ОЛИМПИАДА ЮНӘЛЕШЕНДӘ ЮГАРЫ КҮРСӘТКЕЧЛӘРГӘ ИРЕШҮ ЮЛЛАРЫ
материал

Шәйхетдинова Гөлия Наил кызы

"ОЛИМПИАДА ЮНӘЛЕШЕНДӘ ЮГАРЫ КҮРСӘТКЕЧЛӘРГӘ ИРЕШҮ ЮЛЛАРЫ" (АВГУСТ КИҢӘШМӘСЕ ӨЧЕН ЧЫГЫШ)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл olimpiada_yunleshe_eshchnlege.docx26.11 КБ

Предварительный просмотр:

М.Е.Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясе

Район укытучыларының август конференциясендә ясылган чыгыш

ОЛИМПИАДА ЮНӘЛЕШЕНДӘ

ЮГАРЫ КҮРСӘТКЕЧЛӘРГӘ

ИРЕШҮ ЮЛЛАРЫ

Башкаручы:

туган тел укытучысы

 Шәйхетдинова Гөлия Наил кызы

2019

1нче слайд

Татар теле һәм һәм әдәбияты укытуны камилләштерү, зыялы шәхесләр тәрбияләү, һәм иң мөһиме араларыннан аеруча сәләтле укучыларны сайлап алу максатыннан һәр елны мәктәпләрдә, район һәм республикабызда фән олимпиадалары уздырыла.Укытучыдан сәләтле балаларның күңелен аңлау, аларның үсешенә көч - куәт бирерлек эшләр башкару, индивидуаль якын килү таләп ителә. Укучыларның белемнәре күбрәк эзләнү чорында арта, алар аннан соң сорауларга да кызыксынып җавап бирәләр. Сәләтле укучылар белән эшләү нәтиҗәле булганда гына һәр ике як өчен кызыклы, мавыктыргыч.

2нче слайд

      ”Күп белдерүгә караганда, аз белдереп, эзләү юлларын табарга өйрәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы”, - дигән әдәбият галиме Г.Ибраһимов. Заманча технологияләрнең асылын Г.Ибраһимовның шушы фикере тулысынча раслый. Чөнки заманча технологияләр кулланып эшләү- укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту, аның танып белү активлыгын үстерү һәм укучының иҗади мөмкинлекләрен камилләштереп, белемнәрен тирәнәйтү, сәләтләрен ачу ул.

Олимпиадага әзерләнү һәм анда катнашу белем алуда зур әһәмияткә ия. Ләкин нинди генә сәләтлелек булмасын,билгеле бер эш белән җитди һәм эзлекле шөгыльлләнгән баланың сәләте тиз ачыла,кызыксынучанлыгы арта.Шуңа күрә һәр укытучының сәләтле балалар белән эшләү планы,максаты,бурычлары булу бик мөһим.

3нче слайд

Мин дә үз эшемне максат куюдан башладым:

- баладагы мавыгуларны, омтылышларны үстерү, аңа үз сәләтен табуда hәм камилләштерүдә булышу, мөмкинлекләр тудыру. Туган тел дәресләрендә, дәрестән тыш чараларда татар теле фәне олимпиадаларына әзерләү өстендә комплекслы эш алып бару.

 Укучының  туган телен, халкының тарихын тирәнтен өйрәтү, аларга карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан, үз каршыма җитди бурычлар куйдым:

4 нче слайд

- укучыларның сәләтләрен ачу һәм үстерү өчен реаль шартлар булдыру;

- укучыларда туган ягыбызга, милли- гореф- гадәтләребезгә, татар теле һәм әдәбиятына, язучылар иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

- төрле район һәм республика бәйгеләрендә катнашу;

- дәрестә алган грамматик, орфографик, пунктуация, сөйләм теле һәм язу күнекмәләрен ныгыту;

5нче слайд

 Шуннан соң сәләтле укучылар белән эшләү планы булдырылды:

1. Мәктәп күләмендә сәләтле укучыларны туплау.

2. Сыйныф җитәкчеләре белән киңәшләшеп, укучыларның исемлеген булдыру.

3. Эш планы төзү, методик әдәбият тупланган папкалар, дидактик материаллар булдыру.

4. Укучыларны олимпиадаларга әзерләү

5. Төрле кызыклы булган түгәрәкләр оештыру, аларны түгәрәкләргә тарту.

