Җөмләнең баш кисәкләрен кабатлап тест (8кл. татар гр.)
материал для подготовки к егэ (гиа, 8 класс) на тему

Адиятуллина Рузалия Зайнетдиновна

Татар төркемнәрендә  ( 8кл) баш кисәкләр темасын кабатлап тест биремнәре. Икенче бирем- текст белән эш. Анда фонетикага караган биремнәр дә урын алды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8kl._bash_kis.docx22.19 КБ

Предварительный просмотр:

8нче сыйныф, татар төркеме

Тема. Баш кисәкләр

1.Җөмләнең баш кисәкләре

А) хәбәр, аергыч, ия

Ә) ия, хәбәр;

Б) хәбәр, аергыч

2.Җөмләдә баш килештәге сүз белән бирелеп, хәбәрне үзенә ияртә торган кисәк

А) хәбәр;

Ә) эндәш сүз;

Б) ия дип атала.

3.Ия кайсы сүз төркемнәре белән бирелә?

А) исем;

Ә) исем, алмашлык;

Б) исем мәгънәсендә барлык сүз төркемнәре дә җөмләдә ия булып килә ала.

4.Нинди ия тезмә ия була?

А) фразеологик сүзтезмә белән бирелсә;

Ә)  бер генә сүз белән бирелсә;

Б)  ирекле сүзтезмә белән бирелсә.

5. Тугыз өчкә тигез бүленә  җөмләсендә ия кайсы була?

А) тигез;

Ә) тугыз;

Б) өчкә.

6. Үги ана яфрагы юешрәк урында үсә дигән җөмләдә ия нинди була?

А) гади ия;

Ә) тезмә ия;

Б) дөрес җавап бирелмәгән.

7.Җөмләнең ия турында  хәбәр итә һәм аңа грамматик буйсына торган кисәге

А) хәл;

Ә) хәбәр;

Б)  аергыч дип атала.

8. Нинди сүз төркеме белән бирелүләренә һәм мәгънәләренә карап, хәбәрләр

А) исем хәбәр һәм фигыль хәбәргә;

Ә) исем хәбәр һәм алмашлык хәбәргә;

Б)  фигыль хәбәр һәм сан хәбәргә бүленә.

9. Бу нинди хәбәр?

Садретдинов дошман траншеяларыннан  күзен алмады.

А) гади;

Ә) кушма;

Б) тезмә.

10. Чират буенча мин-алтынчы җөмләсендә хәбәр кайсы була?

А) алтынчы;

Ә) мин;

Б) чират.

11. Нокталар урынына нинди тыныш билгесе куела?

 Карлыгач   ....  бик җитез кыз.

А) өтер;

Ә) сызык;

Б) нокталы өтер.

II 1. Иртәгесен кызарып кояш чыкты. 2. Табигате дә әллә сизә инде «….» 3. Сабан туена нинди матур көн! 4. Иртәнге аш, иртәнге линейка әллә булды, әллә юк, аңа игътибар итүче булмады. 5. Бары тик сабан туе ачылуын көтәбез. 6. С... гать тугыз. 7. Шат йөзле балалар мәйданчыкны уратып алдылар. 8. Алдан ук әзерләнгән озын эскәмияләрдә безнең әти-әниләр, әби-бабайлар утырган.

  1. 2нче җөмләдә нинди тыныш билгесе куела?

__________________________________________________________

  1. Беренче җөмләнең иясен һәм хәбәрен язып ал.

__________________________________________________________

  1. Икенче җөмләдән әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне язып ал

____________________________________________________________

  1. Алтынчы җөмләдә нинди хәреф төшеп калган, яз

__________________________________________________________  

  1. Ирен гармониясе  күзәтелгән сүзләрне язып алыгыз.

__________________________________________________________

  1. Текстта сүз нәрсә турында бара?

__________________________________________________________


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тест Морфология Татар теле 3 кл

Рус мәктәбенең татар группаларында укучы татар балалары өчен Морфология бүлеге буенча тест биремнәре...

Фигыль темасын кабатлап презентация (4 кл)

Боерык һәм хикәя фигыль, зат-сан белән төрләнеше, заман күрсәткечләе...

Җөмлә кисәкләре буенча тест (4сыйныф, татар төркеме)

Тема буенча өч дәрәҗәдә тест сораулары. 3 дәрәҗәдәге кайбер биремнәргә  җавапны укучы үзе формалаштыра....

7 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан I һәм II яртыеллык өчен тест

Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен ( татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен ) 7 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан I һәм  II яртыеллык өчен тест...

10 нчы сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан тест

10 нчы сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан тест...

20 – 30 нчы еллар әдәбиятын кабатлап тест

20-30 еллар әдәбиятын кабатлап тест...

тест монголо-татары

данный тест закрепит знания о монголо-татарском иге....