Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы.
методическая разработка (6 класс) по теме

Саппарова Руфия Рафисовна

“ Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы"  дигән темага дәрес эшкәртмәсе үрнәге ( 6 нчы сыйныф ).

Скачать:


Предварительный просмотр:

“ Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы”

        дигән темага дәрес эшкәртмәсе үрнәге ( 6 нчы сыйныф ).

  I. Дәреснең максатлары:

1) коммуникатив максат: гаилә темасына карата фикер алышу, ясалышы ягыннан сан төрләрен кулланып җөмләләр төзү;

2) фәнни максат: ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы турында тирән мәгълүмат бирү;

3) тәрбияви максат: гаиләгә карата мәхәббәт хисен уяту.

  II. Дәреснең бурычлары:

  1) ясалышы ягыннан сан төрләрен танырга өйрәтү;

   2)  текстан аларны аера белү;

  III. Дәреснең принциплары:

  1) дидактик принциплар :  фәннилек, күрсәтмәлелек, эзлеклелек, укучыларга индивидуаль якын килү, предметара бәйләнеш;

  2) лингвистик принциплар : функциональ бүлекара бәйләнеш;

  3) гомуметодик принциплар: коммуникатив, ситуатив – тематик (      “ Гаилә” темасы белән бәйле );

   4) хосусый методик принциплар : лексик – семантик, морфологик – синтаксик.

   IV. Укыту ысуллары: өлешчә эзләнү, аңлату – күрсәтү.

   V. Укыту алымнары: таблица белән  эшләү, рәсем буенча җөмләләр төзетү, темага карата фикер алышу.

   VI. Дәреснең төре: катшаш дәрес.

   VII. Җиһазлау: таблица, “ Гаилә” дип аталган фоторәсем җыелмасы.

   VIII. Кулланылган әдәбият исемлеге:

     1) Ф.М. Хисамова Татар теле морфологиясе: Югары уку йортлары өчен (д - лек) / Ф.М. Хисамова.- Казан: Мәгариф, 2006 – 335б.

    2) Татар грамматикасы. – Т.II. -  М. - : “ ИНСАН”, Казань : “ ФИКЕР”, 2002.- 448б.

     3) Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар. – Казан : Мәгариф, 2002. – 159б.

    4) Тумашева Д., Юсупов Ф.,Зиннатуллина К. Татар теле. 6 нчы   сыйныф өчен дәреслек. -Казан: “Мәгариф”, 2001.

    5) СафиуллинаФ. Зәкиев М. Хәзерге татар әдәби теле. -Казан: “Мәгариф”, 2002.

    6) Хәсәншина Р.Т. Татар теле : татар телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 6 нче с - фы өчен дәреслек. – Казан : Тат. кит.нәшр., 2011 – 175б.

                                             

                                   Дәрес планы

I. Башлам өлеше.                                                                       1 м.

II. Актуальләштерү этабы:                                                       11 м.

1)  үтелгән сан темасын кабатлау, сорауларга җавап алу;        7 м.

2)  өй эшен тикшерү.                                                                    4 м.

III. Яңа материалны аңлату:                                                    8 м.

1) тактадагы мисалларны күзәтү;                                                5 м.

2) модель белән эшләү.                                                                3 м.

 IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы:                         20 м.

1) дәреслектәге 298, 299 нчы күнегүләрне эшләү.                      6 м.

2) тактадан күнегүләр эшләү.                                                       5 м.

3) гаилә темасына турында фикер алышу;                                   4 м.

4) дәреслектәге 300 нче күнегүне эшләү .                                     5 м.

V. Өйгә эш : 301, 302 нче  күнегүләрне  эшләргә.                       2 м.

VI. Дәрескә йомгак:                                                                      3 м.

1) сорау – җавап формасында.

                                                 Дәрес барышы

Укытучы:Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз.

     Укучы: Исәнмесез!

Укытучы:Дәрестә барыгызда барсы?

Укучы: Әйе.

          Укытучы: Бүгенге татар теле дәресен башларга сез әзерме? Бүген без дәрестә “ Сан ” сүз төркеме турында сөйләшербез, белемнәребезне ныгытырбыз. Сан дигән төшенчәгә билгеләмә бирегез?