6. Класстан тыш чаралар оештырганда, сәләтле укучыларның фикерләрен, кызыксынучанлыкларын исәпкә алып, яңа төр эш формаларын булдыру.

7. Ел дәвамында дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда сәләтле укучылар белән индивидуаль эшләүне оештыру.

Олимпиадада җиңү яулау - ул бер яклы гына, бер укытучы яки укучы тырышлыгы белән генә ирешелә торган үр түгел. Бу укытучыдан да, укучыдан да байтак тырышлык таләп итә.

6 нчы слайд

Олимпиадада урын алу өчен, укучылар белән дәрестән тыш чараларда, фәнни конференцияләрдә актив катнашырга кирәк, дип уйлыйм мин. Бу чараларда укучы үзен иркенрәк тотарга, укытучы белән якыннан аралашырга, үз фикерен курыкмыйча әйтергә өйрәнә.

Әзерлек эшләрен башлангыч сыйныфтан ук башлыйм. 2-3 ай укыткач, көчле балаларны үзем өчен генә аерып алам. Төркем белән эшләгәндә, әлеге укучыларны төркем җитәкчесе итеп билгелим. Бу аларны башкаларга  күбрәк уйларга, җаваплылыкны үз өсләренә алырга, кыен ситуацияләрдән чыгарга өйрәтә. Мондый балалар өчен аерым карточкалар, биремнәр туплана; нигездә катлауландырылган биремле күнегүләр эшләүгә игътибар ителә.

Ә инде район олимпиадасына әзерләнгәндә, мин укучылар алдына мондый бурычларны гамәлгә ашыруларын максат итеп куям:

а) программа материалын бик яхшы белү;

ә) өстәмә чыганаклардан мәгълүмат алу;

б) бөтен төр анализ үрнәкләрен белү;

в) халкыбызның үткәне, бүгенгесе турындагы материалларны өйрәнү, вакытлы матбугат белән кызыксыну, радио, телевидениедән татарча тапшыруларны карап бару; татар халкының милли бәйрәмнәре, йолаларын өйрәнү,

г) фикерләү сәләтен үстерү; фольклорь белән кызыксыну

д) мөстәкыйль эшләргә өйрәнү.

Олимпиадага бер ай кала, укучы белән һәр көнне шөгыльләнәм, татар теленнән, мәсәлән, тел гыйлеме бүлекләрен карап чыкканнан соң, фонетиканы кабатлыйбыз. Алдыбызга дәреслекләр генә түгел, “Татар грамматикасы”н, укучының үзенең кагыйдәләр дәфтәрен, Ф.Сафиуллинаның “Хәзерге татар әдәби теле” китабын куябыз, узган елгы олимпиада биремнәрен эшләп чыгабыз. Җиңелдән катлаулыга таба барып, һәр грамматик күренешне тикшерәбез, сөйләм телен баету күнекмәләре эшлибез.

Сүзлекләр белән эшләүгә аеруча игътибар итәм. Тел галимнәренең хезмәтләре белән танышу да уңай нәтиҗә бирә, балаларда кызыксыну уята. Җирле матбугат язмаларын күзәтәбез. Мин беркайчан да кагыйдәләрне аңлар-аңламас ятлату белән шөгыльләнмим. Төп максатым – укучының теге яки бу тел күренешен аңлап үзләштерүе һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, төрле авырлыктагы  күнегүләрне үти алуы.

Телне белү төрле анализ ярдәмендә ачыла, күренә. Шуңа күрә олимпиада эшендә фонетик, лексик, морфологик, синтаксик һ.б. төр анализларны ныклап өйрәнегә кирәк, дип саныйм.

7нче слайд

Тырышлык бушка китми. Быел 10нчы сыйныфка баручы укучым Воронцова Дарья белән олимпиадага әзерлек эшләрен 5 нче сыйныфтан ук башлаган идек. 5-7 сыйныфларда район күләмендә призер була килде, 8нче сыйныфта укыганда республика күләмендә призер була алды. Даша олимпиадага әзерләү барышында үзен җитди, тырыш яктан күрсәтте, игътибарлы булуын тагын бер кат раслады. Ул бик күп чыганаклар белән эшләде. Үзенең  күп белүе, тирән белемле булуы белән таң калдыра иде. Мин аңа зур өметләр багладым. Һәм ул минем өметләремне аклады.

