9 нчы сыйныфлар өчен ЕРТ биремнәре (татар мәктәпләре өчен)
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) на тему

9 нчы сыйныфлар өчен ЕРТ биремнәре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1_variant_2.docx20.89 КБ

Предварительный просмотр:

4 нче вариант

I бүлек

Текстны тыңлагыз hәм 1 нче биремне 2 нче номерлы җаваплар бланкында эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.  

1 Текстны тынлагыз hәм кыска изложение языгыз.

Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез. Тулы текстның hәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген бирергә кирәклеген истә тотып эшләгез.

Изложениенең күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш.

Изложениене чиста  hәм танырлык итеп языгыз.

I I бүлек

Текстны  укыгыз hәм 2 - 10 биремнәрне  үтәгез.

Иске йорт

1)Кайда гына караш ташлама, шушында узган гомернең шаһитлары, ташларсызмы безне, сүтәрсезме? дип өнсез сорау бирә. 2)Шушы газиз почмак та булмаса, кайда бәрелер дә, кайда сугылыр Гайшә карчык зур өйдә берүзе? 3)Яңа өй бер дә начар түгел. 4)Анда бик рәхәт, бик җайлы. 5)Рәисе аның эчен заманча корып бетерде. 6)Тик анда бик буш шул. 7)Анда Гайшә карчык бик ялгыз шул...

8)Гайшә әби, караңгы төшә башлагач кына, яңа йортка кереп йокларга ятты. 9)Күзләрен йокы алмады да инде, дөресен генә әйткәндә. 10)Моңсу уйларына бирелеп, уйланды да  уйланды Гайшә карчык. 11)Әйтерсең лә үткән гомерен сызып ташларга җыеналар. 12)Әйтерсең лә ул гомере белән саубуллаша...  13)Аңламыйлар шул аны яшьләр, аңламыйлар...  14)Шулай ачы күз яшьләрен тыя алмыйча озак кына яткач, таң алдыннан гына йокыга китте Гайшә карчык.

15)Иртән ул ишек алдыннан шак-шок килгән тавышларга уянып китте. 16)“Сүтә дә башлаганнар...” үпкә катыш уйлады ул. 17)Ятып буламы соң мондый чакта тыныч кына?! 18)Аяклары аны үзләреннән-үзләре иске йортка алып чыкты. 19)Тик иске йортны сүтәргә дип кайткан Рәис ... йортның кыйшайган ишеген төзәтеп ята, ә улы Ринат болдыр такталарын ныгытып ята иде. 20)Әнисенең күзләреннән өнсез соравын укып, Рәис көлемсерәп: “Торсын ла бу йорт. Кемгә комачаулый ул? Аңлап торам бит мин сине, әни”, - дип әйтеп салды. 21)Гайшә карчык, газиз гомере үткән шул өйгә кереп, сиртмәле караватка утырды. 22) Иреннәре, үзе генә ишетерлек итеп: “Рәхмәт, балалар...”, - дип пышылдадылар...

Физәлия Дәүләтгәрәева

2-10 биремнәрнең җаваплары буларак сүз, сүзтезмә һәм цифр күрсәтелә. Башта җавапны текстта күрсәтегез, соңыннан 1 нче номерлы бланкка буш ара калдырмыйча, тыныш билгеләрсез, башка өстәмә символларсыз  күчереп алыгыз. Һәр хәрефне  һәм санны  аерым  шакмакка, үрнәктә күрсәтелгәнчә языгыз.

2. Татар сөйләменең үзенчәлеге булган ирен гармониясенә буйсынган  сүз кулланылган  җөмләне күрсәтегез.

1) Яңа өй бер дә начар түгел.

2) Анда бик рәхәт, бик җайлы.

3) Рәисе аның эчен заманча корып бетерде.

4) Тик анда бик буш шул.

  Җавап:___________.

3. 2 нче җөмләдән үзара синоним булган сүзләрне язып алыгыз.

  Җавап:___________.

