"Көчлеләр генә уңышка ирешә."
план-конспект занятия (8 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Тема: “Көчлеләр генә уңышка ирешә.”
Максат:
- балаларга әхлак тәрбиясе бирү, патриотик хисләр ,эстетик зәвык тәрбияләү.
-шагыйрьнең тормыш юлы ,иҗаты белән таныштыру, батырлык төшенчәсен аңлату.
Тәрбияче: Исәнмесез,балалар, хәерле кич. Кәефләрегез ничек? Без бүген сезнең белән “Көчлеләр генә уңышка ирешә”(1нче слайд) дип исемләнгән әңгәмәгә җыйналдык. Әңгәмәбезне иң элек барыбызга да таныш булган җырны тыңлап башлыйк әле.( Магнитофонда “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” җыры яңгырый.)
Балалар бу җыр белән барыгыз да таныш шулай бит? Ә ул җырның сүзләрен кем язганын сез беләсезме соң? (Балалар җавап бирә.) Әйе,балалар бу җырның сүзләрен Фәнис абыебыз Яруллин язган. Ә сез аның кем икәнлеген беләсезме,биографиясе белән танышмы? (балалар җавап бирә.)
(2 нче слайд)
Без бүген сезнең белән Шагыйрь Фәнис абый Яруллин тормышы һәм иҗаты турында сөйләшербез. Күргәнегезчә, экранда туган еллары язылган.
(3нче слайд) .
. Фәнис Яруллин (Фәниз Гатаулла улы Яруллин) 1938 елның 9 нчы февралендә Татарстан АССРның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче-крестьян гаиләсендә туган
. Фәниснең әтисе Гатаулла, әнисе Гафифә. (4 нче слайд.)
Гаиләдә алты бала үсә. Фәнис – бишенчесе. Кечкенә генә йорт бөтенесен сыйдыра.
Кечкенәдән дуслары күп була малайның. Нинди генә уенннар уйнамыйлар алар!
Фәнискә дүрт яшь чагында әтисе Гатаулла абзыйны фронтка озаталар, күп тә үтми үлем хәбәре килә. Әнисе Гафифә 6 бала белән тол кала. Зурысына да нибары унөч яшь булган берсеннән-берсе кечкенә балаларны аякка бастыра.
Фәнис җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче классны Баулы урта мәктәбендә тәмамлый.(5 слайд) 1954 елда «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторасында монтер булып эшли башлый.
1957 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла.
Армиядә һава укчы радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга.
Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып, имгәнеп, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала.
Фәнис Яруллин яшәргә көч таба. . Бергәләп төшкән фотога күз салыйк. (6слайд)
Гомер буе җыйган күкрәк көчен
Сынар чакта эшнең зурында,
Канатлары сынган бөркет кебек
Ятамын мин дуслар урында.
Бер-бер артлы операцияләр, хастаханәләр... Шәфкать туташларының, әнисенең, туганнары һәм дусларының тирән кайгыртуы яшь егеткә кыенлыкларны, авырту-газапларны җиңәргә көч, түземлек бирә. Аның яшәү теләге дә үлемнән көчлерәк була. Аяклары хәрәкәтсез, куллары хәлсез. Ләкин башы эшли, зиһене ачык.
Фәнис Яруллин үзенең фаҗигале язмышында кичергән бәхетле көннәре өчен иҗаты аша олы җанлы кешеләргә рәхмәт белдерә. Шундый кешеләрнең беренчесе -
аның әнисе һәм хатыны Нурсөя. Алар кайгыларын бүлешәләр, аның күргән газапларын үз йөрәге аша үткәрәләр
Җылылыкны үлчәү өчен үлчәү бар,
Олылыкны үлчәр өчен үлчәү юк.
Шуңа, ахры, кешедәге олылык
Ята күп чак бәяләнми онытылып
Мәрхәмәтне үлчәргә дә бизмән юк,
Мәхәббәтне үлчәргә дә бизмән юк.
Иң-иң асыл затларның да алдына
Әле зурлап гөлчәчәкләр тезгән юк.
