Сүз төркемнәренә морфологик анализ эшләү тәртипләре
материал на тему

Әхмәтҗанова Римма Нәҗип кызы сайты

Үзләштергән темаларны ныгытыр өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele.suz_torkemnehreneh_analiz.doc58.5 КБ

Предварительный просмотр:

Исемгә  морфологик  анализ  ясау

Анализ  тәртибе

1. Сүз  төркемен  билгеләргә.

2. Ялгызлык  яки  уртаклык  исем  булуын әйтергә.

3. Санын  әйтергә.

4. Килешен  әйтергә.

5. Тартым  белән  төрләнгән  яки  төрләнмәгән булуын  билгеләргә.

6. Кайсы  сүзгә  иярүен  яки  кайсы  сүзнең  аңа ияреп, аның  турында  ни  дә  булса  хәбәр итүен  ачыкларга   һәм  нинди  җөмлә  кисәге  булуын  әйтергә.

7. Тамыр  сүзме,  ясалмамы  икәнен  билгеләргә. Ясалма  булса, ясалу  ысулын  әйтергә.

Анализ  үрнәге

Безнең  илебездә  кешене  хезмәт  зурлый.

Илебездә – исем, уртаклык  исем, берлек  санда, урын-вакыт  килешендә,  I зат  күплек  сан тартым  белән  төрләнгән, зурлый  фигыленә ияргән, хәл, тамыр  исем .

Кешене – исем, уртаклык исем, берлек  санда, төшем  килешендә, тартым  белән  төрләнмәгән, зурлый  фигыленә  ияргән, тәмамлык, тамыр исем.

Хезмәт – исем, уртаклык исем, берлек санда, баш килештә, тартым белән төрләнмәгән, аңа зурлый фигыле, ияреп, аның эше турында хәбәр итә, ия, тамыр исем.

Затланышлы фигыльләргә  морфологик  анализ  ясау

Фигыльнең   затланышлы   төрләре: хикәя, боерык , шарт  фигыльләр.

 

Анализ  тәртибе

1.Сүз  төркемен  билгеләргә.

2.Затланышлы  яки  затланышсыз  булуын  әйтергә.

3.Төркемчәсен  билгеләргә.

4.Барлыкта  яки  юклыкта  булуын  ачыкларга.

5.Зат-санын  күрсәтергә.

6.Заман  белән  төрләнү-төрләнмәвен  аңлатырга. Төрләнсә, заманын        билгеләргә.

7.Юнәлешен  әйтергә.

8. Нинди  җөмлә  кисәге  булуын  ачыкларга.

Анализ  үрнәге

Ай  чыга  Арча  кырыннан …

Чыга (ай) – фигыль, затланышлы, хикәя  фигыль, барлыкта, III зат  берлек  санда, заман  белән төрләнә, хәзерге  заманда, төп  юнәлештә, җөмләдә  хәбәр  булып  килгән.

Матурлыкны  безгә  килеп  күрегез .

Күрегез – фигыль, затланышлы, боерык  фигыль, барлыкта, III зат  күплек  санда, төп  юнәлештә, заман  белән  төрләнми, җөмләдә хәбәр  булып  килгән.                        

Фигыльнең  затланышсыз  төрләре

Сыйфат  фигыль

Анализ  тәртибе

1. Сүз  төркемен  билгеләргә.

2. Затланышсыз  фигыльнең  төркемчәсен  әйтергә.

3. Барлыкта  яки  юклыкта  булуын  ачыкларга.

4. Заманын  күрсәтергә.

5. Юнәлешен  әйтергә.

6. Исемләшкән булса, санын, килешен, тартым белән төрләнү-төрләнмәвен ачыкларга.

7. Нинди  җөмлә  кисәге  булуын  ачыкларга.

     

Анализ  үрнәге

Иделгә  сузылган  айлы  юлдан

Тын  гына , моң  гына  җыр  ага .

