Хәтерләрдә мәңге сакланыр
творческая работа учащихся по теме

Сабирзянова Зямиля Фаткелгаеновна

 Бабамның Днепр буйларында сугыш утын кичүе, кабатланмас батырлыгы турында өйрәнүне дәвам итү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hterlrd_mnge_saklanyr_temasyna_proekt_eshe.pptx2.47 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Проектны ң темасы: “Хәтерләрдә мәңге сакланыр”

Слайд 2

Проектны э шләде: 20 нче мәктәпнең 6В сыйныфы укучысы Шарипов Нияз Байкал улы .

Слайд 3

Проектның максаты: Бабамның Днепр буйларында сугыш утын кичүе, кабатланмас батырлыгы турында өйрәнүне дәвам итү.

Слайд 4

Бурычлар: Бабамның аяусыз көрәше өчен бирелгән орден-медальләрен барлау; Туган җиребезгә, илебезгә карата мәхәббәт хисләремне чагылдыру; Аның асыл сыйфатлары аша өлкән буын кешеләренә карата хөрмәт, алар белән горурлану хисләремне белдерү. Әнием иҗат иткән шигыр ь ләрне башка укучылар һәм укытучылар күңеленә дә җиткерү.

Слайд 5

Хәтерләрдә мәңге сакланыр

Слайд 6

Майлар җиткән саен һәрбер йөрәк Әрнүләрдән сыкрый, түзә алмый... Ерактагы дәхшәт елларының Яралары сызлый, төзәлми

Слайд 7

Сызлаулары бетмәс ул яралар Нигә икән һаман басылмый. Җитмеш елга җиткән әрнүләргә Ничек түзсен йөрәк ярсымый

Слайд 8

Күпме кан коелган бу сугышта Күпме күз яш ь ләре түгелгән … Газиз ата, ирләр, абый-уллар Сугыш кырларында күмелгән.

Слайд 9

Җиңү килгән... т ик шатлыклар гына Урап узган ул көн күпләрне, Һәрбер кайтмаганның җаны булып, Ак кош иңли зәңгәр күкләрне...

Слайд 10

Минем бабам да бит корал алып, Үзен аямыйча сугышкан. Күпме фронт кичеп, ике күзен Корбан иткән шушы сугышта

Слайд 11

Бабам Әлмәт шәһәре Тайсуган авылында декабрь бураннары дулаган Яңа ел кичендә дөньяга килә. Әтисе авылда агач эшенә маһирлыгы, оста гармунчы булуы белән аерылып тора.”Кулы оста алтын кояр “ – диләр бит.Аның янына тирә-күрше авыллардан гына түгел, ерак салалардан да йомыш белән киләләр. Әнисе йомшак табигатьле, бик итагатьле, нечкә күңелле хатын була.Үтә матур, моңлы тавышы белән үзәкләрне өзеп бәетләр көйли, җырлый.Аның моң – дәрьясы минем бабама да күчә.Ул да өздереп җырлый торган була. Кичләрен бөтен авылга ишетерлек итеп моң чишмәсе агылган ...

Слайд 12

Сугыш башланган көнне бабамның әтисе бөтен гаиләсен алып туган авылына – әти-әниләренә кайтып киткән була. Ат җигеп, яшел болыннар, елга-сулар, шау чәчәкле урманнар аша баралар. Берничә тапкыр туктап, балалар белән тәкыя үрәләр, чәчәк җыялар, тулып пешкән урман җиләге ашыйлар. Алар барып җитүгә сугыш хәбәре килеп ирешкән була инде.Әти-әниләре кара кайгыга баткан. Өйдә авыр, шомлы тынлык. Ике атнадан бабамның әтисенә дә повестка килә.Аерылышу бик тә авыр була. Балаларын берәм-берәм югарыга күтәреп, озак-озак карап бага ул, күкрәгенә кысып ярата, битләреннән үбә. Ләкин аңа сугышта озак булырга туры килми, гражданнар сугышында аягы имгәнгән була. Аны кире кайтаралар.Авыр көннәр дәвам итә...