Бу сихри серле шигъри юллар Фәнис Яруллин күңеленнән чыккан уйлар. Фәнис Яруллин өчен асыл зат – Нурсөя ханым. Бу мәрхәмәтле зат Фәнис ага тормышына ничек килеп керә соң?
. Аның яныннан кеше өзелми: туганнары, дуслары, бөтенләй белмәгән кешеләр дә килә.
Ә бервакыт Фәнис янына төзүчеләр бригадасында эшләүче кызлар килә, аның шигырьләрен укыйлар, хәлен беләләр. Бу кызлар арасында Нурсөя дә була. Яшь егет күңелендә бу кызга карата мәхәббәт хисләре туа, кыз да битараф булмый.
Карашлар уртаклыгы, хыяллар берлеге аларны берләштерә. Башта Нурсөяне Фәнис гадәти җир кызы итеп кенә кабул итә, ә соңрак ул йөрәкнең иң зур урынын алып торучы гүзәл затка әйләнә. Алар бәхетле генә тормыш корып җибәрәләр.
. Фәнис Яруллин үзенең язмышында кичергән бәхетле көннәре өчен ике олы җанлы кешегә рәхмәтле: бер канаты – аның әнисе, икенче канаты – Нурсөя ханым.
Тормыш авыр арба,
Йөгем гел артып бара.
Арбам күптән туктар иде,
Мәхәббәт тартып бара.
. Бу шигъри юлларны Фәнис Яруллин тормыш иптәше, ярдәмчесе, олы мәхәббәте Нурсөягә багышлап яза. Мәхәббәт белән яшәү, гаилә бөтенлеге Фәнис абыйны бәхетле итә, иҗатына дәрт биреп тора.
Нурсөя ханымның бер иңендә Фәнис ага, икенче иңендә аның авыруы. Ләкин ул күз яшьләрен йөрәгенә яшерә, башына ташлар яуганда да җанында йомшаклык саклый, күкрәгендә мәрхәмәт гөлләре үстерә.
Нурсөя ханым турында күпме генә сөйләсәң дә аз булыр кебек. Бу көчле, күркәм зат турындагы фикерләрне Фәнис Яруллин түбәндәге шигъри юллар белән бирә:
Сусасам – коем булдың,
Иң тәмле сыем булдың
Газаплы да, татлы да
Мәңгелек уем булдың.
Кирәксә – яфрак булдың,
Кирәксә – туфрак булдың
Туфрак булган чакта да
Күпләрдән зуррак булдың.
Ачык иде пәрдәләрем,
Тәрәзәмнән керде нур.
Шул нурны кыл итеп сузып,
Уйнадым мин язгы җыр
Ул җырыма исемне дә
«Мәхәббәт» диеп куйдым.
Нур сүнде... кылым өзелде...
Тәмамланмады җырым.
Сөюгә урын юк, диләр
Безнең бу заманнарда.
Ышанмагыз, ышанмагыз,
Сез мондый ялганнарга.
Күкрәктә йөрәк бар чакта
Сөюгә бетмәс урын.
Күтәрик әле күкләргә
Бөек мәхәббәт җырын.
Очсын ул зәңгәр күкләргә,
Сайрасын былбыл булып.
Калсын җирдә безнең сөю
Мәңгелек бер җыр булып.
Мәхәббәт белән яшәү, гаилә бөтенлеге Фәнис абыйны бәхетле итә, аның иҗатына дәрт өстәп тора. Менә монда сез аны тормыш иптәше белән күрәсез. Нурсөя апа шагыйрьнең гомерлек тормыш иптәше, ярдәмчесе. 7 слайд
Фәнис абый үзе: “Минем секретарь-машинисткам да, шоферым да, шәфкать туташым да, сөйгән ярым да – Нурсөя,” – ди бу турыда. Шагыйрьнең лирикасында мәхәббәт темасы зур урын алып тора. Монда,һичшиксез Нурсөя апаның да өлеше зур. Чөнки шагыйрь аңа үзенең иң матур җырларын багышлаган.
