Конспект открытого по урока "Кыр казы"
план-конспект урока (5 класс) по теме

Сезгә 5 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан дәрес планы җибәрәм.Ф.Кәримнең "Кыр казы"шигырен өйрәнгән  вакытта кулланырга бик кулай дип уйлыйм.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Мәҗит Гафуриның “Кыр казы” әсәре

Максат:- үткән теманы ныгыту, диалогик-монологик сөйләм үстерү.;

                -кошларга җылы мөнәсәбәт, мәхәббәт тәрбияләү,

                 - кешелеклек  сыйфатларын үстерү.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор.

Материал: 5 нче сыйныф өчен Татар әдәбияты дәреслеге (Ф.Ф.Исламов, Ә.М.Закирҗанова).

                                    Дәрес барышы: 

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру (йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп, бер өстәлдә 4 укучы утыра).

I. Дәресне оештыру

1. Исәнләшү (укытучы һәм бер-берсе белән исәнләшәләр)

2. Уңай психологик халәт булдыру.

II. Өй эшен тикшерү:

     -Табышмак әйтәм, җавабын әйтегез:

    -  Суда юынып алды,

Өсте коры калды. (КАЗ).

  • Әйе, Мәҗит Гафуриның “Кыр казы” әсәре буенча эшебезне дәвам итәрбез.
  • Хәзер без сезнең белән МЭНЭДЖ МЭТ кулланып эшләрбез. Ул капма-каршы һәм җилкәгә-җилкә белән аралашу, шулай итеп өй эшен тикшереп чыгабыз. Кошлар рәсемнәре ясарга,сорауларга җавап әзерләргә иде. 3 һәм 1 укучы укый, ә 4 һәм 2 укучы тыңлыйлар һәм сораулар бирәләр. TЭЙК ОФ ТАЧ ДАУН структурасы кулланып җорауларга җавап бирәбез (дөрес булса басалар , булмаса-утырып торалар):
  • Малайның исеме-Наил.
  • Ул күлдән үрдәк табып кайта .
  • Әсәрне Мәҗит Гафури язган.

III. Актуальләштерү:

       Дөрес, укучылар. Без укый торган әсәр “Кыр казы” дип атала. Ләкин дәреслектә Мәҗит Гафуриның “Кыр казы” әсәре кыскартылып бирелгән, шуңа күрә китапханәдән китабын тулысынча укырга тәкъдим итәм.

-.Язучы табигатьне ничек тасвирлый?

-Малай кыр казын ата казга рәнҗеттерәме? Әтисенә ничек җавап бирә?

-Малай кыр казын ничек тәрбияли? Ул аңа нәрсәләр ашата? Текстан табып укыгыз.

  •  Малай сездә нинди тәэсир калдырды? Малай урынында сез булсагыз нәрсә эшләр идегез?

- “Кошларга” шигырен уку , сакчыл караш турында сөйләү

IV.Физкультминут: “Шома бас” көенә йөриләр.

  • Музыка туктау белән сезгә сорау бирелә. Сораудагы җавап санына карап берләшәсез һәм туктап бер урында каласыз. Бу МИКС-ФРИЗ-ГРУП дип атала.
  • 1. Авыл янында ничә күл бар?
  • Бер күл бар (димәк, укучылар биеп торганнан соң, музыка туктагач берешәр басып тора).
  • Малай өенә ничә кыр казы алып кайта?
  • Малай өенә бер кыр казы алып кайта (укучылар биеп торганнан соң, музыка туктагач берешәр басып тора).
  • Яз җитү белән өй янындагы сыерчык өстендәге чыбыкка ничә сыерчык куна?
  • Сыерчыклар парлап утырып торалар. (Музыка туктауга икешәрләп берләшәләр.)

   -көзге айлар ничәү?

         V.

-Укучылар дөньяда кошлар бик күп,8700 төре бар . Россиядә 700 төре яши, Татарстанда 300 ләп төре бар.  Презентация  “Кошлар”

Укучылар, кошлар турында табышмаклар әйтик , рәсемнәргә дә бәя бирик.

Аларны ике төркемгә бүлеп була. Ниндиләргә?

 (күчмә, кышлаучы кошларга ; сайраучы-сайрамаучы)

  • СОРТ КАРДС структурасы. Хәзер 2№ укучылар А4 бите ала, аны бергә бүлә һәм җилкәдәш иптәшенә бирә. Тагын икегә бүлегез, сезнең дүртәр кәгазегез чыга. 2 минут өчендә һәрберегез кошлар исемен  бер- берегезгә әйтеп языгыз, язуларны уртага куегыз.. Вакыт чыккач,  ике кечкенә кисәк аласыз һәм кошларны ике төркемгә бүләсез .
  • Нинди төркемнәр килеп чыкты ?
  • - Бу җырның исеме ничек булырга мөмкин?
  • (көтелгән җавап)“Кыр казы”җыры

VI. Йомгаклау:

  • Бүгенге дәрестә без кем турында сөйләштек?
  • Дәресне тәмамлап шуны әйтәсе килә “Кыр казы” әсәре бик мавыктыргыч итеп сурәтләнгән. Әдәби текст бездә табигатькә, кошларга җылы мөнәсәбәт, мәхәббәт тәрбияли. Кешелеклек сыйфатларын үстерергә мөмкинчелек бирә.
  • Куллар тотышып:
  • без кошларны яратабыз, саклыйбыз, алар турында кайгыртабыз-дип бергә әйтү

VII. Билгеләр кую, өй эше

1 төркем“Кошлар –безнең дусларыбыз”дигән хикәя язарга.

2 төркем- кошлар турында шигырь ятлый


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект открытого урока географии " Географическое положение Евразии. История открытия"

Конспект урока географии " Географическое положение Евразии. История открытия"...

Конспект открытого урока в 5 классе на тему "Открытие Антарктиды"

Конспект открытого урока в 5 классе на тему "Открытие Антарктиды"...