Хәтерләүдән курыкма син
методическая разработка на тему

Хәтерләүдән курыкма син

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hterludn_kurykma_sin.docx25.6 КБ

Предварительный просмотр:

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәннәрне онытма син!

Бабай чыга. Каш өстенә кулын куйган, карашы еракларга төбәлгән. Йөгереп малай чыга. Кош тавышлары ишетелә.

Малай. Бабай, исәнме! Хәлләр ничек?

Бабай.Аллага шөкер, улым. Нишләп йөрисең?

Малай. Бабай, сине эзләп йөрим. Сине мәктәп укучылары кичәгә  чакырдылар.

Бабай. Нинди кичә үткәрәсез соң, улым?

Малай. Туган илгә, туган якка багышлана. Туган ил кадере турында сөйләшәчәкбез.

Бабай. Бик кирәкле сүзләр сөйләшмәкче буласыз икән, балалар. Килермен.

Малай. Бабай, безнең яклар бигрәк матур,әйеме. Бу җирләрне безнең бабаларыбыз белеп сайлаганнар.

Бабай. Туган ягымны, туган илемне үзем дә гомер буе яратып яшәдем. Шуңа авылымнан читкә китә алмадым.

Малай. Безнең Татарстанның табигате искиткеч. Кошлар сайрый, күбәләкләр оча. Бигрәк тә май аен яратам.

Бабай. Җыеныгызны табигатьнең матур вакытына махсус куйдыгызмы? (хәйләкәр елмая).

Малай. Аңа гына түгел инде, бабай. Халкыбыз бу көннәрдә ТАССРның  90 еллыгын, Бөек Җиңүнең 65 еллыгын, пионериянең 88 еллыгын билгеләп үтә.

Бабай. ТАССР  төзелүгә дә 90 елмени инде?

Малай. 1920 елның май аенда В.И.Ленин ТАССР төзү турында декретка кул куя. Быел ТАССР төзелүгә 90 ел. Шул уңай белән безнең мәктәптә кичә була. Без сине шул тантанага чакырабыз.

Бабай. Килермен, улым, килермен.

(чыгалар).

Татар халык биюе.

Алып баручылар.

1. Тирәкле тау, җанга якын инеш!

Җырлый-җырлый ага сулары!

Ашкынамын айлар, еллар буе

Күрер өчен әнә шуларны.

2.Андагыдай гүзәл чишмәләрне

Беркайда юк әле күргәнем.

Үзәкләрне өзеп сагындыра

Туган җирем, туган илкәем.

3.Сәхнәгә үзешчән композитор, шагыйрь, җырчы, күп китаплар авторы, отставкадагы подполковник

4. туган илен, җирен чиксез сөюче Рубис Зарипов чакырыла.

(туган илгә багышланган җыр).

Алып баручылар.

1.Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәннәнне онытма син.

Бел син ерак бабайларның

Ни иккәнен, ни чәчкәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

2.Исеңдә тот аларның  син

Сугышларда кан түккәнен,

Туган җирнең иреге өчен

Зинданнарда интеккәнен.

3.Һәр нигезнең, һәр авылның

Һәр каланың үткәне бар...

Гыйбрәт алырлык мирасның

Калганы бар, киткәне бар...

4.Сәхнә түренә Борды авылы кызы Алена Маслова чакырыла. “Туган җирсез яшәү юк сыман”. С.Ибраһимов көе, Мансур Шиһапов сүзләре.

 Көй яңгырый.

Чыгарылыш классы укучылары сөйләшә.

1.Җәй тантана итә урамнарда,

Йөрәкләрдә шатлык, тантана.

Мәктәпләрдә “Чыгарылыш кичәсе”

Сагыш өсти безгә чак кына.

2. 1941 ел. Июнь.  Бүген шатлыклы да, бераз моңсу да көн. Без мәктәпне тәмамлыйбыз. Монда алган белемнәребез һәрчак алга әйдәп торсын!

3. Минем күптәнге хыялым – очучы булу, зәңгәр киңлекләрне иңләү.

4. Ә мин авылымны бик яратам, анда калып игенче булып, икмәк үстерәсем килә.

Агай. Сугыш... (“Вставай страна огромная...” җыры яңгырый.) Сугыш башланган оланнар... Канга туймас фашистлар безнең авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоталар. Бөек Ватан сугышы башланды. Аяусыз сугыш башланды.

5. Тыныч иде әле таңыбыз,

Аяз иде әле иртәләр.

Дошман басып керде илебезгә.

Эх, егетләр яуга китәбез.

6.Без озаткан сукмаклар

Капланмасын үләнгә.

Яз кайтмасак, көз кайтырбыз,

Сез көтегез калганнар.

(сугышка китү күренеше сурәтләнә).

