7 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен диктант текстлары
материал (7 класс) на тему

Рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен диктант текстлары. 7 нче сыйныф

Скачать:


Предварительный просмотр:

Кереш диктант.      7 нче сыйныф

                                                                        Туган ягым.

   Туган ягым, туган җирем! Синдә туганмын, үскәнмен. Тәмле, шифалы суларыңны эчеп, ләззәтнең нәрсә икәнен татыганмын. Кайчак дымлы, кайчак артык коры туфрагың изгене яманнан аерырга өйрәткән. Кыю, батыр йөрәкле  ир-егетләрең хезмәтне сөяргә, туган илне күз карасы кебек сакларга чакыра. Назлы кызларның, сабыр аналарның армас-талмас йөгерек куллары, җитез һәм омтылышлы адымнары тормышны сөяргә, киң күңелле булырга өндәп тора.

   Туган ягым, туган җирем! Синдә бар нәрсә дә якын, кадерле, газиз миңа. (70 сүз)

                                                                                                                                                       (Ш.Зиннуровадан)

Грамматик бирем.

  1. Тел арты [к], [г] тартыкларын белдерүче хәрефләр астына-бер, кече тел   [къ], [гъ] тартыкларын белдерүче хәрефләр астына ике сызык сызарга.

I вариант.

  1. Суларыңны сүзенә морфологик анализ ясарга.

II вариант.

  1. Адымнары сүзенә морфологик анализ ясарга.

Искәрмә. Ләззәт сүзенең мәгънәсе аңлатыла. 

Диктант.      7 нче сыйныф

                                                                       Алмаз бабай бакчасы.

   Алмаз бабайның бакчасы Хәкимне генә түгел, башка балаларны да үзенә тарта. Андый бакча авылда бер генә шул.

   Хәкимнең бу алма бакчасына кергәне бар. Ул  үзенең матурлыгы һәм төрле җиләк-җимешләре , алмалары белән тирә-якта дан тота. Бабай үзе дә гел шунда кайнаша: җир йомшарта, чүп утый, яралы, авыру агачларны дәвалый. Ә җәйләрен  анда чия, кура җиләге, тагын башка җимешләр берсе артыннан берсе пешеп тора.Көз көне хуш исле, тәмледән-тәмле, төрледән-төрле алмалар, алланып пешеп, агач ботакларында бәйрәм утлары кебек эленеп торалар. Өз дә аша, өз дә аша... (88 сүз)    

                                                                                                                                                         (Л.Закировадан)

Грамматик бирем.  

  1. Билгеләнгән сүзләрнең басымнарын куярга.    
  2. I вариант. Дәвалый фигыленә морфологик анализ ясарга.

 II вариант. Өз фигыленә морфологик анализ ясарга.      

 Диктант.      7 нче сыйныф

                                                        Һәр йөрәктә-Тукай моңы.

   Бүген без барыбыз да чиксез горурлык хисләре белән сөекле шагыйребезнең шигырьләрен кабатлыйбыз. Апрель кояшы үзе дә безнең бу бәйрәмебезгә килгән, якты нурларын тагын да юмартрак  итеп өләшә. Шул кояш нурларына коенып, меңнәрчә балалар, тере чәчәкләр тотып, аның һәйкәле янына юнәлә. Аларның мөлаем, якты карашлары шагыйрьгә төбәлгән. Һәр йөрәктә-Тукай моңы, Тукай рухы!

   Шагыйрьнең үз йөрәгендә дә сөйгән халкы һәм балалар иде. Язмышның салкын, ачы җилләре җанын өшетеп искән чагында да ул, балаларның бәхетле көннәре туачагына ышанып, күңеленә җылы тапты. Алар турында кайгыртты, үзенең ихлас шигырьләрен һәм җырларын балаларга бүләк итте. (89 сүз)                                                                                                     (“Сабантуй” газетасыннан)

Грамматик бирем.

  1. Калын хәрефләр белән бирелгән  фигыльләрнең төзелешен тикшерергә.

                                                                             Диктант.      7 нче сыйныф

                                                                 Чын бәхет.

