Рациональ күрсәткечле дәрәҗә үзлекләре.
план-конспект урока по алгебре (8 класс) на тему

Шафигуллина Ильгамия Рамисовна

8 класс, дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ratsional_kursetkechle_derezhe_uzleklere.doc64.5 КБ

Предварительный просмотр:

Кукмара муниципаль районы

         Пычак авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе

Тема: Рациональ күрсәткечле дәрәҗәнең үзлекләре.

Икенче квалификацион  

категорияле математика һәм  

информатика укытучысы

Шафигуллина Илһамия Рамис кызы

МАКСАТ: 1. Укучыларның вакланма күрсәткечле дәрәҗә турындагы белемнәрен ныгыту; рациональ күрсәткечле дәрәҗәнең үзлекләре белән таныштыру;

2. Үзлекләрне кулланып мисал эшләү күнекмәләрен булдыру; телдән исәпләү күнекмәләрен үстерү.

3. Дәфтәргә чиста эшләү күнекмәләре булдыру.

МАТЕРИАЛ:

  • мөстәкыйль эш ике вариантта, җаваплары презентациядә.
  • физкультминуткага һәм телдән исәпләү өчен карточкалар,
  • дәрәҗә үзлекләре буенча телдән исәпләү өчен аерым карточкалар.

ҖИҺАЗЛАУ: - компьютер

  • төсле акбурлар,
  • билге кую өчен битләр,
  • өй эше, физик мәсьәлә язылган битләр.

Дәрес барышы

I Оештыру.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар!  Бүгенге дәресебезнең темасы “Рациональ күрсәткечле дәрәҗәнең үзлекләре” дип атала. Дәресебезнең максаты, үзлекләрне өйрәнеп, аларны мисаллар чишкәндә кулланырга өйрәнү. Телдән исәпләү күнекмәләрен үстерербез һәм дәрәҗә үзлекләренең кайларда очраганын карап үтәрбез. Һәркайсыгызның алдында

Бүлек исеме

Үзеңә билге

Гомуми билге

1

Аерым битләр буенча исәпләү (телдән)

2

Карточка буенча исәпләү(телдән)

3

Тема аңлату

4

Күнегүләр эшләү

5

Мөстәкыйль эш

6

Физика мәсьәләсен чишү

7

Йомгаклау

шушындый карточкалар куелган. Дәреснең һәр этабында ничек катнашуыгызга карап билге куярсыз. Бу инде сезнең үз белемегезне үзегез бәяләү булыр.

II Актуальләштерү.

Укытучы. Укучылар! Кемнең алдында карточкалар бар алар тактага чыгып, биремнәрен үти торалар, ә калганнар белән бу арада таблица формасындагы карточка буенча телдән исәпләрбез.

23

(-1)4

(-,3)3

(0,2)2

(-1)5

(-16)0

(-1)-2

(-3)2

(-1)0

(-2)-3

(2/3)4

(1/3)-3

(3-2)-1

(2/5)2

(52)-2

8

1

0,01

-32

0,008

( 10)2

( 5)3

(- 16)4

52

642

104

1

16

625

82/3

31/2

5-3/4

Х3/4

У-5/4

-1/3

1/2

А1/4

1,3

7-1

2,52

а4

2/3

а5

11 с

  • тактадагы укучылар утыралар, ә дүрт укучы аларның эшләрен тикшерергә чыгалар, калганннар белән карточка буенча телдән исәплибез.

Ә хәзер карточкалар аша вакланмаларны кушу, алу, тапкырлау, бүлүгә мисаллар карап китик әле:

0,2*0,3    0,2+0,3    0,2-0,3    0,2:0,3    0,3-0,2    0,3:0,2

1- 1 77    1+ 1 77     -1- 1 77        1 77  -1    1 77 +1     -1 77 -1  

Такта янындагы укучылар урыннарына утыралар. Укучыларның эшләрен бергә тикшереп чыгабыз. Укучыларга билге куела.

III Тема аңлату.

Укытучы. Укучылар! Әле генә тактада эшләнгән мисалларның дәрәҗә күрсәткечләре натураль  һәм бөтен саннар иде. Мисалларны натураль һәм бөтен күрсәткечле дәрәҗә үзлекләрен кулланып эшләдек. Ә хәзер әлеге үзлекләрне рациональ күрсәткечле дәрәҗәләр өчен тикшереп үтик.