 

Сузылган (юл) – фигыль, затланышсыз, сыйфат  фигыль, барлыкта, заман  белән  төрләнә, үткән заманда, төшем  юнәлешендә,  җөмләдә  аергыч булып  килгән.

 

Хәл  фигыль ,  инфинитив

Анализ  тәртибе

1.Сүз  төркемен  билгеләргә .

2.Затланышсыз  фигыльнең  төркемчәсен әйтергә .

3.Барлыкта  яки  юклыкта  булуын  ачыкларга .

4.Юнәлешен  билгеләргә .

5.Нинди  җөмлә  кисәге  булуын  ачыкларга .

Анализ  үрнәге

Сокланып  җирнең  яменә ,

Йолдызлар  янып  тора .

Сокланып – фигыль , затланышсыз , хәл  фигыль,барлыкта , төп  юнәлештә , җөмләдә  хәл  булып килгән .

Түгәрәк  күл  суы  салкын ,

Куйдым  гөлләр  үрергә .

Үрергә -фигыль ,  затланышсыз , инфинитив , барлыкта , төп юнәлештә , җөмләдә  хәл булып  килгән .

   

Исем  фигыль

Анализ  тәртибе

1. Сүз  төркемен  билгеләргә .

2.Затланышсыз  фигыльнең  төркемчәсен әйтергә .

3.Барлыкта  яки  юклыкта  булуын  ачыкларга .

4.Юнәлешен  әйтергә .

5.Санын  күрсәтергә .

6.Килешен  билгеләргә .

7.Тартым  белән  төрләнү-төрләнмәвен ачыкларга .

8.Нинди  җөмлә  кисәге  булуын  әйтергә .

Анализ  үрнәге

Сагындырды  сызылып  таңнар  атуы ,

Әнкәемнең  иркәләп  уятуы .

Атуы ,уятуы –фигыль , затланышсыз ,  исем  фигыльләр , барлыкта , төп  юнәлештә ,  берлек  санда ,  баш  килештә , тартым  белән  төрләнгәннәр ,  җөмләдә  ия  булып  килгәннәр .  

         

 

Сыйфатка  морфологик  анализ  ясау

 

Анализ  тәртибе

1. Сүз  төркемен  билгеләргә.

2. Дәрәҗәсен  ачыкларга.

3. Исемләшү –исемләшмәвен  әйтергә.

4. Исемләшмәсә, кайсы  сүз  төркемен  ачыклавын  аңлатырга.

5. Нинди  җөмлә  кисәге  булып  килүен  билгеләргә.

6. Ясалышы  ягыннан  төрен  ачыкларга.

Анализ  үрнәге

Җыегыз , балалар , сез  җирнең

Бу  нәфис  һәм  иркә  гөлләрен .

Китерегез  данлыклы  хөр  илнең

Тәбрикләп  шатлыклы  көннәрен .

 Нәфис, иркә, хөр – сыйфатлар, төп  дәрәҗәдә, исемләшмәгәннәр, гөлләрен  һәм  илнең  исемнәрен  ачыклаганнар, җөмләдә  аергыч  булып килгәннәр, ясалышлары  ягыннан  тамыр  сүзләр.

     

          Данлыклы,  шатлыклы – сыйфатлар, төп  дәрәҗәдә, исемләшмәгәннәр,  илнең  һәм  көннәрен  исемнәрен  ачыклаганнар, җөмләдә  аергыч  булып  килгәннәр, ясалышлары ягыннан кушымча  ялгау  юлы  белән  ясалган  сүзләр.

Рәвешләргә  морфологик  анализ  ясау

Анализ  тәртибе

  1. Сүз  төркемен  билгеләргә .

  1. Төркемчәсен  әйтергә .

  1. Кайсы  сүз  төркемен  ачыклавын  аңлатырга .

  1. Нинди  җөмлә  кисәге  булуын  билгеләргә .

  1. Ясалышы  ягыннан  төрен  ачыкларга .

