Мәрсияләрдә Тукай образының чагылышы
статья на тему

Арсланова Аниса Даулиевна

Тукай - 20 нче гасыр башы татар әдәбиятының таҗы . Шуңа күрә бу дәвер сүз сәнгатен хаклы рәвештә еш кына “Тукай чоры әдәбияты” дип атыйлар. Тукай чоры әдәбиятының милләтне тәрбияләүдә, үстерүдә роле ифрат зур булды. Бу дәвер сүз сәнгате – бүгенге милли яшәешебез, мәдәни үсешебез өчен дә бетмәс – төкәнмәс чыганак. Пушкин рус, Байрон инглиз, Гете немец әдәбияты өчен ничек бөек булса, Г. Тукай исә, татар әдәбияты өчен шулай бөек.

 Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Кандалыйлар Тукайга көндәшлек итми. Бөекләр иҗаты дөньяны танып белү юлында таяныч, күңел сөенече буларак йөрәкләрдә яши. Иң олы бизмән булып татар милли интелектның югары казанышы – Тукай иҗаты тора. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mrsiyalrd_tukay_obrazynyn_chagylyshy.docx24.17 КБ

Предварительный просмотр:

                                               Казан шәһәре Идел буе районы

 35 нче мәктәпнең югары категорияле

                                                     татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                          Арсланова Әнисә Дәүли кызы

 

Тукай вафатына мөнәсәбәтле язылган мәрсияләрдә бөек затны югалту ачысының гәүдәләнеше

 Тукай - 20 нче гасыр башы татар әдәбиятының таҗы . Шуңа күрә бу дәвер сүз сәнгатен хаклы рәвештә еш кына “Тукай чоры әдәбияты” дип атыйлар. Тукай чоры әдәбиятының милләтне тәрбияләүдә, үстерүдә роле ифрат зур булды. Бу дәвер сүз сәнгате – бүгенге милли яшәешебез, мәдәни үсешебез өчен дә бетмәс – төкәнмәс чыганак. Пушкин рус, Байрон инглиз, Гете немец әдәбияты өчен ничек бөек булса, Г. Тукай исә, татар әдәбияты өчен шулай бөек.

 Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Кандалыйлар Тукайга көндәшлек итми. Бөекләр иҗаты дөньяны танып белү юлында таяныч, күңел сөенече буларак йөрәкләрдә яши. Иң олы бизмән булып татар милли интелектның югары казанышы – Тукай иҗаты тора.

 Һәр елны татар халкы түземсезлек белән апрель аен көтеп ала. Ул аны табигатьнең иң матур фасылы булган өчен генә түгел, ә безнең сөекле, олы шагыйребез Тукай туган, безгә Тукайны бүләк иткән ямьле, матур көннәр итеп тә каршы ала. Һәм һәр елны татар телендә аралашкан кешеләр Тукай турында уйлый, Тукайның шигырьләрен ятлый һәм аңа үзенең ихтирамын белдерә. 1956 елда, Тукай һәйкәле ачылганда, Әхмәт Фәйзи болай дип язган иде:

Белмим, кайсы таулар күкрәгеннән

Һәйкәлеңнең ташы, тимере.

Тик син үзең халык күңелендә,

Халык мәхәббәте – синен исемең,

Халык гомере – синең гомерең.

 Чыннан да, без үзебезнең яшәешебезне Тукай гомеренә тиңлибез, шуның белән үлчибез. Татар халкы яшәсә, Тукай сүзе яңгырар. Тукайны яшәтү өчен татар халкы яшәргә, аның бөеклеген XXI, XXX гасырларга илтеп җиткерергә тиеш. Егерменче гасыр шикелле иң залим, иң зәхмәтле, иң дәһшәтле чорны узып исән калган татар халкы алдагы гасырларда да югалмаячак. Вакытлар узган саен, Тукайның бөеклеге, иҗатының нихәтле тирән һәм нәфис булуы, илаһи куәте, рухи матурлыгы тирәнрәк ачыла бара.

 Тукайны без олылыйбыз, зурлыйбыз. Ләкин бит әле Тукай алдында баш ию бер хәл, аның мирасын өйрәнү, аны яңадан – яңа буыннарга сеңдерү – ул бөтендәй икенче гамәл.

