Уңышка ирешү өчен 10 нәсыйхәт
статья

Рәхмәтуллина Наилә Васил кызы

Киңәшләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Киңәшләр13.56 КБ

Предварительный просмотр:

Уңышка ирешү өчен ун нәсыйхәт

Уңышка ирешү өчен хикмәт ияләренең 10 киңәше. Әлеге киңәшләрне аңлаган һәм тормышка ашырырга тырышкан кеше өчен уңышлы булудан башка чара юк.

1. Җаваплылыкны үз кулыңа ал, ягъни уңышка ирешергә теләгән кеше эшләгән бөтен эшләрендә җаваплылыкны үз өстенә алмаса, нәтиҗә көтмәсен.
2. Куркуны үзеңә буйсындыр, ягъни, курку – шундый бер хис, күп очракта ул, кешене үзенә буйсындырып, аның алга китмәвенә сәбәп була. Бөтен нәрсәдән куркып торган кеше бернәрсә эшли алмаячак. Әйе, куркырга тиеш булган урыннар бар һәм курку кайбер очракларда кешене үлемнән дә коткарып кала. Ләкин эш белән бәйле булганда, “фәлән эшне башкарып чыга алмамын” дип куркып тору – исән була торып үзеңне инвалид ясау мисалында.
3. Максатыңны билгеләп куй. Максатсыз кеше үле кешегә охшаш, шуңа күрә, үзеңә максат билгеләп, шуңа дәртләнү – башкарылачак эшнең яртысы, дисәк, дөрес булыр.
4. План төзе. Куйган максатка ирешү адымнарын ныклап билгеләү – ун катлы бинаның унынчы катына менәр өчен баскычларын ясауга тәңгәл. Баскычсыз менеп булмаган кебек, плансыз максатка ирешү дә авыр.
5. Хәрәкәт ит. Хәрәкәт итмичә нәтиҗә көтү ахмаклыкның нәкъ үзе санала. Акыл белән планлаштырылган юлда хәрәкәт күп булган саен, нәтиҗәсе дә шулкадәр күп булачак.
6. Күзәт. Эшләнә һәм башкарыла торган эшләрне күзәтү астыннан чыгармау эшнең кимчелексез һәм җитез башкарылуына сәбәп була. Гомумән, тормышта бөтен була торган хәлләрне күзәтү астында тоту кешенең тәҗрибәсен һәм белемен арттыра. Тәҗрибә һәм белем арткан саен хаталар кимегәннән кими, ә уңышлар күбәйгәннән күбәя.
7. Уңышка шиксез ышан. Бөтенләй килеп чыгарга тиеш булмаган эшләр дә, шиксез ышану белән башкарылганда, тормышка аша. Ләкин, киресенчә, килеп чыгарга тиешле эшләр дә шикләнү белән юкка чыга.
8. Догада бул.
9. Аралаш. Эшләрендә сөенечле, олы дәрәҗәләргә ирешкән кешеләр белән киңәшләшү, аларның тәҗрибәләрен үзләштерергә тырышу.
10. Һәрвакыт камилләш. Әлеге дөньядагы гомеребез безгә камилләшү өчен бирелә. Шуңа күрә ирешкән нәрсәдә тукталып калу ярамый, гел алга таба карап камилләшү кирәк. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Бию сәнгате аша баланың һәрьяклап үсешенә ирешү"

Балалар, бигрәк тә кече яшьтәгеләре, теләп бииләр. Түгәрәккә күңел ачарга гына килгән бала билгеле бер шартлар белән очраша: киемдә һәм үз-үзеңне тотуда тәртип, җитәкчене игътибар белән тыңлау, итагат...

"Көчлеләр генә уңышка ирешә."

Ф. Яруллин иҗатына багышланган тәрбия сәгате....

"Укучы һәм укытучы хезмәттәшлеге аша уңышка ирешү юллары"

"Укучы һәм укытучы хезмәттәшлеге аша уңышка ирешү юллары" дигән темага Август киңәшмәсендә ясаган чыгыш( 18.08.2016)...

Сәләтле балалар белән эшләүдә нәтиҗәлелеккә ирешү

Мин, Сөнгатуллина Гөлшат Гыйлметдин кызы татар төркемендә укучылар белән эшләүдә тәҗрибәм зуррак дип саныйм. Шуңа күрә әлеге чыгышымда да татар телле укучылар белән эшнең кайбер юнәлешләрен күрсәттем....

Доклад " Бала тәрбияләүдә мәктәп һәм гаилә бердәмлегенә ирешү"

quot; Бала тәрбияләүдә мәктәп һәм гаилә бердәмлегенә ирешү" дигән темага  гомуми ата-аналар җыелышында  чыгыш ясадым...

ОЛИМПИАДА ЮНӘЛЕШЕНДӘ ЮГАРЫ КҮРСӘТКЕЧЛӘРГӘ ИРЕШҮ ЮЛЛАРЫ

quot;ОЛИМПИАДА ЮНӘЛЕШЕНДӘ ЮГАРЫ КҮРСӘТКЕЧЛӘРГӘ ИРЕШҮ ЮЛЛАРЫ" (АВГУСТ КИҢӘШМӘСЕ ӨЧЕН ЧЫГЫШ)...