“ Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы"
план-конспект урока (6 класс) на тему

Набиева (Гумерова) Гульчачак Мунавировна

“ Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы"

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: “ Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы”.

Максатлар: 1) коммуникатив максат: гаилә темасына карата фикер алышу, ясалышы ягыннан сан төрләрен кулланып җөмләләр төзү;

2) фәнни максат: ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы турында тирән мәгълүмат бирү;

3) тәрбияви максат: гаиләгә карата мәхәббәт хисен уяту.

Материал:1) Тумашева Д., Юсупов Ф.,Зиннатуллина К. Татар теле. 6 нчы   сыйныф өчен дәреслек. -Казан: “Мәгариф”, 2001.

2) Ф.М. Хисамова Татар теле морфологиясе: Югары уку йортлары өчен (д - лек) / Ф.М. Хисамова.- Казан: Мәгариф, 2006 – 335б.

3) Татар грамматикасы. – Т.II. -  М. - : “ ИНСАН”, Казань : “ ФИКЕР”, 2002.- 448б.

4)Интернеттан алынган мәгълүмат.

Җиһазлау: компьютер,проектр,презентация,тактада кроссворд,язулар, карточка.

Дәрес тибы: яңа теманы өйрәнү.

Дәреснең методы: өлешчә эзләнү,аңлату-күрсәтү.

Алымнар: укытучы сүзе,әңгәмә,биремнәр үтәү.

                             

                     Дәрес планы.

  1. Башлам.  
  1. Исәнләшү.
  2. Укучыларны барлау
  1. Актуальләштерү.
  1. Үтелгән сан теманын кабатлау.
  2. Сорауларга җавап алу.
  3. Өй эшен тикшерү.

III. Яңа материалны аңлату.

  1. Презентациядән яңа тема белән таныштыру.
  2. Дәреслектәге параграфны уку.

IV Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  1. Санлы ребуслар чишү.

2. Дәреслектәге 237 нче күнегүне эшләү.

3.карточка белән эш.

Физкультминутка.

4.Кроссворд чишү.

5.Гаилә темасы турында фикер алышу.

V . Өйгә эш: 1.148,150,151 нче бит кагыйдә.

                       2.240 нчы күнегү.

VI . Йомгаклау.

  1. Сорау-җавап формасында бүгенге теманы кабатлау.
  2. Билгеләр кую.
  3. Саубуллашу.

                         

                          Дәрес барышы:

Укытучы: Исәнмесез,укучылар! Хәерле көн!

Укучы: Исәнмесез! Сезгә дә хәерле булсын.

Укытучы: Рәхмәт.Утырыгыз.Хәлләрегез, кәефләрегез ничек?

Укучы: Әйбәт.

Укытучы:Мин бик шат. Бүген кем дежур? Кемнәр дәрестә юк һәм ни сәбәпле юк икән?

Укучы: Бүген мин дежур.Бөтенебез дә дәрестә катнаша.

Укытучы: Бик әйбәт. Ә хәзер эшкә керешик.Без сезнең белән нинди сүз төркемен өйрәнәбез?

Укучы: Без сан сүз төркемен өйрәнәбез.

Укытучы: Әйе, дөрес.Сан дигән төшенчәгә билгеләмә бирегез әле?

Укучы: Предметның санын, исәбен белдереп, ничә? күпме? никадәр? ничәнче? ничәләп? ничәү? ничәшәр? сорауларының берсенә җавап булган сүз төркеме сан дип атала.

Укытучы: Нәрсә ул саналмыш?

Укучы: Сан белән ачыкланган сүз саналмыш була.

Укытучы: Цифр дип нәрсәгә әйтәбез?

Укучы: Цифрлар — санның шартлы билгеләре.

Укытучы: Әйе,дөрес.Укучылар,ә хәзер өй эшен тикшереп китик.Сезгә өй эшенә 232 нче күнегү бирелгән иде.Эшләдегезме? Диас,биремне укы әле?

