Доклад.
материал на тему

Набиева (Гумерова) Гульчачак Мунавировна

Доклад

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon lifba.doc34 КБ

Предварительный просмотр:

                                           Доклад.

Әлифба́, алфавит, башлап укырга-язарга өйрәтү өчен дәреслек. Хәрефләр, хәреф тезмәләре, иҗекләр, цифрлардан, грамматик мәгълүмат, танып белү характерындагы һәм тәрбияви текстлардан, иллюстрация материалларыннан тора. Беренче болгар-татар әлифбалары (гарәп алфавитының беренче хәрефе әлиф һәм икенче хәрефе ба исеменнән алынган) Идел буе Болгар дәүләте мәктәп һәм мәдрәсәләрендә төзелә башлый. Андый укыту әсбаплары Алтын Урда һәм Казан ханлыгы халыкларында һәм соңрак та – 1927 нче елда латин графикасы нигезендәге алфавит (карагыз Яңалиф) кергәнче файдаланыла һәм даими камилләштерелә.

     Халык арасында киң таралган әлифбалар арасында 18 йөзнең 2 нче яртысында Мортаза Котлыгыш белән Ишнияз бине Ширнияз тарафыннан язылган кулъязма Әлифбалар билгеле.
Сакланып калган беренче басма әлифбалар 19 йөз башы мәктәпләре өчен язылган. 1802 дә Казан университеты типографиясендә 11 мең данә тираж белән Мортаза Котлыгышның «Шәраит әл-иман» («Иман шарты») әлифбасы басыла. Аннан соңгы елларда башлап укырга-язарга өйрәтү, шул исәптән җәдиди мәдрәсәләр өчен Галимҗан Барудиның («Сәвад хан» - 1 нче баскыч укыту өчен дәреслек, 1891), Мөхәммәтвәли Мөхәммәтрәхим Әл-Чистайның - «Иказ әл-вилдан» («Балаларны уяту» - 2 нче баскыч укыту өчен, 1891), Әхмәтһади Максудиның «Мөгаллим әүвәл» («Беренче дәреслек», 1892), «Мөгаллим сәнин» («Икенче дәреслек» - соңгы баскыч укыту өчен, 1902) әлифба дәреслекләре төзелә. Ә. Максуди әлифбалары 1892-1917 елларда күп тапкырлар нәшер ителә һәм Россиянең барлык төрки телле халыклар мәктәпләрендә кулланыла. 19 йөз ахырында Имаметдин Сәйфуллинның «Яңа әлифба» (1892), Шакирҗан Таһириның «Бәдьэ әт-тәгълим. Мөкаммәл әлифба» («Башлангыч белем бирү өчен тулы әлифба», 1893) исемле беренче рәсемле әлифбалары дөнья күрә. Күп әлифбаларда математикадан башлангыч мәгълүмат бирелгән бүлек - әбҗәд (саннарны гарәп алфавиты хәрефләре белән билгеләү) аерылып торган. Алар арасында Каюм Насыйри китаплары - «Иҗек (Ибтидаи сабакка шөругъ кыйлгучы балаларга иҗек танытмак өчен бер тәҗрибәдер)» («Укырга-язарга өйрәнергә керешүче балаларга иҗек өйрәтү», 1895); «Иршад әл-әхибба илә тәгълими әл-әлифба» («Әлифба өйрәнүче балаларга нәсыйхәт», 1891) һәм башкалар бар.Татар әлифбаларының бер төре - рус гимназияләрендә укучыларны татар теленә өйрәтү өчен уку ярдәмлекләре. 1778 дә Сәгыйть Хәлфин тарафыннан «Хәреф һәм иҗекләре тулы тасвирланган татар теле әлифбасы» («Азбука татарского языка с обстоятельным описанием букв и складов») нәшер ителә. 1787 дә аның «Әлифбаи татар» дәреслеге басыла. 1809 да Ибраһим Хәлфиннең «Гарәп укуы кагыйдәләре белән татар теленең алфавиты һәм грамматикасы» дәреслеге; 1859 да Г. Ваһаповның «Мөгаллим әүвәл фи тәгълим лисан әл-гарәп вә әл-фарси әт-татари» («Гарәп, фарсы, татар телләрен башлап өйрәнүчеләр өчен ярдәмлек») дәреслеге; 1887 дә Мирсалих Бикчуринның «Татарларга русча, русларга татарча сөйләшергә һәм үзлегеннән укырга өйрәткеч» («Татарско-русский и русско-татарский самоучитель») уку ярдәмлеге чыга. 19 йөз ахыры 20 йөз башында мәктәптә укыту системасын үзгәртеп кору сәбәпле (карагыз Җәдитчелек) «яңа алымлы» дәреслекләр, шул исәптән укытуның авазлар методына нигезләнгән әлифбалар барлыкка килә. 1893 тә Мөхәммәтзакир Ишмөхәммәтовның «Әлифбага җитәкче» уку ярдәмлеге, 1908 дә Хәбибрахман Зәбиринең «Рәсемле әлифба»сы басыла. 19 йөзнең 2 нче яртысыннан керәшен татарлар өчен әлифбалар булдырыла. Алар педагог-миссионер Н.И. Ильминский тарафыннан кириллица нигезендә төзелә: «Кенәгә» («Княгя», 1862); «Керәшен татарлар өчен әлифба» («Букварь для крещенных татар», 1871); «Язу урята торган книга» (1906). Гомуми башлангыч белем бирүне гамәлгә кертү һәм олылар арасында наданлыкны бетерү өчен татар әлифбалары төзү 1920 еллар ахыры 30 еллар башында аеруча киң колач ала. Г. Шәрәф һәм Ш. Алексеевның «Беренче адым» (1923), «Якты юл» (1926), «Яңа тормыш» (1928) әлифбалары нәшер ителә. Латин графикасына күчү белән (карагыз Латин язуы) Гыймад Нугайбәк һәм Мөхәммәтхан Фазлуллинның «Яңа әлифба»сы (1926) нәшер ителә. Шуннан соң татар мәктәпләре өчен әлифбалар РСФСР Педагогия фәннәре академиясе тикшеренүләре, шулай ук Россиянең рус булмаган башка халыклар телендә шундый ук уку ярдәмлекләре эшләү тәҗрибәсе исәпкә алып төзелә. 1950 нче еллардан татар мәктәпләрендә Г. Сәйфуллин, соңрак Р. Вәлитова, С. Вагыйзов әлифбалары буенча укытыла. Рус телле балалар өчен 1998 дән башлап Ф. Йосыпов белән Л. Новикова язган «Әлифба» («Татарский букварь») ел саен чыгарыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад:"Эффективность учебного занятия-стимул к успеху педагога и обучающегося" Доклад:" Профессиональная компетенция педагога в дополнительном образовании"

