1нче сентябрь бәйрәме
методическая разработка (5 класс) на тему

Миргасимова Гульнара Тагировна

"1нче сентябрь бәйрәме" темасына 5нче класс рус төркемнәрендә куллану өчен дәреснең технологик картасы

Скачать:


Предварительный просмотр:

         Татарстан Республикасы

Бөгелмә муниципаль районы

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

2нче лицей

Проект эше

 “1 нче сентябрь бәйрәме” текстындагы яңа лексика.

(5 нче сыйныфта татар теленнән ФДБС таләпләренә туры китереп

эшләнгән дәрескә технологик карта)

Башкарды:

Миргасимова Гөлнара Таһир кызы,

Бөгелмә шәһәре муниципаль бюджет

гомуми белем бирү учреждениесе 2нче лицейның

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Бөгелмә  2016

Проект эшенең эчтәлеге

1. Кереш

2. Проектның  актуальлеге

3. Проектның яңалыгы

4. Проект эшенең  әһәмияте

5. Планлаштырылган нәтиҗәләр

6. Коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәресләр циклына үрнәк

7. Йомгак

8. Кулланылган әдәбият

Кереш

            Рус телендә сөйләшүче укучыларга татар телен дәүләт теле буларак укытуның максаты - телне аралашу чарасы буларак үзләштерүне тәэмин итү, көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру, укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларда аралашу культурасын формалаштыру, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль күнекмәләр булдыру.

            Федераль дәүләт белем бирү стандартында күрсәтелгәнчә, төп белем бирүнең башлангыч этабы гомуми белем бирүнең нигезе һәм, балаларда белем һәм күнекмә булдыру белән беррәттән, аларның уку эшчәнлеген формалаштыруга да нигез сала, гомуми уку күнекмәләрен  үстерүне төп максатлар рәтенә куя. Татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә.

            Рус телле укучыларга татар телен өйрәткәндә, без иң элек аларда сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен формалаштырырга тиешбез.

            Димәк, без татар теле дәресләрендә рус телле укучыларны татарча сөйләмне ишетеп аңларга, үз фикерләрен татар теле чаралары ярдәмендә оештырып әйтергә, башкаларның фикерләрен аңлап, телдән һәм язмача күрсәтә белергә өйрәтергә тиешбез. Бу максатларга ирешүдә коммуникатив принципка нигезләнү ярдәмгә килә.

          Татар теле һәм әдәбияты дәресләре шәхесне үстерүгә юнәлтелгән технологиягә дә нигезләнергә тиеш. Бүген илебезнең Мәгариф системасында укыту эчтәлеген яңарту процессы бара. Аның үзәгендә укучы шәхесе тора. Шуңа күрә, тирән белемле, югары әхлаклы, зыялы шәхес тәрбияләү-укытучының төп бурычы. Педогог баланы тәрбия объекты итеп түгел, шушы тәрбия процессында катнашучы итеп кабул итсә генә, ул аны мәдәният биеклекләренә алып менә ала.

Проектның  актуальлеге.

         Соңгы елларда җөмһүриятебездә татар теленең кулланылу даирәсе киңәйде. Белгәнебезчә, ул – дөньядагы иң камил дип саналган  14 телнең берсе. Татар телен яхшы белгән кеше төрки телләрдә сөйләшүче 150 миллионнан артык халык белән аралаша ала. Заман, мәктәп, бүгенге көндә  укытучылар  алдына зур таләпләр куя, укучы мәктәпне тәмамлаганда, көндәшлеккә сәләтле, замана технологияләре, тирән белем белән коралланган  һәрьяктан камил шәхес булып өлгерергә тиеш. Димәк, укучы дәрестә ирекле тыңлаучы, әзер белемне кабул итүче генә түгел, ә  бәлки аны үзе кызыксынып эзләп алучы, ә алган белемне гамәли куллана алырлык дәрәҗәдә   булырга тиеш. Бу аңа татар теленең сүз байлыгын белергә, сүзләрнең һәм фразеологик әйтелмәләрнең лексик мәгънәләрен төгәл белеп кайсы өлкәдә эшләсә дә, куллана алуына этәргеч ясый. Бүгенге көндә сүзләрнең лексик мәгънәсен белү, аларны төрле өлкәләрдә урынлы куллану - иң актуаль мәсьәләләрнең берсе.

Проектның яңалыгы.

