Татар костюмы
план-конспект урока на тему

Бачкова Эльвира Васильевна

Ачык дәрес конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Дәрес конспекты42.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Татар костюмы

Максат:

1. Укучыларыбызны милли җәүһәрләребез һәм аларның тарихы белән таныштыру.

2. Сабыйлар күңелендә милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү.

3. Укучыларда сөйләм культурасы, сөйләм зәвыгы тәрбияләү.

Дәрес тибы: белем, күнекмәләрне ныгыту һәм кабатлау.

Дәрес формасы: дәрес-сәяхәт

Җиһаз:

1. "Һәр җәүһәрдә - халкым тарихы" дип исемләнгән милли җәүһәрләр күргәзмәсе (читек, милли түбәтәй, калфак, гармун һ.б.).

2. Г.Тукайның: "Халык - зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, шагыйрь ул, әдип ул..." дигән канатлы гыйбарәсе эленгән.

3. Катыргыдан кисеп эшләнгән читек шаблоннары, төрле орнаментлар, төсле кәгазьләр, кайчы һ.б.

4. Уеннар өчен табышмаклар язылган карточкалар.

Дәрес-сәяхәтнең барышы:

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

- Исәнмесез, хөрмәтле укучылар, туган телебезне сөюче яшь дусларым! "Һәр җәүһәрдә -халкым тарихы" дип исемләнгән дәрес-сәяхәтебезне башлыйбыз. Без бүген борынгы җәүһәрләр, рухи ядкарьләр иленә сәяхәт итәрбез.

  1. Актуальләштерү. Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы: Иң әүвәл өебездә иң хөрмәтле кешеләр кемнәр?

Укучылар:

- Әби-бабайлар һәм әти-әниләр!

  1. Уку  мәсьәләсен өлешләп чишү.

Укытучы:

- Дөрес. Ә әби-бабаларыгызның сандыклары бармы? Сезнең аның эченә күз салганыгыз бармы? Әлеге "тылсымлы тартмада" ниләр бар?

(Җаваплар алына, нәтиҗәләр ясала.)

Укытучы:

- Әйе, халкым тырыш, хезмәт сөючән, үрнәк булып яшәргә омтылган, һәм сокланырлык итеп көн итә дә белгән. Нинди генә әйберләр эшләмәгән, ниләр генә ясамаган!

1 нче укучы:

- Ә хәзер мин сезгә түбәтәйләр чигү тарихы турында сөйләрмен. Түбәтәй - татар халкының милли баш киеме. Аны бик борынгыдан ук кигәннәр. Түбәтәйне элек гадиерәк материаллардан тексәләр, хәзер инде бәрхет киң кулланышта. Аның сәйлән, мәрҗән, алтын җепләр белән чиккәннәре күркәмрәк күренә.

(Р.Курамшин көе, И.Юзеев шигыренә "Түбәтәй" җыры башкарыла.1 нче  слайд)

Укытучы:

- Минем кулымда татар хатын-кызларының иң матур бизәнү әйбере. Бу нәрсә? Билгеле, калфак.

Укучы сүз ала:

- Ак калфагың чиккән,бөккән.

Ука белән чукланган.

Ай Сөмбел, вай Сөмбел,

Сөйгәнеңне үзең бел! - дип җырлаган минем милләтем. Димәк, калфак-татар кызының иң нәфис, зәвыклы баш киеме. XVIII гасырда ак җептән бәйләнгән 80 см озынлыгындагы чуклы калфакларны хуп күргәннәр. XIX гасырда калфак тагын да камилләшә төшкән, аның материалы да үзгәргән. Калфакны бәрхет тукымадан 16-20 см итеп тегә башлаганнар. Әлбәттә, камиллекә чикләр юк. Калфакны тагын да күркәмрәк итү максатыннан, апарны алтын - көмеш нәфис җепләр белән чигә башлаганнар. (Калфаклар күрсәтелә.2 нче слайд)

Укытучы:

- Укучылар, әйтегез әле, "Аулак өй"нең төп "кунагы" нәрсә? Беләсезме? Белмәсәгез, әйтим, алайса. Ул - тальян гармун!

Укучының бабасы сөйли:

    Тальян гармуннар - милли горурлыгыбыз. Гармун үзе өч өлештән тора: уң һәм сул як, күрек. Уң якта бер генә рәтле 12 яки 16 тел була. Сул яктагы телләре ("бакалары") көйгә ияртеп алып бару өчен хезмәт итә. Гармунның телләрен җиз, көмеш, тимердән ясаганнар. Алар уң һәм сул якларга беркетелгәннәр. Күректән килгән һава агымы телне тибрәндерә һәм ул матур авазлар чыгара башлый.

Укытучы:

- Ә хәзер бераз ял итеп алыйк. 

"Аулак өй" күренеше (3 нче слайд)

Кызлар кул эшләре эшләп утыралар. "Каз канаты" җырын җырлыйлар.

    Каз канатларын санарга,

  Төштем су буйларына.

      Су буйларында йөргәндә

Син генә уйларымда.

Резедә. Кызлар, егетләр килгәнче үзебезне бераз тәртипкә китерик, әле.

 Бар да. Әйдәгез! Әйдәгез! (Үзләрен тәртипкә китерә башлыйлар).

     Бер кыз тәрәзәдән караган кебек итә.

Алия. Егетләр килә, егетләр! (Ыгы-зыгы башлана. Ерактан егетләрнең "Каз канаты" җыры ишетелә).

