Компетентлы укытучы-компетентлы укучы
методическая разработка на тему

Махмутова Зайтуна Гаяновна

Выступление на педсовете

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon vystuplenie_na_pedsovete_mahmutova_z.g.doc50.5 КБ

Предварительный просмотр:

МБОУ «Красногорская СОШ»

Мамадышского муниципального района Республики Татарстан

 КОМПЕТЕНЦИИ УЧИТЕЛЯ - ОСНОВА УСПЕШНОГО РАЗВИТИЯ КОМПЕТЕНЦИЙ УЧАЩИХСЯ

(ВЫСТУПЛЕНИЕ НА ПЕДСОВЕТЕ № 3 ОТ 16.11.2015 ГОДА))

                                             ПОДГОТОВИЛА:

МАХМУТОВА ЗАЙТУНА ГАЯНОВНА,

УЧИТЕЛЬ ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА И ЛИТЕРАТУРЫ

2015-2016 УЧЕБНЫЙ ГОД

Укытучының компетентлыгы-укучыларның компетентлыгы

 

 Федераль белем бирү стандартлары буенча  белем бирү процессында җәмгыять өчен төрле яклап үскән, интеграль шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. Әлеге стандартлар буенча, дәресләрнең структурасы тамырдан үзгәрә, педагогларга карата да зур таләпләр куела. Бүгенге көндә еш кулланыла торган компетентлылык термины мәктәпкә үтеп керде. Фән иясе буларак укытучыларның да, укучыларның да компетентлылыгы турында аларның шәхси сыйфаты буларак сөйләшәбез. Компетентлык – заман таләбе. Белем һәм күнекмәләр җыелмасы белән эшчәнлек алымнары кушылмасы компетенция дип атала. Компетентлы кеше [латин телендә сompetentis – соответствующий, способный] – кайсы да булса өлкәдә аеруча уңышлы эшләүче, белемле, сәләтле шәхес. Европа Советы мәктәп укучылары ия булырга тиеш булган төп компетенцияләрне күрсәтте. Алар: танып-белү компетенциясе, социаль, коммуникатив һәм информацион компетенцияләр. Әлеге компетенцияләрне укучыда формалаштыру өчен, укытучы үзе шул таләпләргә җавап бирергә тиеш.

1 нче адым: Компетентлы педагог нинди күнекмәләргә ия булырга тиеш соң? Компетенцияләр эшчәнлек барышында формалаша. Педагог  даими үзгәрешләргә әзер булырга, алдагы көн өчен хезмәт итәргә, һәр башкарган эш нәтиҗәле булсын өчен тырышлык куярга тиеш. Гадәт буенча, укытучы үзен иң белемле һәм бердәнбер белем чыганагы итеп санаудан азат булырга; үзен тәҗрибәле санап, үзе алган чор тәрбиясе үрнәгендә укучыларны тәрбияләүдән сак булырга; проблеманы чишүнең бер генә дөрес юлы бар дип ялгышудан куркырга; әһәмияте булмаган вак-төяк кагыйдәләргә, инструкцияләргә «ябышып ятудан» сак булырга тиеш. Укытучы тәҗрибәдән «акыл» алырга, белемен системага салырга, укытуда үз алымнарын булдырырга, проблемаларны урынында чишәргә, мөстәкыйль рәвештә даими үз белемен күтәрергә өйрәнергә тиеш. Компетентлы фән иясе төрле мәгълүмат базасыннан үзенә кирәклесен эзләп таба, информацияне сайлап ала, документлар белән эшләгәндә, аларны классификацияли белә. Шул ук вакытта, төркемдә җаваплылык тоеп эшләргә, карарлар кабул итәргә, конфликтларны чишәргә, уртак проектлар барышында башкалар фикере белән исәпләшергә өйрәнергә кирәк. Боларга өстәп, яңа информацион һәм коммуникатив технологияләрне кыю куллану, яңалыкларны тиз кабул итәргә күнегү, авырлыклар алдында югалып калмау кебек компетенцияләргә ия булу да әһәмиятле.

2 нче адым: Компетентлы педагог булу өчен нәрсә үзгәртергә?