 Үзе исән чакта ук шундый дан вә абруй казанган башка затны әдәбият тарихы хәтерләми. Инде 1911 елда ук Шәехзадә Бабич “Габдулла әфәнде Тукаев” исемле шигырен язып чыга. Ул Тукайны “Бөек уй, нечкә хис, тәгъзирләргә (читләтеп әйтүләргә) бай, тирә – юньгә ак нур чәчеп торган олы зат” дип бәяли, аның халыкны уятуга керткән иҗтимагый эшчәнлегенең тирәнлеген аңларга омтыла:

Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь Габдулладай;

Ул – караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай.

Т укайның вакытсыз үлеме йөрәкләрдә ачы хәсрәт уята, тирән әрнү хисе тудыра: “Китте милли дөньядан, калдырды үксез милләтен”, - дип яза Ш. Бабич “Тукай үлгәч” (1913) шигырендә. Шул кайгылы көннәрдә XX гасыр татар шигъриятенең йөзек кашы, халыкның милли аңын азатлык һәм хөррият өчен көрәш юлына алып чыгуга мөһим өлеш керткән Тукайны сагынып, юксынып язылган дистәләгән шигъри әсәрләр туа. Шагыйрьнең чордашлары, каләмдәшләре Мәҗит Гафури “Тукай вафатыннан соң”, Сәгыйт Сүнчәләй “Инеш” (Тукай хатирәсе), Габдрахман Сөнгати “Сүнде йолдыз” кебек әсәрләрендә бу үлемне тирән тарихи фаҗига, татар поэзиясенең олы югалтуы буларак бәялиләр. Бу мәдхия, мәрсияләрнең үзәгендә – кешелекле моң, югалту авырлыгы тудырган сагыш, татар шигъриятенең киләчәге өчен борчылу хисе. “Тукай рухына” исемле баш белән “Вакыт” газетасы берничә санында телеграммалар, хатлар, әдәби әсәрләр биреп бара.

  “Тукай – биле язылган милләтнең сөрәнчесе, моңарчы күңел төпкеленә яшерелгән аһ – зарны дөньяга түгүче. Шуңа да аның беренче шигырьләре үк халык күңелендә аваздашлык таба.Ул- һәр күзәнәге, бөтен асылы белән татар шагыйре,”- дип яза язучы  Ркаил Зәйдулла. Шулай итеп, татарның мәгълүм кешеләре арасыннан Тукай хакында фикер әйтмәгән кеше аз калгандыр, минемчә.

 20 гасыр башы шигъриятенең сүнмәс йолдызлары булган сөекле шагыйрьләребез Шәехзадә  Бабич, Мәҗит Гафурилар да Тукайның вафатын милләт өстенә төшкән зур фаҗига буларак кабул итәләр. Көтмәгәндә килгән бу кайгыны Мәҗит Гафури шигырь юлларына күчерә:                                       Үлмәдең син, чөнки бу көн һәр татар күңелендә син, – ди.

“Һәрвакытта чыкмас истән монда кыйлган эшләрең,                                  Һәрвакыт сөелеп укылыр бар күңел җимешләрең”, - дип иҗатын, шигырьләрен күңел җимешләре белән чагыштыра. “Сөекле шагыйрькәй, син иртәрәк югалдың, безне кайгыларга салдың,” – ди.

 Тукай осталыгында үсеп, аның сихри йогынтысында формалашкан Шәехзадә Бабич Тукай исән чакта ук үзенең остазына багышлап, махсус шигырьләр язды. “Габдулла Тукаев әфәнде” әсәрендә (1911) ул үз остазын “тулган ай”, “гали зат”, “Зур шагыйрь, мәшхүр шагыйрь” дип атый. Аңа мәхәббәтен, ихтирамын горурланып, шатланып белдерә: “Ул уяткач, ул терелткәч хәстәне;” “җырлаганда нечкәрә күңлем, эри һәр җирләрем”. Мәрсия җанрында язылган икенче шигырендә Ш. Бабич шагыйрьне “Татарның былбылы” дип атый, аның бөеклеген, милләт язмышындагы тарихи әһәмиятен күрсәтә:

...Сөйде милләт бу шагыйрен, белде кадрен – хөрмәтен,

Үз юлында армый – талмый итте, мескен, хезмәтен...

...Тәсбих вә тәхлил кебек, җырларга калды җырлары,

Моңланып иснәргә калды тәмле исле гөлләре.

