Хаталарны булдырмау юнәлешендә эш алымнары.
консультация по теме

Татар телен дәүләт теле буларак өйрә­нүче укучылар белән эшләүче укытучылар алдында балаларны аралашуга өйрәтү бурычы төп максат итеп куелса да, язу — телнең грамматик формасы буларак, аралашуда гаять әһәмиятле корал булып тора. Тел грамматик закончалыклар, орофоэпик һәм орфографик кагыйдәләр белән формалаша. Шуңа күрә урта мәктәп укучысы орфогра­фияне өйрәнү нәтиҗәсендә үз фикерен башка кеше аңлый алырлык итеп, грамоталы язу дәрәҗәсендә өйрәнергә тиеш дип уйлыйм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mo.docx17.41 КБ

Предварительный просмотр:

Хаталарны булдырмау юнәлешендә эш алымнары

Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүче укучылар белән эшләүче укытучылар алдында балаларны аралашуга өйрәтү бурычы төп максат итеп куелса да, язу — телнең грамматик формасы буларак, аралашуда гаять әһәмиятле корал булып тора. Тел грамматик закончалыклар, орофоэпик һәм орфографик кагыйдәләр белән формалаша. Шуңа күрә урта мәктәп укучысы орфографияне өйрәнү нәтиҗәсендә үз фикерен башка кеше аңлый алырлык итеп, грамоталы язу дәрәҗәсендә өйрәнергә тиеш дип уйлыйм. Укучының программа кысаларында тел үзенчәлекләрен үзләштерү дәрәҗәсен тикшереп бәяләү өчен төрле язма эшләр дә каралган. II — XI сыйныф укучылары белән өйрәтү характерындагы язма эшләр, тикшерү төрләрен үз эченә ала торган күчереп язу, төрле типтагы диктантлар, хикәя, сочинение, изложение кебек язма эшләр оештырыла. Һәрбер эш төре укучыларның яшь үзенчәлеген, белем дәрәҗәсен, грамматик һәм лексик минимумны исәпкә алып үткәрелә. Методика таләп иткәнчә, укучының мөстәкыйль рәвештә башкарган эшеннән соң хаталарны төзәтү эше (хаталар өстендә эш) оештырылырга тиеш. Аңлашыла ки, шушы эш төренә килеп җиткәч, укытучы алдында сораулар туа: беренчедән, рус телле бала белән бу эшне ничек, ни рәвешле оештырырга; икенчедән, нинди күнегү төрләре алырга; өченчедән, әлеге эшнең нәтиҗәсе булырмы; дүртенчедән, ни өчен моңа кадәр бу юнәлештә рус телле балалар белән эшләүче укытучыга ярдәмче булырлык бер генә методик әсбап та нәшер ителмәгән? Шушы сораулар минем үземә дә күптәннән тынгылык бирмәгәнгә күрә, эш тәҗрибәмнән чыгып тупланган кайбер эш төрләре, алымнары белән уртаклашасым килә.
Хаталарны булдырмау юнәлешендә эшләү алымнарын, эш төрләрен билгеләгәнче, иң беренче рус телендә аралашучы төрле милләт балаларының әлеге хатаны ни өчен ясаганын ачыклау мөһим. Моның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Әйтик:
— укучының ишеткәнчә язуы;
— үзе әйткәнчә язуы;
— укытучы әйткәнне дөрес итеп ишетә
алмавы;
— авазларны һәм аларны белдерүче хәрефләрне аермавы;
— авазларның әйтелеш үзенчәлекләрен белмәве;
— әйтелеш белән язылышны бутавы һ.б.
Алга таба укытучы, үзе өчен дә, балалар өчен дә укучыларның эшләренә һәм хаталарына анализ ясап, хаталарны төзәтүне ничек, ни рәвешле үткәрергә кирәклекне билгели.
Хаталарны исәпкә алу нәтиҗәсендә, аларга анализ ясала һәм классификация үткәрелә. Монда язма эшне үткәргән вакыт, укучының исем, фамилиясе, орфограммалар һәм ялгышлар саны күрсәтелә.
Хаталарны төзәтү юнәлешендә эш түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
— хаталы язылган сүзләргә орфографик һәм фонетик анализ ясау;
— өстәмә күнегүләр үткәрү;
— үзләштереп җиткерелмәгән кагыйдәләрне кабатлау; мисаллар китерү;
– йомшак үзләштерелгән темалар буенча кагыйдәләрне ныгыту.
Укучының үз хатасын күреп, анализ ясап, аңлап, хатасына туры килә торган кагыйдәне куллана белүе төп шарт дип уйлыйм. Укучы аңлы үзләштерү аша ныклы күнекмәләр булдырырга тиеш. Шул чагында гына алдагы тикшерү эшләрендә ул кирәкле кагыйдәне исенә төшерә алачак.
Укучыларның дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү юллары бик күп төрле. Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып, аларның иң кулай һәм уңышлы дип санаган төрләренә игътибарны юнәлтәсем килә.
Әүвәл башлангыч сыйныфларда нинди эш төрләрен кулланырга мөмкин соң, дигән сорауга җавап бирербез.
1. Орфографик биш минутлыклар. Ул матур һәм дөрес язу күнекмәләре тәрбияләүне максат итеп куя.
2. Күчереп язу. Рус телле баланы дөрес итеп күчереп язарга өйрәтү — иң отышлы ысулның берсе. Әлбәттә, күчереп язганда, укучыларга үзенчәлекле текстлар сайлана, нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге искәртелә, һәрбер эш тикшерелеп бәяләнә.
3. Күчереп язганыңны үзтикшерү, эшләрне үзара алышып тикшерү.
4. Һәр сүзне иҗекләргә бүлеп язу. (Игътибарлылыкны таләп итә торган күнегү.)
5. Ә хәрефе генә кергән сүзләр язу. Аларның язылышын истә калдырырга тырышып язу.
6. А хәрефеннән генә башланган сүзләрне язу. Аларның язылышын истә калдырырга тырышып язу.
7. А һәм О хәрефләре кергән сүзләрне чиратлаштырып язу (бар – бор, тар – тор). Балаларның игътибарын даими рәвештә авазларның әйтелешенә юнәлтү.
8. Төшеп калган хәрефләрне куеп язу.
9. Сүзләрне күплек санга куеп язу, яки, киресенчә, күплек сандагы сүзләрне берлек санга куеп язу.
10. Үзтикшерү күнекмәләрен формалаштыру. Дөрес язу — ул хатасыз язу дигән сүз. Шуны укучылар аңларга тиеш. Күп очракта хаталар игътибарлылык җитмәгәннән ясала. Укучылар төшенсеннәр: һәр язма эш аның дөреслеге тикшерелгәннән соң гына төгәлләнгән дип санала. Ә укытучы укучыны шушы иң җаваплы эшне үтәү тәртибенә өйрәтергә тиеш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур әдәбият әсәрләренә нигезләнеп укучыларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү алымнары.

