Рәсем сәнгате (ИЗО) дәресләрендә ИКТ куллану
статья по изобразительному искусству (изо) на тему

Хуснутдинова Лилия Рафаиловна

 

Хәзерге заман дәресен оештыру һәм белем бирүнең сыйфатын күтәрү укыту процессының нәтиҗәлерәк технологияләрен эзләүне таләп итә. Ләкин укытуның традицион системасында булган иң яхшы алым, методларны куллана, үстерә барып эшләгәндә генә,  инновацион технология яхшы нәтиҗәгә ирешүгә ярдәм итә ала. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ikt_izo.docx29.51 КБ

Предварительный просмотр:

Рәсем сәнгате (ИЗО) дәресләрендә ИКТ куллану

/ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БАЛЫК-БИСТӘСЕ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНЫҢ

 “ОЛЫ ЕЛГА ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ”

 ГОМУМИ БЕЛЕМ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

I кв. категорияле  география һәм биология, ИЗО укытучысы

 Хуснутдинова Лилия Рафаиловна, 2013-2014 уку елы/

     Хәзерге заман дәресен оештыру һәм белем бирүнең сыйфатын күтәрү укыту процессының нәтиҗәлерәк технологияләрен эзләүне таләп итә. Ләкин укытуның традицион системасында булган иң яхшы алым, методларны куллана, үстерә барып эшләгәндә генә,  инновацион технология яхшы нәтиҗәгә ирешүгә ярдәм итә ала.

   Минемчә, белемнең сыйфатын күтәрүгә реаль ярдәм итүче чараларның иң үтемлесе - бу информацион-коммуникатив технологияләрне дөрес итеп файдалана белү. Рәсем сәнгате  дәресләре өчен моны бигрәк тә нәтиҗәле һәм күрсәтмәле алымнарның берсе дип саныйм. Чөнки информацион технологияләрне куллану баланың күзаллауларын киңәйтә, пространствода ориентлашуны ныгыта,  кызыксынуын, иҗади мөмкинлеген, мөстәкыйльлеген, фикерләү сәләтен үстерә һәм кул чукларын камилләштерә.

    Укыту процессы укытучы белән укучының мәгълүмат алмашуы ул. Ләкин фән – техника үскән чорда информация бик күп һәм ул көннән – көн зур тизлек белән арта, шуңа күрә без укучыларны кирәкле мәгълүматны эзләп табарга һәм куллана белергә өйрәтергә тиеш. Шулай ук безнең педагогик эшчәнлегебез дә, күп очракта, информацияне табуга һәм үзгәртүгә нигезләнә. Димәк, компьютер – яңа технологияләр дөньясына керергә теләгән теләсә кайсы укучы һәм укытучы өчен дә ярдәмлек.

   Бүгенге көн педагогы компьютердан уңышлы файдалана. Ул мультимедиа технологияләрендәге информация белән эшли һәм аны эшкәртүнең барлык мөмкинлекләрен белә. Ә информацион – коммуникатив технологияләрнең гамәли кушымталары күптөрле.

  Мәсәлән, шундый кушымталарның берсе бу рәсем сәнгате дәресләрен информатика түгәрәге белән интеграцияләү. Мондый дәресләрдә укучыларның  иҗади активлыгы арта, аларның шәхси эшчәнлегенә бик зур игътибар бирелә.  Шулай ук парлы һәм төркемнәрдә эшләү алымнары куллану да уңай нәтиҗәләргә китерә. Ә инде темага карата проектлар төзү һәм аларны яклау -  балаларның иҗади сәләтләрен, мөстәкыйльлекләрен үстерү өчен иң нәтиҗәле алымнарның берсе. Шуны истә тотып без сезне

 “Пластилиннан әвәләү һәм анимация ясау” дигән мастер-класска чакырабыз.

Мастер классның максаты: пластилиннан әвәләү, мөстәкыйль һәм төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен, укучыларның иҗади активлыгын үстерү, “Шалкан” әкиятенә нигезләнгән “Үзебез ясаган  мультфильм” – дигән иҗади проект төзү.

Безгә кирәкле материаллар: пластилин, фотоаппарат, ноутбук.