Анализ  үрнәге

Бүген  Әтнәдә  мәшһүр  галим  Шиһабетдин Мәрҗани  музее  ачыла .

Бүген – рәвеш ,  вакыт  рәвеше , ачыла  фигылен  ачыклый ,  вакыт  хәле  булып  килгән , ясалышы  ягыннан  кушма  сүз .

Еракта  урман  күренә .

Еракта – рәвеш,  урын  рәвеше , күренә  фигылен  ачыклый ,  урын  хәле  булып  килгән , ясалышы  ягыннан  тамыр  сүз .

     

Алмашлыкларга  морфологик  анализ

 Анализ  тәртибе

1.Сүз  төркемен  билгеләргә .

2.Төркемчәсен  әйтергә .

3.Төрләнү-төрләнмәвен  ачыкларга .

4.Нинди  җөмлә   кисәге  булуын  билгеләргә .

5.Ясалышы  ягыннан  төрен  әйтергә .

 

Анализ  үрнәге

     

          Күгәрченнәр  гөрләшәләр

       Язгы  кояш  нурында .

       Алар  җырлый  иң  матур  җыр

       Минем  әни  турында .

Алар – алмашлык, зат  алмашлыгы ,  күплек санда , баш   килештә , җөмләдә ия ,  тамыр сүз .

 

Минем – алмашлык,  зат  алмашлыгы,  берлек санда , иялек  килешендә ,  җөмләдә аергыч, тамыр  сүз .

     

Кем  эшләми  ,  шул  ашамый .

Кем ,шул – алмашлыклар, сорау  алмашлыклары , берлек  санда , баш  килештә , җөмләдә ия ,  тамыр  сүзләр .

Аваз  ияртемнәренә  морфологик анализ  ясау

 Анализ  тәртибе

1. Сүз  төркемен  билгеләргә .

 

2.Мәгънәсен  аңлатырга .

 

3.Җөмләнең  нинди  кисәге  булуын  ачыкларга .

 

4.Ясалышын  аңлатырга .

Анализ  үрнәге

   

 Чут-чут  сайрый  сандугачлар , җәйге  таң сызылып  бара .

Чут-чут – аваз ияртеме ,  сандугач  тавышын белдерә , җөмләдә  рәвеш  хәле  булып  килгән , парлы  сүз .

 Караңгы, тын  урамнарда  тып-тып  тамчылар тама .

Тып-тып – аваз ияртеме, табигать  күренеше тавышын белдерә, җөмләдә  рәвеш  хәле булып  килгән, парлы  сүз .

Бәйлекләргә  морфологик  анализ  ясау

Анализ  тәртибе

1. Сүз  төркемен  билгеләргә .

 

2.Таләп  иткән  килеше  буенча  төркемчәсен әйтергә .

3.Сүзләрне  яки  җөмләләрне  бәйләвен  аерып күрсәтергә .

Анализ  үрнәге

Күк  йөзе  соры  болытлар  белән  каплана .

Белән – бәйлек,  баш  килешен (  алмашлыклардан иялек )  таләп  итүче , сүзләрне  бәйли (болытлар  белән  каплана ) .

Кичкә  таба  салкынайтты .

Таба – бәйлек, юнәлеш  килешен  таләп  итә , сүзләрне  бәйли (кичкә  таба  салкынайтты ) .

Теркәгечләргә  морфологик  анализ

Анализ  тәртибе

1.Сүз  төркемен  билгеләргә .

2.Төркемчәсен  әйтергә .

3.Сүз  яки  җөмләләрне  бәйләвен  ачыкларга .

Анализ  үрнәге

   

Яз  килеп  үтеп  тә  китте ,  ә  тормыш  дәвам  итә .

Ә - теркәгеч ,  тезүче ,  каршы  куючы  теркәгеч , җөмләләрне  бәйли .

Урман  тын, чөнки  сайрар  кошлар  инде  йокыга талган .

