Сөйләм сәнгате
учебно-методический материал на тему
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 45 КБ |
Предварительный просмотр:
Сәнгатьле сөйләм осталыгына өйрәтү
Г.Н.Зарипова
МБОУ “Мичанская ООШ Сабинского муниципального района РТ”
Gulnara280973@yandex.ru
Акыллы сүзләр сөйләргә
Кирәкми Сократ булу.
Бик тә җитә фикереңдә
Төгәл һәм саграк булу.
Сак булу нигә, дисезме?
Бозылмас өчен генә.
Башкалардан мин өстен, дип,
Узынмас өчен генә.
(Илдус Гыйләҗев)
Сүз – кешеләр аралашуы өчен иң кирәкле чараларның берсе. Фикерне аңлаешлы , күңелдәге хисне матур итеп әйтеп бирә белү һәрбер тәрбияле кеше өчен зарури. Бу очракта укытучыларның роле әйтеп бетергесез зур: без балаларны дөрес һәм матур сөйләргә дә өйрәтергә тиеш. Димәк, эшебезнең максаты түбәндәгеләрдән гыйбарәт: - укучыда образлы сүзгә мәхәббәт уяту;
- сөйләгән чакта җаваплылык хисе тоярга, авазларны аңлаешлы итеп әйтергә өйрәтү;
- әдәби сөйләм кагыйдәләрен төшендерү, сүзне ничек әйтергә икәнен аңлату, әдәби әсәрне матур итеп укырга, дөрес аңларга, нык үзләштерергә әзерләү.
Бу урында Гариф Ахуновтан бер өзек китереп үтим: “ Ибраһим абый бик оста сөйли, сузмыйча, азапламыйча сөйли, минем гомердә дә телгә килмәслек мәзәк сүзләр китереп кыстыра. Сөйләшә торгач, ничектер үзеннән-үзе без әдәби мәсьәләләргә кереп китәбез. Ул миңа әйтә: “ Син менә яшь һәм башлап язучы өметле каләм,- ди, - әйтик, халыкның урам тулып килгәнен син нинди алым белән сурәтләр идең?” ди. Мин аптырабрак калам, мондый сорауның минем башыма килгәне юк. Шуннан ул әйтә:” Горький бабаң әнә халыкның урамны тутырып килүен коймаларга бәрелә-бәрелә килүе белән биргән”, - ди. Карале, дип таң калам мин, баксаң-күрсәң, нинди ансат, нинди гади икән. Әмма ул бөек гадилеккә ирешү өчен Максим Горький булырга кирәк шул. Әлеге сөйләшүдән мин әдәби әсәрнең бик төгәл детальләрдән торуын аңлыйм. Ибраһим абый минем байтак әсәрләремне укыды, тик бер генә мәртәбә кулына каләм алып, бер җөмләмне төзәтте. Минем бер хикәямдә: “Без барлы-юклы әйберләребезне төяп китеп бардык” дигән җөмлә бар иде. “Төяү” сүзе машинаның тулы булуын аңлата, -диде ул миңа, - “барлы-юклы әйберне төяп булмый, машина төбенә салып кына була”. Әлеге бер, әмма берәгәйле төзәтү минем хәтеремә гомергә сеңеп калды. Хәзер дә мин, кайбер детальләрне язган чакта, туктале, барлы-юклы әйберне машинага төяү килеп чыкмаганмы дип, кат-кат тикшерәм”.
Сөйләм төзек ,оешкан, логик эзлекле, дорфа сүзләрдән азат булырга тиеш. Татар халкы үзенең мәкальләрендә, мәзәкләрендә телнең әдәплелегенә, төзеклегенә игътибар итә килгән.
Булган оратор – мең авызны каратыр,
Булмаган оратор – болгатыр да таратыр.
Мөхәммәт Мәһдиев “Торналар төшкән җирдә” әсәрендә язган: “Фәлән кеше бик ямьсез сүз әйтте, шул авызлары белән ничек ризык кабар икән ул, - дип карчыклар сөйләнә иде.
