9 нчы сыйныфлар өчен ЕРТ биремнәре
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) на тему

Укытучылар һәм 9 нчы сыйныф укучылары   өчен ЕРТ биремнәре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 9_syynyflar_ochen_ert_biremnre.docx39.38 КБ

Предварительный просмотр:

Татар мәктәпләрендә белем алучы 9 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән Бердәм Республика Тестированиесенең 2 һәм 3 бүлекләре буенча  әзерләү өчен Әмирхан Еники әсәрләреннән файдаланып төзелгән эш вариантлары.

                                                                       Төзүче:

МБГБУ “Шәрбән төп мәктәбе”

Аксубай муниципаль районы РТ

                                                                                    I квалификация категорияле

                                                                  татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хөснелгатина Миләүшә Әмирулла кызы 

                                                                                   

1 вариант.

2 бүлек.

Текстны укыгыз һәм А1–А7; В1 – В9; С2 биремнәрен үтәгез.

        1)Җәй башының шифалы яңгыры, тузанлы юллар өстеннән тыпырдап, җитез генә явып үтте...

        2)Рәхилә, ашыкмыйча гына килеп, урамга караган кечкенә тәрәзәне ачты. 3)Өйнең бүрәнәләренә терәлеп үскән миләш агачының яфракларыннан берничә эре тамчы тәрәзә төбендәге гөлләр өстенә коелды. 4)Бәбкә үләннәре өстендәге, энҗе бөртекләре шикелле, нур чәчрәтеп уйнаган тамчыларның яктылыгы, яңгыр исе белән аралашып, өй эченә иңгәндәй булды... 5)Кинәт кергән һавадан өй түрендәге агач караватның ак чыбылдыгы җилфердәп куйды, һәм аның эченнән хәлсез бер тавыш ишетелде:

6)— Кызым... 

7)Рәхилә, тәрәзәдән борылып, агач карават янына килде һәм акрын тавыш белән: 

 8)— Нәрсә, әни?—диде. 
         9)— Чыбылдыкны күтәр... 10)Менә шулай... 11)Чыбылдык эчендә, ике мендәр өстендә, үтә ябык авыру ана ята. 
        12)
Ул кансыз юка иреннәре белән көчәнеп елмаерга тырышты, яртылаш ачык күзләрендә әйтерсең кояшның бер бөртек нуры төште, аз гына җылылык белән елтыраган кебек булдылар. 13)Ул, көрсенеп: 
         14)— Менә Алланың рәхмәтле яңгыры,— диде, һәм аның авыру күкрәгеннән сәламәт вакытындагы тавышы чыгып куйды. 
         15)Ана күптәннән каты авыру, һәм ул бу урынга инде яңадан тормаска ятканлыгын яхшы белә.16) Ләкин тыныч җан белән үлемне көткән бу авыру анада соңгы сулышыннан аерылу минутын кичектерү теләге бик көчле: ул улын көтә. 17)Бердәнбер улының фронттан кайтуын, менә шул кечкенә ишектән иелә төшеп керүен, елмаеп янына килүен, «Әни!» дип дәшүен күрергә тели иде. 18)Бу гади сагыну гына түгел, бу — үзеннән соң каласы тормышның дәвамын күрергә тырышу, һәр тамчы каны белән йөрәге аша үткән ана мәхәббәтен соңгы тапкыр актыгына кадәр улына бирү теләге иде. 19)Ул белә: ана белән ир бала арасындагы мәхәббәт бервакытта да андый ачыклык һәм юмартлык белән тышка чыга алмый. 20)Әгәр менә ир булып җитешкән улы һәрвакыттагыча буйсынып башын игән, тартынып сүзсез торган оялчан кыяфәте белән каршында басып торса, ул бары бер сүз — «балам» дип үрелеп, аның маңгаеннан үбәр иде... 

                                                                                          (Әмирхан Еники)

А1–А7 биремнәрен текст буенча үтәгез. Аларның һәрберсенә бирелгән 4 җавап вариантының берсен генә сайлап алыгыз.

А1. Ирен гармониясе күзәтелгән сүзне билгеләгез.

1) кечкенә;  2) дәвамын; 3) өстеннән; 4) кыяфәте.

А2. Яңгырау тартыклар гына булган сүзне күрсәтегез.

1)  бары;  2) ачыклык;  3) каршында;  4) чыга.

А3. Рәт гармониясе сакланмаган сүзне билгеләгез.

1)  аралашып;  2)  яңгыр;  3) мәхәббәтен;  4) шифалы.

А4. 3 нче җөмләдәге коелды сүзенең нинди мәгънәдә кулланылуын күрсәтегез.

1) акты; 2) чәчрәде; 3) тамды; 4) түгелде.

А5. Синонимнар рәтен билгеләгез.