Научная работа на Республиканскую научно - практическую конференцию....

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү алымнары

Бүгенге мәктәптә мөһим бурычларның берсе – балаларның сәләтләрен ачу өчен җирлек тудыру, сәләтле укучыларны үстерү.  Галимнәр сәләтсез балалар юк, һәркемнең нәрсәгә дә булса сәләте, омтылышы...

Хаталарны классификаияләү

Хаталарны классификаияләү. ДЙА өчен төзелгән тестлар нигезендә, укучыларда еш очрый торган (типик ) хаталарны төзәтү өчен кулланылган таблиа үрнәге...

Аныклагыч һәм аның аерымлануы. (“Г. Тукай һәм А.С.Пушкин – ике йолдыз ул…” тематик юнәлешендә.) 7 нче сыйныфта татар һәм рус телләре буенча интеграцияләштерелгән дәресе

1.Укучыларның сөйләмен аныклагычлар   хисабына   баету  һәм практикада куллану мөмкинлекләрен камилләштерү;2. SMART Board тактадан файдалану аша укучыларның уйлау, күзәтү һәм ...

ОЛИМПИАДА ЮНӘЛЕШЕНДӘ ЮГАРЫ КҮРСӘТКЕЧЛӘРГӘ ИРЕШҮ ЮЛЛАРЫ

quot;ОЛИМПИАДА ЮНӘЛЕШЕНДӘ ЮГАРЫ КҮРСӘТКЕЧЛӘРГӘ ИРЕШҮ ЮЛЛАРЫ" (АВГУСТ КИҢӘШМӘСЕ ӨЧЕН ЧЫГЫШ)...