Диас: Саннарны язып алыгыз һәм һәр пунктта нинди цифр булуын,аның ничек белдерелүен сызык аша күрсәтегез.

(карап чыгам,телдән тикшерәбез)

Укытучы: Ярый,молодцы,укучылар.Бүген без ясалышы ягыннан сан төрләрен һәм аларның дөрес язылышын өйрәнәбез.Хәзер дәфтәрләрегезне ачып бүгенге числоны һәм теманы языгыз:

                Егерме җиденче февраль.

                Сыйныф эше.

                Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы.

Хәзер интерактив тактага карыйбыз һәм мине тыңлыйбыз!

(презентациядән тема аңлатам)

Ә хәзер әйдәгез санлы ребуслар чишәбез:

                6н                        100ек                    1дәм

                К3                        5мәт                      1лек

                Т10                      100ү                      1үк

                5ек                       б6рган

Җаваплар: Алтын      Йөзек              Бердәм

                    Көч            Бишмәт         Берлек

                    Тун             Йөзү               Берүк.

                   Бишек          Балтырган ( үлән исеме )

Укытучы: Әйдәгез,дәреслекнең 148 нче битен ачабыз һәм 237 нче күнегүне язмача эшлибез.Булат,биремне укы әле?

Булат: Ясалышы ягыннан саннарны төркемчәләргә аерып языгыз, аларның дөрес язылышын ачыклагыз.

(язып эшлиләр, тикшерәбез.)

Укытучы: Булдырдыгыз,укучылар. Ә хәзер мин сезгә карточка таратам. Такта янына чыгып,шушы күнегүне эшләрбез.Монда мисаллар бирелгән. Сезгә саннарны сүзләр белән әйтергә һәм язарга,ясалышы ягыннан сан төрләрен билгеләргә кирәк.

5 + 10 = 15            22 - 2 = 20

21+11= 32             175 – 2 = 173

19- 8 = 11              3 + 1997 = 2000

Үрнәк: Бишкә ( тамыр)  унны(тамыр)кушсаң,унбиш (кушма)була.

Укытучы: Әйдә,Тимур,син такта янына чык,беренче мисалны яз.

Тимур: Егерме бергә ( тезмә) унберне ( кушма) кушсаң , утыз ике була (тезмә).

Укытучы: Бик  дөрес.Әйдә әле,Алинә,икенчесен син әйтеп кара.

Алинә: Унтугыздан ( кушма) сигезне ( тамыр) алсан, унбер ( кушма)  була.

Укытучы:Әйе,Алия,син дәвам ит.

Алия: Егерме икедән ( тезмә)  икене(тамыр)алсаң,егерме (тамыр) була.

Укытучы: Дөрес.Ләйлә,әйдә әле син әйтеп кара.

Ләйлә: Йөз җитмеш  биштән ( тезмә )   икене ( тамыр) алсаң, йөз җитмеш өч (тезмә) була.   

Укытучы: Әйе, соңгы мисалны Диас әйтә.

Диас: Өчкә (тамыр) бер мең тугыз йөз туксан җидене кушсаң (тезмә) ике мең ( тезмә) була.

Укытучы: Булдырдыгыз,укучылар.Ә хәзер ял итеп алыйк. Басабыз. Мин сезгә саннар әйтәм,сез ясалышына карап:

Тамыр булса, кул чабыгыз.

Тезмә булса, сикерегез.

Кушма булса,урыныгызга утырыгыз.

Парлы булса,күзләрегезне йомыгыз.

Укытучы: ике,егерме тугыз,унике,биш-алты, 1945, 17, алтышар-алтышар,мең,йөз,35,бер-ике,ундүрт, җиде.

(эшлиләр)

Укытучы: Булдырдыгыз,ә хәзер әйдәгез,укучылар,сезнең тапкырлыкны сынап карыйк,кроссворд чишеп алыйк.