Слайд 13

Бу вакытта бабама 16 яшь кенә була.Яшь булуына карамастан,авыр эшләрдә эшли ул, атлар да карый. “Сыер боты кадәр малайлар”га илне туйдыруы бик авыр була. Бер шырпысыз, керосинсыз, чәй-шикәрсез түзә-түзә еллар алга дәшәләр. Ниһаять, бабама да 18 яшь тула. 1943 елда ул үз теләге белән сугыш утына керә. Башка төрле техника җитмәү сәбәпле,атлар белән оста эшли белгәнгә күрә аны яу кырына снарядлар ташырга куялар. Днепр елгасын кичәр алдыннан, кинәттән бомба шартлавы ишетелә...Немецлар бабамнарга каршы утлы көрәш башлыйлар. Илбасарларның күбесе юк ителә.Үлем белән күзгә-күз очраша ул. Ләкин туктап калырга ярамый, алга, алга барырга кирәк була.Бабам атны ашатырга дип, печән чүмәләсе янына туктый. Тагын бомба төшә, печән чүмәләсе яна башлый.

Слайд 14

Дәү әтием чокырда, көчле шартлаулардан сакланып торган арада, очып килгән ядрә аның пилоткасының йолдызын кисеп уза. Ә икенче ядрә... күзләрен үк юк итә. Бу көз аеның таңы бабам гомеренең соңгы якты таңы булган. Бабам,син ул көнне кояшны соңгы тапкыр күргәнсеңдер, сугышканда таш-таулар тетрәп ватылгандыр,тигез кырда таулар өелгәндер,төпсез дәрьялар кипкәндер,Җир-ана уфылдап ыңгырашкандыр,күкләр ташып иңрәгәндер...Ә син аңыңа килә алмыйча, күзләреңне эзләгәнсеңдер... Аннан госпиталь, дәваланулар...Сугышның Җиңү көненә кадәр сугыша да алмыйча, ике күзсез өйгә кайтулар...

Слайд 15

Ләкин бабам сынатмаган, караңгыда да яктылыкны күрергә тырышкан.Сукырлар конторасына эшкә кергән. Тылдагы авыр сугыш чорының көннәрен хатын-кызлар белән бергәләп үз җилкәләрендә күтәргән.

Слайд 16

Бөек Җиңүнең тантана итү көне дә килеп җитә. Барысы да шатлана, куана. Бабамның аягының тезе янында ядрә кыйпылчыгы саклана иде. Бу көнне аягы да, күзе дә шатлыктан “елыйлар”.Ул сугышның нәрсә икәнлеген үз җаны белән татыган кеше, шуңа күрә ул киләчәк өчен, оныклары өчен борчылып яши.

Слайд 17

Егерме өч яшендә әбием белән бергә гаилә корып җибәрәләр, сигез бала тәрбияләп үстерәләр. Шуларның берсе –минем әти – Байкал инде. Табигый күзе белән күрә алмаса да, күңел күзе белән күрә ул.Аның күңеле кешеләргә рәхим-шәфкать, игелек, кайнар хис, яктылык белән тулы. Ул оста баянчы да булган, өздереп җырлаган да, халкыбызның күңел җәүһәрләрен, сәйлән тезгән кебек, шигырьләрендә дә тезеп барган. Концертларда катнашып, лауреат та булган. Мәскәү шәһәрендә уздырылган фестивальдә дә беренчелекне яулаган. Мин боларның барысы турында да әтием белән әнием сөйләгәннәрдән ишетеп белдем.

Слайд 18

Сугыш дигән явыз көч килмәгән булса,мондый ук авырлыклар булмас иде бит! Синең дә күзең исән булыр иде, бабам.Тормыш йөген, “уфалла арбасын” әби белән җиңелрәк тарткан булыр идегез! Дәү әтием, син бөтен гомереңне туган илеңә, туган халкыңа багышладың. Синең гомерең – героик симфония.Аның соңгы аккордлары искиткеч! Бер мәхәббәт, тарихи моң булып яңгырый. Ул безнең җаннарыбызны тетрәтә.Син көрәшергә биргән антыңны тиңдәшсез батырлык, искиткеч ныклык белән үтәдең, халкыңның азатлыгы өчен соңгы тамчы каныңача көрәштең. Дәһшәтле сугыш көннәре һаман ераклаша, тарихка күчә бара.Менә сугыш беткәнгә дә 70 ел тула. Әмма ул китергән кайгы-хәсрәт һич тә онытылмый, ә йөрәкләрдә тирән яра булып сызлый

Слайд 19

Дөн ья яктысыннан мәхрүм булып , Яшәгән ул тыныч тормышта... Зур горурлык хисен югалтмаган, Тугры калган изге бурычка

Слайд 20

Йомгак Мин һәйкәл янында басып торам. Фронтка киткән бабаларыбызны күз алдына китерәм. Бабам,синең дә табигый күзләрең белән яшисең килгәндер! Зәңгәр күкне, әнә шундый бөдрә талларны күреп саубуллашу ифрат кыен булгандыр. Әмма син саубуллаштың...

