Методическая разработка на тему:"Сабантуй"
методическая разработка на тему

Рашитова Назифа Мухлисулловна

 Татар халкының борынгыдан килгән гүзәл бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sabantuy.docx23.33 КБ
Файл sombelne_ke.docx25.08 КБ

Предварительный просмотр:

Рәшитова Нәзифә Мөхлисулла кызы

Әлмәт шәһәре МБББУ “20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

югары квалификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

БӘЙРӘМ ҮТКӘРҮ ӨЧЕН СЦЕНАРИЙ

"САБАНТУЙ"

           


    Бәйрәм җыр белән башланып китә. Бәйрәмгә кунак итеп ата-аналар, укытучылар  чакырыла.

Сабан туе

Луиза Батыр-Болгари музыкасы.

Гөлшат Зәйнашева сүзләре

Күңелле сабан туйлары,

Бүген бәйрәм, зур бәйрәм.

Матур җырлар җырлый- җырлый,

Уйныйбыз әйлән-бәйлән.

Кушымта:

Без җырлыйбыз сабан туйда,

Иң матур җырлар сайлап.

Безнең җырга зәңгәр күктән

Кошлар кушыла сайрап.

Күбәләкләр безнең белән

Уйныйлар әйлән-бәйлән.

Сабантуй күбәләкләр һәм

Кошлар өчен дә бәйрәм.

Кушымта:

Әти-әниләребезгә

Җыйдык чәчәк бәйләме.

Матур булсын, ямьле булсын

Сабан туе бәйрәме.

1 алып баручы:  Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, хәерле көн! Без бүген татар халкының олы бәйрәме Сабан туена җыелдык. Сабантуй – ул хезмәт бәйрәме, Сабантуй – ул дуслык бәйрәме, Сабантуй – ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме.Котлы булсын Сабан туйлары!

2алып баручы: Әйе, Сабантуй татар халкының милли бәйрәме. Язгы чәчү эшләре беткәч була ул. Печән чабарга төшкәнче. Халкыбызның милли туе  ул – Сабантуй.

Кышкы суыклар инде узган. Кояш нурлары җир йөзен назлый. Матур, җылы көннәр башланган чак.

1 укучы:

Ил ул җирдән генә түгел,

Халыктан да гыйбарәт.

Ә Сабантуй кеше аша

Илнең рухын күтәрә,

Ил куәтен күтәрә.

1 алып баручы: Сабантуй – ул  борынгыдан килгән бәйрәм. Бу бәйрәм халкыбызның гасырлар буена туплап килгән акылын, уңганлыгын чагылдыра.

2 алып баручы: Сабан эшләре беткәч, татар халкы хезмәт бәйрәмен билгеләп үтә. Аның исеме Сабантуй шуңа күрә дә. Бу бәйрәмдә татар халкының борынгыдан килгән күркәм гадәтләре, уен-җырлары, йолалары бергә кушыла.

1 укучы:

Ак сөлге

Әнәс Исханов

Сабантуйга сөлге җыялар,

Сөлгесез бит булмый

Сабантуй,

Тазамы син?

Әйдә мәйданга

Чык та ак сөлгегә билең куй!

Шул сөлгедәй намусың пакь булса,

Ак сөлгегә көчең хак булса.

Көрәш әйдә, башың югалтып,

Сөймәс мәйдан куркак, сак булсаң.

1 алып баручы: Сабантуй бик борынгы да, яңа да бәйрәм ул. (М.Хәбибуллинның "Илчегә үлем юк"әсәреннән инсценировка).

..."Сәлим хан - Инде барыгыз да тыңлагыз. Бер атнадан Чәчкә туе җитә. Күрше-күләнгә хәбәр салынды – кунакка дәштек. Чәчкә туе хакында атна буена һәр мәхәлләдә сөрән салыгыз, калаларга чаптарлар җибәрегез. Мин әйттем.

Бусагабаш Камай:

  • Кардәш кыпчаклар Чәчкә туен Сабан туе дип йөриләр ханиям.