   Өйрәнергә:

– тәҗрибәдән «акыл» алырга;

– белемеңне системага салырга;

– укытуда үз алымнарыңны булдырырга;

– проблемаларны урынында чишәргә;

– мөстәкыйль рәвештә даими үз белемеңне күтәрергә.

  Эзләнергә:

– төрле мәгълүмат базасыннан үзеңә кирәклесен эзләп табарга;

– информацияне сайлап ала белергә;

– документлар белән эшләгәндә, аларны классификацияләргә өйрәнергә.

   Хезмәттәшлек итәргә:

– группада, командада эшләүдә;

– карарлар кабул итүдә;

– конфликтларны чишүдә башкалар фикере белән исәпләшүдә;

– контрактлар төзүдә катнашырга кирәк.

  Эшкә тотынырга:

– проектка керешергә;

– җаваплылык тоеп эшләргә;

– уртак проектларга үз өлешеңне кертә белергә;

– коллективтан аерылмаска, бердәм булырга;

– үз эшеңне оештыра белергә;

– кирәкле мәгълүматлар белән дөрес эш итәргә өйрәнергә.

  Җайлашырга:

– яңа информациион һәм коммуникатив технологияләрне куллан;

– яңалыкларны тиз кабул итәргә күнек;

– авырлаклар алдында югалып калма.

3 нче адым: Ничек үзгәрергә?

Иң катлаулы сорау. Укыту системасында бер халәттән ничек икенчесенә күчәргә? Оптималь юл бармы? Традицион белем бирү алымнары белән озак еллар эшләгән укытучы өчен яңа шартларда эшләргә күчү авырыксыну тудыруы һәркемгә билгеле.

Безнең мәктәбебездә ФГОС шартларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик компетентлылыгын камилләштерү өчен мөмкинлекләр бармы? Бу бурычларны татар теле һәм әдәбияты укытучысы нинди юллар белән тормышка ашыра ала? Үз эшчәнлегем мисалында күрсәтеп үтәргә телим.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының мәктәп методик берләшмә составына 4 татар теле һәм әдәбияты укытучысы керә. Әлеге методик берләшмә педагогларның

– фән буенча

– педагогика

– психология

– укыту методикасы буенча белемнәрен күтәрү

– һөнәри компетентлылыкларын үстерү юнәлешендә максатчан эш алып бара.

Мин җәмгыятьтә барган үзгәрешләрне авырыксынуларсыз кабул итеп, заман белән бергә атлап, заманча укыту технологияләреннән киң файдаланып эш итәргә тырышам. Белем һәм тәрбия бирүдә информацион технологияләрнең өстенлекле булуы бәхәссез. Материалны мультимедиа мөмкинлекләргә ия булган югары сыйфатлы күрсәтмәлелек ярдәмендә җиткерү аң үсешенә уңай тәэсир итеп, хәтерләү сәләтен, укучының шәхси сыйфатларын үстерүгә, шулай ук укытуны интенсивлаштыруга хезмәт итә. Дәресләрдә укучыларны өстәмә мәгълүмат белән эшләргә, үзлектән белем алырга өйрәтүгә әһәмият бирәм. Болар барысы да укучының компетентлылык дәрәҗәсен үстерү өчен башкарыла.

Компетентлы якын килеп укыту юлында авырлыклар да юк түгел. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларын иң борчыганы –барлык сыйныфларда да заман таләбенә туры килә торган укыту-методик комплектларның булмавы. Дөрес, соңгы елларда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән интерактив кулланмалар чыга башлады, алар минем алыштыргысыз ярдәмчеләрем булып торалар.

  2015 нче елдан урта мәктәпнең 5 нче сыйныфы укучылары ФГОС буенча укый башлады. Татар теле һәм әдәбиятыннан Үрнәк Программаларда укучыларның текст һәм Интернет, электрон уку-укыту ресурслары, башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм шуны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү бурычы аерым пункт итеп куелган. Әлеге бурычны тормышка ашыру йөзеннән, укучылар белән интернеттагы үз белемеңне тикшерү өчен биремнәрдән, төрле дәрәҗәдәге күнегүләрдән, онлайн-тестлардан, Интернет-чыганакларга бирелгән сылтамалардан файдаланабыз. Әдәбият буенча видеофильмнар карыйбыз, аудиоязмалар тыңлыйбыз. Электрон китапханә белән эш итә беләбез. Әдәбият теориясеннән терәк-таблицалар, әдәби әсәрләргә анализ тәртипләрен ,презентацияләр кулланабыз. Болар – укытуда компетентлы якын килүнең күренеп торган нәтиҗәләре.