Лексикология – тел гыйлеменең гаять дәрәҗәдә катлаулы һәм күпкырлы өлкәсе. Телне өйрәнү, иң беренче чиратта, сүздән башлана. Сүзнең табигате, аның кулланылыш мөмкинлеге һәм даирәсе, яшәеше, мәгънә тирәнлеге аша без халыкның мәдәни-рухи мирасын барлыйбыз, милләтнең үсеш кыйбласын, башка халык, дәүләтләр белән багланышын ачыклыйбыз. Сүз ул аралашу, аңлашу чарасы гына булып калмыйча, милләтнең дөньяны аңлавын, кабул итүен күрсәтә торган фактор да. Тел, җәмгыять үсеше дәвамында сүзләрнең мәгънәләрендә халыкның көнитеш үзенчәлекләре сакланып кала, милли яшәеш үзенчәлекләрен алдагы буыннарга җиткерү вазыйфасын да сүз башкара. Ул телнең сүзлек байлыгын тирәнтен өйрәнү милләтнең үткән тарихын, рухи кыйммәтләрен ачыклауга да ярдәм итә, шул сәбәпле, лексикологиягә бүгенге көндә зур игътибар юнәлтелә.

                                     Проект эшенең  әһәмияте.

    Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше – системалы –эшчәнлекле (системно-деятельный подход) юнәлеш, ә системаны барлыкка китерүче төп компонент нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту системасына да карый. Ягъни рус телле балаларга  татар теле укыту системасының барлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, дәрес процессы, контроль, идарә итү, белем күтәрү һ. б.- бар да бер максатка- нәтиҗәгә хезмәт итә.

  Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбиләү.

Федераль Дәүләт белем бирү стандартларының методологик нигезе булып түбәндәгеләр тора:

  • Укучыларда үзлектән һәм өзлексез белем алуга ихтыяҗ тәрбияләү;
  • Белем бирү учреждениесендә үстерешле укыту мохитен  булдыру өчен шартлар тудыру;
  •  Укучыларның уку һәм танып белү активлыгын үстерү;
  • Уку һәм дәрестән тыш эшчәнлек планнары буенча төп белем бирү программалары таләп иткән көтелгән нәтиҗәләргә барлык укучыларның да, шул исәптән сәләтле, мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балаларның ирешә алуы;
  • Сәләтле балалар белән системалы, нәтиҗәне күздә тотып эшләү, аларны төрле яклап иҗади үстерү;    

Проект эшенең максаты: татар теленнән 5нче сыйныфның рус төркеме өчен дәрескә технологик карта төзү, аны тормышка ашыру.

  Бурычлары:

  1. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен,  фәнни –методик  тәэмин ителешен өйрәнү.
  2. Дәрескә технологик карта структурасын һәм эчтәлеген төзү.
  3. Белем бирүдә электрон ресурслардан файдалану

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Танып белү универсаль уку гамәлләре формалаштыру:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;
  •  объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;
  • төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив универсаль уку гамәлләре формалаштыру:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
  • билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;
  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

 Коммуникатив универсаль уку гамәлләре формалаштыру:

  • әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлый, аның фикеренә туры килерлек җавап бирә белү;
  • әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;

–   әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

      Күрсәтелгән универсаль уку гамәлләрен формалаштыру дәреснең үстерү максаты белән билгеләнсә, дәрес азагында ул укыту процессының метапредмет нәтиҗәләре буларак билгеләнелә.

                        Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел.

Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлый белү;
  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның          гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү;
  • “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалаштыру.

  Проектны гамәлгә ашыру: технологик картаны федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында татар телен укыту буенча гамәлгә кертү.

   Проектның нәтиҗәсен бәяләү: йомгаклау контроль эш нәтиҗәләре.

   Проектның объекты: фәнни –гамәли тәэмин ителеш.

Коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәресләр циклына үрнәк

( “Татар теле” 5 нче сыйныф)

Текст.

1 нче сентябрь бәйрәме

Бүген 1 нче сентябрь. Көн гаҗәп матур. Табигать безне яңа уку елы белән котлый. Узган ел бу көнне күңелсез булды, яңгыр яуды. Ә быел җылы, кояшлы.

Бүген мәктәптә белем бәйрәме. Мәктәптә күңелле музыка уйный.  Без Россия һәм Татарстанның Дәүләт гимннарын тыңладык. Укучылар да, укытучылар да матур киенгәннәр. Укучыларның кулында чәчәкләр. Әлбәттә, алар иң хөрмәтле кешеләргә — укытучыларга!

Бу текстны өйрәнү өчен циклда 3 сәгать бирелгән:

1 нче дәрес – ЛКФ

2 нче дәрес – ЛГКК

3 нче дәрес – Д/МС дәресе

Циклдагы 1 нче дәрес.

