"Укучы һәм укытучы хезмәттәшлеге аша уңышка ирешү юллары"
учебно-методический материал на тему

Нуриева Эльвира Азатовна

"Укучы һәм укытучы хезмәттәшлеге аша уңышка ирешү юллары" дигән темага Август киңәшмәсендә ясаган чыгыш( 18.08.2016)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad.docx25.38 КБ

Предварительный просмотр:

Доклад темасы:

“Укучы һәм укытучы хезмәттәшлеге аша уңышка ирешү юллары”

Нуриева Эльвира Азат кызы

«Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 26 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе»нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

«Мәктәптә белем бирү бервакытта

                                                                да буш урыннан башланмый,

                                                                        ә һәрвакыт бала үсешенең аерым

                                                           бер стадиясенә таяна”. 

ЛС.Выготский

Педагогика фәннәре докторы Август Соломон улы Белкин фикеренчә, укучы өчен иң зур шатлык – уңышка ирешүен аңлау. Уңышка ирешү бәхет хисе тудыра, канатландыра, рухландыра. Укытучы уңышка ирешү ситуациясе булдырып, укучының илһамландыручысына әверелергә тиеш. Димәк, укучы – укытучы хезмәттәшлеге шәхес тәрбияләүдә мөһим роль башкара.

Үзара хезмәттәшлек педагогикасы технологиясенең төп максатлары: баланың шәхесенә хөрмәт белән карау, укыту һәм тәрбиянең бердәмлеге.

Укытучы белән укучы арасында бәйләнеш урнашкач, укытучы аңа үзен уңышлы итеп тояр өчен җирлек булдырырга тиеш. Бу конкуренция шартларында яшәргә сәләтле иҗади шәхесләр итеп тәрбияләүнең нигезе булып тора. Укучыга хатасын төзәтергә, үз-үзенә ышаныч тудырырга мөмкинлек бирү кирәк.

Уңыш ситуациясе:

  • укучыда телне өйрәнүгә кызыксыну уята;
  • танып белү активлыгын үстерә;
  • укудан канәгатьләнү хисе тудыра;
  • югары нәтиҗәләр күрсәтергә мөмкинчелек бирә;
  • шәхес буларак формалашуга нигез булып тора;
  • позитив эмоцияләр уята.

Уңыш ситуациясе булдыру алымнары нинди соң?

  • Куркуны җиңәргә ярдәм итү.  Мәсәлән, язма эш алдыннан: “Биремнәр бик җиңел, үтелгән темалар буенча” яки “Һәркем дә үз хатасы өстендә өйрәнә, хаталанырга курыкмагыз” дип укучыларны психологик яктан әзерләү бик мөһим.
  • Нәтиҗәнең  уңай буласына ышандыру. Укучы үз көченә ышанырга тиеш.
  • Яшерен юнәлеш бирү. Мәсәлән: “Биремне эшләгәндә, шуны онытмагыз...” яисә: “Бу биремне шуннан башлау уңышлы булыр...” дип әйтү яхшы.
  • Ышанычны белдерү. “Синең ярдәмеңнән башка иптәшең булдыра алмас” тибында.
  • Педагогик ышандыру нинди дә булса эшне башкаруга теләк-омтылыш уята: “Әгәр дә бу эшне башкарсак, нәрсә булыр икән? Тизрәк беләсе килә”, “Тизрәк эшне башлыйсы килә” һ.б.
  • Детальне югары бәяләү уңышның нәтиҗәсен түгел, ә аның бер детален эмоция белән кичерергә ярдәм итә. “Синең эшеңдә миңа бигрәк тә шул як ошады...”, “Син бу өлешне аеруча да яхшы аңлата алдың” һ.б.

Уңышка ирешү ситуациясе булдырганда, дәвамчанлык турында да онытырга ярамый. Мәктәпкәчә, башлангыч, гомуми төп, урта (төп) белем бирү баскычлары арасында дәвамчанлык булуның бербөтен системаны тәшкил итеп, баланың үсеше, аның психик сәламәтлеген саклау,  ныгытуда әһәмияте зур.

Дәвамчанлыкның төп юнәлешләренең берсе булып педагогик мониторинг һәм уку сыйфатына диагностика үткәрү тора. Башлангыч сыйныфны тәмамлаучы укучыга диагностик тикшерү үткәреп, проблемалы һәм материалны үзләштерү буенча авырлыкларны анализлау киләчәктә нәтиҗәле эш алып бару өчен нигез булып тора. Безнең мәктәптә дә эш шул юнәлештә алып барыла. Балалар бакчасыннан мәктәпкә укырга килгән баланың белемнәре тикшерелә, махсус карталар төзелә һәм укытучы индивидуаль эш алып бара. 5 нче сыйныфка килгән укучыларның да әзерлек дәрәҗәләре тикшерелә. Нәтиҗәләр буенча белешмә төзелеп, методберләшмә утырышларында бу мәсьәлә карала, әлеге укучылар белән алга таба эшләү планы төзелә.  9 нчы сыйныф укучыларын 7 нче, 8 нче сыйныфтан ук БРТга ныклап әзерли башлыйбыз, 9 нчы сыйныфка килгәндә ул үзен нинди төр биремнәр көтәсен белеп тора. 10 нчы сыйныфта 5-9 нчы сыйныфларда алган белемнәрне гомумиләштерәбез, тирәнәйтәбез.

