Фигыльләрнең ясалышы ягыннан төрләре
план-конспект урока (6 класс) на тему

Сафиуллина Индира Ильдаровна

          Укучыларга фигыльләрнең төзелеше һәм ясалышы турында мәгълүмат бирү; фигыль төркемчәләре  буенча беренчел белемнәрен ныгыту;  балалар шагыйре Ш.Галиев иҗатына карата кызыксыну уяту, күренекле шәхесләргә карата ихтирам хисе тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon figyl_yasalyshy.doc97.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                  

                                                                                   Укытучы: Сафиуллина Индира Илдар кызы

                                    Татар теле                                                                        Сыйныф  VI

Тема: Фигыльләрнең  ясалышы ягыннан төрләре.

Максат: укучыларга фигыльләрнең төзелеше һәм ясалышы турында мәгълүмат бирү; фигыль төркемчәләре  буенча беренчел белемнәрен ныгыту;  балалар шагыйре Ш.Галиев иҗатына карата кызыксыну уяту, күренекле шәхесләргә карата ихтирам хисе тәрбияләү.
Әдәбият: 1. Тумашева Д. Юсупов Ф.Зиннатуллина К.Татар теле. 6 нчы сыйныф өчен дәреслек. -Казан: ”Мәгариф”,2006.  2. Сафиуллина Ф.С. Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. -Казан:     ”Мәгариф”,2006. 3.Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. -Казан:     ”Мәгариф”,2006.

Җиһазлау: проектор,презентация, йомшак уенчыклар, карточкалар.

Укыту методлары: өлешчә эзләнү, күрсәтү, аңлату.

 Дәрес төре:  яңа теманы аңлату дәресе.

                                                               Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

-Хәерле көн! Хәлләрегез ничек? Укучылар, әйдәгез, бер-беребезгә елмаешыйк та, хәерле көн телик.

-Сәлам, дустым! (,,биш”не бирү)

-Хәлләр ничек?  (җиңелчә җилкә кырыена кагу)

-Кайда булдың?(колак яфрагыннан тоту)

-Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)

-Син килдең! (кулларны җәю)

-Мин бик шат !(кул кысышу)

- Менә шундый җылы сүзләр, изге теләкләр белән башланган  дәрестә без бүген алган белемнәрне  кабатларбыз, яңа тема өйрәнербез. Безгә сынатмаска ,алган белем-күнекмәләребезне файдалана белүебезне күрсәтергә кирәк булачак.

2.Өй эшен тикшерү.

а) Әйдәгез әле, укучылар, өй эшен тикшереп үтик. Фигыль төркемчәләрен кабатлап килергә диелгән иде.Хәзер мин сезгә Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе,Г.Х.Андерсен исемендәге халыкара диплом лауреаты,якташыбыз Шәүкәт Галиевнең шигырьләреннән өзекләр укыйм, астына сызылган фигыльләрнең төркемчәләрен әйтәм,ә сез җавап дөрес булса басасыз, дөрес булмаса урыннарда утырып каласыз.(ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН)

1.Беренче кар,беренче кар-

Язылмаган дәфтәр сыман.      (язылмаган-сыйфат фигыль,укучылар басалар)

2.Кар өстендә бик килешә

Кызыл мәрҗән миләшкә. (килешә-инфинитив ,укучылар  утырып калалар)

3.Кар бөртеге,

Кун кулга. (кун-хикәя фигыль,укучылар утырып калалар )

4.Бер карасам

Гел боз син.(карасам-шарт фигыль,укучылар басалар)

5.Карлар ява

Талгын гына,

Оеп кына. (оеп-хәл фигыль,укучылар басалар)

6.Аның  сыман салкында

Чыныгырга җыенам. (чыныгырга-хикәя фигыль,укучылар утырып калалар )

7.Чаба-чаба читәннәргә

Ак йон җебе чолгый буран. (чаба-чаба-хикәя фигыль,укучылар утырып калалар )

8.Кар бөртеге учыма

 Төште дә бөтерелеп

Мактаудан

Бетте эреп. (мактаудан-исем фигыль,укучылар басалар)