1)мәхәббәт, сөю; 2)мәхәббәт, олы; 3)мәхәббәт, нәфрәт;  4)мәхәббәт, бәхет.

А6. Бирелгән җөмләдә өтерләр ни өчен куелган?

Чыбылдык эчендә, ике мендәр өстендә, үтә ябык авыру ана ята. 

1)тиңдәш кисәкләр арасындагы өтерләр;

2)аерымланган кисәк янындагы өтерләр;

3)аныклагыч янындагы өтерләр;

4)дөрес җавап күрсәтелмәгән.

А7. Аерымланган хәл булган җөмләне билгеләгез.

  1. Кинәт кергән һавадан өй түрендәге агач караватның ак чыбылдыгы җилфердәп куйды, һәм аның эченнән хәлсез бер тавыш ишетелде:
  2. Рәхилә, тәрәзәдән борылып, агач карават янына килде һәм акрын тавыш белән:
  3.  Ана күптәннән каты авыру, һәм ул бу урынга инде яңадан тормаска ятканлыгын яхшы белә. 
  4. —Нәрсә, әни?—диде. 

В1 – В9 биремнәрен  текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга сүзләр яки цифрлар белән языгыз.

В1. 15 нче җөмләдән зат алмашлыгын табып языгыз.

В2. 20 нче җөмләдә тартым белән төрләнгән ничә исем бар?

В3. 15-20 нче җөмләләр арасыннан теркәгечле тезмә кушма җөмләнең санын языгыз.

В4. 18 – 20 нче җөмләләрнең кайсында исем фигыльләр бар?
В5. 7 – 11 нче җөмләләрнең кайсында артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат бар?

В6. 20 нче җөмләдән ясалма рәвешне  языгыз.

В7. 2 нче җөмләдәге сүзтезмәләрнең санын языгыз.

В8. 17-19 нчы җөмләләрдән иясе исем белән белдерелмәгән җөмләнең номерын языгыз.

В9. 2 нче җөмләдә юнәлеш килешендәге ничә исем бар?

3 бүлек.

2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, С2 биремен үтәгез.

 С2. “Әгәр менә ир булып җитешкән улы һәрвакыттагыча буйсынып башын игән, тартынып сүзсез торган оялчан кыяфәте белән каршында басып торса, ул бары бер сүз — «балам» дип үрелеп, аның маңгаеннан үбәр иде...”  дигән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезнең дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Бу вакытта файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш.

2 вариант.

2 бүлек.

Текстны укыгыз һәм А1– А7; В1 – В9; С2 биремнәрен үтәгез.

1)Ул айлар буе кул тимичә яткан скрипкәсен шактый озак азапланып көйләде. 2)Шул чакта мин аның әнисенә күтәрелеп карадым: ана үзенең шәкерт улына шундый бер бәгырьгә төшәрлек тирән мәхәббәт белән, бәхет-сөенеч белән сихерләнеп, эреп, мөкиббән китеп карап утыра иде ки, мин хәтта йөрәгем-тәнем белән әллә ничек тетрәнеп куйгандай булдым. 3)Аңлыйсызмы, күз алдыгызга китерә аласызмы — гүя бу зураеп ачылган сыңар күздәге өнсез карашта, бер адәм затына гына түгел, бөтен җан иясенә хас ниндидер менә үзе эшләгән могҗизага таң калу һәм шуңа чиксез куану, шуның белән әйтеп бетергесез горурлану ап-ачык чагылып тора иде: ул тапкан бит бу баланы! 4)Ул имезгән бит аңа күкрәк сөтен! 5)Ул шушы сөлек кебек егетнең әнисе бит! 6)Шәкерт әнисе, гыйлем иясе булачак кешенең әнисе... 7)Ихтыярсыздан йөрәгем үкси башлап, мин тизрәк башымны түбән идем.
       8)Бәдретдин, маташа торгач, ахырда скрипкәсен көйләде, иңбашына терәде, җәя сыман смычогы белән сызгаларга тотынды. 9)Скрипкәнең тавышы бик зәгыйфь иде, чеби тавышыдай көчсез-нечкә иде, ләкин бу минутта безнең күңелләргә ул да бик ягымлы, бик тансык иде. 10)Бәдретдиннең уйнавын барыбыз да шылт та итмичә, тып-тын калып тыңлап утырдык. 11)Бу ярлы өйнең һавасында ук ниндидер бер авыр сагышлы моң — мәңгелек моң йөзә кебек иде. 12)Текә генә катып утырган ап-ак бабай ни уйлый, бүкәне өстеннән бер генә дә кузгалмаган абзый кеше ни кичерә — моны белүе һич мөмкин түгел иде. 13)Тик шушы моң эчендә, томан аша караган тулы ай төсле, Бәдретдиннең әнисе үзенең сүзсез шатлыгы белән яктырып утыра. 