Сәлим хан:

  •  Чәчкә туемы, Сабан туемы, Җыенмы – безнең өчен ул иң кәттә, иң күркәм бәйрәм. Сый-хөрмәтне мулдан әзерләгез. Бөек Кала тарханы сиңа әйтүем.Кем ...Карабай тархан мондамы үзе? Ишетәсеңме, хан йөзенә, хан йортына кызыллык килерлек булмасын.

Карабай тархан:

  • Мин монда ханиям, монда. Барсын да эшләрбез.

Сәлим хан:

  •  Сабан туена Чәчкә-Ананы да дәшегез. Ил анасы исемен йөрткән Чәчкә-Анага хөрмәтем зурдыр. Шулай дип, җиткерегез үзенә, Олуг хан сәне үзе дәште, дәгез. Инде китегез.
  1. укучы.

              Колын-колынкай

Ләбиб Лерон

Һай бу көннәр, һай бу төннәр

Бигрәкләр озак үтә –

Ярышка барасы атлар

Сабантуй көнен көтә.

Ат чабышы ничек узар –

Шуны беләсе килә:

Колынкайның Сабантуйны

Бик-бик күрәсе килә.

2 алып баручы: Игенчелек Идел буенда яшәгән борынгы бабаларыбызның төп кәсебе булган. Идел буе татарларында ул шулай көнкүрешнең төп тармагы булып калган, гореф-гадәтләрендә игенчелеккә бәйле күп йолалар туган.

Бу йолаларның барысы өчен дә уртак бер сыйфат бар ул – игенчелек эшен изгеләштереп карау, аңа табыну.

3 укучы: Иген игү – илеңә, халкыңа, игелек күрсәтү, дип бәяләнгән. Игенче хезмәтенә тирән ихтирам буыннан-буынга, гасырдан-гасырга  күчкән.

1алып баручы: Кадерле балалар, котлы булсын Сабан туйлары!!! Алдагы көннәрегез дә бүгенге кебек ямьле, күңелле булсын! Өстәлләребездә ризыклар мул булсын! Игенчеләр үстергән ипи кадерен белик.

4 укучы: Карале, дускай! Игътибар итче! Чып-чын туй бит бу!

Сабантуйның нинди бәйрәм икәнлеген инде беләсез. Сабантуй.Сабан һәм туй.Ике сүздән торган кушма сүз дә бит әле.

Туйның нәрсә икенен беләбез инде. Тик Сабан дигәне ни аңлата соң әле? Сабан ул – яз көне чәчелеп шул ук елда көз көне җыела торган ипи, ашлык.

5 укучы:Ипинең дә прәнекнең дә алма кебек,агач башында үсмәгәнен беләбез инде. Ул басу-кырда (арыш, бодай, арпа, тары һәм башакалар) үсә. Игенчеләр яз көне җиргә аз орлык чәчеп, көзен исә күп итеп кире җыеп алалар. Мондый ашлык сабан ашлыгы була.

Димәк, Сабан эшләре (язгы чәчу эшләре) тәмам булгач,кешеләр, куанычтан, туй шикелле итеп бәйрәм итәләр. Шул Сабантуй бәйрәме була инде. Бүгенге бәйрәм.

6 укучы: Икенче төрле "Мәйдан" дип тә йөртәләр. Чөнки халык ул көнне мәйданга җыела. Бәйрәм итә, җырлый, бии, күңел ача,көрәшә.

4 укучы: Мәйдан уртасында колга. Сабантуйның матурлыгын, бөеклеген күрсәтеп, зәңгәр күккә ашкан ак колга җәйге җилдә чайкалып утыра, җиңелчә сызгырып, тыныч хезмәткә мәдхия җирлый.Ул Сабантуй тәмамлангач та чайкалып утырыр. Ул колга күпләрнең сөлгеләрне бөтереп, бил алышкан чакларын хәтерләтер.

2 алып баручы: Әнә шулай кадерле, бик кадерле Сабантуй дигән халык бәйрәме.

5укучы:        

Сабантуй

М.Әгъләмов

Сабантуйларда да алга карый халык,

Көрәштерә башлый нәниләрдән алып.

Сөлгеләр тотыла, һәр авыл

Батырын күзәтә билгеле...