9.Шатландырып, уйнап ява,
Күр, чистарып китте һава! (күр-боерык фигыль,укучылар басалар)

10.Кышлар китә көньякка-

Кышларга җылы якка. (кышларга-шарт фигыль,укучылар  утырып калалар)

                                                (үзбәя)

ә)Үтелгәнне кабатлап алабыз.Басасыз һәм музыкага бии-бии әйләнәсез. Музыка туктагач, бер урында басып каласыз. Шуннан соң мин сезгә сорау бирәм, сез шул сорауның җавабын төркемнәргә берләшеп күрсәтергә тиеш буласыз.(МИКС – ФРИЗ – ГРУП )

Тест  “Фигыль турында өйрәнгәннәрне ныгыту  “

1.Ничә фигыль өч заманда да килә ала?

Җавап : 2

2. Ничә фигыль зат-сан белән төрләнә?

Җавап : 3

3.Бу җөмләдә ничә фигыль бар?  

Без яшәгән авыл борыла-борыла аккан Агыйдел буена урнашкан.

Җавап : 4

4.Ничә  затланышсыз фигыль заманнарда төрләнә?
Җавап : 1
5.Хәл фигыльнең ничә төре бар? 
Җавап : 4

6. Киләчәк заман сыйфат фигыльнең  ничә төрле формасы бар?                                     

Җавап : 3

                                             (үзбәя)

3.Уку мәсьәләсен кую 
1.
- Хәзер дәфтәрләрегезне ачып бүгенге числоны һәм матур язу күнегүен язабыз.

Фигыль сүз төркеме турында сөйләшүебезне дәвам итәрбез. Ләкин иң элек, әйдәгез,  куе урманнан безгә кунакка килгән кунакларыбыз белән танышыйк( йомшак уенчыклар күрсәтелә). Алар безгә юкка гына килмәгәннәр.Керпеләрнең кышны йоклап уздыруларын беләсез. Урман хуҗасы аларга биремнәр биргән һәм шуларны үтәмичә йокларга рөхсәтем юк,дигән.Керпеләр ярдәм сорап безнең янга килгәннәр. Булышабызмы аларга?

- Әйе.

 II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1.-Әйдәгез,башта кечкенә керпенең  төенчеген карыйк. (Кечкенә керпе уенчыгына кыстырылган конверттан кәгазьләр балаларга таратыла.) Нинди  фигыльләр язылган икән бу кәгазьләргә? Уйлар өчен 30 секунд вакыт бирелә .(Сүзләрне  эчтән укыйлар. Бер-берсенә әйтәләр. Соңыннан  укытучы сораган укучы кычкырып әйтәләр.) (ТАЙМД -ПЭА-ШЭА)

Җый-,  тор- күр-, ал-, буя-, чык- , көт-, яз-, кайт-, бас-, куш-, казы-, ташы-, чукы-, чиш-, сиз-, бел-, үс-, әйт-, ки-, ю-, яу-, кара-, укы-,  ят-, көл-, сөрт-, кап-, бир-, күр-, таны-, бар-, макта-, бизә-, ач-, кач-.

- Болар нинди сүзләр инде?

- Фигыльләр.

- Дөрес, төгәлрәк әйткәндә ничек була?

- Эш-хәлне, процессны белдерүче сүзләр.

-- Кушымчалары бармы?

 - Юк.

 - Бер генә сүздән торалармы?

- Әйе.

- Башка берәр ярдәмче сүз ияртмәгәннәрме?

- Юк.

- Шулай булгач, алар ясалышы ягыннан нинди фигыльләр булалар?

-Тамыр фигыльләр.

-Бик яхшы. Димәк,  фигыльләр ясалышы һәм төзелеше ягыннан тамыр фигыльләр булалар икән.      

                                                               (үзбәя)

Дәфтәрләргә теманы языгыз.Ике якка ук төшереп бер ук башына тамыр фигыльләр дип язып , мисаллар өстәгез.

