9 нчы сыйныфларның татар төркемнәре өчен тест
тест (9 класс) на тему

Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен ( татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен ) тест. БРТ үтүгә әзерләнү өчен материал

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 9_nchy_syynyflarnyn_tatar_torkemnre_ochen_test.docx27.18 КБ

Предварительный просмотр:

                 9 нчы сыйныфларның татар төркемнәре өчен

                                          1 нче бүлек

Текстны укыгыз һәм 1-20 биремнәрен үтәгез.

                                                   

                                                   Батырлыкта – матурлык.

1) Һәркемне таңга калдырырлык чәчәкләр бакчасына кердем. 2) Төрле төстәге хуш исле чәчәкләр мине камап алдылар.

3)– Без матур, безне өз! - диделәр гөлчәчәкләр.

4) –Без дә матур, безне дә өзми калма! – диделәр бальзаминнар.

5) – Безне өз, безне, безсез букет яме ким була, - диештеләр хризантемалар.

6) Төрле – төрле чәчәкләрдән зур бер букет ясадым. 7) Шиңмәсеннәр дип, букетымдагы чәчәкләремне сулы вазага утырттым, өсләренә саф су бөркедем.

8) Төрле – төрле нурлар уйнатып <…>  җанланыштылар букетымдагы чәчәкләрем.

9) – Букетны без генә матурлыйбыз,- диделәр гөлчәчәкләр.

10) –Юк инде! 11)  Безсез букет – ярты букет, аның нурларын без генә көчәйтә алабыз,- диештеләр бальзаминнар.

12) – Безне өзүче үзе әйтсен, үзе, бәхәсләшмик!- диделәр хризантемалар.

13) Эссегә, салкыннарга, авыр төннәргә бирешмичә, һәрвакыт фидакарьлек белән эшләүче хезмәт батыры күренде.

14) Тынып калган чәчәкләрем миннән җавап көттеләр.

15) Мин букетымны хезмәт батырына суздым.

16) – Бу кадәр матур чәчәкләрне син ни өчен миңа бүләк итәсең әле? – дип сорады ул миннән.

17) – Чөнки син – чәчәкләр илен, шатлык, дуслык, туганлык, ирек илен төзүче хезмәт батыры, син чәчәкләрдән дә матурсың,- дидем.

18) – Менә кем матур икән!

19) – Менә кем батыр икән!..

20) – Батырлыкта – матурлык! – ди-ди, хезмәт батыры күкрәгенә сырыштылар минем чәчәкләрем.

                                                                                                           И.Туктардан                                            

1-20 нче биремнәрне укылган текст нигезендә башкарыгыз. Җавапларны сүз (сүзтезмә) яки саннар белән языгыз. Җавапларны язганда, буш шакмаклар калдырырга ярамый.

1

Кайсы җөмлә түбәндәге сорауга җавап була ала?

Чәчәкләр кемне якын күрәләр?

  1. Төрле төстәге хуш исле чәчәкләр мине камап алдылар.
  2. Төрле-төрле нурлар уйнатып, җанланыштылар букетымдагы чәчәкләрем.
  3. - Безсез букет - ярты букет, аның нурларын без генә көчәйтә алабыз,- диештеләр бальзаминнар.
  4. –Батырлыкта – матурлык!- ди-ди, хезмәт батыры күкрәгенә сырыштылар минем чәчәкләрем.

    Җавап:___________________

2

Метафора булган җөмләне табып, номерын языгыз.

  1. Төрле – төрле нурлар уйнатып, җанланыштылар букетымдагы чәчәкләрем.
  2. Төрле – төрле чәчәкләрдән зур бер букет ясадым.
  3.  Мин букетымны хезмәт батырына суздым.
  4.  – Бу кадәр матур чәчәкләрне син ни өчен миңа бүләк итәсең әле? – дип сорады ул миннән.

 Җавап:___________________

3

Ирен гармониясе күзәтелгән сүзне табып, номерын языгыз.

  1. төрле
  2. ясадым
  3. гөлчәчәкләр
  4. сырыштылар

    Җавап:___________________

4

14 нче җөмләдәге әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзләрне языгыз.

Җавап:___________________

5

7 нче җөмләдән “чиста” сүзенә синоним булган берәмлекне табып языгыз.

Җавап:___________________

6

2 нче җөмләдән баш кисәкләрне табып языгыз.

