эссе
статья на тему

Махмутова Резеда Рафаэлевна

эссе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ukytuchy_minem_tomyshymda.docx16.8 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы... Әлеге дүрт иҗектән торган бер карашка бик гади сүздә никадәрле тирән мәгънә, матурлык, самимилек, гүзәллек ята бит.

Кем соң ул укытучы? Укытучы ул – нәрсәгә дә булса өйрәтүче кеше. Сабый  аваз салуга ук аның янәшәсендә “укытучылар” бөтерелә, алар ярдәмендә ул яшәргә өйрәнә. Иң кадерле, иң газиз, сабыр, аның өчен бөтен нәрсә эшләргә әзер булган кеше ул - әни. Әни - баланың иң беренче остазы, укытучысы, дип саныйм мин. Шулай ук әти, әби-бабай, абый-апа – болар да укытучы ролен үтиләр. Чөнки алар ярдәмендә син үрмәләргә, утырырга, басарга, йөрергә, сөйләшергә өйрәнәсең. Алар яхшыны начардан аерырга, тормышта үз урыныңны табарга булышалар. Ләкин ничек кенә булмасын, без аларны укытучы диеп атамыйбыз, һәм алар да үзләрен укытучылар дип башларына китермиләр.

Билгеле, укытучы диеп әйткәч, һәрбер кешенең күз алдына мәктәп, якты кабинетлар килеп баса.

Укытучы, мәктәп – бу ике сүз

Күңелемдә яши янәшә.

Мәктәбем, дип әйткән чакта

Укытучым,  диеп күңел эндәшә.

Шигырьдә әйтелгәнчә, алар күңелләрдә мәңге яшиләр. Әйе, мәктәптә укыган дәвердә кайбер укытучыларны яратып та бетермәскә мөмкин, ләкин тормыш итә-итә, олыгая бара укытучы кадерле, якты күңелле, матур, итагатьле, үз укучысын яратучы, гыйлем бирүче, сиздермичә ярдәм итүче, яклаучы, сабыр, камил бер зат иясе икәненә инанасың. Мин үзем укытучы хезмәтенең никадәрле җаваплы, авыр икәненә укытучы булып эшли башлагач кына аңладым.

Кеше тормышында укытучылар күп була, тик шулай да күңелнең иң-иң түренә кереп калганы ул, мөгаен, беренче укытучыдыр.  

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй

Ашыга-ашыга чыгып киткәнем.

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй

Укытучы апа көткәнен .

Әйе, әле дә исемдә: өстемә мәнә-менә очып китәрдәй әзер күбәләкне хәтерләткән ап-ак алъяпкыч, ап-ак бантиклар  тагып, ак хыяллар белән әни янәшәсендә мәктәп бусагасын атлавым. Мин анда якты йөзле, мөлаем, сөйкемле, матур бер апа каршы алды. Бу апа – минем беренче укытучым – Флидә апа иде.

Укытучым! Түземлегең синең кыя сыман,

Күңелең изге, алда нур гына

Гадисең дә, бөек тә син үзең

Сиңа тиң мактау, җыр гына.

Әлеге сүзләр нәкъ менә минем укытучыма туры килә.  Ул безне матурлыккны, гади генә нәрсәдән дә гүзәллекне күрә белергә; әти-әниләрне кадерләргә, өлкәннәрне, кечеләрне хөрмәт итәргә; киләчәктә авырлыкларга бирешмичә, көчле-рухлы булырга өйрәтте. Бер-беребез белән ачуланышсак, тиз арада дуслаштыручы да ул иде. Флидә апа укытучы гына түгел оста  артист та иде. Дәресләрдә  шигырьләрне күңел кылларын тибрәндерерлек итеп укый иде, матур җырлый иде.

Флидә апа  кулдан тотып язарга, матур итеп укырга, русча аралашырга, санарга өйрәтүче кеше ул минем. Мәктәпнең нәрсә икәнен белмәгән, 45 минут тик утырырга өйрәнмәгән балаларны  өйрәтүе җиңел булмагандыр. Хәтерлимен: 3 нче сыйныфтамы әллә  4 тә укыганда булдымы бу хәл.  Мин бармагымны авырттырдым: буыныннан чыккан булган. Берничә ай дәверендә мин кулыма каләмне дөрес тота алмадым: бармак бөгелми иде; язуым да үзгәргәндер инде. Укытучым кабат мине кулга каләмне дөрес итеп тотарга, матур итеп язарга өйрәткән иде...  Дөрес, хәзерге вакытта балалар укырга өйрәнеп керә, ә без кечкенә вакытта мәктәпкә кергәч кенә кызыл тышлы “Әлифба” китабы белән таныша иделәр... Инде укып бетергәнгә быел 15 ел була икән бит...

Бүгенге көндә мин үзем дә укытучы. Шунысы кызык: күпчелек балалар әти-әнисе сайлаган һөнәр буенча китәләр, ә мин, киресенчә, нәселебездә булмаган укытучы һөнәрен сайладым. Әлеге һөнәргә мәхәббәт уятучы да, сәбәпчесе дә  - минем беренче укытучым.  Минем дә Флидә апа кебек белем бирүче; гыйлем нуры чәчүче; күңелгә яхшылык, рәхимлек, сафлык орлыклары салучы кешеләр рәтендә буласым килде.  Мин аңа охшарга тырышып, укучыларыма ышанычлы терәк, яхшы мөгалләмә белән эшемә иҗади якын килеп эшләргә тырышам. Укытучымның: “Үзеңнең куйган хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү өчен бик сабыр, иң катлаулы ситуацияләрдә дә оптимист булып калырга, кешелеклелек сыйфатларын югалтмаска кирәк,” - дигән акыллы киңәшләре һәрвакыт колагымда яңгырый һәм бу сүзләр белән мин укытучылык эшемне намус белән башкарырга тырышам.  

Кыңгыраулы мәктәп юлларына

Алып кайта мине уйларым.

Укытучы апа дәшә сыман

Улларым, сез минем, кызларым

Тормыш булгач төрле вакыт була. Бигрәк тә балалар, ата-аналар белән эшләгәндә.  Виталий Агаповның әлеге җырын җырлыйм да, укытучымның көчен тоеп, алга таба яши бирәм, укыта бирәм...


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Структура эссе. Алгоритм написания эссе.

Структура эссе . Алгоритм написания эссе....

Критерии оценивания эссе. Примеры эссе и их анализ .

Критерии оценивания эссе . Примеры эссе и их анализ....

Эссе. Темы эссе

В помощь сдающим ЕГЭ по английскому языку...

Формирование навыков написания эссе с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения)

Статья описывает правила и принципы написания эссе по английскому языку с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения), а также типичные ошибки при написании эссе такого типа....

Учебно-методическая разработка "Эссе-мнение: как написать эссе за 50 минут"

УМР учитывает принцип визуализации при подаче материала. Может быть использован как раздаточный материал на вводном уроке по написанию эссе-мнения. (Разработка выполнена для получения зачета на курсах...

Учимся писать эссе: Эссе моих учеников на различные темы на немецком языке

Написание эссе - одно из сложнейших заданий ЕГЭ по ИЯ. Научить писать эссе - нелёгкая задача для любого учителя. Начинать писать эссе стоит уже с 7 класса. Данная публикация содержит оригинальные и не...