8нче слайд. Олимпиадаларга әзерләнүе белән параллель рәвештә төрле республикакуләм конкурсларда, конференцияләрдә дә актив катнашып килде . Мәсәлән, “Школьники наукам 21 века”, Ломоносов исемендәге фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, “Татар халкының милли бәйрәмнәре” һәм “Рус телле укучыларга татар телен ни өчен өйрәнергә кирәк?” дигән темаларга уңышлы гына чыгышлар ясап 2нче дәрәҗәле дипломнарга ия булды.

9нчы слайд

     

 Ә инде узган уку елында  Республика буенча үткәрелгән татар теле олимпиадасында ул I урынны яулады. Бу җиңү җиңел бирелмәде, әлбәттә.

     Моңа ирешү өчен алда әйткәнемчә, күп эшләр эшләргә, күп утырырга, әзерләнергә туры килде. Дашаның тырышлыклары безгә, укытучыларга, мәктәпкә, районыбызга зур җиңү алып килде. Мин бу укучым белән горурланам, аның тырышлыгына сокланам. Шундый сәләтле укучы белән эшләргә насыйп булганына шатланам.

Әйтеп үткәнемчә, олимпиадада призер, җиңүче урыннарына лаек булу өчен күп көч һәм еллар дәвамында укучылар белән системалы рәвештә зур эшләр тора. Алдагы слайдларга күз тошереп алыйк әле. Минем очракта бу нинди юллар һәм күпме вакыт таләп итте икән.

10,11,12,13 нче слайдлар

  Бүгенге көндә “өметле киләчәк” дип аталган татар телле укучыларым белән дә зур эш алып барыла. Алар олимпиада эше белән генә шөгыльләнмичә, бик теләп конкурсларда да актив катнашалар.  14нче слайд

15 нче слайд

Укучылар белән нәтиҗәле эшләү өчен минемчә:

  • эшеңне теләп, яратып башкарырга;
  • уңай энергия ала һәм бирә белергә;
  • укучылар белән һәрвакытта бәйләнештә, элемтәдә торырга кирәк , дип уйлыйм.

    Безгә әзер белемне генә бирергә түгел, ә аны эзләп табарга өйрәтергә кирәк. Шул чакта гына гына укучыларыбыз югары нәтиҗәләргә ирешер. Сәләт эштә, көч түккәндә генә ачыла.

   Тырышып, үз эшеңне чын күңелдән яратып, вакытыңны кызганмыйча эшләсәң, сәләтле укучылар тагын да зур уңышларга ирешәчәк. Һәм калган укучылар арасында да сәләтле укучылар саны, һичшиксез артачак, әлбәттә. 

16нчы слайд

Чыгышымны күренекле мәгьрифәтче Каюм Насыйриның сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

Табигый сәләтлелек ул - очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, аның кабынып китеп, зур ялкынга әверелүендә төп мәҗбүри көч булып хезмәт һәм үз - үзеңә таләпчән булу тора,” –дигән.

17нче слайд Игътибарыгыз өчен рәхмәт, киләсе уку елларында барыбызга да саулык сәламәтлектә зур уңышлар, югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләүләребезне телим.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хаталарны булдырмау юнәлешендә эш алымнары.

Татар телен дәүләт теле буларак өйрә­нүче укучылар белән эшләүче укытучылар алдында балаларны аралашуга өйрәтү бурычы төп максат итеп куелса да, язу — телнең грамматик формасы буларак, аралашуда гаять...

"Укучы һәм укытучы хезмәттәшлеге аша уңышка ирешү юллары"

"Укучы һәм укытучы хезмәттәшлеге аша уңышка ирешү юллары" дигән темага Август киңәшмәсендә ясаган чыгыш( 18.08.2016)...

Аныклагыч һәм аның аерымлануы. (“Г. Тукай һәм А.С.Пушкин – ике йолдыз ул…” тематик юнәлешендә.) 7 нче сыйныфта татар һәм рус телләре буенча интеграцияләштерелгән дәресе

1.Укучыларның сөйләмен аныклагычлар   хисабына   баету  һәм практикада куллану мөмкинлекләрен камилләштерү;2. SMART Board тактадан файдалану аша укучыларның уйлау, күзәтү һәм ...

"Күрсәткечле тигезләмәләр" темасына дәрес конспекты

"Күрсәткечле тигезләмәләр" темасына дәрес конспекты....