                                                                                                            (Әмирхан Еники)

А1 – А7 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез.
Аларның һәрберсенә бирелгән 4 җавап вариантының берсен  генә сайлагыз.

А1. Ирен гармониясе күзәтелгән сүзне билгеләгез.

1)көйләде; 2) мөкиббән; 3) сөтен; 4) шәкерт.

А2. Саңгырау тартыклар гына булган сүзне билгеләгез:

1) айлар; 2) белән; 3) гыйлем; 4) чакта.

А3. Билгеләнгән сүз нинди җөмлә кисәге булып килә?

Ул шушы сөлек кебек егетнең әнисе бит!

1) тәмамлык; 2) аергыч; 3) хәл; 4) ия.

А4. Билгеләнгән сүзнең антонимын табыгыз.

 Ул айлар буе кул тимичә яткан скрипкәсен шактый озак азапланып көйләде.

1) уйнады; 2) төзәтте; 3) рәтләде; 4) ватты

А5. Әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне билгеләгез.

1) горурлану; 2) чеби; 3) абзый; 4 ) түгел.

А6. Борын ассимиляциясе күзәтелгән сүзне билгеләгез.

1)  сихерләнеп; 2) ачылган; 3) могҗизага; 4) Бәдретдиннең.

А7. Рус теленнән кергән сүз булган җөмләне билгеләгез.

1) Ул имезгән бит аңа күкрәк сөтен!

2) Ул айлар буе кул тимичә яткан скрипкәсен шактый озак азапланып көйләде.

3) Бу ярлы өйнең һавасында ук ниндидер бер авыр сагышлы моң — мәңгелек моң йөзә кебек иде.

4) ... Ихтыярсыздан йөрәгем үкси башлап, мин тизрәк башымны түбән идем.

В1 – В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга сүзләр яки цифрлар белән языгыз.

В1. 2 нче җөмләдән билгеләү алмашлыгын табып языгыз.
В2. 4 – 6 нчы җөмләләрдән төшем килешендәге исемне табып языгыз.
В3. 1 – 2 нче җөмләләрдән артыклык дәрәҗәсендәге күләм рәвешен  язып алыгыз.

В4. 10 нчы җөмләдә ничә хикәя фигыль бар?
В5. 9 нчы җөмләдәге теркәгеч(ләр)не язып алыгыз.

В6. 11 нче җөмләдән тамыр + ясагыч кушымча схемасына туры килгән исемне  языгыз.

В7. 4 – 7 нче җөмләләрдән иярченле кушма җөмләнең номерын языгыз.

В8. 3 – 5 нчы җөмләләрдән хәбәре фигыль белән белдерелмәгән җөмләнең номерын языгыз.

В9. 12 нче җөмләдә ничә сыйфат фигыль бар?

3 бүлек.

2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, С2 биремен үтәгез.

 С2. «Тик шушы моң эчендә, томан аша караган тулы ай төсле, Бәдретдиннең әнисе үзенең сүзсез шатлыгы белән яктырып утыра» дигән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезнең дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Бу вакытта файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Җаваплар

 

 

I вариант

II вариант

А1

3

3

А2

1

4

А3

4

2

А4

3

4

А5

1

1

А6

3

4

А7

2

2

В1

ул

үзенең

В2

5

сөтен

В3

15

шактый озак

В4

18

1

В5

11

ләкин

В6

һәрвакыттагыча

мәңгелек

В7

5

7

В8

18

5

В9

1

2


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

10 НЧЕ СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ЭШ ПРОГРАММАСЫ.

“Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы ....

Татар теленнән эш программалары (1,3,4- сыйныфлар өчен, рус төркеме)

Здесь можно познакомиться с рабочей программой для детей русскояз.обучением. По учебникам Р..З.Хайдаровой и Ф.Сафиуллиной...

6 нчы сыйныфлар өчен тест.

6 нчы сыйныфларның татар группалары өчен 1 нче чирекне йомгаклау контроль эше....

"Безнең кулда көч һәм сәләт"( 9-10 нчы сыйныфлар арасында үткәрелгән бәйге)

Бу бәйгедә 9,10 нчы сыйныфларда укучы җиде егет катнашты. Алар төрле яктан үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.Сынауларны үтәгәндә сыйныфташ кызлары ярдәмгә килде.Ярыш төрле концерт номерлары белән арала...

Яңа ел бәйрәменә өлкән сыйныфлар өчен сценарий

Яңа ел бәйрәменә өлкән сыйныфлар өчен сценарий...

9 нчы сыйныфлар өчен ЕРТ биремнәре (татар мәктәпләре өчен)

Татар мәктәпләре, 9 нчы сыйныфлар өчен ЕРТ биремнәре...