Сәләтле балалар белән эшләүдә нәтиҗәлелеккә ирешү
материал по теме

Мин, Сөнгатуллина Гөлшат Гыйлметдин кызы татар төркемендә укучылар белән эшләүдә тәҗрибәм зуррак дип саныйм. Шуңа күрә әлеге чыгышымда да татар телле укучылар белән эшнең кайбер юнәлешләрен күрсәттем. Үз тәҗрибәмнән чыгып  сәләтле укучылар белән эшләүдә уңай нәтиҗәләргә ирешү юлларын күрсәтүгә тукталдым. Мәктәбебездә сәләтле укучылар белән эшләүнең программасы төзелгән. Шул программа нигезендә һәр укытучы даими эш алып бара. Чөнки бүгенге көндә белем бирү системасындагы үзгәрешләр укытучының педагогик осталыгын, профессиональ компетентлыгын өзлексез, системалы рәвештә күтәрүне таләп итә. Хәзерге мәктәпләрдә инновацион эшчәнлегенә туры килә торган гадәттәгечә уку-белемне тулыландыру һәм фәнни-тикшеренү юнәләшендәге методик эш нәтиҗәлеләрдән санала дип уйлыйм мин. Һәр укытучы үз эшчәнлеген төрле юнәлешләрдә башкара. Нәтиҗәлелеккә ирешү өчен мин дә башка укытучылар кебек, үземнең методик эшчәнлегемне түбәндәге юнәлешләрдә алып барам: а) гомуми педагогик әзерлекне тагын да камилләштерү; б) белем бирүнең сыйфатын күтәрү өчен яңа, алдынгы технологияләрне үз эшемдә актив куллану; в) мәктәп, район, республика күләмендә оештырылган фәнни-тикшеренү эшләрендә үзем һәм укучылар белән актив катнашу һәм тәҗрибә уртаклашу.

Скачать:


Предварительный просмотр:

 

    Сәләтле балалар белән эшләүдә нәтиҗәлелеккә ирешү

 

Мин, Сөнгатуллина Гөлшат Гыйлметдин  татар төркемендә укучылар белән эшләүдә тәҗрибәм зуррак дип саныйм. Шуңа күрә әлеге чыгышымда да татар телле укучылар белән эшнең кайбер юнәлешләрен күрсәттем. Үз тәҗрибәмнән чыгып  сәләтле укучылар белән эшләүдә уңай нәтиҗәләргә ирешү юлларын күрсәтүгә тукталдым. Мәктәбебездә сәләтле укучылар белән эшләүнең программасы төзелгән. Шул программа нигезендә һәр укытучы даими эш алып бара. Чөнки бүгенге көндә белем бирү системасындагы үзгәрешләр укытучының педагогик осталыгын, профессиональ компетентлыгын өзлексез, системалы рәвештә күтәрүне таләп итә. Хәзерге мәктәпләрдә инновацион эшчәнлегенә туры килә торган гадәттәгечә уку-белемне тулыландыру һәм фәнни-тикшеренү юнәләшендәге методик эш нәтиҗәлеләрдән санала дип уйлыйм мин. Һәр укытучы үз эшчәнлеген төрле юнәлешләрдә башкара. Нәтиҗәлелеккә ирешү өчен мин дә башка укытучылар кебек, үземнең методик эшчәнлегемне түбәндәге юнәлешләрдә алып барам: а) гомуми педагогик әзерлекне тагын да камилләштерү; б) белем бирүнең сыйфатын күтәрү өчен яңа, алдынгы технологияләрне үз эшемдә актив куллану; в) мәктәп, район, республика күләмендә оештырылган фәнни-тикшеренү эшләрендә үзем һәм укучылар белән актив катнашу һәм тәҗрибә уртаклашу.

