Доклад
материал на тему

Юсупова Лилия Галимзяновна

выступление на конференции

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad.docx25.64 КБ

Предварительный просмотр:

        

           Доклад

     

                Башлангыч сыйныфларда яңа эш алымнары

        Эзерләде: татар теле һәм                               әдәбияты укытучысы

        Юсупова Л.Г.

                                  “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз,

       чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”.

Р.Фәхреддин

      “Инновация” терминын мин педагогик тәҗрибәдәге махсус эшләнгән яисә “очраклы рәвештә генә алынган” яңалык итеп кабул итәм. Фәнни әдәбиятта “яңалык” һәм “инновация” төшенчәләре төрлечә аңлатыла. Яңалык – ул укыту процессына караган яңа чара (яңа метод, яңа методика, яңа технология һ.б.). Әлеге чараны үзләштерү процессын инновация дип саныйлар. Хәзерге заман таләпләренә туры килә торган белем бирү шәхесне җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш ситуацияләренә, фән нигезләрен ныклы үзләштерүгә әзерләүне күздә тота. Соңгылары исә, яңа технологияләрне файдаланып, иҗади мөмкинлекләрне, фикерләүне, аралашу күнекмәләрен үстерү исәбенә, программаларда каралган.

Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә моның өчен укытучыдан үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала. Бүгенге көндә балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Шуңа күрә укучыларымда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, аларның игътибарын җәлеп итү максатыннан мин дә әлеге мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында киң кулланырга бурычлы. Заманча технологияләр файдаланып белем бирү түбәндәге мөһим бурычларны үтәргә ярдәм итә:

  • укучыда өйрәнелә торган фәнгә карата кызыксыну уяту;
  • укучының танып белү активлыгын арттыру;
  • тел өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру, аралашу вакытында үзара ярдәмләшү мохиты тудыру;
  • укучының иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу, алган белемнәрен тирәнәйтү, инициативасын тагын да үстерү.

Моннан берничә еллар элек уку - укыту процессында укытучының төп эш коралы булып такта белән акбур торса, хәзер инде хәл бөтенләй башкача. Мин үзем татар теле дәресләрендә укучыларны кызыксындыру, дәресне мавыктыргыч итеп үткәрү өчен компьютер куллануны бик отышлы дип саныйм.

Компьютер – укучы белән белемнәр системасы арасында арадашчы, белем алу чарасы. Компьютердан файдалану укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Компьютер сыйныф тактасын да, тарату материалын да, дәреслекләрне дә алыштыра ала. Аны куллану дәреснең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итә. Һәр укучының белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була. Кайбер укучыларның ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, күпчелек укучыларда күреп истә калдыруы өстен чыга. Менә шушы вакытта компьютер ярдәмгә килә. Чөнки мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә. Презентацион программаларны төзегәндә, мин аның эченә бик күп материал: төрле схемалар, рәсемнәр, фотосурәтләр кертәм.

Мин башлангыч сыйныфларда дәрес үткәргәндә бик еш интерактив тактага мөрәҗәгать итәм, чөнки интерактив такта куллану дәресләрне тагы да мавыктыргыч, нәтиҗәле итәргә ярдәм итә. Интерактив такта белән эшләгәндә укмин һәрвакыт укучыларның игътибар үзәгендә, сыйныф белән элемтәдә тора.

Төрле темага күрсәтмә материаллар һәм укыту ресурсларын бик күп табарга һәм аларны кабат-кабат файдаланырга мөмкин. Бу алым укучыларның белем сыйфатын үстерергә ярдәм итә. Укучылар интерактив тактага бик тиз күнегәләр. Зур экран бергәләп эшләргә мөмкинлек бирә. Сыйныфта интерактив тактаның барлыкка килүе  хәтта иң проблемалы укучыларга да укуга карата карашларын үзгәртергә этәргеч ясый. Соңгы парта артында утырган бала кинәт активлаша һәм иҗади фикер йөртә башлый.

Шулай итеп интерактив такта укучыларда эшләү активлыгын гына арттырып калмый, ә яңа материалны һәр укучыга җиңел, аңлаешлы итеп җиткерергә дә ярдәм итә.

Шулай ук дәресләрдә Интернет ресурсларны куллану гаять зур мөмкинлекләр бирә. Интернет челтәре укучыга һәм укытучыга кирәкле мәгълүматны җир шарының төрле ноктасыннан эзләп табу шартларын тудыра.