 Укучы: Предметның санын, исәбен белдереп, ничә? күпме? никадәр? ничәнче? ничәләп? ничәү? ничәшәр? сорауларының берсенә җавап булган сүз төркеме сан дип атала.

Укытучы: Нәрсә ул саналмыш?

Укучы: Сан белән ачыкланган сүз саналмыш исеме белән йөртелә.

Укытучы: Цифр дип нәрсәгә әйтәбез?

Укучы: Цифрлар — санның шартлы билгеләре.

Укытучы: Әйе, дөрес. Укучылар, өй эшләре дәфтәрләрен миңа җыеп бирегез. Мин аларны тикшереп, билгеләр куям. ( Укучылар дәфтәрләрен җыеп бирәләр.Укытучы № 2 дәфтәрләрен тарата.)

        Укытучы: Буген без дәрестә ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышын өйрәнәбез. Хәзер дәфтәрләрегезне ачып бүгенге числоны, һәм теманы языгыз. 18 нчы декабрь. Сыйныф эше. Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы. Алдагы дәресләрдә без сыйфатларның ясалышын карап үткән идек. Ясалышы ягыннан нинди сыйфатлар була?

Укучы: Тамыр сыйфатлар, кушымча ялгау юлы белән ясалган сыйфатлар,  кушма сыйфатлар, парлы сыйфатлар, тезмә сыйфатлар.

 Укытучы: Бик дөрес. Димәк, ясалышы ягыннан саннар дүрт төрле була:

1. Тамыр саннар: ( бер, ун, йөз, мең);

2. Кушма саннар:( унбер, унбиш, унтугыз);

3. Парлы саннар: ( биш – алты, өчәр – дүртәр, уңар – унбишәр, утыз-кырык );

4. Тезмә саннар: ( егерме бер, утыз ике ).

Укытучы: Укучылар, тактага карыйбыз. Тамыр саннар ничек языла?

Укучы: Ничек әйтеләләр, шулай язылалар.

Укытучы: Кушма саннарның язылышы турында нәрсә әйтә аласыз?

Укучы: Кушма саннар бергә кушылып языла.

Укытучы:  Мона кайсы саннар карый?

Укучы: Унбер, унике, унтугыз саннары.

Укытучы: Унбер санының дөрес әйтелешен тыңлагыз әле: ун + бер [ умбер ]. Кушып әйткәндә , [ н ] урынына  [  м ] ишетелә икән, дөрес язылышы: унбер. Уни - ке, унал - ты саннарының дөрес әйтелешенә игътибар итегез. Алдагы ике иҗеге ничек әйтелә. ( Унике, уналты ). Алдагы ике иҗеге бергә кушылып әйтелә икән: унике (уни – ке), уналты ( унал- ты).

Укытучы: Укучылар, парлы сүзләр ничек ясала?

Укучы: Алар сызыкча аша языла.

Укытучы: Тезмә саннарның язылышын ничек аңлатырсыз?

Укучы: Тезмә сан составындагы һәр сүз аерым – аерым языла.

Укытучы: Дөрес укучылар. Икедән бер, уннан өч, йөздән ике кебек саннар да тезмә сан була. Рус теле аша башка телләрдән кергән миллион, миллиард, триллион кебек тамыр саннар рус телендә кабул ителгән тәртипкә әйтелә һәм языла.

Укытучы: Ә хәзер тактага карыйбыз. Безгә монда җөмләләр бирелгән, саннарның дөрес язылышына игътибар итәбез.

1. Мәктәпкә 200 ләп укучы йөри. ( Гарәп цифрларыннан соң килгән кушымчалар аерыбрак языла);

2. Миләүшә VI сыйныфта укый. ( Рим цифрларыннан соң сызыкча да, кушымчалар  да куелмый);

3. Г.Тукай 1886 – 1913 нче елларда яшәгән. (Вакыт чиген белдергән саннар сызык аша язылалар);

4. Бөек Ватан сугышы 1418 көн дәвам иткән. ( Текст эчендәге саннар һәрвакыт баш хәреф эрелегендә языла).

