"Бию сәнгате аша баланың һәрьяклап үсешенә ирешү"
статья по теме

Яхина Ләйсән Равилевна

Балалар, бигрәк тә кече яшьтәгеләре, теләп бииләр. Түгәрәккә күңел ачарга гына килгән бала билгеле бер шартлар белән очраша: киемдә һәм үз-үзеңне тотуда тәртип, җитәкчене игътибар белән тыңлау, итагатьле аралашу. Җитәкче әкренләп биюнең сәнгать икәнен, бию башкаруга зур тырышлык, оешканлык кирәклеген төшендерә. Музыка, костюмнар, тигез хәрәкәтләр аша аның шатлык чыганагы булуына ирешә. Мәкаләнең авторы: Яхина Ләйсән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bio_sngate_mkal.doc787.5 КБ

Предварительный просмотр:

Бию сәнгате аша баланың һәрьяклап үсешенә ирешү

                               Яхина Ләйсән Равил кызы, Вәрәшбаш

                                                                      төп гомуми белем бирү мәктәбенең

 тәрбия эше буенча директор урынбасары

          Баланың дәрестән соң вакытын дөрес һәм файдалы үткәрүе һәр ата-ананы борчый торган мәсьәлә. Без,  тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, бу вакыт арасын дөрес оештырырга бурычлыбыз.

          Класстан тыш эшләр- дәрес кысаларына бикләнмәгән, әмма шул ук вакытта балаларның белемен дә, зиһенен дә үстерә торган, аларның гамәли шөгыльләренә, зәвыкларына, сәләт мөмкинлекләренә уңай тәэсир иткән тәрбия сәгатьләре ул.

         Мәктәптән тыш эшләрнең бер төре- бию дәресләре. Инде менә 10 ел дәвамында мин “Ләйсән” бию түгәрәге белән җитәкчелек итәм. Үземә дә, балаларга да зур канәгатьлелек китерә торган бу шөгыль төп эшемә зур ярдәмче булып тора.

         Бию- сәнгатьнең эмоциональ ягын гына чагылдырып калмый, ул биюне башкаручыга да, тамашачыга да шатлык китерә, гүзәллекне күрергә өйрәтә, матурлыкка мәхәббәт тәрбияли.

         Класстан тыш эшне оештырганда аның үз нигезләре, принциплары булуын да онытмаска кирәк.

         Беренчедән, ул ирекле-ихтияри булырга тиеш. Көчләп биетеп булмый, ләкин балаларның биюгә теләкләре зур, бер-берсеннән күреп, бераз көнләшеп тә алар бию түгәрәгенә теләп йөриләр.

         Икенче әһәмиятле принцип- үткәрелә торган һәрбер эшнең файдалы булуы. Бала нинди генә шөгыль тапмасын- ул үз эшенең файдалы, кирәкле, мәртәбәле икәнен тоярга тиеш. Шуңа күрә биюне өйрәнә башлауның беренче көненнән үк  үз алдыбызга максат куябыз: бию үткәреләчәк бәйрәмгә, кичәгә яисә конкурска дип әзерләнә.

          Алыштыргысыз принципларның берсе- һәр укучы характерындагы үзенчәлекләрне, яшь аермасын исәпкә алу. Бу принцип дөрес сакланганда балаларның сәламәтлеге турында кайгырту, аларның зәвыгында дөрес юнәлеш бирү тормышка ашырыла.

          Балалар, бигрәк тә кече яшьтәгеләре, теләп бииләр. Түгәрәккә күңел ачарга гына килгән бала билгеле бер шартлар белән очраша: киемдә һәм үз-үзеңне тотуда тәртип, җитәкчене игътибар белән тыңлау, итагатьле аралашу. Җитәкче әкренләп биюнең сәнгать икәнен, бию башкаруга зур тырышлык, оешканлык кирәклеген төшендерә. Музыка, костюмнар, тигез хәрәкәтләр аша аның шатлык чыганагы булуына ирешә.

           Беренче эшләгән елларда балалар белән индивидуаль эш алып барылды. Нәтиҗәдә, сәхнәгә бик матур биюләр: “Кунак кызы” (2005), “Төрек”(2006) биюләре менде. Шадрина Алисә, Гайсина Әлфинә зур осталык белән бу биюләрне башкарып “Яшь бөреләр” талантлы балалар фестивалендә лауреат исеменә лаек булдылар.