(тактада ясалган,укучылар чыгып җаваплар язалар)

Укытучы: 1.Башы бер,күзе унике. (сәгать)

              2. Төбе бер,башы мең.  (агач)

              3. Табын түрендәге иң кадерле ризык. ( икмәк)

              4. Дүрт кешегә бер эшләпә. (өстәл)

              5. Утыра бер ак чүлмәк,

                 Өстенә кигән йөз күлмәк. (кәбестә)

Укытучы: Булдырдыгыз,укучылар.

Безнең аерым алган өлештә нинди сүз чыкты инде?

Укучы: Гаилә.

Укытучы: Әйе,укучылар. Нәрсә икән соң ул гаилә?

Укучы: Гаилә ул – безнең өебез, әби-бабай, әти, әни, мин, апа-абый, эне-сеңел.

Укытучы: Әйе.Укучылар, ә менә сез гаиләдә ничә кеше?

(берничә укучыдан сорала)

Укытучы: Әниеңә ничә яшь?

Укытучы: Әбиең бармы, аңа ничә яшь?

(балалар җавап бирәләр)

с

ә

г

а

т

ь

а

г

а

ч

и

к

м

ә

к

ө

с

т

ә

л

к

ә

б

е

с

т

ә

Укытучы: Укучылар,менә сез җавап биргәндә саннар кулландыгыз. Ясалышы ягыннан төрләрен әйтеп китегез әле.

Укучы: Тамыр,тезмә.

Укытучы: Дөрес. Укучылар, үз гаиләгезнең кадерен белегез. Мин сезгә һәрберегезнең өендә мәхәббәт һәм бәхет булуын телим. Гаилә - бәхет ачкычы. Ә кеше җиһанга бәхет өчен туа. Бәхет фәкать гаилә аша гына килә.

Укытучы: Ә хәзер көндәлекләрегезне ачыгыз һәм өй эшләрен язып куегыз.148,150,151 нче бит кагыйдәне белергә, 240 нчы күнегү. (аңлатам).

Укытучы: Шулай итеп,укучылыр,дәресебез ахырына якынлаша.Бүген без нинди тема өйрәндек инде?

Укучы:Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы.

Укытучы: Әйе,ә хәзер такта янына чыгып,менә бу чәчәкнең берәр таҗын алып, җаваплар биреп карыйк.

(укучылар бөтенесе җавап бирә)

Укытучы: Молодцы,укучылар. Бүген Диаска,Тимурга,Булатка,Әмиргә, Алинәгә “5”ле.Алия,Ләйлә,Илназ һәм Эльвирага “4”ле билгеләрен куям.

Укытучы: Укучылар,миңа сорауларыгыз юкмы?

Укучылар: Юк.

Укытучы: Булмаса, дәрес тәмам,чыгарга мөмкин. Сау булыгыз!

Укучылар: Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ясалышы ягыннан сан төрләре.

Саннарның ясалышы ягыннан төрләре турында мәгълүмат....

ТЕМА: Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы.

Бу  дәрестә укучыларның сан турында белемнәрен ныгыту; ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышын өйрәтү; фикерләү сәләтен,тапкырлык, җитезлек сыйфатларын үстерү; санны та...

Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы.

“ Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы"  дигән темага дәрес эшкәртмәсе үрнәге ( 6 нчы сыйныф )....

Татар теле дәресе. Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы.

Тема: Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы.Максатлар:1.     5 нче сыйныфта алган белемнәренә нигезләнеп, саннарның ясалышын танып белүләренә ирешү.2....

Фигыльләрнең ясалышы ягыннан төрләре

        Укучыларга фигыльләрнең төзелеше һәм ясалышы турында мәгълүмат бирү; фигыль төркемчәләре  буенча беренчел белемнәрен ныгыту;  балалар шагыйре Ш.Галиев иҗат...

Исемнәрнең ясалышы ягыннан төрләре

Исемнәнең ясалышын өйрәнү буенча  6 класс өчен дәрес планы....

Дәрес планы "Исемнәрнең ясалыш ягыннан төрләре"

Дәрес планы "Исемнәрнең ясалыш ягыннан төрләре"...