Алып баручы. “Герман көе”. Башкаралар: Шәехова Эльвина һәм Вәлиуллина Рәмилә. Иске Дөреш урта мәктәбе.

Бер сугыш ветеранына сүз бирелә.

Алып баручы. Сугыш ялкыны” Рәшит Абдуллин көе. Башкара Мусабай Завод авылы кызы Кәлимуллина Ильсинә.

(Сәхнәгә бер кыз йөгереп керә.)

Кыз. Сугыштан классташлар  кайта! Кайталар! Кайталар. Сугыш бетте.

(Чыгып китә. Сугыштан кайткан егетләр керә. Берсе яралы башын бәйләгән, ә икенчесе  таякка таянган. Кызлар аларны каршы алалар. Яралыларга утырырга ярдәм итәләр. Аларның күкрәкләренә орденнар, медальләр тагылган.)

Егет. Саумы, туган ягым, саумысыз, классташлар.

Билдә каеш, иңдә погоннар.

Тугайларның ямен, суларыңның тәмен

Күңелкәем өзелеп сагынган.

Икенче егет. Дүрт ел буе сугыш безнең җирләребезне яндырды, туганнарыбызны һәм якыннарыбызны тартып алды, язмышларыбызны җимерде.

Ана. Балалар, кая соң минем улым? Ул да бит сезнең белән укыды. Сезнең белән сугышка китте.

Сугыш елларында,

Данлы яу кырына,

Озаттым мин күзем нурларын.

Кояш баткан якка,

Гомерлеккә сакта,

Калды ирем, калды улларым.

Һаман, әле һаман,

Өмет өзмим тәмам.

Көн дә карыйм кайтыр юлларга;

Биреп бөтен көчен,

Уңыш яулар өчен,

Кайтырлар күк туган якларга.

Урманнарда йөрсәм,

Шат балалар күрәм,

Оныкларым сыман тоела.

Әнә шул чагында,

Утлар дөрли җанда,

Күзләремнән яшьләр көела.

Солдат.Кичер, әнкәй, кичер!

Яу кырыннан

Кайта алмавымны...

Кичер, әнкәй, кичер!

Чит ил туфрагында

Мәңгелеккә

Ятып калганымны.

Алып баручы. Мусабай –Завод авылы кызы Адилә Вилданова башкаруында  җыр. “Кайту”. Марсель Галиев сүзләре, Луиза Батыр-Болгари көе.

Ветераннарга хат тапшырыла.

Бер ветеранга сүз бирелә.

Алып баручы. Ветераннарыбызны котлау өчен сүз Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Мәүләвиевкә бирелә.

Алып баручылар.

1.Нигә моңсу әле җырның башы?

Аһ-зарларым юкка түгелме?

Югалту һәм юксынулар хисе

Гомер буе борчыр күңелне.

2.Ә аталар узган данлы юллар

Бүгенгегә килеп тоташкан –

Алар каны хәзер безгә күчкән,

Җир нур җыйган кебек кояштан.

3. Халык хәтерендә бүгенгедәй

Исән алар, исән, абайла,

Һәйкәл яннарында сүз башланса,

Шул елларны сөйли агайлар...

4.Якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен гомерләрен биргәннәрне олы ихтирам белән искә алыйк. Бер минут тынлык.

5.Сәхнәгә Яңа Бүләк урта мәктәбе укучысы  Инзилә Ахунованы чакырабыз. “Тынычлык җыры”. Гөлназ Зарипова көе һәм сүзләре.

Алып баручы.Теләнче Тамак урта мәктәбе укучылары башкаруында “Катюша” биюе.

Алып баручылар.

1.Үзгәрсә дә заман,

Юк, үзгәрми,

Төсе уңмый җиңү сүзенең!

Нәкъ 65 ел элек

Шундый ук яз

Җиңү алып килгән бу җиргә!

2.Сафлар сыек

Җиңүчеләр китә.

Кими тарих, Йолдыз югала.

Мәңгелекнең моңы булып

Хәтер кала.

Батырларның даны –

Җыр кала!

Алып баручы. Җыр. “Сугыш ялкыны”.  Башкара Мусабай Завод урта мәктәбе укучысы Илсинә Кәлимуллина.

Педагог-оештыручы белән сәхнәгә 3 класс укучылары чыга.

1.Үтә гомер, ага сулар

Бер-бер артлы уза еллар.

Җиңүгә 65 тулганда

Сафын барлый ветераннар.

2.Инде бүген олгайдылар

Сугыш чоры балалары.

Ак әбиләр, ак бабайлар

Саф көмештәй изге алар.

3.Тормыш дәвам итә,

Тормыш тамаша.

Буыннар чылбыры тоташа

Ветераннар аша.

4.Рәхмәт сезгә, ветераннар,

Туган җиребезне дошманнардан саклаган өчен.

