6 нчы сыйныфларның рус төркеме өчен "Көндәлек нигә елый? циклының" ЛКФ дәресе( 1 дәрес)
план-конспект урока (6 класс) на тему

Текст «Көндәлек нигә елый?» 30б. 5к.

Бу текстны өйрәнү өчен циклда 3 дәрес бирелгән.

1 нче дәрес-ЛКФ

2 нче дәрес-ГКК

3 нче дәрес – Д/М сөйләм дәресе

Тема: “Көндәлек нигә елый?” текстындагы яңа лексика.

Дәрес тибы: ЛКФ

Дәрес максатлары: (укытучы өчен)

1)    “Көндәлек нигә елый?” текстындагы яңа лексика белән таныштыру; хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасының ясалыш ысулларын куллануны камилләштерү;

2)    Билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

3)    Уку-язу әсбапларына карата сакчыл караш тәрбияләү.

 

(Укучы өчен:)

“Көндәлек нигә елый?” текстын аңлау өчен кирәкле сүзләрне өйрәнү, фигыльләрне барлыкта һәм юклыкта куллана белү.

Җиһазлау: Р.З. Хәйдәрова “Татар теле” (29-30б.); методик ярдәмлек (15б., 34-35б); Р.З. Хәйдәрова “Татарский язык в таблицах”, дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар.

Скачать:


Предварительный просмотр:

6 класс.

Текст «Көндәлек нигә елый?» 30б. 5к.

Бу текстны өйрәнү өчен циклда 3 дәрес бирелгән.

1 нче дәрес-ЛКФ

2 нче дәрес-ГКК

3 нче дәрес – Д/М сөйләм дәресе

Тема: “Көндәлек нигә елый?” текстындагы яңа лексика.

Дәрес тибы: ЛКФ

Дәрес максатлары: (укытучы өчен)

  1. “Көндәлек нигә елый?” текстындагы яңа лексика белән таныштыру; хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасының ясалыш ысулларын куллануны камилләштерү;
  2. Билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
  3. Уку-язу әсбапларына карата сакчыл караш тәрбияләү.

(Укучы өчен:)

“Көндәлек нигә елый?” текстын аңлау өчен кирәкле сүзләрне өйрәнү, фигыльләрне барлыкта һәм юклыкта куллана белү.

Җиһазлау: Р.З. Хәйдәрова “Татар теле” (29-30б.); методик ярдәмлек (15б., 34-35б); Р.З. Хәйдәрова “Татарский язык в таблицах”, дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.
  1. Исәнләшү,
  2. Уңай психологик халәт тудыру,
  3. Көн турында әңгәмә.
  1. Актуальләштерү.
  1. Иялек килеше сорауларын, кушымчаларын искә төшерү. Рәсемнәргә карап балалар кемнең әйберсе булуын атый.

Айдарның дәфтәре, Витяның көдәлеге, Алсуның каләме.

  1. Иялек килешендәге исемнәр белән җөмлә төзү.
  2. Иялек килешендәге исемнәрне алмашлыклар белән алмаштыру.

Әнинең күлмәге-аның күлмәге

Балаларның дәфтәрләре- аларның дәфтәрләре

  1. Рәсемнәргә карап, сорау җөмләләр төзү.

Бу кемнең китабы?

Бу кемнең дәфтәре?

Бу кемнең көндәлеге?

  1. Ситуатив күнегү эшләү.

Как скажешь о том, что:

  • её тетради очень чистые,
  • его учебные принодлежности очень аккуратные,
  • ты купил в магазине книгу.

Спроси:

  • чья эта книга,
  • чьи тетради новые?
  1. Ишетеп аңлау күнегүләре белән эш. Тыңлап сорау җөмләне атарга.
  1. Мин мәктәпкә барам.
  2. Керергә рөхсәтме?
  3. Мин алтынчы сыйныфта укыйм.
  4. Китапханәгә язылырга мөмкинме?
  5. Китапны саклап тотарга кирәк.
  1. Яңа сүзләр белән танышу.

Бервакыт [бэ̆рwа˚ӄы̆т]

Яратам[йа˚ратам]

Теләсә кая[тэ̆ләсә ка˚йа]

Ыргытмый[ы̆рғы̆тмы̆й]

Саклап тота [са˚ӄлап тота]

Онытмый [онотмы̆й]

Яхшы [йа˚хшы̆]

Яшь [йәш΄]

Пычрак [пы̆чраӄ]

Зарлана [за˚рлана]

  1. Сүзләрнең мәгънәсен ачыклау, сүзлек белән эшләү.
  2. Әйтелеш өстендә эш.
  • Хор белән, аерым-аерым кабатлау.
  • Сүзтезмәләр төзү  (яхшы укучы, пычрак күлмәк).
  • Җөмләләр төзү (мин китапны ыргытмыйм, ул көндәлекне саклап тота).