 Күңелләрне нурдандырып, ак юлга салучы Тукайга Шәехзадә  Бабич бөтен гомере буе ихтирамын саклап кала.

 XX гасыр башы лирикасын тудырган каләм ияләренең күбесенең Тукайның милләтебезгә хас булган фаҗигале гомере, үксез хыяллары, ятим хисләре күңелләрен кузгата. Ул Татар галәменең нәни генә күчерелмәсе кебек. Аны ай, йолдыз, кояш, Чулпан йолдызы, бәһасез нурга тиңлиләр.

 Шагыйрь Кәшшаф Курмашев “Әдәбият былбылы олуг шагыйремез Габдулла Тукаевка” шигырендә: “Сүнде Чулпанның нуры тугъмас, атмас борын”, - дип үзенең кайгысын белдерсә, чиксез соклану хисе  белән өстәп куя:

 Арамызда нурлы Чулпан, якты Кояш, Ай идең,

 Милли гөлләр сандугачы – син идең, сайрый идең”.

  Уфа каласында яшәп иҗат итүче шагыйрь Хөсни Кәрим “Сөекле шагыйремез мәрхүм Габдулла Тукаев рухына” шигырендә: “Бер якты йолдыз яки нурлы ай вафат”, - дип аның үлемен дөньякүләм фаҗигага тиңли. Сембердә яшәп иҗат итүче шагыйрь Гариф Гайнуллин “Габдулла әфәнде  Тукаев хакында мәрсия” шигырендә аны милләт күгендә нур чәчеп торучы зат итеп сурәтли:

Нур идең син, яки якты нурлы бер йолдыз идең,

Балкый идең күктә даим, бер үзең, ялгыз идең...

 Милләтебез юлбашчысы булган Тукайны мәрсияләрдә затлы әйберләр- сәгадәт байрагы, алтын таҗ, бриллиант, пакъ су, бәһасез нур, милләт канаты, рух ачкычы белән чагыштырулар да еш очрый.

Әстерхан өлкәсендә яшәп, иҗат итүче Бәдретдин Киләчи бу кайгыны бик авыр кичерә, ул бер- бер артлы 3 шигырь иҗат итә.  “Мәрхүм  остаз шагыйрь Г. Тукаевка ядкяр” шигырендә татарларга мөрәҗәгать итеп:                                                       ”Очты сәгадәт байрагың; - ди. “Ярты үлгән татарларны тергезүче чын – чын кояш” иде, ди. Тукайны Тәңредән килгән бәһасез нур белән чагыштыра. “Икенче хатирә”сендә:

Беләсеңме, канатың сынды, милләт!

Кояштай якты лампаң сүнде, милләт!  

Бөтен дөнья бәһасеннән бәһале

Арсланыңны туфрак күмде, милләт,” – дип чаң суга.

“Өченче хатирә”сендә:

“Үлмәдең  син!

Мөнәүвәр якты аем, сүнмәдең син! “дип, үз – үзен юата.

  Шагыйрь Кәшшаф Патии “Тукайга” шигырендә:“Син халкың күзендә бриллиант”,-ди. Уфада яшәп иҗат иткән  шагыйрь Җамалетдин Юмаев “Тәгъзия” шигырендә тереклекнең генә түгел, бөтен табигатьнең дә кайгысын, сагышын тасвирлап күрсәтә:   кояшның яктысының моңланып җәелүен, язгы тамчының акрын тамуын, кошның хәсрәтле  тавыш белән сайравын шагыйрьнең үлеме белән бәйли:“рух сүнгән”, “хис үзенең ачкычын югалткан”, “өмет үлгән”, - бар да үзләренең хуҗаларын югалтканнар.

  Шулай ук мәрсияләрдә Тукайны милли гөлләр, сандугач, тәмле исле гөл, былбыл, алмагач, ландыш һәм миләүшә чәчәкләре белән чагыштырулар да еш очрый.

  Кәшшаф Курмашев “Әдәбият былбылы олугъ шагыйребез Габдулла Тукаевка” мәрсиясендә “милли гөлләр сандугачы”, Мирхәйдәр Фәйзи

 “Милләт бакчасының гөлләренә баскан былбыл”, Габдулла Харис “былбыл”, Габделәхәт Мусин “бакчадагы матур чәчәк”кә тиңлиләр.