Әдәби тел - әдәбиятта законлаштырылган һәм шул телдә сөйләшүчеләрнең барысы өчен дә уртак норма итеп кабул ителгән, шомартылган тел. Укытучы сөйләме әдәби тел үрнәге булырга тиеш. Тәрбияле кеше сөйләгәндә җөмләне генә түгел, сүзләрне һәм иҗекләрне, иҗектәге һәр авазны тоя белергә тиеш. Бер үк сүзнең бер үк вакытта төрле кеше авызыннан төрлечә яңгыравын ишетәсең. Берсе вакыт ди, икенчесе ,дөрес итеп, wакыт, ди. Һ не х белән алмаштырулар, җ не бөтен сүздә гел й белән генә сөйләүләр, теләсә ничек әйтүләр түзеп тора алмаслык хәлгә кереп бара.
Һәр останың уңышка ирешүе аның әзерлегенә бәйле. Моңа ирешү өчен, күп вакыт туктаусыз күнегүләр эшләргә кирәк. Пианистның бармаклары ,һәр көн күнегүләр ясап тормаса, үзенең җитезлеген югалткан кебек, укытучы яки тел остасы һәр көн дикция , тавыш , сулау өстендә эшләмәсә, сүзнең ачыклыгын һәм мәгънәсен югалта.
Дикция ул – авазларны, иҗекләрне, сүзләрне дөрес, ачык, аңлаешлы әйтү. Ләкин төрле сәбәпләр аркасында, кешенең дикциясендә әдәби нормадан читкә тайпылулар очрый. Ул кимчелекләр түбәндәгеләр:
- Сөйләү аппаратындагы табигый кимчелекләр;
- Диалекталь кимчелекләр;
- Алфавитта өч авазга (къ, гъ, w) хәреф булмаудан килеп чыккан кимчелекләр;
- Кешенең үзенә генә хас булган, дөрес сөйләргә өйрәтелмәүдән, игътибарсызлыктан килеп чыккан кимчелекләр.
Борын белән сөйләү дә игътибар итүне сорый торган кимчелек. Безнең татар телендә м, н, ң авазлары гына борын авазлары. Шушы борын авазлары янында торган сузык авазлар берничек тә борынга җибәреп әйтелергә тиеш түгел.
Санап үтелгән җитешсезлекләргә тагын ашыгып сөйләүне, иренеп сөйләүне, сулыштагы, тавыштагы һәм сүзнең иҗек басымы дөрес булмаудан килеп чыккан кимчелекләрне дә күрсәтергә була.
Эш коралы ни дәрәҗәдә төзек, яхшы эшкәртелгән булса, шулкадәр күп эшли, ватылмый, озакка чыдый. Ә безнең эш коралыбыз – иреннәр, тел, тешләр, сулыш органнары, тавыш ярылары. Сөйләү аппараты сулау аппаратыннан, тавыш ярылары белән бугаздан, кече тел белән йомшак аңкаудан, каты аңкаудан, түбән һәм югары казнадан , тешләрдән, телдән, иреннәрдән тора. Сөйләү әгъзасының аваз ясауда катнашкан һәр кисәген (иреннәр, тел, кече тел) бертуктаусыз күнектереп торырга кирәк, чөнки бу аваз ясау процессы мускуллар ярдәмендә башкарыла.
Сүзне сөйләргә керешкәнче үк, авазларның үз урынында ясалуына, иреннәрнең теге яки бу авазны әйткәндә ничек торышына игътибар итеп, күнегүләр эшлибез:
1.Би – бы – бе - бә - ба – бо - бө - бу – бү
2.Иб – ыб – эб - әб – аб – об - өб - -уб – үб
3.Әйттем такмак, бастым так-так,
Идән таптап такмаклап,
Безнең эшләр такмак тапмак,
Син дә миңа тап такмак.
Сөйләм барышында без игътибар итәргә тиешле очраклар:
- Иңбашлар төз торсын;
- Эчләрне эчкә җыйдык;
- Күкрәкне алга чыгарабыз;
- Умыртка сөягебез төз торсын;
- Сулышны күкрәк белән түгел, ә эч белән алабыз һ.б.
Сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен булдыру өчен укучылар белән системалы эшләргә кирәк. Аның беренчесе – сулыш урнаштыру һәм дөрес дикция булдыру юнәлешендә эшләү, икенчесе - әдәби әйтелешне күнектерү. Барыннан да бигрәк әһәмиятлесе – басымны дөрес куеп сөйләү. Шигъри әсәрләрдә басымны дөрес куймау тискәре нәтиҗәгә китерә, чөнки шигырьдә сүз, җөмлә ярдәмендә генә түгел, ритм аша хис, тойгылар белдерелә. Ә ритмның иң әһәмиятле элементы – басым.
Сүз басымы (иҗек басымы) игътибарга лаек, чөнки ул сүзнең лексик мәгънәсен аеруда зур роль уйный. Укучыларга туган телнең аһәңлелеге, байлыгы турында мәгълүмат бирергә, матур сөйли белүнең үзеннән-үзе килмәвен, моның өчен тырышу, шуңа күңел бирүнең әһәмиятле булуын төшендерергә кирәк.
Логик басым . Логик басымны дөрес куеп сөйләү өчен, текстны бик уйлап тикшерергә кирәк. Әсәрнең гомуми барышыннан, төп идея эчтәлегеннән чыгып билгеләгәндә генә җөмләдәге логик басымнар дөрес була. Логик басым төшкән сүзне үзгәртү җөмләнең, хәтта текстның идея эчтәлеген үзгәртә ала: “Татар теле укытучылары 2 нче номерлы Саба мәктәбенә җыелдылар”.
Дөрес һәм матур итеп сөйләү – зыялылык билгесе. Ул укучыга җиңел генә бирелми, үзеннән-үзе формалашмый. Укучының фикерләү сәләте үскән, сүзлек запасы баеган саен, тәрбия дәрәҗәсе күтәрелә, ул үзенең сөйләменә таләпчәнрәк була. Моңа татар теле мөгаллименең укучы сөйләменә һәрдаим игътибар итеп торуы, туган телне үстерүгә таләпчән булуы нәтиҗәсендә генә ирешеп була.
Кулланылган әдәбият^
- Вәгыйзова Г. «Адәмне адәм иткән – әдәп”.- Казан: “Мәгариф” .- №6, 2007.
- Закирова Г. “Җирле сөйләмнән – әдәби телгә”.- Казан: “Мәгариф” журналы,№3, 2008.
- Исмәгыйлова З. “Милләтебез горурлыгы”.- Казан: “Мәгариф”.- №1, 2005.
- Нуриев Г.С., Кашапова М.Ф.. Сөйли белгән морадына ирешкән: укыту-методик ярдәмлек.- Казан:ТДГПУ, 2010. - 204 б.
- Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов Г.Б.. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел: Гомуми урта белем мәктәпләре, гимназияләр һәм лицейларның 5-11 нче сыйныф укучылары өчен тел турында кызыклы материаллар.- Казан: Мәгариф, 1998.- 176 б.
- Хәйруллина А. Дөрес сөйләргә өйрәнегез.- Казан: “Казан” нәшрияты, 1992.-96 б.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Бию сәнгате аша баланың һәрьяклап үсешенә ирешү"
Балалар, бигрәк тә кече яшьтәгеләре, теләп бииләр. Түгәрәккә күңел ачарга гына килгән бала билгеле бер шартлар белән очраша: киемдә һәм үз-үзеңне тотуда тәртип, җитәкчене игътибар белән тыңлау, итагат...

Сүз сәнгате.
Татар теленең лингвистик стилистикасы hәм поэтикасы Электив курс (10 сыйныфлар өчен) Әлеге курс 10 сыйныф укучыларының танып белү эшчәнлеген hәм үйлау сәләтен үстерү максатыннан кулланыла. Әлеге...
Мин татарча сөйләшәм акция кысаларында "Мәдәният һәм сәнгать" елына багышланган мероприятия
Мин татарча сөйләшәм акция кысаларында "Мәдәният һәм сәнгать" елына багышланган мероприятия ...

Рәсем сәнгате (ИЗО) дәресләрендә ИКТ куллану
Хәзерге заман дәресен оештыру һәм белем бирүнең сыйфатын күтәрү укыту процессының нәтиҗәлерәк технологияләрен эзләүне таләп итә. Ләкин укытуның традицион системасында булган иң яхшы алым, методл...
Cынлы сәнгать музее
Бу музей 1959 елда ачылган. Музейда 25 меңнән артык экспонат саклана...