Мәйдан күк кысыла йөрәкләр.

– Бирмә,билеңне!

Бирмә!

Дошманнар таптаса җиреңне,   Сорамый: "Син батыр идеңме?"

Мәйдан күк кысыла бар халык:

– Бирмә, илеңне!

–  Бирмә!

1 алып баручы: Кадерле балалар, сезне мәйданга чакырабыз! Сабантуе уеннары башлана.

2 укучы:

Сабан туе, Сабан туе

Шундый кызык, күңелле.

Ник чыкмаска көрәшергә,

Мин соң егет түгелме?

Батыр калу өчен әле,

Миңа бераз иртәрәк.

Тик шулай да сабантуен

Үзем башлап җибәрәм.

(Көрәш дәвам итә)

2 алып баручы: Көрәш тәмам,ә хәзер мәйданны җырчыларга бирәбез.

Җыр-биюсез бер бәйрәм дә

Узмый, шуны белегез.

Балаларыбыз бик булганнар,

Концерт карап китегез!

(Җырлар, биюләр башкарыла)

1 алып баручы:  Сабантуй уеннарын дәвам итәбез.

Кашыкка салып күкәйне

Йөгерегез тизрәк.

Күрик әле, бу ярышта

Кайсыгыз җитезрәк!

(Кашыкка күкәй салып йөгерү уздырыла)

2 алып баручы:

Икегезгә ике капчык,

Йәгез әле тотыгыз.

Сабан туенда ярышып,

Сез дә бүләк алыгыз.

Җилферди чиккән сөлгеләр,

Бүләкләр күбебезгә.

Көрәшик тә, узышыйк та:

Сабан туй бүген бездә.

1 алып баручы:

Чүлмәк ватам, чүлмәк ватам, Ватып булырмы икән?

Бүләккә бер чиккән яулык

Алып булырмы икән?

(Чүлмәк вату ярышы үткәрелә)

2 алып баручы:

Менә дуслар,көтеп алган Сабан туйлары да тәмам.Тагын бер елга сау бул, Сабан туе.

Барыгызга да саулык-сәламәтлек телим. Хәзер бергәләшеп яраткан җырыбызны башкарабыз.

Сабантуйлы Татарстаным

М.Имашев музыкасы

Ә. Шәрипов сүзләре

Сабантуйга дәшеп кошлар сайрый,

Җәйге җылы талгын җил исә.

Сабантуйга дәшеп кояш балкый

Болыннарда чәчәкләр үсә.

Кушымта:

Сөлгеләрне сөлгеләргә ялгап,

Эх, урарга иде җир шарын!

Күрсен иде дөнья Сабантуйлы

Татарстан дигән ил барын!

Тальян моңы дәшә Сабантуйга,

Җилкендерә һәрбер йөрәкне.

Сабантуйга дәшеп кызлар җырлый,

Яңгырата бөтен төбәкне.

Кушымта.

Ак болытлар йөзә зәңгәр күктә,

Урманнарда күке моңлана.

Сабантуйга дәшеп чишмә чылтырый,

Күңелләрдән якты моң ага .

Кушымта:

Сөлгеләрне сөлгеләргә ялгап,

Эх, урарга иде җир шарын!

Күрсен иде дөнья Сабантуйлы Татарстан дигән ил барын.

Кулланылган дәбият:

Мәктәптә бәйрәм бүген (балалар өчен җырлар). – Казан,"Мәгариф", 2003. М.Хәбибуллинның "Илчегә үлем юк", Казан, 1996.

Салават Күпере җурналы. – Казан, 2001(5-6).

Салават Күпере җурналы. – Казан, 2003(5-6).

Салават Күпере җурналы. – Казан, 2004(6).



Предварительный просмотр:

                                       

                                            СӨМБЕЛӘНЕ КЕМ БЕЛӘ?

                       Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен сценарий

                     

                                                         

                                                           Әлмәт шәһәре МБББУ “20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

                                                            Рәшитова Нәзифә  Мөхлисулла кызы  югары категорияле татар

                                                                                 теле һәм әдәбияты укытучысы

1 нче алып баручы     Җир,Һава, Су... Алар зарурлыгын

                                          Белмәгәннәр инде бик сирәк.