Татарстанныбызны, илебезне

Явызлардан яклаган өчен.

Отряд командиры. “Яшьлек” балалар оешмасы җитәкчесе. “Көмеш кыңгырау отряды” Татарстанның 90 еллыгына, Җөек  Җиңүнең 65 еллыгына, пионериянең 88 еллыгына багышланган җыенга әзер. Рапорт бирде отряд командиры______________________________.

Педагог-оештыручы. Рапорт кабул ителде. Отрядка вольно командасы бирегез.

Педагог-оештыручы.Байракны кертергә әзерләнегез, Байракны кертергә.

Педагог-оештыручы. Юлда очраса каршылык,

Җилләргә, давылга кем түзәр?

Кем сезгә булышыр һәр җирдә?-

Балалар. Көчлеләр, кыюлар, җитезләр!

  1. Ни кушсагыз да үтәрбез,

Без зурлар хәзер.

Илем өчен, халкым өчен

Батырчылыклар кабатларга,

- Без әзер!

13. Дөнья ныграк матурланыр,

      Җир дә үзгәрер.

      Авырлыкларга түзәргә,

      Җирне бәйрәмчә бизәргә

      - Без әзер!

14. Зур эшләргә тотынырга,

     Чират безгәдер.

     Кирәксә ут-су кичәргә,

      Батырлар булып үсәргә

      -Без әзер!

15. Абыйлар! Без сезнең кебек үк,

       Нык уяу булырга әзербез.

       Һәм сезгә лаеклы алмашлар,

       Данлыклы солдатлар булырбыз.

Алыр баручы. Сезнең яныгызга  Теләнче Тамак урта мәктәбендә озак еллар балалар оешмасын җитәкләгән Ризатдинова Ләйлә Гариповна чакырыла.

Ләйлә апа сөйли. Ахырдабайракны педагог-оештыручы Исхакова Р.Зга бирә.

Исхакова Р.З. 3 класс укучыларына тапшыра. Утны-суны кичкән, давылларны үткән бу байракны сезгә тапшырабыз. Сугыш кырларыннан исән-сау кайткан ветераннарыбыз кебек туган илгә тугры булыгыз, җәмгыятькә файдалы, игелекле  кешеләр булып озак яшәгез. Эстафета сезнең кулларда.

16.Эстафета безнең кулларда,

Нык, бердәм сафларда атларбыз.

Бу изге азатлык әләмен

Сакларбыз, сакларбыз, сакларбыз.

17.Куркытмас авыр киртәләр,

Очраса да безнең юлларда.

Эстафета булыр һәрвакыт

Корычтай нык, чыдам кулларда.

18. Сез батыр солдат булгансыз,

      Мин дә солдат булачакмын.

      Сез тыныч ял итсен диеп,

       Ил чигендә торачакмын.

19. Борчылмагыз, үсеп килә,

      Батырларның оныклары.

      Бабайларның батырлыгын,

      Беребез дә онытмады.

Хор: Вәгъдәбездә нык торырбыз,

         Үтәрбез ил кушканны.

         Беребез дә изге җиргә

         Кул суздырмас дошманны.

Пед/орг: Варислар һәр көнне игелекеле гамәлләр кылырга әзер булыгыз!

- Без һәрвакыт әзер!

Бергә хор: «Варислар вәгъдәсе!» -Ш.Галиев сүзләре, Р.Курамшин көе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма бел...”

Буыннар тарихы,нәсел шәҗәрәләрен  өйрәнүгә багышланган музыкаль кичә....

Хәтерләрдә тарих яңара

15-октябрь- халкыбызның катлаулы тарихында коточкыч көннәрнең берсе. Бу көнне Казан ханлыгы үзенең бәйсезлеген югалткан. Халкыбыз бу дәһшәтле вакыйганы бик авыр кичергән. Ул гасырлар буе сыкранган, әр...

Хәтерләрдә мәңге сакларбыз!

Хәтерләрдә мәңге сакларбыз! Бөек Ватан сугышына карата дәрестән тыш чара....

Хәтерләрдә мәңге сакланыр бу Җиңү язы. Сыйныф сәгате.

Сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләребез бүген биредә, безнең арада. Бүген без, сезгә дан һәм мәдхия җырларга, сезнең түземлегегез һәм сабырлыгыг...

Хәтерләрдә мәңге сакланыр

Бабамның Днепр буйларында сугыш утын кичүе, кабатланмас батырлыгы турында өйрәнүне дәвам итү....

Тулбай ае хәтерләтә сине!

Ш.Маннур иҗатына багышланган чара...

Квест-уен «Мин хәтерлим! Мин горурланам!» (Җиңүнең 75 еллыгына багышлана)

Квест-игра посвящается 75-летию Победы. В игре могут участвовать учащиеся 5-9 классов....