Тема: 1 нче сентябрь бәйрәме” текстындагы яңа лексика.

Дәрес тибы: ЛКФ

Дәрес максатлары:

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Дәреснең предмет нәтиҗәсе: 

  • уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә, үзеңә сорап ала белү күнекмәләрен ныгыту;
  • 1 нче сентябрь турында сөйләү өчен кирәк булган лексик материалны өйрәнү.

Дәреснең метапредмет нәтиҗәсе: 

  • чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү.

Дәреснең шәхси нәтиҗәсе: 

  • мәктәптә укуга карата уңай мөнәсәбәт тудыруга йогынты ясау.

Җиһазлау: дәреслек (3-4 нче битләр); методик ярдәмлек (10 нчы бит), дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар; Р.З. Хәйдәрова “Татарский язык в таблицах”.

Дәреснең дидактик этаплары

Дәрес этапларының төп максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Дәрес  этапларның  нәтиҗәләре

Шәхси нәтиҗә

Метапредмет нәтиҗәсе

Танып белү, коммуникатив, регулятив (универсаль уку гамәлләрен формалаштыру)

Предмет нәтиҗәсе

I.Оештыру

Уңай психологик халәт тудыру, дәрестәге эшчәнлеккә әзерләү.

Татар теле дәресенә әзерлекне оештыра.

1) дежур укучы рапорты;

2)укучыларның бер-берсенә, укытучыга комплиментлар әйтүе, яхшы кәеф теләү;

3) эш урыннарының әзерлеген барлау.

Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлаша белү сәләтләрен үстерү.

КУУГ: Әңгәмәдәшең белән коммуникациягә керә белү сәләтләрен үстерү.

РУУГ: Дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

II. Өй эшен тикшерү.

Уку-язу әсбапларының исемнәрен, исемнәрнең тартым белән төрләнешен, -мы/-ме аффиксларын исемнәргә ялганышын искә төшерү.

  1. 1. Этапның максатын укучыларга җиткерү:
  2. – Наша задача вспомнить названия учебных принадлежностей и сказать чьи они.
  3. 2. – Ребята, в каких случаях добавили аффикс -мы и -ме?
  4. 3. – А теперь оцените себя, справились ли вы с поставленной задачей.
  1. 1) “укучы – укучы“ диалогы:
  2. – Бу нәрсә?
  3. – Бу китап.
  4. – Бу китапмы?
  5. – Әйе, бу китап.
  6. 2) ситуатив күнегү:
  7. как скажете, что это:
  8. – моя (твоя, его) книга?

Диалог вакытында ипле, матур итеп эндәшә белү.

ТБУУГ: Объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;

РУУГ: Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

КУУГ: Әңгәмәдәшең белән коммуникациягә керә белү.

Уку-язу әсбапларының исемнәрен дөрес әйтә, исемнәрнең тартым белән төрләндерә, сорау бирүдә -мы/-ме аффиксларын куллана белү.

III.Актуальләштерү

Уку-язу предметларын үзеңә сорап ала белү; барлыгын, юклыгын дустыңнан сорау күнекмәләрен камилләштерү.

Этапның максатын укучылар белән ачыклау: - Ребята, вы оказались в трудном положении, т.е. забыли  учебные принадлежности и вы обращаетесь с просьбой к своим друзьям. Как вы думаете, какая теперь задача нашего урока?

1.Укучыларның дәрес максатын билгеләве:

- Научиться попросить себе учебные принадлежности.

2. Слайдлар аша уку-язу предметларын үзеңә сорап ала белү; барлыгын, юклыгын дустыңнан сорау күнекмәләрен камилләштерү(ЦОР, 2класс, 1нче бирем)

Телне яхшы өйрәнү теләге тудыру

РУУГ: дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;

ТБУУГ: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу,

КУУГ: әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлый, аның фикеренә туры килерлек җавап бирә белү;

Уку-язу предметларын үзеңә сорап ала белү; барлыгын, юклыгын әйтә, дустыңнан сорый белү.

IV.Яңа сүзләр белән таныштыру

Яңа сүзләрнең мәгънәләрен ачыклау, дөрес әйтү, язуга ирешү:

ғåҗәп

йåңа

қотлой

күңэлсэс

йåңгыр

күңэллэ

тåбиғәт

Укучыларның эшен оештыру, сүзләрнең лексик мәгънәләрен ачыклау, кат-кат әйттертү, игътибарлы укучыларны тактага чакырып сүзләрне яздырту, шулай ук теләгән укучыны да чакыру

1.

