Көчле рухлылар гына уңышка ирешә (Ш.Еникеевның “Солтангәрәйнең язмышы” әсәрен йомгаклау)
план-конспект урока (9 класс)

Ш.Еникеев

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sh.enikeevnyn_soltangrynen_yazmyshy_sren_yomgaklau.docx23.22 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Көчле рухлылар гына уңышка ирешә (Ш.Еникеевның “Солтангәрәйнең язмышы” әсәрен йомгаклау)

Максат: #1064;.Еникеевнең “Солтангәрәйнең язмышы” әсәрендәге проблемалар белән таныштыру, аларның актуальлеген күрсәтү.

2. Фикерне эзлекле, дәлилле җиткерә белү, текст белән эшли алу күнекмәләрен үстерү,бәйләнешле сөйләм үстерү.

3. Миһербанлылык тәрбияләү, тормышта үзеңә максат куя белергә өйрәтү, сәламәтлекнең бәхет икәнен аңлауларына ирешү.

Җиһазлау: презентация,тест

Дәрес барышы.

#1054;ештыру өлеше

- Бүген сез алдагы дәрестә таныша башлап, өйдә укып бетереп килгән әсәр – Ш. Еникиевнең “Солтангәрәйнең язмышы” повесте турында сөйләшербез. Дәреслектә булган бүлекләр белән танышкач, тулысынча укырга теләк барлыкка килдеме?(Гиззәтуллина З. Әнисенең фикерен әйтү)

#1041;елемне чакыру (вызов)

Экранда терәк сүзләр һәм сүзтезмәләр язылган слайдлар. Шулар ярдәмендә укучыларның эчтәлекне ничек үзләштерүен ачыклыйбыз(укытучы), ә укучылар эчтәлекне искә төшерә.

- Терәк сүзләр дәреслектә бирелгән бүлекләр тәртибендәме? Эчтәлеккә туры киләме? Нәрсәләрнең урынын алыштырырга кирәк?

2 бүлек

• Адашып, үләргә җыенды, эт, могҗиза, өметләнеп, кеше тавышы,башы әйләнә башлагандай, бәла, ат сыртына.

• Авылдан авылга, юлда, якын иптәш. Лотфулла карт, чабата, буран, көчәйде, үлемем, кычкыра башлады.

• Төн кунарга, дөнья тынып калган, булыша, җылыта башлады, кияү, күңеле төште, китәргә булды.

3-5 бүлек

• Күңелен укуга бирде, кәрзин үрү мастерское, һөнәрле, Кармак, халык иҗаты, концерт, югары белем, тарих.

• Шәһәрдә, “пыртуар”, базарга, “абзыйлар”, сеңлем, авылга җитәме соң...

3. Аңлау (осмысление)

Метод- двоичные дневники

Укучылар өйдә укыганда әдәбият дәфтәренә цитаталар язып алды һәм шуңа карата үз фикерен белдерде

- Әйдәгез , сез укыганда язып алган цитаталарга мөрәҗәгать итик.

(Һәр бүлек буенча аерым карау, башта укучылар язган буенча фикерләшү, аннан укытучы өстәргә мөмкин.) 2бүлек буенча


“Кайчакларда аңа кыр-басуларда кунарга туры килде. Якында гына берәр ышык урын- кибәнме- куаклыкмы булганда бик яхшы иде, ләкин кайвакыт анысы да булмады – арып-алҗып, ул шунда юл читенә чыкты да,песи кебек бөгәрләнеп, җир өстенә ятты да йоклады.”

“Көн җылыну белән, кешеләрнең күңелләре дә күтәрелеп китте.”

“Аның күңеле каядыр читкә омтылды.”

Менә берзаман аның бердәнбер дусты, бердәнбер якын иптәше, юл күрсәтүчесе үзе юлдан яза.

“ Ә Солтангәрәй адашып, туңып калса, аны кем искә алыр да, кем эзләргә чыгар, аның өчен кем кайгырып елап торыр?”

“Үлгәч, ул аларның елавын да, кайгыруын да белмәс, аннан аңа күңелле дә, күңелсез дә булмас”

“Солтангәрәй айнып китте, аңа яңадан яшәү дәрте, көч-куәт кире кайтты һәм ул өметләнеп, тавыш килгән якка кире борылды.”

“Тамагы ач түгел ләбаса, кар өстендә утырганда гына да бер телем икмәк кимереп алган иде.”

“Абзар капкасы тирәсен көрәп ташлады да, юлчының атына дип, тиз генә улакка солы салды, печән салды.”

“Үзен үлемнән коткарып калган, үзенә шулкадәр яхшылык күрсәткән кешеләргә аның да нинди дә булса изгелек эшлисе килде.”

“Хуҗалык эшләрендә дә булышты: мал-туарны ашатты, эчертте, кар көрәде, абзардан тирес түкте, утын-фәлән кертте.”

