Разработка урока по изучению стихотворения Р. Зайдуллы "Без очарга әзерләнгән идек..."
методическая разработка (11 класс) на тему

Хафизова Миләүшә Рафхатовна

Разработка урока по изучению произведения. включенного в новую программу по татарской литературе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rkail_zaydulla_bez_ocharga.docx53.68 КБ

Предварительный просмотр:

Әлеге әсәр “Татар телендә урта белем бирү мәктәпләре өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программада” (Төзүче авторлары Д.Ф. Заһидуллина, Н.М. Йосыпова- Казан, 2013), 11 нче сыйныфта өйрәнү өчен, 2000-2010 нчы еллар мәдәнияте үрнәге  буларак  бирелә. Сезгә шигырьне А. Яхин методикасы буенча (аны ФДББС таләпләрен үтәгәндә дә, башка авторлар төзегән дәреслекләрдәге материалны өйрәнгәндә дә кулланып булганын күрсәтү максатында) анализлау үрнәген тәкъдим итәм. Аның тәртибен генә тасвирламыйча, практикада укучылар белән эшләү процессын чагылдырырга тырыштым. Эзлеклелекне югалтмас өчен, укучылардан көтелгән җаваплар үрнәге бирелде, ләкин аларның бик күп  төрле  булырга мөмкинлеген истән чыгармаска кирәк.

Ркаил Зәйдулланың “...Без очарга әзерләнгән идек...” шигыре эчтәлеге.

Тезмә әсәргә анализ ясау дәресенең эчтәлек табу (дәреснең уку мәсьәләсе кую һәм аны адымлап чишү-яңа теманы өйрәнү) этабы.

  Автор: Әтнә районы Иске Өҗем төп мәктәбенең 

                                                                  югары категорияле татар теле һәм әдәбияты

                                                                       укытучысы Хафизова Миләүшә Рәфкать кызы.

УМ кую. Укытучы.  Хәзер, укучылар, Ркаил Зәйдулланың “...Без очарга әзерләнгән идек...” шигыренең эчтәлеген табарга тырышырбыз, моның өчен тезмә әсәр анализлауның сез белгән алымнарын кулланырбыз.

УМ чишү. 1.Укучылар эшчәнлеге. Шигырьне игътибар белән укыйлар һәм, кирәк тапсалар, сүзлек белән эшлиләр.

Без очарга әзерләнгән идек,

Давыл купты,

Күкне яшен телде.

-Ашыкмагыз, сабыр!- диде Тәкъдир.

Очышыбыз кичектерелде.

Ә куәтләр ташып тора иде!

Давылларны җиңмәс идекмени,

Күктә булсак!

Күз яшьләрен йотып аязганны көттек,

Йодрыкларны төйни-төйни

Көттек.

Әй кыйнады безне давыл җирдә...

Җаныбызга керде, бәгырьләрне телде.

Ыңгырашып күккә караш аттык,

Ә күк бездән көлде,

Елый-елый көлде.

 

Тынды давыл,

Җансыз сыман тын калды җир.

Инде безнең Тәкъдир суга кабат.

Тик кая соң элекке көч?

Тешне кысып

Талпынабыз кабат

Биеклеккә.

Теткәләнгән тәндә теткәләнгән канат.

        “Тәкъдир” сүзенең аңлатмасын карау урынлы булыр: Тәкъдир- кеше тормышындагы вакыйгаларның аның ихтыярыннан тыш барлыкка килүе, язмыш. [1]

2.Укытучы. Сыйныфка, гадәттәгечә, “Әсәр нәрсә турында?” дигән сорауны кую.

Укучылар эшчәнлеге. Үзләре тапкан эчтәлекне сөйләтү. Көтелгән җавап: Алар очарга әзерләнгәннәр, тик давыл узганын көтеп торганнар, аннан соң бу инде мөмкин булмаган. Әсәр очу, дөресрәге, очмау турында. Бу-  объектив эчтәлек.

3. Укытучы. Ә хәзер субъектив эчтәлекне эзләп карыйк.  Эшне әсәрнең фокусын табудан башлыйк.

Укучылар эшчәнлеге. Фокусны бирүнең 3 юлын табуны төркемнәрдә башкарабыз. Көтелгән җаваплар:

1 нче төркем. Фокус кабатлана. Биредә очарга теләү турындагы юллар кабатлана.

2 нче төркем. Фокус- ул чишелмәгән каршылык: очарга телиләр- оча алмыйлар.

3 нче төркем. Фокус әсәрнең исеме булып килә. Бу очракта, ул- шигырьнең башламы. 

Җавапларны гомумиләштерәбез һәм нәтиҗә ясыйбыз: әсәрнең үзәге- очарга теләү.

4. Укытучы. Хәзер әсәрне шушы үзәккә бәйле өлешләргә таркатыйк, аларның эчтәлеген табыйк.

