укучылар парлашалар .
Укытучы сорау бирә:
2 нче Бирем! Укучылар ни өчен бу төрне сайладыгыз? Шул рәттәге бирем турында нәрсәләр беләсең? (4 нче слайд)
Һәрбер укучы башта мөстәкыйль рәвештә 20 секунд уйлый.
Парларда сөйләшү. Буйга озынрак укучының сорауга җавапны иптәшенә аңлатуга 30 секунд вакыты (Җавап тыңлангач, иптәшегезгә рәхмәт әйтегез)
Кыскарак буйдагы укучының сорауга җавапны иптәшенә аңлатуга 30 секунд вакыты (Җавап тыңлангач, иптәшегезгә рәхмәт әйтегез)
Укытучы һәр төркемнән берәр укучыдан җавап әйттерә. Рәхмәт, укучылар, урыннарыгызга утырыгыз.
Укытучы: Ә хәзер дәреслекләребезне ачабыз. 66 нчы биттәге 27 нче бирем белән танышып (5 нче слайд) , ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН структурасы ярдәмендә дәресебезгә уку мәсьәләсе билгелибез (6 нчы слайд)
Уйлау өчен сезгә 30 секунд вакыт бирелә.
Язу өчен 1 минут вакыт бирелә.
Төркемнәрдә фикерләшү өчен 1 минут вакыт бирелә.
Укытучы 1-2 укучыдан дәреснең уку мәсьәләсен әйттерә.
- Игътибар!!!
27 нче бирем.
Тиешле тыныш билгесен куеп, җөмләне күчереп языгыз. Схеманы төзегез һәм җөмләнең төзелеше буенча төрен билгеләгез. Шуннан чыгып ,дәрескә уку мәсьәләсе билгеләгез.
Мин урамга чыкканда кояш күтәрелгән иде
Көтелгән җавап: Бу иярченле кушма җөмлә. Баш җөмлә- кояш күтәрелгән иде;
Иярчен җөмлә- мин урамга чыкканда. Баш җөмләдә чыгып иярчен җөмләгә сорау куябыз. Кояш кайчан күтәрелгән иде? Мин урамга чыкканда. Җөмлә синтетик төзелешле ,чөнки бәйләүче чара –канда кушымчасы һәм ул хәбәр составында килгән.
Баш җөмлә белән иярчен җөмлә арасына өтер куярга кирәк, чөнки синтетик
иярчен җөмлә үзе ияргән сүздән ерак тора.
Димәк, без бу дәрестә СИНТЕТИК ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘЛӘР һәм алар янында тыныш билгеләре кую турында сөйләшербез.
Дәфтәрләргә число һәм дәрес темасы языла (7 нче слайд)
УМ адымлап чишү
Дәреслекнең 67 нче битендәге кагыйдә белән танышу .
Синтетик иярченле кушма җөмләдә бары тик 1 генә төрле тыныш билгесе- өтер куела.
Үзе бәйләнгән сүздән ерак торган синтетик иярчен җөмлә баш җөмләдән өтер белән аерыла.
Үзе бәйләнгән сүз белән янәшә торса, тыныш билгесе куелмый.
Искәрмә : Иярчен шарт җөмлә баш җөмләдәге эш яки хәлгә каршы торуны белдерсә, ике арага сызык куела : Терелермен дисәм- авыру көчәя генә барды (8 нче слайд)
Дәреслектәге 186 нчы күнегүне язып эшләү.
Көтелгән җаваплар: (9 нчы слайд)
- (...-гач),[…] – синтетик иярчен вакыт җөмлә һәрбер схема
- (...-еп ),[…]- синтетик иярчен вакыт җөмлә төзүчегә 30-40
- (...-салар да),[…] – синтетик иярчен кире җөмлә секунд
- [ шуннан соң, (...-кәнче ), …]- синтетик иярчен вакыт җөмлә
- (...өчен ),[…]- синтетик иярчен максат җөмлә
- [ ... (...) …]- синтетик иярчен аергыч җөмлә
- (...),[…] – синтетик иярчен урын җөмлә
- [ ... (...) …]- синтетик иярчен тәмамлык җөмлә
- (...-ганда),[…] – синтетик иярчен вакыт җөмлә
- [ ... (...) …]- синтетик иярчен вакыт җөмлә
ДЙА( Дәүләт йогаклау аттестациясе) тибындагы биремнәр үтәү (10 нчы слайд)
Укылган текст нигезендә А1-А4
В1-В4
биремнәрен инструкциядә кушылганча башкару (7-8 минут)
Җаваплар язылган битләр җыеп алына. Бу эшне һәр төркемнең 4 нче санында утыручы укучы башкара.
188 нче күнегүне телдән эшләү
Бирелгән схемалар буенча җөмләләр төзү.