Укытучы: Укучылар, кагыйдә дәфтәрләрен ачып, бу модельне ясап куегыз.

                 

                                 Кушма саннар ( кушылып языла)

Тамыр саннар( әйтелгәнчә языла)

Парлы саннар                                  Тезмә саннар ( аерым языла)

( сызыкча аша языла)

Укытучы: Модельне анализлау: Ясалышы ягыннар саннар 4 төргә бүленә: тамыр, кушма, парлы, тезмә саннар. Тамыр саннар әйтелгәнчә язылалар. Кушма саннар кушылып язылалар. Парлы саннар сызыкча аша язылалар. Ә тезмә саннар аерым язылар. Әминә,  модель буенча кагыйдәне сөйләп кара әле.

Укучы: Ясалышы ягыннар саннар 4 төргә бүленә: тамыр, кушма, парлы, тезмә саннар. Тамыр саннар әйтелгәнчә язылалар. Кушма саннар кушылып язылалар. Парлы саннар сызыкча аша язылалар. Ә тезмә саннар аерым язылар.

Укытучы: Бик дөрес! Тагын кем сөйли?

Укучы: Мин, Руфия Рафисовна!

Укытучы: Әйдә, Айрат сөйләп кара әле.

Укучы: Ясалышы ягыннар саннар 4 төргә бүленә: тамыр, кушма, парлы, тезмә саннар. Тамыр саннар әйтелгәнчә язылалар. Кушма саннар кушылып язылалар. Парлы саннар сызыкча аша язылалар. Ә тезмә саннар аерым язылар.

Укытучы: Дөрес. Ә хәзер күнегүләргә күчәбез. 299 нче күнегүне эшлибез. Биремне Диләрә укый.

Укучы:Ясалышы ягыннан саннарны төркемчәләргә аерып языгыз, аларның дөрес язылышын ачыклагыз.

Тамыр саннар: ике егет, биш былтыр, мең шатлык, ике дус.

Кушма саннар: унике батыр, унҗиде ел, унтугыз пар.

Парлы саннар: биш-алты йорт, бишәрләп-бишәрләп.

Тезмә саннар: егерме тугыз бала, бер мең сигез йөз җитмешенче ел.

Укытучы: Ә хәзер санлы ребуслар чишәбез:

                6н                        100ек                    1дәм

                К3                        5мәт                      1лек

                Т10                      100ү                      1үк

                5ек                       б6рган

Җаваплар: Алтын      Йөзек              Бердәм

                    Көч            Бишмәт         Берлек

                    Тун             Йөзү               Берүк.

                   Бишек          Балтырган ( үлән исеме )

Укытучы: Бик дөрес. Укучылар, тактага карыйбыз. Монда сезгә мисаллар бирелгән. Сезгә саннарны сүзләр белән язырга, ясалышы ягыннан сан төрләрен билгеләргә.

5 + 10 = 15            22 - 2 = 20

21+11= 32             175 – 2 = 173

19- 8 = 11              3 + 1997 = 2000

Үрнәк: Бишкә ( тамыр)  унны кушсаң унбиш ( кушма) була.

           Укытучы: Кем тактага чыга? (калганнары дәфтәрләрдә эшлиләр).

           Укучы: Мин, Руфия Рафисовна!

           Укытучы: Әйдә, Ләйсән. Син икенче мисалдан тотын эшләргә:  21+11= 32. Аңладыңмы, Ләйсән?

 Укучы: Әйе. Егерме бергә ( тезмә) унберне ( кушма) кушсаң , утыз ике була ( тезмә) .

           Укытучы: Бик дөрес. Тагын кем тактага чыгарга тели? Алинә, синме?

           Укучы: Әйе.

           Укытучы: Әйдә. 19- 8 = 11 дигән мисал сина. 

            Укучы: Унтугыздан ( кушма) сигезне ( тамыр) алсан, унбер ( кушма)  була.

           Укучы:  Мин чыгам, Руфия Рафисовна!

           Укытучы: Әйдә, Нурислам.

           Укучы. 22 - 2 = 20 Егерме икедән ( тезмә)  икене алсаң, егерме ( тамыр) була.

           Укытучы: Бик дөрес!