Җавап:___________________

7

5-7 нче җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:___________________

8

14-16 нчы җөмләләр арасыннан туры сөйләмле җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:___________________

9

Аерымланган хәлгә бәйле куелган өтернең номерын языгыз.

 Шиңмәсеннәр дип,(1) букетымдагы чәчәкләремне сулы вазага утырттым,(2) өсләренә саф су бөркедем.(3)

Җавап:___________________

10

8 нче җөмләдән тартым белән төрләнгән сүзләрне язып алыгыз.

Җавап:___________________

11

17 нче җөмләдә  ничә хәбәрлек бар?  Җавапны сан белән языгыз.

Җавап:_______________________________

12

8 нче җөмләдә <…> тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш?  Җавапны сүз белән языгыз.

Җавап:__________________________

13

1-4 нче җөмләләр арасыннан  инкяр җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:_________________________

14

Тиңдәш кисәкләр арасына куелган тыныш билгеләренең номерын языгыз.

 

Эссегә,(1) салкыннарга,(2) авыр төннәргә бирешмичә,(3) һәрвакыт фидакарьлек белән эшләүче хезмәт батыры күренде.(4)

Җавап:_____________________

15

5 нче җөмләдән  артык  сүзенә антоним булган берәмлекне табып языгыз.

Җавап:______________________

16

1нче җөмләдән алмашлыкны табып  языгыз.

Җавап:____________________

17

Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен языгыз. 

– Безне өзүче үзе әйтсен, үзе, бәхәсләшмик!- диделәр хризантемалар.

Җавап:___________________

18

7нче җөмләдән  ясалма сүзләрне табып языгыз.

Җавап:______________________

19

12 нче җөмләдән рәт гармониясе сакланмаган сүзне табып  языгыз.

Җавап:________________

20

15нче җөмләдән төшем килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне табып языгыз.

Җавап:__________________

                                        2нче бүлек

  Укылган текстны файдаланып, 21.1 яки 21.2 биремнәренең  берсен генә үтәгез.Әлеге биремнең җавабын 2нче җаваплар бланкына языгыз.

21.1

“ – Чөнки син – чәчәкләр илен, шатлык, дуслык, туганлык, ирек илен төзүче хезмәт батыры, син чәчәкләрдән дә матурсың,- дидем.

 – Менә кем матур икән!

 –  Менә кем батыр икән!..

 – Батырлыкта – матурлык! – ди-ди, хезмәт батыры күкрәгенә сырыштылар минем чәчәкләрем”.

    Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яисә аларның номерларын күрсәтегез.Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш.

      Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

 21.2.

   "Хезмәт иясе – хөрмәт иясе" сүзләрен ничек аңлыйсыз?  Үзегез формалаштырган билгеләмәне дәлилләгез.Үзегез язган билгеләмәне тезис итеп алып, "Хезмәт иясе – хөрмәт иясе " дигән темага  сочинение языгыз.Тезисыгызны раслый торган  2 дәлил китерегез:дәлилнең берсен укылган тексттан алыгыз, икенчесен тормыш тәҗрибәгездән чыгып формалаштырыгыз. Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш.

     Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

1.2 "И


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5 сыйныфларның татар төркемнәре өчен әдәбияттан еллык контроль тест

1.  “Камыр Батыр ” әкияте нинди халык әкияте?А) татар     Б) рус          В)башкорт2. “Кыйссаи Йосыф” кем әсәре?А) Г. Тукай...

8нче сыйныфларның татар төркемнәрендә татар әдәбиятыннан арадаш аттестация өчен контроль тестлар

8 нче сыйныфларның татар төркемнәрендә  татар әдәбиятыннан еллык контроль тесты.1. Кем ул Габдулла Тукай?А. РәссамӘ.ШагыйрьБ. ҖырчыВ. Гармунчы2. “Беренче театр”дагы Хәмзә бай:А. Иске фикерлеӘ.Фик...

7 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан I һәм II яртыеллык өчен тест

Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен ( татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен ) 7 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан I һәм  II яртыеллык өчен тест...

8 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы

8 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы...

10 нчы сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан тест

10 нчы сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан тест...

7 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен диктант текстлары

Рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен диктант текстлары. 7 нче сыйныф...

2 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен укудан I һәм II яртыеллык өчен тест

Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен ( татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен ) 2 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен укудан I һәм II яртыеллык өчен тест...