Айрат.  Исәнмесез, кызлар! Безне аулак өйгә, күңел ачарга кертерсез микән?

Гөлнара. Рәхим итегез, егетләр!

Резедә. Кызлар, егетләр! Әйдәгез, бераз уйнап, күңел ачып алыйк әле.

Бар да. Әйдәгез! Әйдәгез! Нинди уен уйныйбыз?

Егетләр. Арка сугыш.

Кызлар. Йөзек салыш!

Резедә. Әйдәгез, йөзек салыш уйныйбыз! (Музыка уйный, йөзек салына). Резедә. Йөзек кемдә, сикереп чык! (Чыгам дигәндә аны тотып калалар). Резедә. Нинди җәза бирәбез?

Бар да. Биесен! Юк, җырласын!

Ярар инде, җырлармын.

 ("Аулак өй" җыры башкарыла).

Гөлнара. Без уенны яхшы гына башкардык. Әйдәгез әле, бергәләп бер җырлап та алыйк.

("Челтәр элдем читәнгә" җыры башкарыла).

Алия. Таң әтәчләре дә кычкырыр вакыт җитте. Әллә өйләргә таралышабызмы?

Рәсүл. Кызлар, өйләрегезгә таралышканчы, әйдәгез, чишмә буйларын урыйбыз.

("Җидегән чишмә" җыры башкарыла).

- Кичке уеннар, аулак өйләрдә халыкның фольклоры киң кулланылган. Яшьләр эшли дә, матур итеп ял да итә белгәннәр.

Укытучы:

- Укучылар, ә хәзер ике төркемгә бүленегез һәм өстәлләр янына килеп утырыгыз. Каршыгызда катыргыдан киселгән читек макетлары һәм төрле-төрле милли бизәкләр (орнаментлар) ята. Сезгә 5 минут вакыт бирелә. Шушы вакыт эчендә читекләрне зәвыклы итеп бизәргә һәм үзегез эшләгән проектны яклый да белергә тиешсез. Хәерле сәгатьтә, эшне башлыйбыз.

(Уен-ярыш башлануга, "Их, Арча читекләре!" җыры башкарыла. Уен тәмамлангач, һәр ике төркемнең чыгышы тыңлана, бәяләнә.4 нче слайд)

Укытучы:

Укучылар, ә сез беләсезме, Арча - бүгенге заман милли бу як хатын - кызлары башта аларны үзләренә бирнәгә чиккәннәр. Соңрак, сорау зур булгач, аларны күпләп җитештерә башлаганнар. Хәзер Арча читекләре бөтен дөньяны гизә...

Укытучы:

- Дәрес-сәяхәтебез кызыклы һәм файдалы үтә. Мин сезгә берничә табышмак әйтермен, ә сез җавапларны экспонатлар арасыннан эзләгез!

А) Бер тычканга ике койрык. Ул нәрсә? (Чабата.)

Б) Төпсез мичкә, эче тулы ит. Ул нәрсә? (Балдак.)

В) Зыр-зыр әйләнә, һәркемне киендерә. (Орчык).

(Укучылар да табышмак әйтергә мөмкин. Җаваплар бергәләп табыла.5 нче слайд)

Укучы:

- Ә беләсезме, аулак өйләргә дә кызлар читекләр киеп йөрергә яраткан.

Әти алган бүләк итеп

Миңа каюлы читек.

Сабантуйда күрсәтермен

Тыпырдап биеп китеп.

Бу читекне һәрбер кеше

Күреп исе китәчәк.

Балтырлары - яшел болын,

Бизәкләре - күкчәчәк.

(Ш.Галиев сүзләренә, И.Якупов көенә "Бииләр итек, читекләр" җыры башкарыла.6 нчы слайд)

  1. Рефлексив-бәяләү этабы

- Укучылар! Дәрес-сәяхәтебез азагына якынлашты. Ләкин ул ахыргысы булмас. Киләсе сәяхәтләребездә халык җәүһәрләренең башкалары турында да фикерләшербез.

1. Үзбәя.

3. Өй эше. “Әбием сандыгындагы иң кадерле истәлек” дигән  темага инша язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Костюм. Русскмй национальный костюм

Определение .Виды костюмов...

Создание эскиза костюма в Gimp ч.2 Создание оригинального эскиза костюма-образа

Презентация с материалом по практической работе в графическом редакторе Gimp. Занятие из серии «Образ в коллекции» - работа над эскизами по авторской программе "Дизайн-студия "Стиль игры"",...

КОНЦЕПЦИЯ РАЗВИТИЯ МУЗЕЯ "СТУДИЯ - МАСТЕРСКАЯ МИР КОСТЮМА"МИР КОСТЮМА

КОНЦЕПЦИЯ РАЗВИТИЯ МУЗЕЯ "СТУДИЯ - МАСТЕРСКАЯ МИР КОСТЮМА"...

Методическая разработка на тему «Костюм Византии. Национальный костюм Японии»

Анализ исторических изменения византийского и японского костюмов....

"Татар костюмы"-ачык дәрес.

Татар халкының милли киемнәре,бизәнү әйберләре.Киемнәрнең бүленеше....

Костюм как средство коммуникации и демонстрации положения человека в обществе. Часть 1. Древнерусский костюм 15-17 века (костюм представителей зажиточного сословия).

Материал содержит примеры конструкции и декора древнерусского княжеского и царского  костюма 15-17 века. Материал может быть использован на уроках изобразительного искусства в 5 классе по теме &q...