1)Көн дәверендә без әллә ничә мәртәбә бәхет дигән сүзне кулланабыз.2)Берәр сөенечле хәбәр ишетсәк (...) сөенәбез, куанабыз, үзебезне дөньядагы иң бәхетле кешеләрнең берсе дип саный башлыйбыз.3)Тик без бәхетне, бәхетле булуның нәрсәдә икәнен аңлап бетермибез.4)Ниләр кирәк бәхетле булу өчен? 5)Минемчә, бәхетле кеше ул- әти-әнисе янәшәсендә, дус, тату гаиләдә үскән кеше.6)Әти-әниең, апа-абыйларың һәм дус-туганнарың булса, алардан да зуррак хәзинә юктыр. 7)Алар янәшәңдә булса, димәк, сине яратучылар, яклаучылар, сиңа ярдәм итүчеләр бар. 8)Син дә аларны ярат, аларга ярдәм ит һәм сакла аларны! (82 сүз)

                                                                                                                                           (А.Латыйповадан)

Биремнәр.

  1. 1 нче җөмләдә баш кисәкләрнең асларына сызыгыз.
  2. 6 нчы җөмләдән тартымлы исемнәрне языгыз.
  3. 8 нче җөмләдән затланышлы фигыльләрне генә языгыз.
  4. Сөенәчәкләр фигыленең башлангыч формасын языгыз.

Диктант.      7 нче сыйныф

                                                              Икмәк кадерен бел.

Икмәкне кешеләр тир түгеп табалар. Икмәк үстерү-авыр эш. Бик күп хезмәт, белем һәм тырышлык сорый. Мең еллар дәвамында игенчелек эшендә кеше зур тәҗрибә туплаган. Орлыгын яхшырткан, чәчкеч, ургычларын үзгәрткән, вакытын белеп чәчәргә, ашларга өйрәнгән. Ләкин шулай да икмәк-табигать җимеше. Аның уңышы хәзер дә елның ничек килүенә, явым-төшемгә бик нык бәйле. Бөтен шартын туры китереп чәчкән күмәк хуҗалыкларда да әле рәисләр , игенчеләр бер - басуларына, икенче күккә карыйлар.

Татарстан хөкүмәте икмәк уңышы өчен зур көрәш алып бара, күп көч түгә. Беренче ризыгыбыз булган, зур хезмәт белән табылган икмәккә кеше игътибары, кеше мәхәббәте кирәк.

                                                                                                                                                         (Ә.Еники) (91 сүз)

Бирем. I вариант -сорый, I I вариант  карыйлар фигыленә морфологик анализ ясарга.

       

Хәтер диктанты.      7 нче сыйныф

                                                                Нәүрүз бәйрәме.

Һәр халыкның үзенә генә хас бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, йола уеннары бар. Шуларның берсе- Нәүрүз бәйрәме (21-23 нче март).

Нәүрүз бәйрәмен үткәргәндә, узган елдагы иң истәлекле вакыйгаларга багышлап, шәкертләр кечкенә поэмалар, бәетләр язганнар. Аларны өйдән өйгә кереп укып йөргәннәр. Мондый бәетләр авыл яисә шәһәрнең елъязмасына кергән. Нәүрүз көннәре уен-йолалары белән истәлекле. Бәйрәмдә иң чибәр, иң акыллы кызны Нәүрүзбикә итеп сайлап, аннан җәйнең ничек буласын сораганнар. Кыз язшы җәй генә юраган. Аның сүзләре картлар күңеленә дә хуш килгән. “Юравың юш булсын, Нәүрүзбикә!” дип хуплаганнар алар. (Р.Әхмәтҗанов)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5 сыйныфларның татар төркемнәре өчен әдәбияттан еллык контроль тест

1.  “Камыр Батыр ” әкияте нинди халык әкияте?А) татар     Б) рус          В)башкорт2. “Кыйссаи Йосыф” кем әсәре?А) Г. Тукай...

8нче сыйныфларның татар төркемнәрендә татар әдәбиятыннан арадаш аттестация өчен контроль тестлар

8 нче сыйныфларның татар төркемнәрендә  татар әдәбиятыннан еллык контроль тесты.1. Кем ул Габдулла Тукай?А. РәссамӘ.ШагыйрьБ. ҖырчыВ. Гармунчы2. “Беренче театр”дагы Хәмзә бай:А. Иске фикерлеӘ.Фик...

9 нчы сыйныфларның татар төркемнәре өчен тест

Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен ( татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен ) тест. БРТ үтүгә әзерләнү өчен материал...

7 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан I һәм II яртыеллык өчен тест

Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен ( татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен ) 7 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан I һәм  II яртыеллык өчен тест...

8 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы

8 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы...

10 нчы сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан тест

10 нчы сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан тест...

2 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен укудан I һәм II яртыеллык өчен тест

Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен ( татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен ) 2 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен укудан I һәм II яртыеллык өчен тест...