Физкультминутка.

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Аннары артка,

Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иңнәрне сикертәбез,

Кулларны биетәбез,

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

  1. Ситуатив күнегүләр эшләү.

Как скажешь о том, что :

  • однажды ты это читал,
  • ты любишь кашу,
  • тебе 12 лет,
  • он ещё молодой,
  • бабушка жалуется.

Спроси у друга:

  • бережно ли он относится к учебным принадлежностям,
  • любит ли он читать,
  • жалуется ли его дед.
  1. Яңа сүзләрне сөйләмдә куллануны ныгыту.
  1. “Кайнар туп” уены (бер бала тупны сүзнең русчасын әйтеп ата, калган балалар тәрҗемәсен әйтә). “Уйлап бел” уены (бер бала яңа сүзне уйлый, калганнар нинди сүз уйлаганын белергә тиешләр).
  2. Презентациядә сүзнең тәрҗемәсен ук белән күрсәтү.

Пычрак                                               Не бросает

Яшь                                                       Однажды

Исәнләште                                          Грязный

Теләсә кая                                           Молодой

Зарлана                                                Жалуется

Бервакыт                                              Поздоровался

Ыргытмый                                            Куда попала

  1. Сүзләрнең антонимнарын табу.

Яхшы-

Пычрак-

Яшь-

Әйбәт-

Исәнләште-

Уңайсыз-

  1. Чагыштырма таблица ярдәмендә хәзерге заман хикәя фигыльнең ясалыш ысулларны искә төшерә, төрләнешен кабатлау. 29 нчы биттә 3 нче күнегүне башкару.
  2. 4 нче күнегүне эшләү. Сорау җөмләләр төзү, килешләрне билгеләү.
  3. Текстның исеме буенча фикер алышу (“Көндәлек нигә елый!”)
  • Сез ничек уйлыйсыз, текстта сүз нәрсә турында бара?
  • Рәсемнәргә карап ни әйтерсез?
  • Текстны укып чыгу
  1. Ситуатив күнегүләр.

Как скажешь о том, что:

  • Ты книгу куда попала не бросаешь
  • К учебным принадлежностям относишься бережно
  • Дневнику стало неудобно?

Спроси:

  • Какой у него дневник,
  • Какие оценки у него в дневнике,
  • Есть ли у него двойка.
  1. Текст буенча сораулар төзеп, сорау-җавапны дәфтәргә язу.
  1. Йомгаклау
  • Без бүген нәрсәләр белдек?
  • Сезгә дәрес ошадымы?
  • Нинди нәтиҗә ясыйбыз?

Укучылар бер-берсенә билге куя.

  1. Өй эше.

1 нче вариант. Сүзләрне ятларга. Тексттагы фигыльләрне барлык һәм юклык формасында язарга.

2 нче вариант. Сүзләрне ятларга. Бу сүзләр белән дәфтәргә 5 җөмлә язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрҗия Аппакованың “Сөяк саплы пәке” әсәрендәге “Икенче хикәя” буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу. (6 нчы рус төркеме өчен әдәбият дәресе)

Дәрҗия Аппакованың “Сөяк саплы пәке” әсәрендәге “Икенче хикәя” буенча  диалогик-монологик сөйләмгә чыгу дәресенең план-конспекты...

5 нче сыйныф (рус төркеме) табигать һәм без темасына татар теле дәресе.

5 нчы сыйн ыф (рус төркеме) табигать һәм без темасына дәрес эшкәртмәсе....

"Сыйфатлар иленә сәяхәт" 7 сыйныф Татар теле дәресе(рус төркеме)

Максат:1.  Укучыларның сыйфат турында белемнәрен барлау һәм тирәнәйтү.2.          Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә урынлы кулланырга өйрәтү,...

Чын дуслык ул – зур хәзинә (6 нчы сыйныфларның татар төркемендә бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе, проект эше эшләү )

Дәрестә укучылар төркемнәрдә проект эше эшлиләр. Проект эшенең нәтиҗәсе - дуслык турында стена газетасы чыгару....