Шулай ук ФДББС буенча эш алып барылган 1-5 нче сыйныфларда ( яңа уку елыннан 1-6 сыйныфларда) ай саен танып-белү универсаль уку гамәлләре, метапредмет нәтиҗәләре анализлана, картага теркәлеп барыла. Бу да дәвамчанлыкны тормышка ашыруның бер юнәлеше булып тора.

ФДББСның төп юнәлеше – укучыларның индивидуаль, яшь, психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, шәхеснең яңа сыйфат үсешенә ирешү.

Укыту-тәрбиянең бүгенге көндәге уңышы укытучының бу процессны сыйфатлы башкаруында, укучыларны  танып-белү процессы белән кызыксындыра алуында, иҗади уйларга, мөстәкыйль фикер йөртә алырга өйрәнүендә, рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләвенә бәйле. Минем фикеремчә, бу максатларны чынга ашырырга проект эшчәнлеге ярдәмгә килә ала. 

Проект эшчәнлеге

  • телне өйрәнүгә теләк уята;
  • укучының танып белү активлыгын үстерә;
  • иҗади мөмкинлекләрен камилләштерә;
  • фән буенча белемнәрен тирәнәйтә.

Мин татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә түбәндәге проект төрләрен кулланам:

  • Иҗади.

3-4 нче сыйныфларда “Илһамлы каләм” түгәрәге алып барам. Иҗади бәйгеләр оештыру, сыйныфташлары, әти-әниләре каршында үз иҗат җимешләрен уку укучыларда үз-үзләренә ышаныч тудыра. 5 нче сыйныфка укырга килгәч, әкиятләр язабыз, сәхнәләштерәбез, ярышлар уздырабыз.

  • Гамәли юнәлештә.

5-6 нчы сыйныф укучылары белән укылган әсәр буенча рәсемнәр ясыйбыз, “Минем сыйныфташларым” исеме астында коллаж, китапчыклар, журналлар, реклама кәгазьләре ясыйбыз һәм үзләре ясаган портфолиога туплап барабыз.

  • Мәгълүмати.

Бу очракта темага караган мәгълүматны җыю, тәкъдим итү, фикер алышу уңайлы дип саныйм. Эшемдә өлешчә генә булса да дәрестә мини проектлар планлаштырам. Мәсәлән, “Минем яраткан шәһәрем” темасына мәгълүмат туплау һшм чыгыш ясау. Укучылар бу төрдәге эшләрне бик теләп башкаралар.

  • Эзләнү.

Әлеге очракта хезмәтнең актуальлеген, эзләнү эшенең максатын, бурычларын, аларны чишү юлларын күрсәтүне мөһим дип саныйм. Фәнни эш белән шөгыльләнү укучыны күп нәрсәгә өйрәтә: уйлау мөмкинлекләре киң ачыла, логик фикерләү дәрәҗәсе үсә, төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эшләргә, төрле чыгышлар ясарга өйрәтә. Ә иң кыйммәте – аларда үз нәтиҗәләрен күргәннән соң иҗат дәрте кабынуы.

Шулай берничә ел дәвамында без укучыларым белән берничә төрле теманы билгеләдек һәм нәтиҗәләргә ирештек.  (экранда)

Бу эшләрнең барысын да дәвамчанлык белән алып барабыз. Башлангыч сыйныф укучыларына салган иҗади орлыкны үстерүне төп баскычта дәвам итәбез, 10 нчы сыйныфта инде алар үзләре үк кызыклы идея, проектлар тәкъдим итеп, эзләнәләр, үзләрен нинди дә булса өлкәдә югары дәрәҗәдә күрсәтә алуга ирешәләр.

Чыгышымны йомгаклап шуны әйтәсе килә, уңыш түбәндәгеләрдән күренә:

1. Балаларның үз эшчәнлеге белән канәгать булуы, туган телне өйрәнүгә кызыксынулары арту.

2. Укучыларның эш нәтиҗәләре күтәрелү (бәйгеләрдә җиңү, уку күрсәткечләре яхшыру, еллык өлгереш һәм белем  сыйфаты күтәрелү)

3. Алган белемнәрне тормышта куллана белү, тормышка яраклаша белү, иҗадилык, конкурент булырга сәләтлелек.

Боларны чынга ашыруда укучы һәм укытучы хезмәттәшлеге ярдәм итә.

Укучылар белән генә түгел, бер-беребез белән дә хезмәттәшлекне ныгытыйк, бердәм булыйк дигән теләктә калам.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Көчлеләр генә уңышка ирешә."

Ф. Яруллин иҗатына багышланган тәрбия сәгате....

Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!

Минем педагогик эшчәнлегем...

Компетентлы укытучы-компетентлы укучы

Выступление на педсовете...

Укытучы һәм укучы шәхесен тәрбияләүдә халык педагогикасының роле

Безнең карашыбызча, җәмгыятьтәге үзгәрешләр һәрвакытта да «кешенең аң-фикерен үзгәртүдән, реформалаудан», аның рухи – интеллектуаль, әхлакый сыйфатларын уңай якка үзгәртүдән башланыр...

ОЛИМПИАДА ЮНӘЛЕШЕНДӘ ЮГАРЫ КҮРСӘТКЕЧЛӘРГӘ ИРЕШҮ ЮЛЛАРЫ

quot;ОЛИМПИАДА ЮНӘЛЕШЕНДӘ ЮГАРЫ КҮРСӘТКЕЧЛӘРГӘ ИРЕШҮ ЮЛЛАРЫ" (АВГУСТ КИҢӘШМӘСЕ ӨЧЕН ЧЫГЫШ)...