            Укытучы: Ә хәзер тактага Антон чыга, 175 – 2 = 173 дигән мисалга.

  Укучы: Йөз җитмеш  биштән ( тезмә )   икене ( тамыр) алсаң, йөз җитмеш өч (тезмә) була.  

  Укытучы: Соңгы мисалны Резидә, тикшерә.

  Укучы: 3 + 1997 = 2000 Өчкә (тамыр) бер мең тугыз йөз туксан җидене кушсаң (тезмә) ике мең ( тезмә) була.

 Физкультминутка.

Укытучы: Балалар, ял итеп алыйк. Басыгыз. Мин саннар әйтәм. Ясалышы ягыннан карап:

Тамыр булса, кул чабыгыз.

Тезмә булса, сикерегез.

Кушма булса урыныгызга утырыгыз.

Укытучы: Утырдык, укучылар. Ә хәзер укучылар 300 нче күнегүне эшлибез. Бирем: мәкальләргә тиешле саннарны өстәп языгыз. Мәсәлән: Җиде кат үлчә, бер кат кис. Калганнарны урыннарыгызда  эшлисез, шуннан соң бергәләп тикшерәбез. Сезгә 5 минут вакыт бирелә!

Укучы: Руфия Рафисовна, мин эшләп бетердем.

Укытучы: Шулаймы, Резидә. Хәзер калган укучыларда эшләп бетерсеннәр, бергәләп тикшерәбез!

Укучы: Ярый.

Укытучы: (Бераз вакыт узгач)Укучылар, эшләп бетердегезме?

Укучы: Әйе.

Укытучы: Тикшерәбез. Кем икенче мәкальне укый?

Укучы: Мин, Руфия Рафисовна.

Укытучы: Тыңлыйм, ә сез укучылар үзегезнең дәфтәрләрегездә тикшереп барыгыз.

Укучы: Гыйлемсез бер яши, гыйлемле мең яши.

Укытучы: Бик дөрес.

Укучы: Бу дөньяда өч нәрсә эзләп табылмас: берсе – ата, берсе – ана, берсе – карендәш. Дүртенчесендә е мин укыйсам ярыймы?

Укытучы: Ярый.

Укучы: Алтыда белгән ана телең алтмышта да онытылмас.

Укытучы: Бик дөрес! Соңгысын кем укый?

Укучы: Мин Руфия апа! Егет сүзе бер булыр.

Укытучы: Дөрес. Ә хәзер укучылар, тапкырлыкны сынап карыйк, кроссворд чишеп алыйк.

              1.  Башы бер,күзе унике. (сәгать)

              2. Төбе бер,башы мең.  (агач)

              3. Табын түрендәге иң кадерле ризык. ( икмәк)

              4. Дүрт кешегә бер эшләпә. (өстәл)

              5. Утыра бер ак чүлмәк,

                 Өстенә кигән йөз күлмәк. (кәбестә)

с

ә

г

а

т

ь

а

г

а

ч

и

к

м

ә

к

ө

с

т

ә

л

к

ә

б

е

с

т

ә

Укытучы: Булдырдыгыз,  укучылар.   Димәк, укучылар,  сүз нәрсә турында барачак?

Укучы: Гаилә турында.

Укытучы: Нәрсә ул гаилә?

Укучы: Гаилә ул – безнең өебез, әби-бабай, әти, әни, мин, апа-абый, эне-сеңел.

Укытучы: Антон, сезнең гаиләдә ничә кеше?

Укучы: Безнең гаиләдә 3 кеше: эни, эби һәм мин.

Укытучы: Әбиеңә ничә яшь?

Укучы: 85 яшь.

Укытучы: Әниең ничәнче елда туган?

Укучы: 1967 елда.

Укытучы: Антон , син җавабында саннар кулландың. Ясалышы ягыннан төрләрен әйтеп кит әле.

Укучы: Тамыр, тезмә.

Укытучы: Дөрес, утыр! Укучылар, Үз гаиләгезнең кадерен белегез. Мин сезгә һәрберегезнең өендә мәхәббәт һәм бәхет булуын телим. Гаилә - бәхет ачкычы. Ә кеше җиһанга бәхет өчен туа. Бәхет фәкать гаилә аша гына килә.

