Нур Әхмәдиевнең тормыш юлы һәм иҗаты
план-конспект урока на тему

Сабирзянова Зямиля Фаткелгаеновна

Нур Гариф улы Әхмәдиев 1946 елның 14 декабрендә Татарстанның Азнакай районы Әсәй авылында колхозчы гаиләсендә туган. Үз авылларында сигезьеллык, Азнакайда урта мәктәпне тәмамлагач,  Казан дәүләт  университетының татар  теле һәм  әдәбияты бүлегендә югары белем  ала, аннары, яңадан  төбәгенә кайтып,  Сарылы авылы мәктәбендә укытучы, Азнакай район  комитетында бүлек  мөдире  булып эшли.1977 елның апрелендә Н.Әхмәдиев “Азнакайнефть”идарәсенә  күчерелә, анда башта техник кабинет мөдире хезмәтләрен башкара, ә аннан  идарәнеңнефтьче кадрлар әзерләү курслары директоры  итеп билгеләнә.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы: Нур Әхмәдиевнең тормыш юлы һәм иҗаты   

                                               

Дәреснең максаты:1. Нур Әхмәдиевнең  тормыш юлы һәм иҗатын  
                                 тирәнтен өйрәнү, әсәрен уку, анализлый белергә

                                  өйрәтү.

                                 2. Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. 3. Нур

                                  Әхмәдиев иҗатына  мәхәббәт уяту,кешелеклелек,                                  
                                 олы җанлылык, туганлык хисләре тәрбияләү өстендә

                                 эшне дәвам итү.

ҖИҺАЗЛАУ: Н.Әхмәдиев портреты, фоторәсемнәре, китаплары,  
                       фонохрестоматия, компьютер презентациясе, интерактив
                       такта, компьютер, проектор.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

1.Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү. Төркемнәрдә эш. Ике төркемгә дә мәкальләрнең баш  өлеше язылган карточкалар таратыла, азагын үзләре язалар. Дөреслеге тикшерелә.

II. Сингапур структурасы. Конэрс .  Дүрт  почмакка да  язучының исем, фамилиясе, әсәрнең исеме  языла. Укучылар почмакларга таралышалар, ни өчен бу почмакка басулары турында  үзара фикер алышалар.Һәр почмактан бер укучы ни өчен басканын әйтә.

 1 почмак – Муса Җәлил “Кызыл ромашкалар”.

 2 почмак  - Абдулла Әхмәт  “Үги кыз”

 3 почмак - Радик Фәизов  “Җирдә тереклек бармы?”

 4 почмак – Нур Әхмәдиев “Минем туган көнем”.

Менә без  бүген  яраткан шагыйребез  Нур Әхмәдиев  иҗатына тулырак тукталырбыз. Без Нур  абыйның тормыш һәм иҗат юлы буйлап сәяхәткә чыгарбыз.

  1. Яңа белем күнекмәләр формалаштыру.

                            1 нче тукталыш            

                                  Туган якта

Нур Гариф улы Әхмәдиев 1946 елның 14 декабрендә Татарстанның Азнакай районы Әсәй авылында колхозчы гаиләсендә туган. Үз авылларында сигезьеллык, Азнакайда урта мәктәпне тәмамлагач,  Казан дәүләт  университетының татар  теле һәм  әдәбияты бүлегендә югары белем  ала, аннары, яңадан  төбәгенә кайтып,  Сарылы авылы мәктәбендә укытучы, Азнакай район  комитетында бүлек  мөдире  булып эшли.1977 елның апрелендә Н.Әхмәдиев “Азнакайнефть”идарәсенә  күчерелә, анда башта техник кабинет мөдире хезмәтләрен башкара, ә аннан  идарәнеңнефтьче кадрлар әзерләү курслары директоры  итеп билгеләнә.

                             2 нче тукталыш  

                             Китап киштәсе            

    Әдәбият мәйданында Нур Әхмәдиевнең исеме 70 еллар башында «Ялкын» журналы«Яшь ленинчы»«Татарстан яшьләре» газеталарында басылган шигырьләре һәм хикәяләре белән күренә башлый.

  “Сайланма әсәрләре” -   I том

                                           II том

                                           III том

                                           IV том

“Чакматаш”

3 тукталыш

“Эш сөйгәнне ил сөйгән”

Әхмәдиев  комсомол  район комитетында бүлек мөдире, секретарь, икенче секретарь, район радиотапшырулар үзәгендә мөхәррир булып эшли.

1985–1987 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлегенең  Югары әдәби курсларында укый. Курсларны тәмамлап  кайткач, аны Татарстан

Язучылар берлегенең Әлмәт  оешмасына җитәкче итеп сайлыйлар. Бу урында ул 1993 елның ноябренә кадәр эшли.  Нур  Әхмәдиев – «Татнефть» берләшмәсе карамагында үзе  оештырып  басмага әзерләгән «Хәзинә» исемле татарча   газетаның баш мөхәррире хезмәтендә  дә көч куя.Хәзерге вакытта Әлмәт шәһәрендә яши һәм иҗат эше белән шөгыльләнә.

4 нче тукталыш

Шигъри тәлгәшләр

         Аның шигырьләре нәрсә белән аерылып тора соң?

а) Хезмәт тәме.