Соңгы елларда зур тизлек белән үсүче Интернет челтәрен үземнең педагогик һәм методик осталыгымны үстерүдә, белемемне күтәрүдә, тәҗрибә алмашуда, ата-аналар белән эшләүдә, сыйныфтагы укучыларым белән аралашуда,дәрес һәм сыйныфтан тыш чараларны әзерләү һәм үткәрүдә актив кулланам. Мәгариф хезмәткәрләренең  социаль  челтәрендәге шәхси сайтым уңышлы гына эшләп килә. Ләкин әле булган материаллар анда тулысынча урнаштырылып бетмәгән.

Эшемдә республикабыз  укытучыларының сайтларыннан, сыйныфтан тыш эшчәнлеккә багышланган блоглардан ,татар теле һәм әдәбияты укытучыларының сообществосындагы ,сыйныфтан тыш чаралар сообществосындагы материаллардан файдаланам. Онлайн технологияләрне дәрес барышында, укучыларның проект эшләрен оештыруда кулланам.

Йомгаклау. Укытуда компетентлы якын килү нәрсә бирә?

Укытучыга:

– укучы белән укытучының бер үк максатка эшләвен тәэмин итә;

– укучының мөстәкыйльлеген һәм белем алуга җаваплы карашын үстерү хисабына укытучының хезмәте җайлана;

– укыту-тәрбия процессы бербөтенне тәшкил итә.

Укучыга:

– белем алуга омтылышы арта;

– югары уку йортында укуга аңлы рәвештә әзерләнергә мөмкинлек туа;

– информация белән эшләү, эшне группада башкару хисабына укучының көндәлек уку тыгызлыгы кими, белем алуга мотивация туа.

Нәтиҗә: Компетентлы укытучы гына компетентлы укучы шәхесе тәрбияли ала. Укучыда формалашырга тиешле компетенцияләр, беренче чиратта, укытучының үзендә булырга тиеш. Ә компетентлы педагог – укучы һәм ата-аналар өчен дә, мәктәп өчен дә хәзинә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

парламент дәрес: "Мин - укучы, мин - гражданин"

укучыларга гражданин булу, гражданлык бурычлары турында төшенчә бирү, сәяси культура нигезләрен формалаштыру....

парламент дәрес: "Мин - укучы, мин - гражданин"

укучыларга гражданин булу, гражданлык бурычлары турында төшенчә бирү, сәяси культура нигезләрен формалаштыру....

Рус мәктәпләрендә 5 класста укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләрендә 5 класста укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбиятыннан эш программасы...

Фәнис Яруллинның "Кояштагы тап" әкияте. 5нче сыйныфта укучы рус мәктәбенең татар балалары өчен.

Фәнис Яруллинның "Кояштагы тап" әкияте белән таныштыру. Әкият арткылы ялганлау, әнисенә дорфа эндәшү начар гадәт икәнен төшендерү....

Татар теле дәресләрендә компетентлы шәхес тәрбияләү.Чыгыш.

Бүгенге җәмгыять укытучы алдына гаять зур бурычлар куя. Заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү – төп максатыбыз. Ә ана теле укытучысы алдында үз...

Телмәр компетентлығын үҫтереүҙә компьютер технологияларын ҡулланыу

Башланғыс кластан алып мәктәптә туған телде уҡытыу юғары  кластарҙа  өйрәнеләсәк тел  һәм  әҙәбиәт дәрестәренә  әҙерлек этабы  булып  тора. Әгәр  уҡыусы  т...

Методик тема: «Башҡорт теле дәрестәрендә уҡыусыларҙың этномәҙәни компетентлығын формалаштырыу юлдары»

Башҡорт теле дәрестәрендә уҡыусыларҙың этномәҙәни компетентлығын формалаштырыу юлдары....