Укытучы: Хәзер 298 нче күнегүне телдән карап китик. Бирем: мисаллар белән танышып, саннарның дөрес әйтелешен ачыклагыз. Укучылар укыйлар.

1. Китапханә 20 нче йортта урнашкан. Анда 3000 ләп китап бар. Һәр китапның үз номеры бар. 101 дән алып 400 гә кадәрге номер китаплары кече мәктәп яшендәге балалар өчен булган дүртенче бүлеккә тупланган. 2. Габдулла Тукай — XX гасыр башында иҗат иткән шагыйрь. 3. Каюм Насыйри 1925 нче елның 14 нче февралендә Зөя өязе Югары Шырдан авылында туган... 1841 нче елны аны Казандагы бишенче мәхәллә мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Ул шунда 15 ел буена укый, гарәп, фарсы телләрен үзләштерә; яшерен рәвештә рус телен өйрәнә. (М. Гайнуллиннан) 4. Фатих Кәрим 1909—1945 нче елларда яшәгән. Аның биш бүлектән торган «Пионерка Гөлчәчәккә хат» исемле поэмасы IV А сыйныфы укучыларына бик ошады. V сыйныф укучылары исә аның беренче һәм икенче бүлекләрен яттан да беләләр. 5. Мәрфуга апа миңа караганда сигез-тугыз яшькә олырак кыз иде. (Ф. Әмирханнан) 6. Бәхет булып алма пеште — бер алманы бишкә бүләек. (Р. Вәлиев) 7. Ул берүзе сугышты унбиш укчыга каршы. (М. Җәлил)

Укытучы: Шулай итеп, укучылар дәресебез ахырына якынлаша. Бүген без нинди тема өйрәндек?

Укучы: Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы.

Укытучы: Әйе. Ясалышы ягыннан саннар ничә төрле була?

Укучы: Ясалышы ягыннан саннар 4 төрле була. Тамыр, Кушма, Парлы, Тезмә.

                                 Кушма саннар ( кушылып языла)

Тамыр саннар( әйтелгәнчә языла)

Парлы саннар                                  Тезмә саннар ( аерым языла)

( сызыкча аша языла)

Укытучы: Бик дөрес. Вакыт чиген күрсәткән ике сан ничек языла? Мисалда китерегез?

Укучы: Вакыт чиген белдергән саннар сызык аша язылалар: Гадел Кутуй 1903—1945 нче елларда яшәгән.

Укытучы: Бик әйбәт. Хәзер көндәлекләрегезне ачыгыз, өй эшен языгыз. Өй эше итеп сезгә 301, 302 нче күнегүләрне эшләргә.  Ахырдан дәрестә катнашучыларга билге куела.

               Укытучы: Укучылар миңа сорауларыгыз бармы?

               Укучы: Юк

               Укытучы: Булмаса дәрес тәмам, чыгарга мөмкин. Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ясалышы ягыннан сан төрләре.

Саннарның ясалышы ягыннан төрләре турында мәгълүмат....

ТЕМА: Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы.

Бу  дәрестә укучыларның сан турында белемнәрен ныгыту; ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышын өйрәтү; фикерләү сәләтен,тапкырлык, җитезлек сыйфатларын үстерү; санны та...

Татар теле дәресе. Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы.

Тема: Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы.Максатлар:1.     5 нче сыйныфта алган белемнәренә нигезләнеп, саннарның ясалышын танып белүләренә ирешү.2....

Фигыльләрнең ясалышы ягыннан төрләре

        Укучыларга фигыльләрнең төзелеше һәм ясалышы турында мәгълүмат бирү; фигыль төркемчәләре  буенча беренчел белемнәрен ныгыту;  балалар шагыйре Ш.Галиев иҗат...

“ Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы"

“ Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы"...

Исемнәрнең ясалышы ягыннан төрләре

Исемнәнең ясалышын өйрәнү буенча  6 класс өчен дәрес планы....

Дәрес планы "Исемнәрнең ясалыш ягыннан төрләре"

Дәрес планы "Исемнәрнең ясалыш ягыннан төрләре"...