Мастер-классның этаплары:

  1. Тема белән танышу.
  2. Башкарылачак эшнең максатын билгеләү.
  3. Группаларга бүленү.
  4. Практик биремнәрне үтәү:
  • Беренче группа пластилиннан әвәләп “Шалкан” әкияте геройларының  сыннарын  ясый.
  • Икенче группа пластилиннан әвәләп фон һәм декорация иҗат итә.
  • Өченче группа рольләргә бүленеп тавыш яздыра.
  1.  Группаларда башкарылган  эш нәтиҗәләрен берләштерү:
  • Геройларны “Шалкан” әкияте эчтәлегенә туры китереп, эзлекле рәвештә, төрле хәрәкәтләргә кертеп фотога төшерү.
  • Монтаж - тавыш белән кадрны кушу.

Мастер-классның нәтиҗәсе: “Шалкан” әкияте буенча төзелгән “Үзебез ясаган мультфильм” – дигән иҗади проектны яклау.

Ләкин вакыт әз булу сәбәле мастер-классның барлык этапларын да сезнең белән берлектә башкарып чыга алмыйбыз. Шуның өчен сезгә башкарылачак эшнең төп этапларын чагылдырган эшкәртмәләрне таратабыз һәм 6 нчы сыйныф укучыларының “Үзебез ясаган беренче мультфильм” – дигән әзер иҗади проектын тәкъдим итәбез. Бу проект 6 нчы сыйныфта рәсем сәнгате дәресендәге “Пластилиннан әвәләү” дигән темага нигезләнеп информатика түгәрәге рамкаларында башкарылды.

Сүзне укучыларның иҗади проекты белән таныштыру өчен аларның турыдан-туры җитәкчеләре Гильмутдинов Илнур Рафаиловичка бирәбез.

Рәсем сәнгате (ИЗО) дәресләрендә ИКТ куллану

/ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БАЛЫК-БИСТӘСЕ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНЫҢ

 “ОЛЫ ЕЛГА ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ”

 ГОМУМИ БЕЛЕМ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

2013-2014 уку елы /

Мастер-класс:  “Пластилиннан әвәләү һәм анимация ясау”

 Хуснутдинова Л. Р., I кв. категорияле  

география һәм биология, ИЗО укытучысы

Гильмутдинов И. Р. , I кв. категорияле

 математика һәм информатика укытучысы

Максат: пластилиннан әвәләү, мөстәкыйль һәм төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен, укучыларның иҗади активлыгын үстерү, “Шалкан” әкиятенә нигезләнгән “Үзебез ясаган  мультфильм” – дигән иҗади проект төзү.

Материаллар: пластилин, фотоаппарат, ноутбук.

Мастер-классның этаплары:

  1. Тема белән танышу.
  2. Башкарылачак эшнең максатын билгеләү.
  3. Группаларга бүленү.
  4. Практик биремнәрне үтәү:
  • Беренче группа пластилиннан әвәләп “Шалкан” әкияте геройларының  сыннарын  ясый.
  • Икенче группа пластилиннан әвәләп фон һәм декорация иҗат итә.
  • Өченче группа рольләргә бүленеп тавыш яздыра.
  1.  Группаларда башкарылган  эш нәтиҗәләрен берләштерү:
  • Геройларны “Шалкан” әкияте эчтәлегенә туры китереп, эзлекле рәвештә, төрле хәрәкәтләргә кертеп фотога төшерү.
  • Монтаж - тавыш белән кадрны кушу.

Мастер-классның нәтиҗәсе: “Шалкан” әкияте буенча төзелгән “Үзебез ясаган беренче мультфильм” – дигән иҗади проектны яклау.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УЕН АЛЫМНАРЫН КУЛЛАНУ

Уен һәм аның кызыклы элементлары укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку, текст, дәреслек белән эшләү күнекмәләре булдыру өчен гаять кирәкле, нәтижәле чара-алымнарның берсе булып тора. Дәресләрдә алар...

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә уен алымын куллану

           Үземнең чыгышымны бөек философ Декарт  сүзләре белән башлыйсым  килә. Яхшы белү генә җитми, иң кирәклесе –белгәнне дөрес итеп куллану.  М...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интерактив такта куллану.

МАтериал на тему использование интерактивной доски на уроках татарского языка и литературы...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интерактив такта куллану.

Презентация на тему использование интерактивной доски на уроках татарского языка и литературы...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект алымын куллану темасына педсоветта чыгыш

   Каким должен быть современный урок татарского языка и литературы? Этот вопрос является актуальным для всех учителей татарского языка, которых волнует проблема модернизации образова...

ФДББС күчү шартларында татар теле дәресләрендә аралашу технологиясен куллану

Чыгыш. ФДББС күчү шартларында татар теле дәресләрендә аралашу технологиясен куллану...