Чөнки – теркәгеч ,ияртүче  теркәгеч ,җөмләләрне  бәйли .

Кисәкчәләргә  морфологик  анализ  ясау

Анализ  тәртибе

1.Сүз  төркемен  билгеләргә .

2.Төркемчәсен  әйтергә .

3.Кайсы  сүзгә  яки  тулаем  җөмләгә  каравын  ачыкларга .

Анализ  үрнәге

Шул  турыда  аз  гына – биш-алты  сүз  сөйлим әле ,

Гадәтемчә  аз  гына  җырлыйм  әле ,  көйлим  әле .

Гына – кисәкчә , чикләүче  кисәкчә ,  аз  сүзенә карый .

Әле – кисәкчә ,  үтенү ,  теләк , карар  кылуны белдерүче   кисәкчә ,  сөйлим ,  җырлыйм , көйлим   сүзләренә  карый .

Казан  чите ,  тып-тын  Казан  чите.

Таш  стена ,  ап-ак  стена .

   

Тып , ап – кисәкчәләр , көчәйткеч  кисәкчәләр , тын , ак  сүзләренә  карыйлар .

Хәбәрлек  сүзләргә  морфологик  анализ

Анализ  тәртибе

1.Сүз  төркемен  билгеләргә .

2.Хәбәрлек  сүзнең  мәгънәсен  аңлатырга .

3.Җөмләдә  нинди  кисәк  булуын  ачыкларга.

 

Анализ  үрнәге

Менмәмен  мин ,  Ходай  кушса, мич  башына ,

Шигырьләрдән  килер  миңа  кирәк  җылы .

Кирәк – хәбәрлек  сүз ,таләп  ителгән ;  булуы  тиешле ,зарур мәгънәсендә ; җөмләдә  аергыч булып  килгән .

Ымлыкларга  морфологик  анализ  ясау

Анализ  тәртибе

1. Сүз  төркемен  билгеләргә .

2.Төркемчәсен  әйтергә .

Анализ үрнәге

Аһ , үләм  бит  бу  баләдән  кем  килеп  йолкыр  мине ?

 Аһ – ымлык ,  кешенең  эчке  кичерешен  белдерә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныф рус төркемнәрендә "Сүз төркемнәре иленә сәяхәт" темасына үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

Өйрәнелгән грамматик  материалны кабатлау, белемнәрен системага салу  максатыннан үткәрелгән дәрес эшкәртелмәсе....

Алмашлык.Морфологик-синтаксик анализ ясау.

Дәрес экологик тәрбия бирү максаты белән үрелеп бара. Шулай укукучылар  алмашлыкларга морфологик-синтаксик анализ ясарга өйрәнәләр. Дәрес рус мәктәбенең татар төркеме өчен тәкъдим ителә....

Саннарга морфологик анализ ясау. 6 нчы сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес планы

Татар мәктәпләрендә 6 нчы сыйныфта "Саннарга морфологик анализ" темасы үтелә.Дәреснең максаты:Мөстәкыйль сүз төркеме буларак саннарга морфологик анализ ясый белү күнекмәләре булдыру;б) санның граммати...

Дәрес план-конспекты: "Сүз төркемнәре. Сүз төркемнәре турында төшенчә".

2 сыйныф өчен дәрес план-конспектын тәкъдим итәм....

Исем фигыльнең исемгә әйләнүе. Морфологик анализ ясау.(техн.карта)

Технологик карта татар теленнән 7 нче сыйныфның татар төркемендә укучылар өчен төзелде.Коллективта, парларда һәм төркемнәрдә эш бирелде.Проблемалы, өлешчә эзләнү методлары кулланылды....

Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау.

Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау....

Морфологик анализ ясау тәртибе

Сабыйның рухы, ни бирсәң, шуны алучан, ни салсаң, шуны үзенең гомерлек хэзинэсе итеп урнаштыручан. - җөмләсе мисалында...