Хәзерге җәмгыять өчен укучыларның төрле фәннәрдән тирән белемле булуы гына җитми. Аларның мәктәп программасының база курсын ныклап үзләштергән дигәне дә алган белемен таныш шартларда гына куллана белә, көтелмәгән хәлләр килеп туганда иҗади фикерли, яңа идеяләр белән яши, мөстәкыйль эш итә алмый. Шуңа да әзер белемнәрне үзләштерүдән һәр укучының мөмкинлеген һәм үзенчәлеген күздә тоткан мөстәкыйль танып белү эшчәнлеге дәрәҗәсенә җитүе – әлеге мәсьәләне хәл итүнең бер юлы. Минем уйлавымча, укучыларны фәнни-тикшеренү эшенә тарту һәм эзләнү нәтиҗәләрен укыту- тәрбия процессында куллану – белем бирүнең иң нәтиҗәле алымнарыннан берсе. Аның төп максаты укучыларны мөстәкыйль фикерли, эзләнә һәм иҗади эшли белергә өйрәтүдән гыйбарәт. Иң мөһиме – укучы яңа белем алырга тиеш. Белгәнебезчә, фәнни эшкә әзерлек дәресләрдә башлана. Без, укытучылар, үзебезнең һәр укучыбызның уңышларын һәм уңышсызлыкларын дәрестә ачык күрәбез. Үзлектән эш башкарганда укучының аны теләк белән яки теләксез башкаруын ачык аңлыйбыз. Шуңа күрә фәнни-тикшеренү эшләренә әзерлекне дәресләрдә башларга кирәклеге беркем өчен дә яңалык түгел. Эш алдыннан  укучылар белән берлектә иң беренче актуаль проблеманы формалаштырабыз. Укучыга белем җиткерелми, проблеманы тикшерү барышында алар аны үзләре эзләп табалар. Шуннан чыгып, без укучылар белән башкарылачак фәнни эшнең максатын, бурычларын, өйрәнү объектын билгелибез. Укучылар фәнни эш алымнарын үзләштерә. Эзләнү эшләре 3 этапта башкарыла.

1 нче этап. Аңлату эшләре алып бару.

2 нче этап. Мәгълүмат туплау.

3 нче этап. Көтелгән нәтиҗәләрне билгеләү.

Соңгы этапта укучыларыбыз үз эшләре турында хәбәр итәләр, презентацияләр ясыйлар, эшләрен анализлыйлар һәм яклауга чыгалар. Яклау үз сыйныф укучылары каршында үткәрелә. .  Мин фәнни-тикшеренү эшләре белән моннан 5-6 ел элек кызыксына башладым һәм бу эшкә үземнең укучыларымны әкренләп җәлеп иттем.

Хәзерге көндә, үзегез белеп торасыз укытучының эшчәнлеген бәяләү дә республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләр, төрле конкурслар  аша бара. Укытучылар өчен дә, укучылар өчен дә мондый конференцияләр бик еш үткәрелә.

Фәнни  хезмәтнең җиңелләрдән түгел икәнен бу эшкә алынган укучы һәм укытучы гына чамалый аладыр. Кыска гына вакыт эчендә теманы сайлап, кирәкле хезмәтләрне файдаланып, үз эзләнүләреңне башкарырга кирәк. Әлбәттә, укучы укытучы ярдәменнән тыш кына бу эшне үтәп чыга алмаячак. Укытучы һәрдаим аңа ярдәм күрсәтеп, яки бергәләп хезмәт өстендә эшләргә туры киләчәк. Мәсәлән, без 2012нче елгы Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелгән “Молодежь в научном поиске» дип аталган конференциягә әзерләнү өчен 11нче сыйныф укучысы Гобәйдуллина Алия белән “Чирмешән төбәге сөйләшенең үзенчәлекләре”  темасын сайлап алып,  төбәк сөйләшенең фонетик, морфологик, лексик үзенчәлекләрен күрсәттек. Укучы үзе аңлап эшләгән хезмәтне тыңлаучыга дәлилле фикерләп җиткереп, җиңүче исеменә лаек булды. Укучы беренче тапкыр гына катнашуы түгел, шуңа күрә минем  баруым кирәк тә булмады. Бу темага кечерәк сыйныф укучылары белән дә эш башкардык. 6:нчы сыйныф укучылары татар теленең 3 диалекты барлыгын рәхәтләнеп аңлатып бирә алалар.   Фатих Әмирхан исемендәге фәнни –гамәли конференциядә, укытучы буларак катнашып,  “Хәятнең дәвамы бар...” дигән хезмәтем белән җиңү яулауга ирештем.