                                          Бу өч хакыйкатькә кушып тагын

                                          “Кояш” дип әйтү дә кирәк

2 нче алып баручы      Икмәк алып килгән

                                          Игенчене табын түренә,

                                          Әнә, кара, зәңгәр офыклардан

                                          Алсу кояш үзе күренә.

                                                                           (Әкрен генә “кояш” күтәрелә)

1 нче алып баручы     Безнең әби-бабаларыбызның элек-электән килгән бәйрәмнәре, йола уеннары булган. Аларның кайсылары сакланган, ә кайберләре бөтенләй онытылган.

2 нче алып баручы Әйтик, нәрсә ул Нардуган? Сөвия сүзе ни аңлата? Ә Сөмбелә?  Әйдәгез,үткән чорга сәяхәт ясыйк.

1 нче алып баручы Ел фасылларының иң  үзенчәлекле көннәренә багышланган бәйрәмнәр – календар бәйрәм дип атала. Татар халкында андый бәйрәмнәр елның дүрт  төп ноктасына – иң кыска көннәргә (22-25 декабрь), язгы Сөвия, ягъни төн белән көн тигезләшкән чакка (21-23 нче март), иң озын көннәргә (22-25 нче июнь), көзге Сөвия, ягъни көн белән төн тигезләшү (21-23 нче сентябрь) вакытына туры киләләр.

(Балалар курайда “Каз канаты” көен уйныйлар)

2 нче алып баручы Иң озын һәм иң кыска көннәр җәйге, кышкы Нардуган бәйрәмнәре белән билгеләп үтелгән. Язгы Сәвиягә Нәүрүз бәйрәме, көзге Сәвиягә Сөмбелә бәйрәме багышланган. (Ике укучы  бәйрәм исемнәре язылган плакатны күтәрә) Бәйрәмнәр арасы  өчәр ай булган. Кешеләр Сөмбелә бәйрәменә әзерләнгәннәр.

1 нче бала  - Яңгыр, яңгыр, яңгыр яу!

                         Көмеш кадак, ука бау...

                         Яу син, яу көмеш булып,

                         Өлгергән җимеш булып.

2 нче бала   -    Яңгыр, яңгыр, яңгыр яу!

                            Көмеш кадак, ука бау...

                            Игеннәр гөрләп уңсын,

                            Муллык, гүзәллек иле-

                            Туган ил балкып торсын.

                            Яңгыр, яу!      (Яңгыр “ява”)

Кызлар зонтиклар белән бию башкаралар

3 нче бала         И сабыйлар! Эшләгез сез,

                             Иң мөкатдәс нәрсә- эш,

                              Эш агачы һәрвакытта бик

                              Юмарт китерер җимеш.

                              Яшьлегеңдә бик тырышсаң,

                              Эшкә бирсәң чын күңел,

                              Каршылырсың картлыгыңны

                              Бик тыныч һәм бик җиңел.

(Балалар “Чыпчык белән сыерчык турында җыр башкаралар Ф.Мортазин көе, А.Хәмзин сүзләре)

                                И атына, и талпына

                                Күңеле тулы моң  гына

                                Шулай матур җырлый алай

                                 Яз сандугачы гына.

                              Кушымта.

                             Сайрама болай , сыерчык,

                             Көнләшә синнән чыпчык.

                             Ә син чыпчык, бик боекма

                             Сыерчыкны җиңеп чык.

4 нче бала         - Сыерчыгым нигә китәсең?

                             Сагынырмын сине киткәчтен.

5 нче бала         (Сыерчык костюмыннан)

         .                    -Көз җитте бит инде мин туңам,

                             Килгән идем  җәйге костюмнан.

1 нче алып баручы Сөмбелә  үзе дә, сары чәчләре дә көзне, алтын башакларны хәтерләткән һәм аны шулай киендергәннәр дә. Сөмбелә Сөмбел чәчле кыз дигәнне аңлата. Сөмбел сүзе исә гарәпчә “гиацинт”, “башак”, “Сары чәч” һәм йолдызлык атамасы (Созвездие Девы) мәгънәләрендә. Бу  борынгы шумер-аккад телендәге  “шуббултум” (сары башкак)  сүзенә барып тоташа .