-Ребята, мы сегодня  с вами читаем новый текст,чтобы изучить этот текст, мы должны знать значение новых слов.Хәзер бу сүзләрнең мәгънәсен ачыкларбыз (предметлар,рәсемнәр аша,хәрәкәт, контекст аша аңлату).

2.-Укучылар, без сезнең белән яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эшләрбез.

1.Сүзләрне тактадан уку, сүзләрнең мәгънәсен ачыклау өстендә эшләү (яңа сүзләрне хәтердә калдыру, сүзлекләр белән эшләү):

Гаҗәп-удивительный,

Яңа-новый,

Котлый-поздравляет,

Күңелсез-грустный,

Яңгыр-дождь,

Күңелле-весело,

Табигать-природа

2. Укытучы артыннан хор белән һәм аерым-аерым кабатлау, яңа сүздәге үзенчәлекле авазларны әйтү, сүзне кабатлау, сүзтезмәләр әйтү, 2-3 сүздән торган,ләкин яңа сүз кергән җөмләләр өйтү:

1)Көн гаҗәп матур. 2) Табигать матур.

3) Күңелле музыка уйный. 4) Яңгыр яумый.

Бер-берсенә ярдәм итеп эшләү күнекмәләре булдыру,

ТБУУГ: тиешле мәгълүматны  табу өчен, белешмәләр, сүзлекләр куллану.

РУУГ: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү.

КУУГ:мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару .

Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш; сүзләрне дөрес язу һәм алар белән  җөмләләр төзи белү

V.Яңа сүзләрне сөйләмдә куллану

Яңа сүзләрне сөйләмдә куллануны ныгыту, сүзтезмәләр, 2-4 сүзләрдән торган җөмләләр тезергә ирештерү. Укучыларга биремнәрне рус телендә әйтү.

1.“Тәрҗемәче” уенын оештыру.

2. Мультимедия аша эш.

3. Дәреслек белән эш.

4. Ишетеп аңлау күнегүләрен эшләтү;

5. Ситуатив күнегүләрне эшләтү;

Конкурс оештыру;

Балалар парларда бер-берсеннән сүзләрнең тәрҗемәсен сорыйлар.

Сүзләрнең антоним парларын табу:

көн –

матур –

узган ел –

күңелсез –

җылы –

кояшлы –

Дөрес тәрҗемәне табу:

Матур            одевается

Күңелле       букет

Табигать       поздравляет

Күңелсез     красивый

Киенә          природа

Чәчәк          невесёлый

Бүген           весёлый

Киенә         сегодня

4.Ситуатив күнегүләр эшләү,

Скажите, что:

Сегодня день весёлый;

Сегодня день солнечный;

Сегодня день грустный;

Эта сумка новая;

Идёт дождь.

5.Ишетеп аңлау күнегүләр белән эш. Прослушайте и скажите слова со звуком [ғ]:

көн, кул, кояш, гаҗәп, чәчәк, яңгыр, кием, киенгән, укытучыларга.

Прослушайте и скажите, что добавлено ко второму предложению каждой пары:

– Бүген көн матур.- – Бүген көн гаҗәп

матур.

– Яңгыр яуды.- .– Бүген яңгыр яуды

– Мәктәптә музыка уйный.

– Мәктәптә күңелле музыка уйный.

6.Ситуатив   күнегүләр белән эшләү

 өчен, -мы/-ме сорау кисәкчәлә-

рен искә төшерү:

Ситуатив күнегүләр белән эш. Спроси

у друга:

 - тёплый ли день;

 - солнечный ли день;

 - играет ли музыка;

 - идут ли дети в школу.

7. «Иң матур сөйләүче” конкурсы. Слайдта язылган текстны укыйлар, парларда бер-берсенә сөйлиләр. Аннан соң такта алдына чыгып сөйләү оештырыла.

Текст

     Көн гаҗәп матур. Көн җылы, кояшлы. Без матур киемнәр кидек һәм мәктәпкә киттек. Мәктәптә безне укытучылар көтә.

1.Парларда һәм күмәк эшли белү;

2.Төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

КУУГ: үз фикереңне әйтә, иптәшеңне тыңлый белү,

ТБУУГ: эшләгән гамәлеңдә дөрес ориентлаша белү,

РУУГ: үзконтроль булдыру

1нче сентябрь турында сөйләү өчен кирәк булган лексик материалны өйрәнү,

сүзләрнең  мәгънәләрен  аңлый белү, язылганнарның дөреслеген  тикшерү,

VI.Рефлексия.Үзбәя һәм бәя.

Дәрескә нәтиҗә ясау.

