ТЕМА: Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы.
материал (6 класс) по теме

Аббазова Гузелия Джавдетовна

 

 Бу  дәрестә укучыларның сан турында белемнәрен ныгыту; ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышын өйрәтү; фикерләү сәләтен,тапкырлык, җитезлек сыйфатларын үстерү; санны тану буенча фикерләү ысуллары формалаштыру; саннарны анализлауга кызыксыну уяту, тирәнтен өйрәнү ихтыяҗы тудыру кебек максатларны үз эченә ала. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_6_klass.docx25.18 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕМА:

Максат: 1) сан турында белемнәрен ныгыту;2) ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышын өйрәтү;3) фикерләү сәләтен,тапкырлык, җитезлек сыйфатларын үстерү;4) санны тану буенча фикерләү ысуллары формалаштыру;5) саннарны анализлауга кызыксыну уяту, тирәнтен өйрәнү ихтыяҗы тудыру.

Җиһазлау: дәреслек, таблица №6, биремле карточкалар, сан кергән табышмаклар, мәкальләр язылган карточкалар, кагыйдәләр язылган таблицалар.  

Дәрес барыш

  I. Оештыру.

Укытучы.

Исәнмесез,укучылар.

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә!

Иң элек сезне дәрескә булган кагыйдәләр белән таныштырып үтәсем килә. ( билгеләнгән укучылар һәр кагыйдәне кычкырып укып, тактага куя бара)

Әдәпле һәм игътибарлы бул!

Сүзеңне ачык һәм дөрес әйт!

Иптәшләреңне хөрмәт ит!

Башкаларны бүлдермә!

II. Актуальләштерү

Укытучы.

Хәзер укучылар без сезнең белән “Дәвам ит” уенын уйныйбыз. Мин сүз төркемнәрен әйтәм һәм берәр мисал китерәм, ә сез дәвам итәсез.

  1. Исем:авыл,....
  2. Фигыль :уйла,....
  3. Сыйфат:яшел,...
  4. Сан: бер,...

-Укучылар, ни өчен саннарда тукталып калдык?

-Үткән дәрестә без саннарны өйрәндек.

-Дөрес, без саннар турында гомуми төшенчә белән танышкан идек. Тест ярдәмендә белемнәрегезне тикшереп алабыз.

Сан дип нинди сүзләрне атыйбыз?

  1. Предметның билгесен белдергән.
  2. Предметның эшен белдергән.
  3. Предтемны белдергән.
  4. Предметның санын, исәбен белдергән сүзләрне атыйбыз..

Сан җөмләдә күбрәк нинди сүз төркемен ачыклап килә?

  1. Фигыльне
  2. Сыйфатны
  3. Исемне
  4. Санны

                Сан белән ачыкланган сүз ничек атала?

1.Саналмыш

2.Сыйфатланмыш

                Нинди цифрларны беләсез?

  1. Күплек
  2. Гарәп
  3. Рим
  4. Грек

                 Тормышта күбрәк нинди цифрлар кулланыла?

  1. Рим
  2. Рус
  3. Гарәп
  4. Татар

Ә хәзер сүзлек диктанты язып алабыз. Мин саннар әйтәм, сез шул саннарны гарәп цифрлары анна соң рим  цифрлары белән язасыз.

28-   , 15-  , 79-  , 48-  , 146-  .

III. Дәреснең төп өлеше.

Укытучы. Укучылар, саннар безгә нигә кирәк соң? Алардан башка яшәп булмыймы?(укучыларның җавабы тыңлана, саннар вакытны белү, предметларның, кешеләрнең, хайваннарның исәбен алу, һәр әйберне төрле яктан үлчәп карау өчен бик кирәк). Димәк, саннар безнең тормышыбызда бик зур әһәмияткә ия, сөйләмебезне бизи, төгәлләштерә.

Яңа белемнәр арттыру.

Таблица буенча яңа теманы аңлату. Кагыйдәне уку.

Мин сезгә сан кергән мәкальләр әйтәм, сез дәвам итегез.

Җиде кат үлчә, ....

Көче булган берне егар, белеме....

Йөз сум акчаң булганчы,....

Җиде йортның телен бел,....

Белемсез бер яши,....

Табышмаклар.

Берәү сйли, икәү тыңлый,

Икәве карап тора.

(тел, колак, күзләр)

Кечкенә генә сарай,

Эчендә утыз ике малай (авыз, тешләр)

5 олан, 5 чолан

Чолан саен бер олан (бияләй эчендә бармаклар)

IV.  Дәреслек белән эш  

238 нче күнегү.

239 нчы күнегү.

240 нчы күнегү.

V. Дәресне ныгыту өлеше.

Дәрескә куелган максатка ирешүне ачыклау.

(укучылар җавабы)

VI.  Йомгаклау өлеше.

                                              Өй эше

  1. Әдәбият дәреслегеннән саннар кергән 5 җөмлә язып килергә.
  2. Иске Ишле авылы турында саннар кулланып җөмләләр язып килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Саннарның ясалышы һәм язылышы" 6 нчы сыйныф

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен "Саннарның ясалышы һәм язылышы" темасына татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

Тартык авазларның әйтелеше һәм язылышы

Произношение и правописание согласных звуковУрок татарского языка: 5 классЦели: Закрепить знания по разделу фонетикаПознакомить учащихся с правильным правописанием согласных звуков свойственных ...

Теркәгечләрнең дөрес язылышы

7нче сыйныф татар төркеме өчен төзелгән дәрес планы...

Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы.

“ Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы"  дигән темага дәрес эшкәртмәсе үрнәге ( 6 нчы сыйныф )....

Татар теле дәресе. Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы.

Тема: Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы.Максатлар:1.     5 нче сыйныфта алган белемнәренә нигезләнеп, саннарның ясалышын танып белүләренә ирешү.2....

Татар теленнән ФГОС буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе, 5 сыйныф Тема: [w] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы. [йә], [йү], [йу], [йы] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы.

Татар теле    5 сыйныфТема: [w] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы. [йә], [йү], [йу], [йы] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы.Максат. Белем бирү максаты (укытучы өчен): [w] а...

“ Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы"

“ Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы"...