4. Икенче абзацтан  кереш җөмлә булган  җөмләнең номерын языгыз.

    Җавап:___________.

5. 4-7 нче җөмләләрдән ясалма рәвешне күчереп  языгыз.

   Җавап:___________.

6. Билгеләнгән  сүз  нинди җөмлә  кисәге  булып  килә?

Кайда гына караш ташлама, шушында узган гомернең шаһитлары, ташларсызмы безне, сүтәрсезме? дип өнсез сорау бирә.

   Җавап:___________.

 7. 21 нче җөмләдә ничә грамматик нигез бар?

     Җавап:___________.

 8. 14 нче җөмләдән юнәлеш  килешендәге исемне табып, күчереп  языгыз.

     Җавап:___________.

 9. 1-7 нче җөмләләр арасыннан  иярчен шарт җөмләнең санын күрсәтегез.

      Җавап:___________.

 10.  Бирелгән  җөмләдән хәл фигыльне табып, күчереп языгыз.

   Гайшә карчык, газиз гомере үткән шул өйгә кереп, сиртмәле караватка утырды

      Җавап:___________.

Барлык җавапларны, тестны үтәү өчен күрсәтмәдә әйтелгән тәртиптә, 1 нче номерлы бланкка күчереп язарга онытмагыз.

III бүлек

2 нче бүлектә укылган тексттан файдаланып, 11.1 һәм 11.2 нче биремнәрнең бары тик берсен генә сайлап алып, 2 нче номерлы бланкта биремне үтәгез. Яза башлар алдыннан  сайланган биремнең номерын күрсәтегез.

11.1 “Әнисенең күзләреннән өнсез соравын укып, Рәис көлемсерәп: “Торсын ла бу йорт. Кемгә комачаулый ул? Аңлап торам бит мин сине, әни”, - дип әйтеп салды. Гайшә карчык, газиз гомере үткән шул өйгә кереп, сиртмәле караватка утырды. Иреннәре, үзе генә ишетерлек итеп: “Рәхмәт, балалар...”, - дип пышылдадылар...” юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын  языгыз яки тексттан цитата китерегез.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

11.2 “Туган-үскән йорт” мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Шушы темага сочинение языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал  китерегез.

Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал  китерегез.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

8 нче сыйныф татар төркеме укучыларының белемнәрен тикшерү өчен өчен татар әдәбиятыннан биремнәр

Укучыларның белем, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән үткәрелә...

9 нчы сыйныфлар өчен (татар төркеме) татар әдәбиятыннан календарь тематик план

9 нчы сыйныфлар өчен (татар төркеме) татар әдәбиятыннан календарь тематик план...

2 нче (татар группалары) сыйныфлар өчен татар теленнән һәм әдәби укудан эш программасы.

Татар теленнән эш программасы2 нче сыйныф(105 сәг.)Аңлатма язуыЭш программасы статусыПрограмма нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министырлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандар...

9 нчы сыйныфлар өчен ЕРТ биремнәре

Укытучылар һәм 9 нчы сыйныф укучылары   өчен ЕРТ биремнәре...

9 нчы сыйныфлар өчен ЕРТ биремнәре (татар мәктәпләре өчен)

Татар мәктәпләре, 9 нчы сыйныфлар өчен ЕРТ биремнәре...

"Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку”предметыннан программа 1 – 4 нче сыйныфлар, (Казан, "Мәгариф", 2011 ел, төзүчеләр: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева ) һәм “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен к

На сегодняшний день для учащихся с ограниченными возможностями здоровья нет специальных учебников для преподавания татарского языка и литературы в русскоязычных группах, поэтому перед учителем остро в...

10-11нче сыйныфлар өчен татар теле буенча “Татар теленең стилистикасы” электив курсы программасы

Рухи хәзинәләребезне барлап, милли сәнгатебезнең гүзәллеген, тарихыбызның бөеклеген күрсәтүдә телебез төп рольне уйный. Туган телебез – искиткеч бай, матур һәм тирән аһәңле тел. Аның бөтенлеген,...