1.Укучылардан дәрестә нинди яңалыкларны белгәннәрен сорау:

Ребята, что нового вы узнали на уроке? Кто считает, что он усвоил новые слова? Как вы себя оцениваете? Покажите смайлики.

  1. Алдагы дәрескә проблема кую:

-Ребята, что мы планируем на следующий урок?

Продолжая эту тему, как вы думаете, что мы будем изучать?

Укучылар смайликлар аша үзләренең белү-белмәү дәрәҗәләрен билгелиләр.

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

Укудагы уңышларның,

уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

VII.Өй эшен билгеләү

1.Дәреслек, 7нче бит, 2нче күнегүне язмача эшләү. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп уку, дәфтәрләргә язу.

2.Яңа  лексика  белән 5 сүзтезмә төзергә һәм тәрҗемә итәргә.

3.Яңа лексика белән 5җөмлә төзергә.

Укучылардан көндәлекләренә яздырту, биремнәрне укыту, аңлаганнарын, аңламаганнарын ачыклау, аңлаган укучылардан яңадан әйттерү.

Көндәлекләренә биремнәрен язу

Өй эшен көндәлекләренә язуны кирәк дип белү

Проект эшен йомгаклау

    Бу заманча дәрес эшкәртмәсе проектында балаларның аралашу күнекмәләрен камилләштерү, диалогик һәм монологик сөйләмне дөрес формалаштыру, сөйләмдә  сүзләрне урынлы куллануга ирешү, сөйләм телен камилләштерү һәм лексикологиянең кайбер өлешләренә фәнни якын килү юллары бирелә. Эш түбәндәге тәртиптә барса, балалар регулятив, коммуникатив, танып-белү, шәхескә кагылышлы универсаль гамәлләрен үзләштерәчәк. Проект эшен башкару барышында без фәнни-методик әдәбият, интернет – ресурслар һәм вакытлы матбугат материалларын кулландык.    

Кулланылган әдәбият.

1. Пассов Е.И. Коммуникативный метод обучения иноязычному говорению. 4-е изд. – М.:2004г.

2. Сафиуллина Ф. С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология.— Казан, 1999.

3.Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту/ төзүчеләр Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, - Яр Чаллы, 2015.-52б

4. Формирование универсальных учебных действий в основной школе: от действий к мысли. Система заданий: пособие для учителя/ А.Г.Асмолов, Г.В.Бурменская, И.А.Володарская и др.; под ред.А.Г.Асмолова. – 2-е изд. – М.: Просвещение, 2011.

5. Хайдарова Р.З. Проблемы технологизации учебно-воспитательного процесса// «Мәгариф». – 2005. - №9-10.

6. Хайдарова Р.З. Нравственный потенциал учебника татарского языка для русскоязычных учащихся//  “Фән һәм мәктәп”.- 200.-№2

7. Хайдарова Р.З. Проблемы повышения качества обучения татарскому языку русскоязычных учащихся.- В книге: Современные языковые процессы в Республики  Татарстан и Российской Федерации: законодательство о языках в действии.-Казань: Татар. кн. изд-во, 2007.

8. Хәйдәрова Р.З. Икетеллелек – заман таләбе// “Мәгариф”. – 2007. - №12

9. Хәйдәрова Р.З., Малафееева Р.Л. Коммуникатив технология нигезендә төзелгән татар теле дәреслекләре// “Фән һәм мәктәп”. – 2000. - №2.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1нче сыйныф өчен татар теле һәм укудан белем бирү программасы

И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова “Татар теле.Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең  1 нче сыйныфы өчен дәреслек”. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010...

3нче сыйныфы өчен татар теленнән тест. 1нче чирек.

3нче сыйныфы өчен татар теленнән тест. 1нче чирек....

1нче сыйныф, рус төркеме,татар теле

1нче сыйныф, рус төркеме,татар теле.Тема: Кемне? Нәрсәне? Кемгә? сораулары....

1нче сыйныф өчен эш программасы

1нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияттан эш программасы (Р.З Хәйдәрова дәреслеге)...

1нче сыйныфлар өчен эш программасы (рус төркеме)

Югары Акташның укыту планында 1 нче сыйныфта татар теленә атнага 2 сәгать  вакыт бирелә. Эш программасы нигезләнгән (Рус телендә урта (тулы)гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын ...

1нче сыйныфлар өчен дәрес план-конспекты

1нче сыйныфлар өчен дәрес план-конспекты...

"1нче сентябрь - Белем бәйрәме"

Белем бәйрәме көнне сыйныф сәгатенә презентация....