Млтивация ребенка на освоение нового для себя и интересного вида деятельности.Профессионально компетентным можно назвать педагога доп. образования, который на достаточно высоком уровне осуществляет пе...

Доклад к педсовету от 27 марта 2013 г. Тема доклада: «Формирование продуктивных компетенций через участие учащихся в кружковой деятельности».

Развитие творческих способностей  детей является неотъемлемой частью образовательного процесса, который включает в себя не...

Доклад "ФОРМИРОВАНИЕ ИНФОРМАЦИОННО-КОММУНИКАТИВНОЙ КУЛЬТУРЫ ПЕДАГОГА." и презентация к докладу.

Аннотация:В данной работе рассматривается вопрос формирования и повышения информационно–коммуникационной культуры педагога современной школы. «Все течет – все изменяется», - говорили древние. Эт...

Доклад "ФОРМИРОВАНИЕ ИНФОРМАЦИОННО-КОММУНИКАТИВНОЙ КУЛЬТУРЫ ПЕДАГОГА." и презентация к докладу.

Аннотация:В данной работе рассматривается вопрос формирования и повышения информационно–коммуникационной культуры педагога современной школы. «Все течет – все изменяется», - говорили древние. Эт...

Доклад "ФОРМИРОВАНИЕ ИНФОРМАЦИОННО-КОММУНИКАТИВНОЙ КУЛЬТУРЫ ПЕДАГОГА." и презентация к докладу.

Аннотация:В данной работе рассматривается вопрос формирования и повышения информационно–коммуникационной культуры педагога современной школы. «Все течет – все изменяется», - говорили древние. Эт...