Укучылар эшчәнлеге.  Фокус кабатланган урыннарны билгеләп, әсәрне ике өлешкә бүлү, аларның эчтәлеген табу. Көтелгән җавап: очарга теләү беренче һәм дүртенче строфада кабатлана, димәк, 1-3 нче строфалар- беренче, 4 нче строфа- икенче өлеш. Беренче өлеш эчтәлеге: очарга әзерләнгәннәр- очмаганнар. Икенче өлеш эчтәлеге: очарга телиләр- оча алмыйлар.

Укытучы. Өлешләрнең эчтәлеген гомумиләштерергә ярдәм итү (сораулар бирергә мөмкин: “Очарга әзерләнү нәрсә ул?”-җавап: “Максат”).

очарга әзерләнгәннәр  -     очмаганнар.

        максат               -         гамәл

 очарга телиләр         -       оча алмыйлар

        теләк                  -         мөмкинлек.

Укучылар эшчәнлеге. Нәтиҗә ясау. Көтелгән җавап: өлешләрнең үз эчендә каршылыклар бар. Беренче өлеш максат-гамәл (максатларына ирешү өчен берни эшләмиләр), икенче өлеш теләк-мөмкинлек каршылыгы турында. 

        5. Укытучы. Инде өлешләр  арасында булган каршылык һәм уртаклыкны  табыйк.

 Укучылар эшчәнлеге. Әсәрдән үзара каршылыкта булган урыннарны табу (таблица тутыру эшне җиңеләйтә). Көтелгән җавап:

1нче өлеш

2нче өлеш

Давыл купты,

Күкне яшен телде.

Тынды давыл,

Җансыз сыман тын калды җир.

-Ашыкмагыз, сабыр!- диде Тәкъдир.

Инде безнең Тәкъдир суга кабат

Ә куәтләр ташып тора иде!

Давылларны җиңмәс идекмени,

Күктә булсак!

Тик кая соң элекке көч?

Беренче өлештә җирдә давыл куба, ул җирдәгеләрне кыйный, икенче өлештә инде тынып кала.

Тәкъдир очарга теләүчеләрне юлдан бүлә, аннан кабат  күккә чакыра.

Аларның башта давылларны җиңәрлек куәтләре бар иде, ахырга көчләре калмаган.

        Өлешләрне берләштереп торучы уртаклык һаман күккә омтылуда: беренче өлештә- “...Ыңгырашып күккә караш аттык...”, икенче өлештә- “...Тешне кысып талпынабыз кабат биеклеккә...”

        6. Укытучы. Өлешләрдәге шушы каршылыклар һәм уртаклыклар  аны бербөтен итеп бәйли. Аларда кабатланган образ-метафоралар, функция бәйләнешен тәэмин итеп, яңа мәгънә барлыкка китерәләр.

        Укучылар эшчәнлеге. Метафораларга бәя биреп, аларның эчтәлеген ачу. Көтелгән җавап:

        1 нче төркем. “Давыл” метафорасы.

Давыл яшеннәре белән       Давыл-татар әдәбиятында традицион метафора.

күкне телеп котыра.      Ул революция, җәмгыятьтәге зур үзгәрешләрне

Гади генә түгел, җан-     чагылдыра.Татар халкының яңа тарихына күз

нарны,бәгырьләрне          салсак, сүз туксанынчы еллардагы милли   күтәре-

кыйнаучы давыл икән.       леш (давыл, кыйный-кыйный,   җаннарны  уяткан)

                                         һәм аннан соңгы торгынлык турында бара дип

                                         дип әйтергә мөмкин. Андый күтәрелү һәм  чигенү-

    ләр бездә элек тә булган.Очарга теләүчеләрнең  ка-

   натларын кисүче репрессия дип карарга да мөмкин.

             2 нче төркем. “Тәкъдир” образы.        

Тәкъдир давыл вакы-        Җирдәгеләр белән идарә итүче көч, аны тыңлый-

тында сабыр итәргә         лар, ул кушканча эшлиләр. Бәлки, ул кайгырта,

куша,  зилзилә тынгач,        бәла-казалардан саклыйдыр, ә бәлки, төп герой-

кабат күккә чакыра.        ның күккә очуын теләмидер?Әллә бу каршылык

очарга теләүчеләрнең үзләрендәме, ихтыярсыз-              

        лыкларын шулай акларга тырышалармы?

3 нче төркем. “Күк” метафорасы.

Күк-  “без” омтылган         Күк, биеклек, мөгаен, ирек, азатлыктыр. Шуңа

 урын, анда  давылны да    ирешү өчен берни эшләмәгәннәрне кызганып елый-

җиңеп була. Ул “без”-      дыр, мыскыллап көләдер ул.

дән елый-елый көлә.        

        Фикерләрне гомумиләштереп, нәтиҗә ясыйбыз: шигырь мөмкинлек барында, бернәрсә эшләмичә, язмышын үзгәртә алмаучылар турында.

        7. Укытучы. Әйе. Ә кем икән соң ул язмышын үзгәртә алмаучылар?

        Укучылар эшчәнлеге. 1. Әйтелгән фикерләрне туплап, лирик геройга бәя бирү. Көтелгән җавап:

        Лирик герой бирелеше үзенчәлекле. Автор “Мин” дип түгел, “Без” дип сөйли, димәк, сүз күпләр (бер төркем кешеләр, гавам,халык, милләт) турында бара.  