Слайд 21

Һәйкәлләр...Һәйкәлләр...Тирән хисләрне кузгатасыз сез. Шулай булмаса сезне һәйкәл дип тә атамаслар иде.Кадерле бабам, кояшлы май айларында, бәйрәм көннәрендә безнең янга кошлар, кыр казлары булып кайтып китәсеңдер син. Үзем бабам белән” сөйләшәм”, үзем сугышка ләгънәт укыйм.Никадәр кайгы-хәсрәт, югалту, бәхетсезлек китердең. Дәү әтием, тыныч йокла, без дә синең кебек Туган ил өчен көрәшербез. Без тынычлыкны сакларбыз, ышан безгә! Тынычлык ул – сабыйлар елмаюы, син көрәш утын үткән Днепр буйларында ак каеннар шавы, андагы кошларның сайравы, кешеләрнең бер-берсенә изге теләкләр теләве. Мин ерак Днепр елгасы яны көрәшендә татар улының эзе калуы белән чиксез горурланам.

Слайд 22

Минем бар җиһанга дәшәсем килә: Сугыштан исән-сау әйләнеп кайтканнарның кадерләрен белик!Аларга карата мәрхәмәтле булыйк! Шәфкать бушка эшләнә, ләкин кыйммәт бәяләнә. Бик кыйммәт.

Слайд 23

Ә илебез аны онытмаган, Хөрмәтләгән зурлап бәйрәмдә, Яраларның сызлап әрнүләре Чагылган бит һәрбер медал ь дә...

Слайд 24

Ике бабам минем зур фронтта Тыныч тормыш өчен көрәшкән, Икесе дә безнең киләчәкнең Яктылыгы өчен тырышкан

Слайд 25

Тыныч йоклагыз сез, безнең буын Батырлыгыгызны онытмас, Ул һәм кызлар, оныкларыгыз да Каберләргә эзне суытмас...

Слайд 26

Презента цияд ә Гузәлия Шәрипова шигыр ьләре һәм Эл ь мира Гый льфанова көе кулланылды

Слайд 27

Файдаланган әдәбият исемлеге: 1. Р.Вәлиуллин. Әлмәт җырлый Абак нәшрияты, 1996, 398б 2. Н.Исәнбәт, Гәрәй Рәхим,Равил Кукушкин Татар балалар поэзиясе антологиясе Татарстан китап нәшрияты 1980,367б 3. Таһир Шәмсуаров. Моң коесы Казан Мәгариф 2010 127 бит. 4. Мәгариф журналы № 34 2009, “Татмедиа”ААО


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма бел...”

Буыннар тарихы,нәсел шәҗәрәләрен  өйрәнүгә багышланган музыкаль кичә....

Хәтерләрдә тарих яңара

15-октябрь- халкыбызның катлаулы тарихында коточкыч көннәрнең берсе. Бу көнне Казан ханлыгы үзенең бәйсезлеген югалткан. Халкыбыз бу дәһшәтле вакыйганы бик авыр кичергән. Ул гасырлар буе сыкранган, әр...

Хәтерләрдә мәңге сакларбыз!

Хәтерләрдә мәңге сакларбыз! Бөек Ватан сугышына карата дәрестән тыш чара....

Хәтерләрдә мәңге сакланыр бу Җиңү язы. Сыйныф сәгате.

Сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләребез бүген биредә, безнең арада. Бүген без, сезгә дан һәм мәдхия җырларга, сезнең түземлегегез һәм сабырлыгыг...

Хәтерләүдән курыкма син

Хәтерләүдән курыкма син...

Тулбай ае хәтерләтә сине!

Ш.Маннур иҗатына багышланган чара...

Квест-уен «Мин хәтерлим! Мин горурланам!» (Җиңүнең 75 еллыгына багышлана)

Квест-игра посвящается 75-летию Победы. В игре могут участвовать учащиеся 5-9 классов....