б) Табигатьне ярату, саклау.

в) Туган җиргә, туган телгә мәхәббәт

г) Милләт белән горурлану, аның язмышы өчен борчылу

д) Патриотизм, батырлык  

ж) Балачак темасы

Телне саклау- милләтне, нәселне, халыкны, илне саклау ул. Нур Әмәдиев - Тукай, Исхакыйлар кебек, үз татарының милләтпәрвәр улы. ”Әлмәт татары”, ”Татар йөрәге”, “Татарым”, “Сандугачка аңа барыбер”, “Ирекле коллар”, “Татарыма” шигырьләре, “Чукындыру” поэмасы туган телне саклау, милләтең белән горурлану темасына язылган.

   Туган җирне сайламыйсың

Татар булгач атам-анам.

    Рус түгел мин, бүтән түгел-

  Шуның белән горурланам

     Язучы нинди генә темага мөрәҗәгать итмәсен аны шигъри ачкычта, бала психологиясе  аша хәл итәргә тырыша.Аның шигырьләре күктәге йолдызлар кебек сибелеп, төрлесе төрле зурлыкта, төрле яссылыкта бер-берсеннән аерылып торалар. Чыннан да ... аның бака малае гармунда уйный, тавыклары көлә,үрдәкләре акыл сата.

                                               5 нче тукталыш

                                              "Мактау тактасы".

  Нур Гариф улы Әхмәдиев — татар шагыйреязучыТатарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1984 елдан). 1997нче елда  Рафаил Төхфәтуллин, 2011нче елда Саҗидә Сөләйманова  исемендәге премияләр лауреаты була.

1989–1994 елларда Әлмәт шәһәр советында депутат булып тора. 1998 елда Кембридждагы (Англия) Интернациональ биографик Үзәк һәм Америка биография институты чакыруы белән Яңа Орлеан шәһәрендә (АКШ, Луизиана штаты) җыелган ХХV халыкара конгресста катнаша һәм бөтен кыйтгалардан килгән делегатлар каршында татарча шигырь сөйли.
1992 елда «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» җыр бәйгесендә үзешчән композитор Зиннур Сафиуллин белән берлектә иҗат ителгән «Бәхет төне» дигән җыры лауреат исеменә лаек булла.

1994 елда Нур Әхмәдиевкә «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә, ул – 1998 елдан Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге әгъзасы..

6 нчы тукталыш:

Җырлар мәйданчыгы

      Күңелдән ургып чыккан хисләр генә күңелләргә барып җитә. Нур Әхмәдиевнең шигырьләре үзләре үк көй сорап торалар. Үзешчәннәр тарафыннан

да, профессиональ артистлар тарафыннан да яратылып башкарыла, тамашачылар яратып кабул итә. Әйдәгез, җыр аша яланаяклы балачагыбызга кайтып, йомшак каз үләне өстеннән йөгерик, карлы чыршылар, ак каеннар  хозурлыгында да йөреп алыйк. ( «Каз үләне”, “Карлы чыршылар”, “Бәхет төне” җырларын тыңлау)

“Әнкәемнең чәче ак иде"( Фәнис Хәйруллин көе)

“Әбиләр чуагы”(Рәис Нәгыймов көе)

“Бәхет төне”(Зиннур Сәфиуллин көе)

“Карлыгачым” (Зиннур Сәфиуллин көе)

“Әлмәтем” (Рәис Нәгыймов көе)

“Каенлы юл” (З.Сафиуллин көе)

“Истанбул” ( З.Сафиуллин көе)

“Каз үләне” (Р.Нәгыймов көе)

”Нефтьчеләр гимны” (Р.Нәгыймов көе)

“Суларда сары яфрак” (Р.Нәгыймов көе)

7нче тукталыш

Мәктәп

Н.Әхмәдиев.”Минем туган көнем” әсәре.

Дәрес азагында җавап бирү өчен проблемалы сораулар куела.

Сүзлек өстендә эш эшләнә.Аңлашылмаган сүзләр аңлатыла.

Әсәрнең беренче бүлеге укыла. Укытучы да. укучылар да  укыйлар.

Укытучы сорауларына төркемнәрдә җавап эзләнә.

VIII.  Йомгаклау өлеше.

1.Нәтиҗә ясау.

2.Билгеләр кую.

3.Өй эше бирү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты.

Роберт Миңнуллинның  төрле темага шигырьләре белән танышу....

Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча.)

Урок  по татарской литературе разработан для учащихся-татар русской школы 11 класса....

Мөхәммәт Мәһдиевнең "Бәхилләшү" повестенда автор образы"

Язучы прозаик буларак Мөхәммәт Мәһдиевнең исеме матбугатта алтмышынчы елларның ахырларыннан күренә башлый. 60 нчы елларда татар әдәбиятына бер төркем сәләтле язучылар килә. Алар илгә азмы-күпме демокр...

М.Мәһдиевнең ”Кеше китә - җыры кала” повестенда шәхес концепциясе

Мөхәммәт Мәһдиевнең тирәнтен  белеп, аеруча яратып сурәтли торган бер өлкәсе, дөресрәге, төп өлкәсе - сугышка хәтле һәм сугыш елларындагы колхоз тормышы, авыл кешеләре. Шул темага караган әсәрләр...