Аның хис-кичерешләре әсәрдә сурәтләнгән вакыйгаларга бәйле: үкенү, ачу.

Хиснең сәбәбе таптык инде: кирәкле мизгелдә хәлиткеч карар кабул итә алмау.

“Без”- максат һәм гамәлләре, теләк һәм мөмкинлекләре туры килмәгән, башкалар(Тәкъдир) фикере буенча яшәүче; көч-куәте була торып та, хыялын тормышка ашырырга ихтыяры җитмәүче каршылыклы образ. Давылны җиңәрлек куәт белән йодрыкларын төйни ул, шул ук вакытта аннан курка да. Сүз милли күтәрелеш елларында азатлык алырга омтылып та, үз дигәненә ирешә алмаган татар милләте (яки шул юлда көрәш алып барган бер төркем кешеләр турында) бара дип әйтергә була. Димәк, әсәрнең темасы- милләт язмышы.

         2.Әсәрнең ике эчтәлеген схемада күрсәтү:

        

8. Укытучы. Ркаил Зәйдулла бу әсәрендә әнә шулай “... шартлы–символик образларны активлаштыру ярдәмендә милли проблематиканы яңа яссылыкта куя.”[2]. Вакыйгалар шактый күңелсез тәмамалана. Милләтнең киләчәге шулай ук өметсез микәнни? Лирик әсәрдәге хис-сәбәп-юану чылбырының соңгы буынын эзләп карыйк әле.

        Укучылар эшчәнлеге. Юану өлешен табу:

Тешне кысып

Талпынабыз кабат

Биеклеккә.

Теткәләнгән тәндә теткәләнгән канат.

Бу юллар безгә авторның әйтергә теләгән фикерен, ягъни әсәрнең идеясен җиткерә: очарлык хәлдә булмаса да, халыкның  үҗәтлеге бетмәгән, биеклек-азатлык турындагы хыяллар сүнмәгән, өмет яши әле.

Үзбәя.

Укытучы. Без өйрәнгән әсәрдән күренгәнчә, Ркаил Зәйдулла- актив гражданлык позициясе булган, милләт язмышына беркайчан битараф кала алмаган шагыйрь. “...”Кәрван” дип аталган үзенең иң яхшы шигырьләренең берсендә ул турыдан-туры “шагыйрьгә тигән өлеш- тарихның барышын күзәтү һәм тасвирлау”дип яза...Аның өчен тарих үткәннәр белән киләчәкне тоташтырып торган, бүгенге көннең буяуларын үзенә сеңдергән бер җеп сыман...Укучының... аңын уяткан, канын кузгаткан хәлдә дә, чын әдәби текстта бернинди сорауга да җавап әзерләнмәгән. Аның вазифасы - кеше аңында сораулар пәйда итү, шул сорауларга җавап эзләргә этәрү...”[3]

Бүгенге дәрестәге хезмәтегез киләчәктә милләтебез тарихы, аның язмышы турындагы әсәрләрне укып уйланырга, күңелегездә туган сорауларга җавап эзләргә этәргеч булыр дип ышанам.

Файдаланган әдәбият.

  1. А. Г. Яхин. Әдәбият дәресләре –Казан, “Мәгариф”, 2003.
  2. Р. Зәйдулла. Мәгарә- Казан, ТКН, 2005.


[1] Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, III том- Казан, ТКН, 1981

[2] Д.Ф. Заһидуллина, Н.М. Йосыпова .“Татар телендә урта белем бирү мәктәпләре өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа”- Казан, 2013

[3] Н. Игъламов. Шыпырт кына җил исәр.- Р. Зәйдулла. “Саташкан сандугач”, Казан, ТКН, 2012, 7 нче бит.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока "Обобщение изученного по теме "Причастие" в 7-ом классе.

В разработку урока входит конспект, составленный с учетом новых требований по развитию УУД. ...

презентация к уроку по изучению стихотворения М.Ю.Лермонтова "Бородино"

Презентация содержит иллюстративный материал, позволяющий учащимся  понять тему и идею стихотворения  М.Ю.Лермонтова о значимости Бородинского сражения в истории России....

РАЗРАБОТКА УРОКА-ОБОБЩЕНИЯ ИЗУЧЕННОГО ПО ТЕМЕ «ИМЯ СУЩЕСТВИТЕЛЬНОЕ»

Данный урок является уроком повторения и закрепления   пройденного материала,целью которого является правильное применения правописания гласных о и е в суффиксах чик-,щик- после шипящих, применен...

РАЗРАБОТКА УРОКА-ОБОБЩЕНИЯ ИЗУЧЕННОГО ПО ТЕМЕ «ИМЯ СУЩЕСТВИТЕЛЬНОЕ»

Данный урок является уроком повторения и закрепления   пройденного материала,целью которого является правильное применения правописания гласных о и е в суффиксах чик-,щик- после шипящих, применен...