Рефлексия
МИКС-ФРИЗ-ГРУП структурасы ярдәмендә үзебезнең белемнәребезне тагын бер кат тикшереп үтик (11 нче слайд)
Музыка астында укучылар бииләр. Музыка туктауга, укучылар катып кала.Укытучы сорау бирә, укучылар сорауга җавап биреп, төркемнәргә берләшә.
СОРАУЛАР:
- 1. Иярченле кушма җөмлә ничә җөмләдән тора?
Шул санда төркемдә парлашыгыз (2 кеше парлаша) (12 нче слайд)
- 2.Синтетик бәйләүче чаралар санынча парлашыгыз (3 кеше парлаша) (13 нче слайд)
- 3.Синтетик иярченле кушма җөмләдә ничә төрле тыныш билгесе куела? (1) (14 нче слайд)
- 4. Синтетик иярченле кушма җөмләдә тыныш билгесе куюда ничә искәрмә бар? (1) (15 нче слайд)
- 5. Тезмә кушма җөмләдә ничә төрле тыныш билгесе куела?(3) (16 нчы слайд)
Һәр җавап укучылар тарафыннан аңлатыла
Дәрескә билге кую
Экранда күрсәтелгән таләп буенча укучылар үз белемнәрен бәялиләр (17 нче слайд)
Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша
алам-“5”
Әйбәт эшлим, материалны аңладым- “4”
Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим- “3” (18 нче слайд)
Дәрес күңелле булды, ләкин мин үзем генә бер нәрсә дә эшли алмыйм-“2”
Өй эше:
- 189 нчы күнегү- мәҗбүри
- 190 нчы күнегү – ярым иҗади (19 нчы слайд)
- Рафт. “Синтетик иярченле кушма җөмләләр” темасына постер ( плакат яисә брошюра) әзерләргә - иҗади
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
План - конспект урока в форме презентации в программе Power Point на немецком языке по теме " Немецкая пресса для подростков" и конспект урока в программе Word к УМК И.Л.Бим., Л.В.Садомовой " Шаги 5" для 9 класса.
Презентация конспекта урока на немецком языке в программе Power Point по теме "Немецкая пресса для подростков" и конспект в программе Word показывают некоторые приёмы работы по теме "СМИ" ...

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»
Урок с использованием ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы. В практический модуль входи...
План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча»
Цель урока: Развитие новых умений и навыков при игре в баскетбол, воспитание дисциплинированности.Задачи урока: 1. Совершенствование техники выполнения передачи мяча ...

План-конспект урока английского языка в 6 классе УМК «Английский в фокусе» авторы Н.И.Быкова, Дж.Дули и др. Тема урока: “Holiday plans”. Планы на каникулы.
Тема урока: “Holiday plans”. Планы на каникулы. Место и роль урока в изучаемой теме: 1 урок по теме «Holiday plans» , 1 урок по разделу «Holiday time»...

План конспект урока. Требования к плану урока.
План конспект урока математики. Требования к плану урока.Система планирования урока включает:-годовое и полугодовое планирование;-тематическое планирование;-поурочное планирование.Необходимо уделять б...

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча»
План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Б...

План-конспект урока по профильному труду 6 класс. Тема урока: «Ориентирование в задании по чертежу. Разбор чертежа. Составление плана работ изготовления скамейки».
Изучение план изготовления скамейки, научить самостоятельно изготавливать скамейку по плану; Развитие моторики рук, глазомер, связную речь, развить образную память, логическое мышление; Ко...