“Минем канымда февраль бураннарының уйнаклыгы, күңелемдә Өемташ тавының горурлыгы, җанымда Ык елгасының ярсуы, хисләремдә мең төрле әрәмә чәчәкләренең назы, холкымда дала җилләренең үҗәтлеге, бәдәнемдә тау имәннәренең ныклыгы бар. Шушы сыйфатлар үз шигъри гөлемне үстерергә, үз гөлләремнең орлыкларын кешеләр күңеленә чәчәргә мөмкинлек бирде,” –дип яза.
Тукталдым аланнарда,
Сокландым баланнарга
Бар ялкынымны бирәмен
Кабына алганнарга.
Сөлдем сөяннәргә
Тибрәлдем имәннәрдә
Бар шатлыгымны бирәмен
Кадерен белгәннәргә.
Йөгердем урамнарга,
Уралдым бураннарга,
Йөрәк давылымны бирәм,
Тып-тыныч булганнарга.
Казан хастаханәсендә ятканда Ф.Яруллин урта мәктәпне тәмамлый, университетка укырга керә. 1970 нче елда КДУн тәмамлый. (8 слайд)
. Студентлык елларында аның шигъри таланты тагын да ачыла. Бу үрләрне яулауда аңа укытучыларның ярдәме зур була һәм ул укытучыларына багышлап “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” дигән шигырь яза. Композитор Әхмәт Хәйретдинов язган көйгә бөтен кеше дә яратып җырлый торган җырга әйләнә.
Ф.Яруллин, әкиятләр, пьесалар, повестьлар да яза. .
Җитмешенче еллар башында Ф.Яруллин үзенең каләм көчен проза жанрының олырак формаларында да сынап карый. 1971 елда ул темасы бүгенге яшьләр тормышыннан алынып, сюжет нигезен автобиографик материаллар тәшкил иткән «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен тәмамлый. Бу повесте Ф.Яруллинның русчага, казакъчага тәрҗемә ителә.
. Ф.Яруллин очрашуларга да күп йөри. Туган мәктәбенә дә кайткалый.
Матурлыкны күрү өчен күзләрем бар
Шуңа күрә шатлана һәм сөенә күңел.
Фәнис ага –драматург та.
Аның бик популяр комедияләреннән берсе “Әнә килә автомобиль” дигән комедиясе. Ул татар сәхнәләрендә 300 ләп тапкыр уйналган. . Төп девизы “Кыю булу”
Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә - асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп, иреккә ургы. Җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатка ирешә алалар, түземнәр генә бәхеткә лаек.
Фәнис Яруллин әкиятләр дә яратып иҗат итә. Ул аның шигырьдән кала иң яраткан жанры.
Ә җирдә яшәү шул дәрәҗәдә гүзәл икән ич, кеше дигән олы исемне йөртү – бәхет, дөнья-матур, бер-береңә игелек һәм изгелекләр кылып кына яшәүгә ни җитә...
Миннән кайвакыт “Син бәхетлеме?” – дип сорыйлар. Учларында утлы чәчәкләр үстереп, ул чәчәкләремне күккә йолдыз итеп сибә алган кеше бәхетсез буламыни? Әгәр йөрәгеңдә яшәү өметең сүнмәсә, караңгы-шомлы төннәрдә күңелеңә куркаклык ояламаса, төн артыннан көн туачагына ышанычың бетмәсә, димәк син әле яшәячәксең.
Фанис Гатаулла улы Яруллин – искиткеч язмышка дучар кеше. Аны еш кына “Корыч ничек чыныкты “романнын язучы Островский белән чагыштыралар. . 73 ел гомеренең 50сен ул урында ятып үткәрә. Шул халәттә ул 45 китап авторы,аның 50ләп шигыренә җырлар язылган,13 әсәре сәхнәләштерелеп,Г.Кама,К Тинчурин, Яшь тамашачылар театрларында куелган. Аның Рус,казах, украин,венгр,болгар һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән әсәрләре даими матбугаттә чыгып тора.
Тормышта матур мизгелләр дә аз түгел.
Ф.Яруллин — ике дистәгә якын шигырь һәм проза китаплары авторы . «Аерылмас дустым» һәм «Сулыш» шигъри җыентыклары өчен автор 1978 нче елда Татарстан АССРның М. Җәлил исемендәге комсомол премиясенә лаек булды.