- Укучылар, фигыльләр  гел тамыр гына булмыйлар. Безнең сөйләмдә һәрдаим кулланылып торучы эш-хәлне, процессны белдерүче сүзләр гел бер сүздән генә, я булмаса кушымчасыз гына булмыйлар. Бу сорау, мөгаен,икенче керпедәдер. Әйдәгез ,аның төенчекләрен карыйк. Кайсысын ачыйк икән?(Берничә төрле конверт: кечкенә, уртача, зур.)

- Кечкенәсен.

- Ярый, ачып карыйк. Монда бик кәгазьләр  бик аз икән. (Шулай ук укучыларга сүзләр язылган кәгазьләр таратыла).Уйлар өчен 20 секунд вакыт бирелә .(Сүзләрне  эчтән укыйлар. Бер-берсенә әйтәләр. Соңыннан  укытучы сораган укучы кычкырып әйтәләр.)

Сау-бул-лаш,күз-ал-ла,җил-ку-арланма, куш-уч-ла, ас-сыз-ыкла, буй-сын-у, ат-казан-у, ике-йөз-ләнү.

- Болары нинди сүзләр, укучылар?

 - Фигыльләр.

- Ә ясалышы ягыннан?

- Кушма фигыльләр.

- Дөрес, кушма. Каян сез аның кушма икәнен белдегез.

- Алар ике мөстәкыйль мәгьнәле сүздән кушылып ясалган. Мәсәлән: куш-уч-ла.

                                                          (үзбәя)

  • Әйе, ике тамыр һәм ясагыч кушымча кушылып ясалган фигыльләр кушма фигыльләр дип аталалар. Аларның саны бик күп түгел. Шуңа күрә керпе дә аларны кечкенә конвертка салып алып килгән. Әйдәгез, уртанчы зурлыктагы конвертны  ачыйк. (Конверттагы сүзләр язылган кәгазьләр укучыларга таратыла.) Уйлар өчен 15 секунд вакыт бирелә .(Сүзләрне  эчтән укыйлар. Бер-берсенә әйтәләр. Соңыннан  укытучы сораган укучы кычкырып әйтәләр.)

 Гафу ит, килеп ал, укып чык, гаеп итмә, алып кит, таң ат, караңгы төш, алып ташла, ярдәм ит, сорап ал, кайтып кит, ачып кер, күз ташла, ябып чык, каршы кил,  озата бар, баш тарт, кот оч, күз алдына китер, сабыр ит, истән чык, кабул ит, менеп ал, авыз ит, бүләк ит, исән бул.

  • Бу сүзләр дә фигыльләр.
  • Ясалышы ягыннан нинди  икән? Карагыз, берничә сүз үзара тезелеп килгәннәр.
  • Тезмә фигыльләр

- Бик дөрес. Ике яки өч сүздән торган фигыльләр тезмә фигыльләр булалар. Мәсәлән: укып чык, ихтирам ит, сорап ал.

(үзбәя)

- Зур конвертны да ачабызмы инде? (Конверттагы сүзләр язылган кәгазьләр укучыларга таратыла.) Уйлар өчен 15 секунд вакыт бирелә .(Сүзләрне  эчтән укыйлар. Бер-берсенә әйтәләр. Соңыннан  укытучы сораган укучы кычкырып әйтәләр.)

Тыш-ла, җыр-ла, аш-а, зур-ай, рәхәт-лән, эш-лә, үпкә-лә, бәхәс-ләш, төркем-лә, чибәр-лән, шома-р, аг-ар, күз-лә, дус-лаш, яш-әр, кан-а, карт-ай, ак-лан, сан-а, күг-әр, бер-ләш, тоз-ла, уй-ла, сер-ләш, кадак-ла, хөрмәт-лә,горур-лан.

- Укучылар, болары нинди фигыльләр ? Ничек ясалганнар алар?

- Кушымачалар ярдәмендә ясалган фигыльләр. Мәсәлән, серләш фигыле сер сүзенә -ләш кушымчасы ялганып ясалган.