(“Бал корты” җыры башкарыла Ф.Мортазин көе, А.Хәмзин сүзләре)

Чәчәктән-чәчәкккә күченеп,

Бернигә игътибар бирмичә

Бал җыя бал корты тырышып,

Туктамый караңгы төшмичә.

                        “Быз,быз,быз,быз,быз, киләләр,

                         Йөзләгән, меңләгән бал корты.

                         “Без,без,без, без,без дияләр

                          Җыябыз шифалы бал татлы”.

    Карамый яңгырга, давылга,

 Әче җил, җылыга,салкынга.

Бал җыя бал корты тырышып,

Кирәксә  ул кадый дошманга.

    Кушымта.  (Яңгыр “ява”)

7 нче бала    Ява яңгыр

Нигә шулай явадыр?

Җиргә аяк баскан саен

Таядыр.

Кара болыт

Әллә инде

Ишелгән?

Я булмаса

Күкнең төбе тишелгән?

Тукта, яңгыр

Җитәр сиңа

Кит әле.

Тәти кояш безгә рзхим ит әле.

(Бер укучы кыз бала “Яфрак бию”ен башкара. Кояш “күтәрелә”)

Игенче бабай. Мин ял күрмичә, төнне- көнгә ялгап,синең күкрәгеңдә талпындым. Җир –ана, сабан белән җир сөрдем, җыр тырмаладым, басуларыңны тутырып арыш-бодай чәчтем. Башаклар эре булсын дип, буразналарга чәчкән орлыкларга йомырка кушарга да онытмадым.

8 нче бала   Җылылык һәм муллык

                       Һәркемнең өендә.

                       Үзгә бер тыйнаклык

                Бакчада, ындырда.

                     Ак күмәч, сөтле чәй

                     Чикләвек - табында ...

                     Читләрдән кунаклар

                      Кайталар авылга.рә.

2 нче алып баручы  Татарлар бик матур бер кызны Сөмбелә итеп киендереп, мәйданга алып чыкканнар. Кызга берсеннән – берсе четерекле, көтелмәгән сораулар биргәннәр. Җор телле Сөмбелә аптырап калмаган, барысына да җавап кайтарган.

9 нчы бала. Әй, Сөмбелә, әйт әле

                       Табышмакк  җавап бир әле.

                        Ашлыклар үсте,

                        Башаклар өлгерде,

                        Кояш пешерә,

                        Тиргә төшерә.

                        Халык ашыга,

                       Китә басуга,

                        Урагын ура,-

                        Бу кайчак була?

Сөмбелә. Җәй азагы, көз башы.

10 нчы  бала Әй,Сөмбелә, әйт әле

                         Кырлар буш кала,

                         Яңгырлар ява,

                         Җирләр дымлана

                                Бу кайчак була?

Сөмбелә .  Көз фасылы

(Бер кыз бала “Яфрак бию”ен башкара)

11 нче бала. (тиен костюмыннан)

                      Күңеле көр авылның –

                      Уңышлар мул булды.

                     Кырларда игеннең

                     Чыгышы зур булды.

                             Җайга-җай : урманда

                             Чикләвек бик уңды.

                             Халык та тиенде,

                             Тиенде тиен дә.

Сөмбелә. Башак ул үрчемле уңыш белән бәйләнгән. Күп халыкларда бөртекле ашлыкның  Анасы бар дип уйлау ( урыста –“мать хлеба”, бездә –“арыш анасы” ) бар.

       Татар мифологиясенә һәм йола иҗатына билгеле булган Сөмбелә Евразиядәге борынгы традицияләргә барып тоташа.

(Игенче бабай зур Калачны Сөмбеләгә тапшыра. Сөмбелә куянга кишер әзерли)

Балалар “Куянкаем җырын башкаралар. (Ф.Мортазин көе, А.Хәмзин сүзләре)

( Бер бала “Куян бию”ен башкара, ул куян костюмыннан)

   Урман читеннән чыкты да куян

   Шаккатып карап тора

  Шаккатып  карап тора да

 Кулларында атына.