           Ләкин педагогик күзлектән караганда коллектив биюләр уңышлы санала. Анда балалар тиешле хәрәкәтләрне төгәл үтәргә өйрәнәләр. Биюне коллектив белән башкару балаларда игътибарлылык, оешканлык һәм аралашу әдәбе тәрбияли. Бию балаларны физик яктан чыныктыра, йөрешне һәм гәүдәне матурлый, сулау ритмын яхшыртып, аларның физик көчләрен арттыра.

           Бүгенге көндә репертурыбыз шактый бай, коллектив белән башкарыла торган “Диңгезчеләр”, “Русская деревня”, “Шәл биюе” , “Вальс”, “Джайв” биюләре бар. Беренче ике бию белән кызлар “Йолдызлык” сәләтле балалар фестиваленең  I дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булдылар (2010).

           Барлык биюләр арасында халык биюләренең әһәмияте зуррак. Хезмәт халкы тудырган биюләр милли төсмере белән гаҗәеп үзенчәлекле, анда халыкның тормыш-көнкүреш үзенчәлекләре чагыла. “Русская деревня” биюе нәкъ менә хезмәт шатлыгы белән сугарылган бию булып туды.

           Татар халык биюләренә гадилек, нәфислек, тыйнаклык һәм образлы булу хас. Бу биюләр һәрвакыт халык тарихы, аның традицияләре белән бәйле булды. Бию хәрәкәтләренең, музыка, костюмнарның төрлелеге гади халыкның матурлыкны ни дәрәҗәдә нечкә тоя белүен чагылдыра. Һәрбер баланың татар халык биюен башкара белүе- җитәкченең педагогик һәм психологик осталыгын да күрсәтеп тора. Үз милли киеменнән татар халык биюен башкарган балада милләте белән горурлану, туган теле, туган ягына булган мәхәббәте ныклы формалаша.

         Бию костюмнан башка башкарыла алмый, ул биюгә тагын да милли төсләр өсти, аңа матурлык кертә. Авыл мәктәбенә костюм тектертү- зур чыгымнар сорый торган эш. Без костюмнарны үзебез тегәбез. Төп эшне үземә алам, кызлар вак эшләрне башкаралар: күлмәкләрне бизиләр, чигәләр. Үз кулларың белән бизәлгән күлмәкне, үзең чиккән калфакны киеп бию, тамашачының сиңа карап соклануын күрү- яңа башлангычларга өнди, канатландырып җибәрә.

             Бию түгәрәге- ул бию өйрәтү белән генә чикләнеп кала алмый, ул зур иҗади эш, күмәк эш. Максат та бит биючеләр әзерләү түгел, ә музыка, бию хәрәкәтләре аша үзеңнең иҗади сәләтеңне күрсәтү, биюдән зур канәгатьлелек алып, физик һәм психик киеренкелекне бетерү.

           Бию коллективыбызның үз традицияләре дә бар. Һәр ел ахырында без ел буе биегән биюләребез белән ата-аналар каршында отчет концерты куябыз. Район күләмендә үткәрелгән фестивальләрдә  катнашырга тырышабыз. Авылда үткәрелгән бер генә чара да бию коллективы катнашыннан башка узмый. Бу уку елында Тойгелде коррекция мәктәбендә чыгыш ясап кайттык, башка мәктәпләргә дә шундый чыгышлар белән барырга  теләгебез туды. Безгә быел 10 яшь тула, алда юбилей кичәсе көтә.

            Кечкенәдән үк бию белән шөгыльләнү балаларда негатив күренешләрне кисәтергә, аларның уйларын, тирә-юньгә мөнәсәбәтен үзгәртергә сәләтле. Сәбәбе гади: системалы рәвештә бию белән шөгыльләнгән бала матурлыкны күререгә өйрәнә, матур мохит матур уйлар да тудыра.