                                               (үзбәя)

-Кушымча ярдәмендәге фигыльләр –ла, -лә; -лан, -лән. -ай, -әй; -р, -ар, -әр; -а, -ә; -гар; -гәр; -кар, -кәр; -ык, -ек; -лаш, -ләш; -ы, -е; -да, -дә; -ылда, -елдә кебек сүзъясагыч кушымчалары  тамыр фигыльләргә һәм төрле сүз төркемнәренә ялганып ясалма фигыльләр ясыйлар.

Димәк, без алда карап үткән кушма фигыльләр, тезмә фигыльләр, ясагыч кушымчалар ялгап ясалган фигыльләр  - ясалма фигыльләр төркеменә керәләр. Дәфтәрегезгә икенче ук астына ясалма фигыльләр дип, аннан да өч ук чыгарып, кушма, тезмә һәм кушымча ялгау юлы белән ясалган фигыльләр дип языгыз. (Модельләштерү)

Фигыльнең ясалышы ягыннан төрләре

             

 Тамыр                                                                      Ясалма

                                                                                                                       

бир, ал, көл, кит, кайт            Кушма            Тезмә             Кушымча ялгау юлы          

                                                                                          белән ясалган фигыльләр

                                               саубуллаш         гафу ит             аша, эшлә    

Шулай итеп, укучылар, төзелеше һәм ясалышы ягыннан фигыльләр 2 төркемгә аерыла: тамыр һәм ясалма фигыльләр. Ясалма фигыльләр исә ясалышы буенча 3 төркемгә бүленә: ике тамырдан һәм ясагыч кушымчадан торган кушма фигыльләр, ике яки өч сүздән торган тезмә һәм кушымча ялгау юлы белән ясалган фигыльләр.

 2.-Хәзер дәреслекнең   118 нче битен ачыгыз.  192  нче күнегүне эшлибез.

Биремне укыгыз. Һәрбер төркемне кызыл юлдан, матур итеп языгыз.  (Күнегү  эшләү.)

Күнегүнең дөрес эшләнеше.

Тамыр фигыльләр: төш, сук, ят, шаккат, түк, кис, кач, сикер.

Кушымча ялгап ясалган фигыльләр: икелән, кана, сана, гаеплә, ерагай, исәпләш, киңәй.

Кушма фигыльләр: кушучла, саубуллаш.

Тезмә фигыльләр: таң ат, әрәм-шәрәм ит, каршы кил, кот оч, сабыр ит, һәлак бул, кабул ит, алып кил, кайтып кер, йокыга кит, караңгы төш, риза бул.

                                                        (үзбәя)

III. Рефлексия.  

1.- Димәк, укучылар, фигыльләр нәрсәне белдерә?  

- Эш яки хәлне, проессны белдерүче сүзләр фигыльләр дип атала.

-Затланышлы фигыльләргә нинди фигыльләр керә?

-Хикәя,боерык,шарт ф.

- Затланышсыз фигыльләргә нинди фигыльләр керә?

-Сыйфат,хәл,исем ф.,инфинитив

- Төзелеше ягыннан нинди фигыльләр бар?

- Тамыр һәм ясалма фигыльләр.

- Ясалма фигыльләр ничек ясалалар инде?

- Кушымча ялгау юлы белән, ике тамырны бергә кушып һәм ясагыч кушымча өстәп, мәсәлән, күзалла. Ике-өч сүз үзара тезелеп килеп: гафу ит, алып бир.

- Дөрес, ә менә киләләр, җырлыйбыз, сорыйм сүзләре ясалышы ягыннан нинди төркемгә керәләр?

- ...

- Исегездә тотыгыз, кушымча ярдәмендә ясалган фигыльләр бары тик ясагыч кушымчалар ялгап кына ясалалар. Күплек, зат-сан кушымчалары аларны бары тик төрләндерәләр генә. Мәсәлән, киләләр – ул тамыр фигыль, III зат тартып белән төрләнгән, күплек санда. Аңлашылдымы?

  2.  ”Фигыль” баскычы сәяхәтебезнең иң озын һәм шактый авыр булуы турында сез инде беләсез.Чөнки фигыльләр сөйләмебездә иң еш кулланыла һәм иң күп мәгънәләргә ия булган сүз төркеме. “Баскыч”буйлап менү.