           Куянкаем, кил,кил бире

          Тимим, тимим мин сиңа.

          Мә ал күмәч, мә ал кишер

          Саран түгел мин сыйга.

Карап утырды да куянкаем,

Кереп качты урманга.

Көндә килеп көтәм аны,

Ләкин чыкмый куян яныма.

    Кушымта.

1 нче бала. – Әй ,Сөмбелә, әйт әле,

                      Кәрзинеңдә ниләр бар?

Сөмбелә. Кәрзинемдә яңгырлар,    

                   Җылы, суык көннәр бар.

2 нче бала. -  Әй, Сөмбелә, әйт әле

                    Кәрзинеңдә ниләр бар?

Сөмбелә. – Кәрзенемдә сары, кызыл,

                  Алтын матур төсләр бар.

(Яфраклар бөтереләләр. Бер кыз бала   “Яфрак биюе”н башкара)

       1 нче алып баручы. Татар халкында календар йолаларның тагын бик күп төрләре булган. Безнең көннәргәчә сакланганнарыннан Сабантуй, Җыен бәйрәмнәрен без дәз яратып үткәрәбез.

     2 нче алып баручы. Хөрмәтле дуслар! Уңыш бәйрәменә – Сөмбеләгә багышланган кичәбез тәмам. Сау булыгыз! Сезгә сәламәтлек телибез.

    Игенче бабай. Хушыгыз! Еллар имин, илнең күге аяз булсын.

                                Сабыйларның шат авазы яңгырап торсын., 2005

       Бәйрәм мөбарәк, табыннар түгәрәк булсын,хәерле юллар,хәерле еллар.

Кулланылган әдәбият :

  1. “Бәйрәмнәр, туйлар өчен”, “Рәннур” нәрияты, Казан, 1999
  2. “Раушан көзге” : Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия, Казан, 1993
  3. Аудио-диск “Балалар җырларын йолдызлар башкара”,Татар җыры, 2005

             

     

                             

           

                                       

                                         

  Кушымта.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка на тему "Методические рекомендации по проведению Мастер - класса,с элементами практического показа "

В предложенном файле Вы можете ознакомиться с организацией и проведением Мастер - класса ; с основными особенностями,алгоритмом проведения Мастер - класса,важнейшими элементами технологии....

Методическая разработка по теме: Разработка творческого конкурса «Буратиниада».

Предлагаемая методическая разработка  представлена в виде конспекта и презентации практического занятия, проведенного в форме педагогической  мастерской, которая  позволяет   ...

Методическая разработка по теме" "Алгоритмы написания методических разработок"

Любая методическая продукция в образовательном пространстве предназначена для передачи положительного педагогического опыта и направлена, прежде всего,  на профессиональное совершенствование рабо...

Методическая разработка на тему "Создание Методической службы в МОУ "Гимназия" г. Сертолово"

       МОУ «Гимназия»  г. Сертолово было вновь создано  16.08.2004  (первоначально Сертоловская средняя общеобразовательная школа  №3). В новой школе соз...

Методическая разработка на тему «Методические рекомендации к выполнению курсовой работы по педагогике»

Методические рекомендации содержат информацию о технологии проведения курсового исследования и предназначаются для оказания помощи при выполнении курсовых работ по педагогике студентам педагогического...

1. Методическая разработка по теме " Система времён глагола настоящего времени" на английском языке.2. Методическая разработка по теме " Система времён глагола прошедшего времени" на английском языке

1. Презентация по теме " Система времён глагола настоящего времени" предназначена  для  введения и тренировки грамматического материала на уроках английского языка  в 5-11 кла...

Методическая разработка на тему: " Развитие музыкальных способностей детей дошкольного возраста средствами музыкального фольклора" Методическая разработка на тему "Методика работы с детским фольклорным коллективом"

Методическая разработка на тему: " Развитие музыкальных способностей детей дошкольного возраста  средствами музыкального фольклора"Методическая разработка на тему: "Методика работы...