            Бию- музыка тактына гади генә хәрәкәтләр ясау түгел, ул зуррак төшенчә. Бию- үз өстеңдә эшләргә, теләсә нинди эштә уңышка ирешергә өйрәтә. Бию баланың эчке дөньясын баета, аның һәрьяклап үсешенә ирешүгә ярдәм итә.

       Яхина Ләйсән Равил кызы Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенә 2000 елда инглиз теле укытучысы итеп билгеләнә. Шул ук елны “Ләйсән” бию түгәрәге оештырып җибәрә.

        Барлык биюләр арасында халык биюләренең әһәмияте зуррак. Хезмәт халкы тудырган биюләр милли төсмере белән гаҗәеп үзенчәлекле, анда халыкның тормыш-көнкүреш үзенчәлекләре чагыла. Татар халык биюләренә гадилек, нәфислек, тыйнаклык һәм образлы булу хас. Бу биюләр һәрвакыт халык тарихы, аның традицияләре белән бәйле булды. Бию хәрәкәтләренең, музыка, костюмнарның төрлелеге гади халыкның матурлыкны ни дәрәҗәдә нечкә тоя белүен чагылдыра. Һәрбер баланың татар халык биюен башкара белүе- җитәкченең педагогик һәм психологик осталыгын да күрсәтеп тора. Үз милли киеменнән татар халык биюен башкарган балада милләте белән горурлану, туган теле, туган ягына булган мәхәббәте ныклы формалаша.

         Бию костюмнан башка башкарыла алмый, ул биюгә тагын да милли төсләр өсти, аңа матурлык кертә. Авыл мәктәбенә костюм тектертү- зур чыгымнар сорый торган эш. Ләйсән костюмнарны үзе тегә. Төп эшне үзе эшләсә, кызлар вак эшләрне башкаралар: күлмәкләрне бизиләр, чигәләр. Үз кулларың белән бизәлгән күлмәкне, үзең чиккән калфакны киеп бию, тамашачының сиңа карап соклануын күрү- яңа башлангычларга өнди, канатландырып җибәрә.

          Бүгенге көндә бу коллективның репертуры шактый бай, алар башкаруында “Татар халык биюе”, “Мари халык биюе”, “Украин халык биюе”, “Диңгезчеләр”, “Русская деревня”, “Шәл биюе” , “Вальс”, “Джайв” биюләре бар. Ел саен “Ләйсән” бию коллективы “Йолдызлык” сәләтле балалар фестивалендә катнаша һәм лауреат исеменә лаек була. Ләйсән узе дә ел саен авыл смотр концертларында чыгышлар ясый. Авыл апаларын биетергә дә сәләтле ул, биюен дә үзе куя, костюмнарын да тегеп бирә. Татар, мари, украин, рус халык костюмнары (һәрберсе 6 данә) һәр халыкның үзенчәлекләрен, бизәк, орнаментларын исәпкә алып тегелгән.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Яхшылык эшләргә ашык! " V сыйныфта шәхес үсешенә юнәлдерелгән татар әдәбияты дәресе

Укучыларга  әхлакый тәрбия бирү.Хәзинәләрен сеңдерү өчен уңай җирлек тудыру.Укучыларда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү....

Классный час "Кеше һәрьяклап матур булырга тиеш"

Этот материал можно использовать при проведении классного часа....

Хәлфиннарның татар халкы үсешенә керткән өлеше

Хәлфиннарның татар халкы үсешенә керткән өлеше...

МӘКТӘП ҮСЕШЕН КАМИЛЛӘШТЕРУ ЮЛЛАРЫ

В статье раскрываются вопросы финансирования деятельности общеобразовательного учреждения...

"Көчлеләр генә уңышка ирешә."

Ф. Яруллин иҗатына багышланган тәрбия сәгате....

"Укучы һәм укытучы хезмәттәшлеге аша уңышка ирешү юллары"

"Укучы һәм укытучы хезмәттәшлеге аша уңышка ирешү юллары" дигән темага Август киңәшмәсендә ясаган чыгыш( 18.08.2016)...

Доклад " Бала тәрбияләүдә мәктәп һәм гаилә бердәмлегенә ирешү"

quot; Бала тәрбияләүдә мәктәп һәм гаилә бердәмлегенә ирешү" дигән темага  гомуми ата-аналар җыелышында  чыгыш ясадым...