Язмышы Тукай язмышы белән аваздаш булган татар шагыйрәсе Рокыя Ибраһимиянең “Китте шагыйрь” мәрсиясендә күңелләрне актарырлык шундый юллар бар:

Әй шагыйрь, ямьле шагыйрь, милли шагыйрь,син чын шагыйрь,

Күземездән түктереп яшь, хәсрәткә салган шагыйрь.

  Шагыйрә шушы ук мәрсиясендә Тукайны алмасы бик татлы булган алмагач, милләтнең рухын күтәргән хуш исле гөл, милләт бакчасының миләүшә һәм ландыш  чәчәкләре, бакчада сайрап торган бик матур  былбылга тиңли.

“Милләт каһарманы киткәч, башыбыздан алтын таҗыбаз төште,”- ди.

Тукайны илаһилаштыру да читләтеп үтелмәгән мәрсияләрдә. Аны Хакның җиргә иңдерелгән нуры, шигырьләрен Исрафил фәрештәнең быргысы , үзен фәрештәгә тиңләгән мәрсияләр дә байтак.

Тукайның үлемен бик авыр кичереп, бер – бер артлы 3 мәрсия язган татар шагыйре Габдулла Харис: “Синең иҗатыңа кат – кат мөрәҗәгать итәрләр, киләчәк буын шагыйрьләре дә синең иҗатыңнан илһам алырлар”, - ди:

Бел шагыйрь, шул моңлы җырларың илеңдә яңгырар,

Зур җаныңнан соңгы былбыллар да еш илһам сорар.

 Тукай — XX гасыр татар поэзиясенең нигезе, алтын баганасы, һәр шагыйрь бу иҗат чишмәсеннән үзенең сәләт көченә, юнәлешенә карап илһам нуры ала. Менә шулай милләт кайгысын уртаклашып, сөекле Тукаебыз калдырган мирас белән горурланып, аның бөек, кабатланмас иҗатын мәңгеләштерергә омтылган мөхтәрәм затларыбыз  булуына чиксез горурланам мин.

Хезмәтемне язганда түбәндә күрсәтелгән чыганаклардан файдаландым:

  1. Галиуллин Т. Н. Шигърият баскычлары: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. - Казан: Мәгариф, 2002. - 231 б.
  2. Гыйләҗев Т. Тукай турында тәгъзияләр// Мәдәни җомга. – 2007. 20 апрель.
  3. Зәйдулла Р. Җанда аның җылы кулы// Мәгърифәт. – 2006. 18 март. 5б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тапкан - ана түгел, баккан – ана. (А.Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәре һәм М.Гыйләҗевнең “Бибинур” фильмы аша ана образын ачу) 9нчы сыйныф, татар төркеме

А.Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" һәм М.Гыйләҗевнең " Бибинур" фильмнары аша ана образын ачыклау. Дәрес әлеге фильмнан өзек кулланылган презентация ярдәмендә алып барыла....

Роберт Миңнуллин иҗатында әниләр образының бирелеше

Роберт Миңнуллинның әниләргә багышлап язган шигырьләренә күзәтү, аларга анализ....

Роберт Миңнуллин иҗатында әниләр образының бирелеше

Роберт Миңнуллинның әниләргә багышлап язган шигырьләренә күзәтү, аларга анализ....

РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН ИҖАТЫНДА ӘНИЛӘР ОБРАЗЫНЫҢ СӘНГАТЬЧӘ ЧАГЫЛЫШЫ

                РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН ИҖАТЫНДА         ӘНИЛӘР ОБРАЗЫНЫҢ СӘНГАТЬЧӘ ЧАГЫЛЫШЫ...

Авторская методическая разработка на тему: "А.Гыйлаҗевның “Җомга көн, кич белән...” повестенда Бибинур образының бирелеше"

В разработке подробный план урока по разкрытию темы. Дан и методический материал....

БСҮ. Г.Тукай образының әдәбиятта, музыкада, сынлы сәнгатьтә чагылышы.10 нчы сыйныф

Ата-аналар өчен күрсәтелгән ачык дәрес план-конспекты...

Габдулла Тукай иҗатында халык педагогикасы чагылышы

Габдулла Тукай иҗатында халык педагогикасы чагылышы...