1995 елда Фәнис Яруллинга Габдулла Тукай премиясе бирелде.
Дөньяда һичбер җиңү дә
Бирелми җиңел, ансат.
Акны ак дип әйтергә дә
Батырлык кирәк кайчак.
Татарстан әдәбиятын үстерүдәге зур уңышлары өчен Фәнис Яруллинга Татарстан Призеденты М.Шәймиевнең 2001 ел. 13 февраль указы белән “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән исем бирелде.
2010 нчы елның 28 нче августында Баулы районы Кызылъяр авылында Ф.Яруллинга багышланган музей ачыла. (9 слайд)
2011 елның 9нчы декабрендә каты авыртудан соң Ф .Яруллинның йөрәге тибүдән туктый.
2015 нче елның 11 августында Баулы шәһәрендә Фәнис Яруллинга һәм аның тормыш иптәше Нурсөя ханымга һәйкәл ачыла. (10 слайд)
Ф. Яруллинга шуның хәтле энергия,шуның хәтле талант каян килде икән дигән сорау туа. Моны аңлар өчен аның менә шушы бер шигырен тыңлау да җитә.
ТУГАН ЯГЫ КИРӘК КЕШЕГӘ
Читтә йөргән чакта, сагындырып,
Керер өчен төнлә төшенә,
Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә.
Зур уңышлар яулап, заманалар
Матур бәя бирсә эшенә, —
Шатлыкларын ишеттерер өчен
Туган ягы кирәк кешегә.
Йөри-йөри күңле тупасланса,
Тузан кунса яшьлек хисенә, —
Бер сафланып килер өчен тагын
Туган ягы кирәк кешегә.
Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә, —
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә.
Балалар,әңгәмәбезне тәмамлап барыбыз да яратып башкара торган җырны
җырлыйк әле. (Сагышларым җырын җырлау.) Әңгәмәбез тәмам,балалар,барыгызга да хәерле кичләр!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Бию сәнгате аша баланың һәрьяклап үсешенә ирешү"
Балалар, бигрәк тә кече яшьтәгеләре, теләп бииләр. Түгәрәккә күңел ачарга гына килгән бала билгеле бер шартлар белән очраша: киемдә һәм үз-үзеңне тотуда тәртип, җитәкчене игътибар белән тыңлау, итагат...
"Укучы һәм укытучы хезмәттәшлеге аша уңышка ирешү юллары"
"Укучы һәм укытучы хезмәттәшлеге аша уңышка ирешү юллары" дигән темага Август киңәшмәсендә ясаган чыгыш( 18.08.2016)...
Сәләтле балалар белән эшләүдә нәтиҗәлелеккә ирешү
Мин, Сөнгатуллина Гөлшат Гыйлметдин кызы татар төркемендә укучылар белән эшләүдә тәҗрибәм зуррак дип саныйм. Шуңа күрә әлеге чыгышымда да татар телле укучылар белән эшнең кайбер юнәлешләрен күрсәттем....
5 нче сыйныфлар өчен сыйныфтан тыш эшчәнлек буенча “Этикет — уңышка юл” (әхлакый тәрбия бирү юнәлешендә) эш программасы
ldquo;Этикет — уңышка юл” (әхлакый тәрбия бирү юнәлешендә) эш программасы...
Уңышка ирешү өчен 10 нәсыйхәт
Киңәшләр...
Доклад " Бала тәрбияләүдә мәктәп һәм гаилә бердәмлегенә ирешү"
quot; Бала тәрбияләүдә мәктәп һәм гаилә бердәмлегенә ирешү" дигән темага гомуми ата-аналар җыелышында чыгыш ясадым...
ОЛИМПИАДА ЮНӘЛЕШЕНДӘ ЮГАРЫ КҮРСӘТКЕЧЛӘРГӘ ИРЕШҮ ЮЛЛАРЫ
quot;ОЛИМПИАДА ЮНӘЛЕШЕНДӘ ЮГАРЫ КҮРСӘТКЕЧЛӘРГӘ ИРЕШҮ ЮЛЛАРЫ" (АВГУСТ КИҢӘШМӘСЕ ӨЧЕН ЧЫГЫШ)...