“Аның хәзер күңелсезләнергә , үзенең язмышы турында кайгырып утырырга вакыты да юк иде: бөтен вакыты эш белән үтте...”

Кешенең кадере песинеке кебек

Кешенең кәефе һава торышына бәйле

Ни өчен?

Безгә юлны әти-әни күрсәтә

ялгызлык

кеше кадерен исән чакта белергә кирәк

кешене өмет яшәтә

без ризыкның кадерен беләбезме?

юмартлык

яхшылыкка яхшылык белән җавап бирә

сукыр килеш!

Эш-кешене яшәтә


Блум ромашкасы алымы.

-Шулай да Солтангәрәй Лотфулла картта калмады. Ничек уйлыйсыз, әгәр шунда калса, егетнең тормышы ничек үзгәрер иде?

(кеше һәрвакыт сайлау алдында тора)

3бүлек буенча баштагы эшне дәвам итү


“ Монда мин күзсез генә түгел, телсез дә икән”

“Күреп торам сукыр икәнеңне!-дип җикеренде кеше, усал калын тавыш белән.-Сукырмын дип монда!.. Йөри белмәгәч чыкмыйлар аны урамга”,”Ябып куярга сине этең-ниең белән!”

Тел белүнең әһәмияте

рәхимсезлек


Блум ромашкасы алымы.

-Шәһәрдә Солтангәрәйгә очраган кешеләрне автор ничек сурәтли? (тавыш, ис буенча)

-Сез ул кешеләр урынында үзегезне ничек тотар идегез?

- Әсәрдә сурәтләнгәнгә охшаган ситуациягә эләккәнегез бармы?( Казанда хәер сораучыларга без нинди мөнәсәбәттә?)

-Ә Солтангәрәйне ник кызганабыз? (аның язмышын беләбез бит)

- Ни өчен аңа шә1әрдә базарга барырга кушалар?

5бүлек буенча баштагы эшне дәвам итү


“Дәресләр белән генә канәгатьләнмәде, булган бөтен буш вакытын шул яңа эшкә багышлады.”

Кәрзин үрү. “Буш вакытларын кая куярга белми аптыраган яисә уку яшеннән чыккан, инде хәреф танудан өметен өзгән күп кенә кешеләр өчен бу чын-чынлап бәйрәм булды.”

“Ул чакта алар күбрәк мәҗбүр ителгән өчен шулай җырлаганнар, уйнаганнар иде, һәм аларның уйнаганы- җырлаганы дакүбрәк күз яше агызу өчен корылган иде.”

“Операция уңышлы чыга , Солтангәрәй һәм аның гаиләсе өчен бәхетнең иге-чиге булмый.

Уку теләге

Хезмәт-бәйрәм

бәхетсезлек

сәламәтлек-бәхет


Блум ромашкасы алымы.

- Әгәр Солтангәрәй шәһәр тормышына ияләнә алмыйча, кире авылга китсә, язмышы үзгәрер идеме?Ул тормышның мәгънәсен табар идеме?

Бергәләп эзләү (совместный поиск) методы

- Солтангәрәй тормышы белән таныша торгач, нәрсәләрне аңладыгыз? (җавапларны тактага язу)

- Тормыш гел бәхет-шатлыктан гына тормый

- Сәламәтлек-бәхет

- Тормышның мәгънәсен табу өчен эзләнергә кирәк

- Уку һәм хезмәт – бәхет

- Кешеләргә файдалы булу – бәхет

- Кеше берүзе яши алмый

- Кеше гел сайлау алдында һ.б.

Аерым ситуацияләр буенча сөйләшү (телевизордан сюжет( 2этажда яшәүче инвалидка пандус куйдырмыйлар күршеләре, астагы күршесе квартираны алыштырырга риза), Эльза апа, Фәнис Яруллин, Чулпан Габделганиева, Әнәс абый (слайдта күрсәтелә бара))

#1056;ефлексия

Бәхет яки тормышның мәгънәсе турында эссе язу


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Экологик кичә "Табигать язмышы- безнең язмыш"

1укучы.Табигать ул – тиңсез хәзинә,Шаулы урман, челтер чишмә дә.Яшел болын да ул, зәңгәр күк тә,Сакла аны, аңа син тимә! Табигать ул – тиңсез хәзинә,Авылның ул  хәтфә урамы.Йомшак җилн...

Экологик кичэ "Табигать язмышы-безнен язмыш"

Разработка мероприятия на экологическую тему...

"Көчлеләр генә уңышка ирешә."

Ф. Яруллин иҗатына багышланган тәрбия сәгате....

"Укучы һәм укытучы хезмәттәшлеге аша уңышка ирешү юллары"

"Укучы һәм укытучы хезмәттәшлеге аша уңышка ирешү юллары" дигән темага Август киңәшмәсендә ясаган чыгыш( 18.08.2016)...

Тест "Солтангәрәйнең язмышы"

Ш.Еникеевның "Солтангәрәйнең язмышы" әсәре буенча тест...