Үзлекләр тактада языла.

Теләсә нинди уңай а саны һәм, р Q, q Q өчен,

10 ар аq= ар+q

20 ар : аq= ар-q 

30 (ар) q = ар q

Теләсә нинди уңай а һәм в, р   Q булса,

40 (ав)р = ар вр

50 (а/в)р = арр

     Укучылар дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны һәм теманы язып куйыйк. Биш үзлекне дәфтәргә язабыз.

     10 не бергәләп тактада исбатлыйбыз. Теләсә нинди рациональ санны а/в рәвешендә күрсәтеп була. Р=к/n, q=m/n (к, m – бөтен саннар, n – натураль сан).       Теләсә нинди уңай а,  р Q, q Q өчен:

ар аq к/n а m/n = ак  а m = ака m = ак+ m= а(к+ m)/ n к/n+ m/n = ар+q .

Бу үзлекләрдән шундый нәтиҗә чыга:

    а = 1/ар  ,    а0 = 1,  ар = ар/ n

        20, 30, 40 үзлекләрне өйдә исбатларга. 20 – I рәткә, 30 – II рәткә, 40 – III рәткә.

       Димәк, натураль һәм бөтен күрсәткечле дәрәҗә өчен өйрәнелгән үзлекләр, вакланма күрсәткечле дәрәҗәләр өчен дә үтәлә.

  Укытучы. Ә хәзер барыгыз да китабыгызның 135 нче битен ачып әлеге үзлекләрне укып чыгыйк әле. Укучылар кычкырып үзлекләрне укыйлар.

 Дневникларны ачып өй эшен язып куябыз. П 26 укырга, №592, 594 эшләргә, иҗади эш (Ай һәм Җир арасындагы тартылу көчен исәпләргә), берәр үзлекнең исбатланышын өйрәнергә.

  IV Ныгыту

Китаптан №587 нче күнегүне телдән карап китәрбез.

Дәфтәргә язма рәвештә түбәндәге мисаллар эшләнә.

№588 (а,б) – бер укучы тактада, дөреслеге тикшерелә.

а) Х0,2 Х-1 Х0,60,2-1+0,6-0,2

б) а2/3 а1/6 а5/3 = а(4+1+10)/615/65/2

№589 (а,б)

а) (а0,4)1/2 а0,8 = а0,2 а0,8 = а;

б) (Х3/4)4/5 Х1,60,6 Х1,62,2

№590 (а,г,ж)

а) С2 С-1,5 С0,3= С2-1,5+0,30,8

г) (а0,8)0,5 а0,60,4а0,6

ж) Х3/4Х1/4

Сәләтле укучылар карточка буенча №682 (а,в) эшлиләр.

а)    Х3/5                Х3/5              Х3/5-13/30(15-13)/302/301/15

     Х3/10Х2/15             Х(9+4)/30

в) (м-0,6 м0,2)2,5= (м-0,4)2,5-1=1/м

  • физкультминутка (карточка буенча). Дөрес җавапка алга яки артка, дөрес булмаган җавапка уңга яки сулга иеләбез.

  1. am at= am+t
  2. (an)q= am:q
  3. a4 a-3=a
  4. c0=0
  5. ak : ap = ak+p
  6. ax bx = (ab)x
  7. b12 : b4 = b8
  8. ma/na = (m-n)a

Мөстәкыйль эш

1. Х1/2 Х1/3                         1. У1/4 У1/2

2. (Х1/2)1/3                                        2. (У1/4)1/2

3. Х1/2: Х1/3                      3. У1/2 : У1/4

4. У : У2/3                           4. а : а1/3

5. Х1/2 Х1/6 Х1/3                   5. а1/3 а1/6 а-1/2

6. (У0,7)0,5                           6. (в0,5)0,7

7. (-5)0                               7. (-а)0

8. (3/5)-2                             8. (2/3)-2

9. 2-3                                   9. 3-3

10. (1/3)4 (1/3)-3                    10. (1/5)4 (1/5)-3

      Укучылар! Эшләребезне бер-беребез белән алыштырып, презентациядән дөреслеген тикшерәбез. Кемнең 9-10 “+” – “5”ле, 7-8 “+” – “4”ле, 5-6 “+” – “3”ле куябыз. Иптәшегез куйган билгене битләрегезгә куябыз.

