10 нчы сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан тест
тест (10 класс) на тему

10 нчы сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан тест

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тест №1.      10 нчы сыйныф.                      I яртыеллык             Максималь балл-14б.

  1. Хикәя әдәбиятның кайсы төренә карый?(1 балл)

А) лирик

Ә) драматик

Б) эпик

               2. Татар халык авыз иҗаты жанрларын билгеләгез: (1 балл)

А) поэма, хикәя, очерк                                               Ә) легенда, әкият, бәет

Б) хикәя, дастан, драма                                              В) поэма, табышмак, җыр

             3. “Сөаль” сүзенең синонимы: (1 балл)

А) сорау

Ә) җавап

Б) тәэсир

4.  “Шиһаб хәзрәт” шигыренең авторы кем? (1 балл)

А) Габдулла Тукай

Ә )Каюм Насыйри

Б) Акмулла

5. Каюм Насыйри “Әбүгалисина кыйссасы” н  ничәнче елда татар теленә тәрҗемә итә?

(1 балл)

А) 1872

Ә) 1825

Б) 1902

6. “Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә” романын кем иҗат иткән? (1 балл)

А)  Муса Акъегетзадә

Ә)  Заһир Бигиев

Б) Гаяз Исхакый

 7.  Гаяз Исхакыйның (1878-1954) туган җире: (1 балл)

 А) Чистай өязе Яуширмә авылы

 Ә) Әтнә районы Ябынчы авылы

 Б) Яшел Үзән районы Югары Шырдан авылы

8.   “Ул әле өйләнмәгән иде” повестенда  төп геройның исеме ничек?  (1 балл)

А)   Михаил

Ә) Йосыф

Б) Шәмсетдин

9. Ничәнче елда Гаяз Исхакый чит илгә чыгып китә һәм шуннан Ватанга әйләнеп кайтмый?

(1 балл)

А) 1905

Ә) 1917

Б) 1919

10. Нәҗип Җиһанов кем ул?  (1 балл)

А) Композитор

Ә) Шагыйрь

Б) Рәссам

11.  Болгарлар рәсми рәвештә исламны ничәнче елда кабул итәләр ? (1 балл)

А) 922

Ә )737

Б) 535

12. Сәиф Сараи кайсы чорда иҗат итә? (1 балл)

А) Алтын Урда чорында

Ә) Болгар чорында

Б) Казан ханлыгы чорында

13. Бу өзек кайсы әсәрдән алынган?  Авторын языгыз. (2 балл)

Языйм микән, йитәр микән?

Ушал (шушы) кайгу бетәр микән?

Ушал кайгу, ушал хәсрәт

Күңелләрдин китәр микән?!

А) “Сахибҗәмал”

Ә) “Иляһи, барча галәмне...”

Б) “ Нуры содур”

   

Тест №2.      10 нчы сыйныф.             II яртыеллык              Максималь балл-14б.

       

 1.  Илдар Юзеевнең (1933-2004) туган җире: (1 балл)

А) Буа районы  Күл Черкене авылы

Ә) Оренбург өязенең  Акман авылы

Б) Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылы

2.  “Гашыйклар тавы” әсәренә нигез итеп нәрсә алына? (1 балл)

А) Бәет

Ә) Легенда

Б) Риваять

3. “Йәгез, бер дога” әсәренең авторы кем? (1 балл)

А) Равил Фәйзуллин

Ә) Аяз Гыйләҗев

Б) Зөлфәт Хәким

4.  Кайсы әсәрдә табигатьне саклау мәсьәләсе күтәрелә? (1 балл)

А) “Телсез күке”

Ә) “Сүнгән йолдызлар”

Б) “Гашыйклар тавы”

5.  Газәлнең традицион темасы: (1 балл)

А) Мәхәббәт

Ә) Хезмәт

Б) Батырлык

6.  Бу өзек кайсы әсәрдән  алынган? (1 балл)

“Таң вакыты... Татар йоклый...

Мин йокысыз, уянам,

Уянам да, тиле кебек,

Тик берүзем уйланам.”

А) “Мәхәббәт”

Ә) “Таң вакыты”

Б) “Өзелгән өмид”

7.  Бакый Урманче кем ул? (1 балл)

А) Рәссам

Ә) Шагыйрь

Б) Җырчы

8.  Бу әдипләрнең кайсысы Казан ханлыгы чорында иҗат иткән? (1 балл)

А) Сәйф Сараи

Ә) Кол Гали

Б) Мөхәммәдьяр

9.  Бу өзек кайсы әсәрдән һәм аның авторы кем? (2 балл)

“Туар кояш, тулган ай һәм унбер йолдыз-

Барсы миңа төшемдә баш иде төп-төз,

Бу төшемне шулай күрдем һичбер шиксез,-

Йә әткәем, шуны миңа юра имди...”

  1. Өзекне дәвам итегез. Исемен һәм авторын  языгыз. (4 балл)

И авыл! Син мең шәһәрдән

Мең кабат ямьле вә хуш

...

...


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5 сыйныфларның татар төркемнәре өчен әдәбияттан еллык контроль тест

1.  “Камыр Батыр ” әкияте нинди халык әкияте?А) татар     Б) рус          В)башкорт2. “Кыйссаи Йосыф” кем әсәре?А) Г. Тукай...

8нче сыйныфларның татар төркемнәрендә татар әдәбиятыннан арадаш аттестация өчен контроль тестлар

8 нче сыйныфларның татар төркемнәрендә  татар әдәбиятыннан еллык контроль тесты.1. Кем ул Габдулла Тукай?А. РәссамӘ.ШагыйрьБ. ҖырчыВ. Гармунчы2. “Беренче театр”дагы Хәмзә бай:А. Иске фикерлеӘ.Фик...

9 нчы сыйныфларның татар төркемнәре өчен тест

Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен ( татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен ) тест. БРТ үтүгә әзерләнү өчен материал...

7 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан I һәм II яртыеллык өчен тест

Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен ( татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен ) 7 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан I һәм  II яртыеллык өчен тест...

8 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы

8 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы...

Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан эш прогаммасы. 9 сыйныф.

Рус мәктәпләренең  татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан  эш прогаммасы.  9 сыйныф....

2 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен укудан I һәм II яртыеллык өчен тест

Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен ( татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен ) 2 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен укудан I һәм II яртыеллык өчен тест...