7 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан I һәм II яртыеллык өчен тест
тест (7 класс) на тему

Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен ( татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен ) 7 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан I һәм  II яртыеллык өчен тест

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тест №1.      7 нче сыйныф.                    I яртыеллык              Максималь балл-14б.

  1. Габдулла Тукай ничәнче елда Казанга кайта? (1 балл)

А) 1895

Ә) 1907

Б )1913

 2.  “Тукай” романының авторы кем? (1 балл)

А) Әхмәт Фәйзи

Ә) Габдрахман Әпсәләмов

Б) Галимҗан Ибраһимов

3.“Шагыйрь” шигыренең авторы кем? (1 балл)

А) Габдулла Тукай

Ә) Харрас Әюп

Б) Рафис Корбан

  1. Хикәя әдәбиятның кайсы төренә карый? (1 балл)

А) лирик

Ә) эпик

Б) драматик

     5.  Нәрсә ул гипербола? (1 балл)

            А) Әдәби әсәрдә предмет, күренеш, әйберне бик нык арттырып, зурайтып күрсәтү.

            Ә) Тышкы дөньядагы теләсә нинди ябык пространствоны, табигать картиналарын, вакыйга              бара торган тирәлекне тасвирлау ул.

             Б) Сүзләрне, сурәт ясау өчен, үз мәгънәсендә түгел, ә күчерелмә мәгънәдә куллану ул.

6.  “Зиндан” сүзенең синонимы: (1 балл)

А) бакча

Ә) төрмә

Б) чокыр

  1. Бу юллар кайсы әсәрдән алынган? Авторын яз. (2 балл)

Кичен сакчы янына кыз йөгерде,

Теләген әйтте аңа, нанны (икмәкне) бирде.

                   Йокыга чумды, ашап, сакчы ашын,

Карады кыз чокырдагы кояшын.

  1. Бу юллар кайсы әсәрдән? Авторын  һәм хикәянең исемен языгыз. (2 балл)

“Шуннан соң Шәриф:

-Тимерче! Тимерче! Сине бер хатын чакыра!-дип кычкыра-кычкыра кереп китте.

Әнисе, моны ишетеп, бер агарды, бер кызарды, хезмәтче хатын гына ишетмәсен, дип тора иде.Бераз вакыттан соң малае  чыкты: йөзе саргайган, муены карайган, бишмәт майланган, кайбер җирләре янган, читегенең авызы ачылган, кәвешләренең артлары өзелгән, кыңгыр басылган, үзе дә теләнче малай кыяфәтенә кергән иде. Ул анасы белән елап күреште...”

  1. Бу өзек кайсы шигырьдән һәм аның авторы кем? Дәвам итегез.

(4 балл)

Хәйран булып, җырны тыңлап тордым,

Ташлап түбән дөнья уйларын,

...

...

       

Тест №2.      7 нче сыйныф.              II яртыеллык            Максималь балл-14б.

1.Туфан Миңнуллинның (1935-2012) туган төбәге: (1 балл)

А) Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылы

Ә) Мордва Республикасының  Рыбкино районы Иске Аллагол авылы

Б) Арча районының Кушлавыч авылы

2. “Йолдызлы малай” хикәясендә төп геройның исеме ничек? (1 балл)

  А) Мөнир

  Ә) Надир

  Б)  Илгизәр

3. “Мәк чәчәге” нәсеренең авторы?  (1 балл)

А) Гомәр Бәширов

Ә) Әмирхан Еники

Б) Галимҗан Ибраһимов

4. Кайсы әсәр сугыш турында түгел? (1 балл)

     А) “Кем җырлады?”

     Ә) “Рәссам”

     Б) “Табигать балалары”

  1. “Алсу” поэмасының  авторы кем? (1 балл)

       А) Габдулла Тукай

       Ә) Һади Такташ

       Б) Мәхмүт Хөсәен

  1. Гадел Кутуй әсәрен билгеләгез. (1 балл)

А) “Нигез”

Ә) “Миңа унтугыз яшь иде”

Б) “Рәссам”

7. Бу өзек кайсы әсәрдән? Аның исемен һәм авторын атагыз.  (2 балл)

“Борыннар тартылды, каләмнәр кыштырдый башлады. “Җиңел генә” дигән эш шактый авыр булып чыкты.

Зур газаплар белән, унар сүз язылып бетте. Күзлекле парта араларында йөри башлады. Ул һәр кешенең дәфтәрен алып, күз йөртеп чыга.”

  1. Бу юллар кайсы әсәрдән алынган? Авторын яз. (2 балл)

“Саратский яшел гармун,

Көмеш кыңгыраулары,

Бу көмеш кыңгырауларның

Кичке яңгыраулары

Әллә нишләтә күңелне,

Үксеп елыйсы килә...

Елау-егет эшемени?!-

Эх, бер җырлыйсы килә!..

  1. Мәкаль һәм әйтемнәрнең  ахырын язып бетерегез. (4 балл)

А) Ата-ананы тыңлаган-адәм булган,...

Ә) Телләр белгән-...

Б) Батырлыкта-...
В) Юлыңа ак ...

           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 сыйныфларның рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы..

3 сыйныфларның рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы....

5 сыйныфларның татар төркемнәре өчен әдәбияттан еллык контроль тест

1.  “Камыр Батыр ” әкияте нинди халык әкияте?А) татар     Б) рус          В)башкорт2. “Кыйссаи Йосыф” кем әсәре?А) Г. Тукай...

8нче сыйныфларның татар төркемнәрендә татар әдәбиятыннан арадаш аттестация өчен контроль тестлар

8 нче сыйныфларның татар төркемнәрендә  татар әдәбиятыннан еллык контроль тесты.1. Кем ул Габдулла Тукай?А. РәссамӘ.ШагыйрьБ. ҖырчыВ. Гармунчы2. “Беренче театр”дагы Хәмзә бай:А. Иске фикерлеӘ.Фик...

9 нчы сыйныфларның татар төркемнәре өчен тест

Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен ( татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен ) тест. БРТ үтүгә әзерләнү өчен материал...

8 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы

8 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы...

10 нчы сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан тест

10 нчы сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан тест...

2 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен укудан I һәм II яртыеллык өчен тест

Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен ( татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен ) 2 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен укудан I һәм II яртыеллык өчен тест...