      Ә хәзер дәрәҗә үзлекләренең кайда кулланылганын карап китәрбез. Физикада мәсьәләләр эшләгән вакытта сез 10 ның дәрәҗәләре белән танышасыз. Уңай дәрәҗәләре санның зурлыгын, ә тискәре дәрәҗәләре санның кечкенә булуын күрсәтәләр. (Укучыларга әлеге саннар язылган слайд күрсәтелә).

      Шулай ук атом төшен тәшкил итүче кисәкчекләрнең массаларын да дәрәҗә белән күрсәтәбез. Алар нейтрон һәм протон. (Әлеге зурлыклар күрсәтелә) Укучылар! Бу саннар зурмы, әллә кечкенәме? Укучы – бик кечкенә.

     Дәрәҗә үзлекләрен без алга таба 10-11 класста алгебра һәм анализ башлангычларын үткән вакытта яңадан карап үтәрбез.

     Ә хәзер физика курсыннан бер мәсьәлә карап китик әле. (Мәсьәлә һәр укучының алдына аерым карточкалар белән куелган). 4 т авырлыктагы машина белән сезнең арадагы ераклык 1 км булса, машина белән сезнең арадагы тартылу көчен исәпләргә.

m1=4 103 м                                                F=  6,67 10-11 4 103 50       13,34 10-12

r=103 км                    F=  Gm1m2                                  (103)2                                   Н

m2=50 кг                          r2

G=6,67 10-11 Н м2/кг2

   Укучылар! Бу зур санмы, әллә кечкенәме? Укучы: Кечкенә. Укытучы: Моның белән нәрсә әйтә аласыз? Укучылар: Шуңа күрә без машинага ябышып кала алмыйбыз.

  Укытучы: Өйгә бирелгән иҗади эштә сез физика дәресләрендә кулланыла торган А.П.Рымкеевичның “Сборник задач по физике” китабындагы белешмәләрне кулланып, Ай белән Җир арасындагы тартылу көчен исәпләргә тиеш буласыз.

Укытучы: Укучылар дәресебезнең максатына ирешә алдык. Барыгызга да зур рәхмәт. Дәрес тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Квадрат һәм рациональ тигезләмәләр чишүне гомумиләштерү" темасына 8 класста КВН-дәрес

" Квадрат тигезләмәләр чишү"темасы 8 класс өчен генә түгел,гомумән, алгебра  курсында  иң әһәмиятле тема. Чөнки гомуми  урта белем бирү мәктәп  базасында алгебрада тигезләмәл...

Рациональ саннар белән гамәлләр

Рациональ саннар белән гамәлләр  темасына презентация...

Рациональ саннар

12 апрельгә багышланган дәрес...

"Күрсәткечле тигезләмәләр" темасына дәрес конспекты

"Күрсәткечле тигезләмәләр" темасына дәрес конспекты....

8 класс - Вакланмалы рациональ тигезләмәләрне чишү.

Дәрес планы.1.Оештыру моменты.2.Актуальләштерү.3.Дәрес темасын һәм максатын әйтү.4. Яңа дәрес материалын ныгыту.5. Физкультминут.6. Язма эш.7. Дәресне йомгаклау8.. Өй эше.9. Рефлексия...

Тема урока: "Лексикография. Сүзлекләр төзү принциплары. Сүзлекләр" 5 класс

Разработка урока родного татарского языка в 5 классе по теме "Лексикография.Сүзлекләрне төзү принциплары. Сүзлекләр"...

ОЛИМПИАДА ЮНӘЛЕШЕНДӘ ЮГАРЫ КҮРСӘТКЕЧЛӘРГӘ ИРЕШҮ ЮЛЛАРЫ

quot;ОЛИМПИАДА ЮНӘЛЕШЕНДӘ ЮГАРЫ КҮРСӘТКЕЧЛӘРГӘ ИРЕШҮ ЮЛЛАРЫ" (АВГУСТ КИҢӘШМӘСЕ ӨЧЕН ЧЫГЫШ)...