Татар теле дәресендә Интернет ярдәмендә уку, язу күнекмәләрен булдыру һәм үстерү, кирәкле  материал табу, укучыларның сүзлек запасын баету,  татар телен өйрәнүгә мотив формалаштыру кебек дидактик бурычларны үтәргә мөмкин.

Укучылар Интернет челтәрендә үткәрелә торган тестларда, викториналарда, конкурсларда, олимпиадаларда катнаша, яшьтәшләре белән аралаша алалар.

Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүдә рольле уеннар актив кулланам.  Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә укучылар аның белән иркен эш итәләр. Шуның белән беррәттән, укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була.

Рольле уеннар берничә этаптан тора: өйдә яки сыйныфта әзерләнү, сыйныфта уенны оештыру, йомгаклау этаплары. Уенны оештырганда, укытучы берничә факторны истә тотарга тиеш:

  • укучыларның коммуникатив эшчәнлеген активлаштыру;
  • сөйләм эшчәнлеге дәрәҗәсенең төрле булуын истә тотып, балаларга рольләрне дөрес бүлеп бирү;
  • уенның нәтиҗәсе укучыларның хисси халәтенә бәйле булу;
  • укучыларга яхшы таныш булган ситуацияләрне файдалану;
  • үзара ярдәмләшү, телдә актив аралашу мохите булдыру.[1]

 Рольле уеннар диалогик сөйләмне үстерүдә бик нәтиҗәле чара булып тора.

Мәсәлән, дәрес вакытында түбәндәге уеннар кертәм.

Дәрес-шоу. Сыйныф берничә төркемгә бүленә. Һәр группа лидер сайлый. Ул укытучы тәкъдим иткән тема буенча әңгәмә оештыра һәм аны сыйныфка тәкъдим итә белергә тиеш. Теманың эчтәлеге берничә укучының аралашуы, спектакль яки әкият формасында ачылырга мөмкин. Әңгәмәгә башка группа укучылары да кушыла ала. Шул тәртиптә башка группалар да үз темалары буенча чыгыш ясыйлар.

“Нәрсә? Кайда? Кайчан?” дәрес-уены. Бу уен телетапшыру үрнәгендә оештырыла.

“Могҗизалар кыры” уены. Бу уенны бер дәрес вакытына бүлеп кулланырга да, шулай ук аның бер этабында гына да кулланырга мөмкин. Мондый төр уен укучыларның сүзлек запасын тикшерү өчен бигрәк тә уңай һәм нәтиҗәле.

“Татар телен яратучылар” клубы утырышы. Ул һәр чирек ахырында оештырыла. Һәр утырыш аерым бер темага багышлана, өй эшләре дә бирелергә мөмкин.

Болардан тыш та төрле уен элементлары кулланырга мөмкин. Бөтен дәресне ситуацияле уенга кормыйча, аның билгеле бер этабында гына да уен элементы кертеп җибәреп була. Мәсәлән, кечерәк сыйныфларда “Ашханәдә”, “Кибеттә” кебек рольле уеннар бик кызыклы. Аны, гадәттә, шушы темаларга караган лексика һәм репликаларны өйрәнгәндә кулланалар. Ул дәресне җанландырып җибәрә. Зуррак сыйныфларда югарыда санап үтелгән бөтен дәресне иңләп ала торган уен формалары кулайрак.

Укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга нигезләнгән педагогик технологияләргә тагын аралашуга өйрәтү технологиясен дә кертәм. Коммуникатив белем бирү, ягъни аралашу нигезендә өйрәтү технологиясе укучыга татар теле дәресләрендә белем һәм күнекмәләрне урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә гамәлдәге программа таләбе күләмендә аралашуга җитәрлек дәрәҗәдә үзләштерергә мөмкинлек бирә. Технологиянең төп нигезләмәләре: чит телне үзләштерү чаралары, уку материалының күләме һәм ешлыгы, гамәлгә ашырылучы коммуникатив эшчәнлек бергәлеге һ.б.

Инновацияле технология формаларының берсе Сингапур методикасы тора. КОНЭРС, РЕЛЛИ РОБИН, РАУНД ТЭЙБЛ, КЛОК БАДДИС, ТАЙМД ПЭА ШЭА, МИКС-ФРИЗ-ГРУП, МИКС ПЭА ШЭА, ЭЙ АР ГАЙД структуралары результатларны күтәрә. Коллектив ара бәйләнеш балалар бер-берсе белән актив аралашуын аңлата. Бу технологиянең нигезендә нәкъ менә укучы - укытучы һәм укучы - укучы аралашуы иң мөһим фактор булып тора. Шулай булгач, әлеге технология тәрбияви максатка да хезмәт итә, шул ягы белән ул аеруча әһәмияткә ия.