1.Нәселем дип,халкым дип,

 Мактансам,бу-горурлык.(Тамыр ф.)

2.Онытмыйча,югалтмыйча

Безгә дип саклаганнар.(Кушымча ялгау юлы белән ясалган ф.)

3.Тукай кебек,Туфан кебек

Сиңа хезмәт итәрбез.(Тезмә ф.)

4.Туган ягым,синең белән

Саубуллашам вакытлыча...(Кушма ф.)

3. Өй эш бирү. (Өй эшен көндәлекләргә язу) Сезгә 3 вариантта өй эше тәкъдим итәм. Беренчесе мәҗбүри,калган икесе ихтыярый.

1.Репродуктив  эшчәнлеккә,   ягъни  үзләштерелгән белем һәм күнекмәләр таләп ителгән эш. Карточка №28 яки №29.(Сайлап алына)

2.Конструктив эшчәнлеккә - ярым иҗади, ягъни, белем һәм күнекмәлерне аз гына яңа шартка күчерүне таләп иткән эш .Фигыльләрнең ясалышы һәм төзелеше буенча һәр төренә Ш.Галиев әсәрләреннән  мисал табып язарга.

3.Иҗади эшчәнлеккә, ягъни белем һәм күнекмәлерне яңа җирлектә куллану өчен бирелә Керпеләргә кечкенә генә бүләк ясарга тәкъдим ителә.Төзелеше  ягыннан төрле фигыльләрне  мөмкин кадәр күбрәк кулланып ,кышкы урман темасына 4-5 җөмләдән торган  кечкенә генә хикәя языгыз. Фигыльләрне күрсәтеп астына сызыгыз һәм карандаш белән өстенә ясалышы ягыннан төрен күрсәтегез.

5.Төсле кәгазьләр белән кәефегезне күрсәтегез(кәгазьгә язалар)  Почмакка басабыз,эчтән сөйләп карыйбыз, аңлатабыз .

-Укучылар, бүгенге дәресне “5”легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя? ( Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя.)

Искәрмә: Универсаль критерий:

-Нәрсә эшләргә тиеш идек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗә ясадык? дигән сорауларга

а) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып  сөйләп бирә алса - «3»;

б) терәк конспекттан файдаланмыйча сөйли алса - «4»;

в) терәк конспекттан файдаланмыйча, сүзсез (в уме)  үз-үзенә сөйли алса - «5».

6.- Кадерле укучылар, дәресебезне йомгаклап шуны әйтәсем килә: күркәм холыклы, янәшәдәге талант ияләре үрнәгендә, әти-әнигә хөрмәтле, укытучы абый-апаларыгызга ихтирамлы булып, үз Ватаныбызның лаеклы шәхесләре булырсыз дип ышанасы килә. Йөзегез ямьле, сүзегез тәмле булсын.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрес эшкәртмәсе "Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы. Искергән сүзләр."

Аннотация. Татар теле дәресе эшкәртмәсе.Әлеге дәрес эшкәртмәсе татар мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен төзелде.Яңа белемнәр формалаштыру дәресе.Максатлар:1. Компьютер технологияләрен кулланып, укучыл...

Ясалышы ягыннан сан төрләре.

Саннарның ясалышы ягыннан төрләре турында мәгълүмат....

ТЕМА: Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы.

Бу  дәрестә укучыларның сан турында белемнәрен ныгыту; ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышын өйрәтү; фикерләү сәләтен,тапкырлык, җитезлек сыйфатларын үстерү; санны та...

Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы.

“ Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы"  дигән темага дәрес эшкәртмәсе үрнәге ( 6 нчы сыйныф )....

Татар теле дәресе. Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы.

Тема: Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы.Максатлар:1.     5 нче сыйныфта алган белемнәренә нигезләнеп, саннарның ясалышын танып белүләренә ирешү.2....

презентация к уроку "Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы. Искергән сүзләр."

Презентация к уроку "Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы. Искергән сүзләр."...

Фигыльләрнең ясалышы

Фигыльләрнең ясалышы...