Минем " иҗат җимешләрем"нән....
статья (5 класс)

Хәлимуллина Индира Фаизовна

Мәхәббәт һәм хыянәт турындагы берничә шигырем...

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stihi_dlya_konkursa_tushnovoy.docx14.98 КБ
Файл aldashmagyz_le_keshelr.docx12.17 КБ

Предварительный просмотр:

Унсигез яшьлек бала

Ул күп шигырь язды,егет,сиңа

Тик боларга бар микән хакың?

Күкрәгенә кысып йоклап китте

“Оныт” дип язган соңгы хатың

Бу хаттагы синең бер шигырең

Кыз җанына тынычлык бирмәде.

“Оныттыр,яратсаң”-диюеңнән

“Булыш аңа,Ходам,дип теләде.

Кыз күңеле юксына сине,егет.

Ә йөрәктә газап уты яна.

Синнән башка һичкемне сөймәскә дип

Ант итте-унсигез яшьлек бала.

Сүзендә торды,егет халкы кызды

Сәер кызны яулый алмауга,

Табынып яшәвен дәвам итте,тик.....

Егет сиңа һәм дә Аллага.

Мәхәббәткә хыянәт

Мәхәббәттән никтер ерак йөрми

Өзә үзәк хыянәт тәме

Бер чәчәктән икенчегә куну

Шушы булдымы  дөньяң  яме?

Күбәләктәй җилбәзәкләнмәскә

Акыл биргән җирнең Алласы

Яшьлектәге ярлар-шунда кала,

Ә картлыкта ялгыз каласың ?!

Гомеркәйләр бик тиз үтә шул ул

Тиңдәш,бәлки,яшен яшьнәүгә

Нәрсә җитә: бердәм гаилә булып

Сөеп һәм сөелеп яшәүгә?

Көтмә,балам!

Рәхмәт,Аллам,балам барга

Күңелемә иң зур юаныч!

Ишектән күзен алмаучы

Улыкаем минем-куаныч!

Көтмә,балам,кайтмас атаң

Чит ападан бүтән кайтмас ул!

Үсәрсең горурлыгым булып

Дөньядагы  иң  газиз-син ул!

Янымда син булганда

 Алтын көзнең елак иртәсендә

Ирештерделәр миңа хәбәр:

Миннән еракта мәхәббәтеңне,

Бүтән ярны тапкансың, диләр

Бүләкли алырмы бәхет белән

Лаеклы үзеңнең гомердә

Әзерме ул үз тормышының һәр

Минуткаен сиңа бирергә?

Бәхет телим сиңа бүген,хәтта

Ят кочакта күптән булсаң да

Тик шуны бел:  мин бәхетле идем

Янымда син генә булганда....



Предварительный просмотр:

Алдашмагыз  әле, кешеләр!

Әллә нинди генә дөньясы шул

Һәрбер җирдә ялган, алдашу.

Рәхәттер дә, бәлки, шул ялганның

Эчләренә чумып  адашу.

Кибетләрдә- дөрес санамыйлар...

Мөнәсәбәт? Тагын да ялган,

Ялган аркасында  дуслык җебе

Һәм дә күпме гаиләләр янган.

Күзеңә карый торып-куялар

Кәкре  каеннарга терәтеп

Ялганнарны  күралмыймын бер дә

Торам  шуңа бүген өйрәтеп.

Ялган бетсә- туар тыныч көннәр

Дус яшәрләр туган-күршеләр...

Алдашмагыз  инде, зинһар өчен,

Алдашмагыз әле, кешеләр!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иҗат җимешләре

Укучылар өчен шигырьләр...

Презентация "Җиләк - җимешләр"

Презентация "Җиләк - җимешләр"...

Яшелчәләр, җиләк-җимешләр.

Тема: Яшелчәләр, җиләк-җимешләр....

Иҗат җимешләребез

Балачак – хыялларга бай чор ул. Күктәге болытларны  күзәткәндә, яшел чирәмле яланнарда аунаганда, гомумән, табигать кочагында йөзгәндә күңелдә хыял туа. Берәүләр аны хикәя, нәсер, әкият юлларына ...

"Җиләк - җимешләр"темасы буенча презентация

1 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен " Җиләк - җимешләр" темасы буенча презентация"...

«Яшелчә һәм җиләк- җимешләр» темасын ныгыту.

Максат: яшелчә һәм җиләк – җимешләр турындагы белемнәрен тирәнәйтү;              - бәйләнешле сөйләм үстерү...

"Яшелчәләр, җиләк-җимешләр" темасына ачык дәрес план-конспекты

"Яшелчәләр, җиләк-җимешләр" темасына ачык дәрес план-конспекты...