Фәнни хезмәткә ничек керешергә соң?

Иң беренче, алда әйткәнемчә, теманы сайлый белү мөһим. Моңа кадәр тикшерелмәгән, тапталмаган, актуаль тема сайларга кирәк. Мәсәлән . “Хәятнең дәвамы бар...” хезмәтемдә уңышлы тема сайлау да мөһим булгандыр дип уйлыйм мин.  Икенчедән, теманы ачуга куелган максат, бурычлар һәм аларны дәлилле итеп чишә алу кирәк. Фәнни хезмәтне, гадәттә, тезислар, заявка белән бергә җибәрүне сорыйлар. Тезисларда исә эшнең актуальлеге, максат-бурычлар, нәтиҗә бирелә. Хезмәт барлык таләпләргә туры китерелеп башкарылса гына, 2нче турга чакыру ала.

Ничек итеп уңышка ирешергә соң?  Куелган максатка ирешүдә кызыклы фактлар, тормыштан алынган мисаллар, укучының үз фикере булу уңышка китерә. Укучының яки укытучының фикерен ачык, аңлаешлы дәлилләве комиссия членнарына уңай нәтиҗә куярга мөмкинлек бирә. Хезмәткә карата бирелгән сорауларга югалып калмыйча, төгәл җавап бирү мөһим. Хезмәтне презентация белән алып бару хуплана гына. Ә инде иҗади эшләргә килгәндә болар тагы да отышлы. Иҗат итүче укучыларны, минемчә, мондый конференцияләрдә, һичшиксез, катнаштырыга кирәк.

Фәнни-тикшеренү эше укучылырның үзләренә нәрсә бирә соң? Бик күп һәм бәяләп бетермәслек шәхси сыйфатлар бирә:
1. Үзаллы яңа белем үзләштерергә һәм аны практикада куллана белергә;
2. Иҗадый фикерли белергә, авырлыклардан чыгу юлын табарга;
3. Мәгълүмат өстендә дөрес эшләү, кирәкле фактларны җыю, аларга анализ ясау, дөрес нәтиҗә чыгару, йомгаклау;
4. Төрле социаль группалар белән аралаша белү;
5. Үз әхлагын, интеллектын, мәдәнилеген  үстерү өстендә эшләү.
Бу сыйфатлар барысы да аларның киләчәк  тормышында кирәк булачак.
Фәнни-тикшеренү эше – укучыларның шәхесен үстерүгә ярдәм итүче уникаль инструмент, тәрбия һәм мәгариф эшендә төп факторларның берсе булып тора.
Тәрҗемә итмичә генә танылган галим А. Н. Колмогоровның сүзләрен әйтеп үтәсем килә: “Не существует сколько-нибудь достоверных тестов на одаренность, кроме тех, которые проявляются в результате активного участия хотя бы в самой маленькой поисковой работе”.

  Сәләтле укучылар белән эшнең дөрес куелуы югары нәтиҗәләргә китерә дип уйлыйм, мин. Лениногорск шәһәренең 2нче урта мәктәбендә һәр ел уза торган Моряков исемендәге конференциядә 6нчы сыйныф укучысы Моратшина Лилиянең 3нче урын яулавы, быелгы уку елында үткәрелгән Кояш Тимбикова укуларында 6нчы сыйныф укучысы Нуруллина Айгөлнең эше җыентыкта урын алуы, 19 нчы апрельдә узучы Тукай укуларында эшебезнең дипломга лаек булуы хезмәтебезнең нәтиҗәле булуын тагы бер кат раслый.  Әлбәттә, мондый хезмәтләр белән катнашу укытучы тарафыннан зур көч, белем һәм чыгымнар да таләп итә.  Район мәгариф бүлеге мөмкинлегеннән чыгып ярдәм итә. Киләчәктә мондый фәнни – гамәли юнәлештәге эшләр безнең районыбызда да оештырылыр дип уйлыйм мин. Чөнки бу – замана таләбе. Фәнни-тикшеренү эшләренә укучыларны җәлеп итү һәр укытучының бурычы дип саныйм мин. Бу эш эзлекле рәвештә алып барылса, ул һичшиксез уңай нәтиҗәләр бирәчәк, әлбәттә.