 Бу методиканың төп нигезләмәләре:

- эзлеклелек, өйрәнелә торган материалны бирүгә системалы якын килү;

- сәләтле укучының көчсезрәгенә ярдәм итүе;

- хаталарны кисәтү;

- сыйныфта үзара ярдәмләшү мохиты, уңайлык тудыру;

- уку материалының һәр укучыга көч җитәрлек итеп бирелүе.

Шулай ук дәресләрдә ЛЕГО технологиясен дә кулланырга тырышам.

Яңа технологияләр өлкәсендә аеруча зур урынны тестлар алып тора. Тестлар еш куллануның тагын бер сәбәбе бар: урта мәктәп имтиханнары бердәм таләпләргә китерелә, һәм анда нәкъ менә тестлар кулланыла. Хәзерге көндә тестлар укытучылар өчен еш очрый. Тестлар дәрестә синтаксис укытканда да кулланыш таба. Ә С.Данилова, С.Хәйруллина мәкаләсендә тестлар балаларны дөрес сөйләшергә өйрәтү максатына ирешергә булышалар.

Шул рәвешле, мин рус телле балаларда татар телен өйрәнү, белү теләге тәрбияләргә тырышам.

Әгәр укытучы үзе үзләштергән методлар,алымнар белән генә эшләсә аның хезмәте бик чикләнгән булыр иде.Андый укытучы белем бирүдә югары нәтиҗәләргә ирешүдән генә туктап калмый,ә шәхес буларак та үсүдән туктый.Инновацион алымнар куллану гына укытучының ителлектуаль үсүенә ярдәм итә.Ул аны яңа белемнәр ,яңа мәгълүматлар эзләүгә этәрә һәм аларны укыту-тәрбия эшчәнлегендә тормышка ашырырга булыша.Шулай итеп инновацион эшләү педагогның информацион культурасы үсүенең төп чыганагына әверелә.Ә ул үз чиратында үзбелемнең үсүенә һәм инновацион процессларның тизләнүенә сәбәпче була.

     Сөйләгәннәрдән нәтиҗә ясап әйтсәк,без шуны күрәбез:  мәктәптә укытучының инновацион эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге күп төрле чараларга бәйле.Болар методологик, оештыру-педагогик, методик һәм техник чаралар.Ләкин хәлиткеч чара булып ,әлбәттә,педагогның белем бирү өлкәсендәге һәр яңалыкны күрә белүе һәм аны үз эшендә куллануы тора.  Шуннан башка безнең инновацион технологияләр турында сөйләвебез коры сөйләнүдән узмаска мөмкин. Бөек шәхесебез Р.Фәхреддин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад:"Эффективность учебного занятия-стимул к успеху педагога и обучающегося" Доклад:" Профессиональная компетенция педагога в дополнительном образовании"

Млтивация ребенка на освоение нового для себя и интересного вида деятельности.Профессионально компетентным можно назвать педагога доп. образования, который на достаточно высоком уровне осуществляет пе...

Доклад к педсовету от 27 марта 2013 г. Тема доклада: «Формирование продуктивных компетенций через участие учащихся в кружковой деятельности».

Развитие творческих способностей  детей является неотъемлемой частью образовательного процесса, который включает в себя не...

Доклад "ФОРМИРОВАНИЕ ИНФОРМАЦИОННО-КОММУНИКАТИВНОЙ КУЛЬТУРЫ ПЕДАГОГА." и презентация к докладу.

Аннотация:В данной работе рассматривается вопрос формирования и повышения информационно–коммуникационной культуры педагога современной школы. «Все течет – все изменяется», - говорили древние. Эт...

Доклад "ФОРМИРОВАНИЕ ИНФОРМАЦИОННО-КОММУНИКАТИВНОЙ КУЛЬТУРЫ ПЕДАГОГА." и презентация к докладу.

Аннотация:В данной работе рассматривается вопрос формирования и повышения информационно–коммуникационной культуры педагога современной школы. «Все течет – все изменяется», - говорили древние. Эт...

Доклад "ФОРМИРОВАНИЕ ИНФОРМАЦИОННО-КОММУНИКАТИВНОЙ КУЛЬТУРЫ ПЕДАГОГА." и презентация к докладу.

Аннотация:В данной работе рассматривается вопрос формирования и повышения информационно–коммуникационной культуры педагога современной школы. «Все течет – все изменяется», - говорили древние. Эт...