 Чыгышымны тәмамлап, сезгә үзем  куллана торган фәнни-тикшеренү эшен алып бару калыбын күрсәтеп узам.

Фәнни–тикшеренү эше алып бару алгоритмы;

 

  Тема сайлана;

  Тема буенча мәгълүмат җыю, аны эшкәртү һәм системалаштыру;

  Фәнни-тикшеренү эшенә таләпләр белән танышу;

  Эшкә максат куела;

  Максатка ирешү өчен бурычлар билгеләнә;

  Шул бурычлардан чыгып, фәнни хезмәтнеӊ эчтәлеге төзелә;

  Максатка ирешү юлы модельләштерелә. Модельләштерүнеӊ максаты булып фәнни-теоретик фикерләрне формалаштыру, барлык тикшерелгән материалларны бер калыпка салу тора.

 

 

 Фәнни эшнеӊ нәтиҗәсе булып, укучыныӊ:

  • Конференцияләрдә катнашуы
  • Фәнни газета журнал һәм җыентыкларда бастырылуы
  • Махсус күнекмәләр барлыкка килү

 

Укучыларныӊ фәнни хезмәтләренә куела торган таләпләр:

  • Фәнни хезмәт басма рәвештә 12-15 биттән артмаска, электрон варианта да булырга тиеш.
  • Эчтәлек, кереш, төп өлеш, нәтиҗә, кулланылган әдәбият һәм фәнни хезмәтнеӊ тезисы бырга тиеш,
  • Рәсем, схема, фотосурәтләргә исем бирергә, битләрне нумерацияләргә тиеш.

 

Фәнни эшеӊ бәяләнү критерийлары

  • Теманыӊ актуаль булуы;
  • Максат һәм бурычларныӊ дөрес куелуы;
  • Кулланылган әдәбият һәм чыганакларныӊ 3 тән ким булмавы;
  • Эзләнү, яки эксперимент, нәтиҗә яки тәкъдим өлешләре булуы;
  • Фәнни эшнеӊ оформление буенча таләпләргә туры килүе;
  • Укучыныӊ эшен яклау моменты 5-7 минуттан артмаска тиеш.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле балалар белән эшләү программасы

Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны...

"Бию сәнгате аша баланың һәрьяклап үсешенә ирешү"

Балалар, бигрәк тә кече яшьтәгеләре, теләп бииләр. Түгәрәккә күңел ачарга гына килгән бала билгеле бер шартлар белән очраша: киемдә һәм үз-үзеңне тотуда тәртип, җитәкчене игътибар белән тыңлау, итагат...

"Көчлеләр генә уңышка ирешә."

Ф. Яруллин иҗатына багышланган тәрбия сәгате....

"Укучы һәм укытучы хезмәттәшлеге аша уңышка ирешү юллары"

"Укучы һәм укытучы хезмәттәшлеге аша уңышка ирешү юллары" дигән темага Август киңәшмәсендә ясаган чыгыш( 18.08.2016)...

Доклад " Бала тәрбияләүдә мәктәп һәм гаилә бердәмлегенә ирешү"

quot; Бала тәрбияләүдә мәктәп һәм гаилә бердәмлегенә ирешү" дигән темага  гомуми ата-аналар җыелышында  чыгыш ясадым...

ОЛИМПИАДА ЮНӘЛЕШЕНДӘ ЮГАРЫ КҮРСӘТКЕЧЛӘРГӘ ИРЕШҮ ЮЛЛАРЫ

quot;ОЛИМПИАДА ЮНӘЛЕШЕНДӘ ЮГАРЫ КҮРСӘТКЕЧЛӘРГӘ ИРЕШҮ ЮЛЛАРЫ" (АВГУСТ КИҢӘШМӘСЕ ӨЧЕН ЧЫГЫШ)...