Ризаэддин Фәхреддин
проект (11 класс) по теме

Ризаддин Фәхреддин хезмәтендә тәрбия мәсьәләсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rf.docx28.87 КБ

Предварительный просмотр:

       

Кирилова А.М.

Татарстан Республикасы

Минзәлә муниципаль бюджет учреждениясе

“3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

“Игелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре игәрсез”.

(Тәрбия өлкәсендә Р.Фәхретдин хезмәтләре)

                  “Игелек орлыкларын чәчегез, бәхет игеннәрен игәрсез” (Тәрбия өлкәсендә Р.фәхретдин хезмәтләре).

1859нчы елның 17нче гыйнварында хәзерге Әлмәт районының Кичүчат авылын-да мулла гаиләсендә дөньяга килгән Ризаэтдин Фәхретдин мәдрәсәдә үк гарәп, фарсы, төрек телләрендә тирән белем ала. Мәдрәсәнең югары сыйныфында укыганда ук инде ул башлангыч сыйныф балаларын укыта башлый. Дөньяви фәннәргә өстенлек бирүе, укыту-тәрбиядә яңа алымнар куллануы белән бик тиз танылып өлгерә. Әлеге һөнәренә ул гомере буена тугрылыклы булып кала.

Мәдрәсәне тәмамлагач, Р.Фәхретдин мөгаллимлек эше белән шөгыльләнә башлый. Аның бу эшендә мәшһүр мәгърифәтче галим Ш. Мәрҗани алым-нарының тәэсире сизелә. Һәрнәрсә белән кызыксынучан, сәләтле, эш сөючән, тырыш бала булып үскән Ризаэтдин мәдрәсәдә укыган елларында да, соңыннан да китаплар күчереп язу белән мавыга. Аның нәкъ менә шушы шөгыле булачак галимнең фәнни-иҗади эшчәнлегенең башлангыч чоры булып тора да инде. Китаплар күчерүдән ул акрынлап үзе фәнни хезмәтләр, китаплар язу эшенә керешә, беренчел кулъязма яки басма чыганаклар белән эш итәргә өйрәнә. Татар халкының тарихы, әдәбияты, мәгърифәте һәм халык педагогикасы белән бәйле тарихи чыганакларны, истәлекләрне җыя, тәртипкә сала, аларны өйрәнә.

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре.

Ризаэтдин Фәхретдиннен әхлак гыйлеменә багышланган хезмәтләре аеруча зур кызыксыну уята. Анын кебек әхлак, тәрбия мәсьәләләренә игътибар биреп, бер-бер артлы китаплар чыгарган башка кеше бармы икән? Галимебезнең белем алу, әдәп, тәрбия, әхлакка багышланган хезмәтләре 100 гә якын (барлык иҗат иткән китапларының яртысы бу). Ризаэтдин Фәхретдин хезмәтләре һәркем аңларлык гади тел белән, үтемле, тормыштан алынган мисаллар һәм чагыштырулар белән баетылып язылган. Шуна күрә дә үз вакытында алар яратылып укылган, кайберләре ун-унбер мәртәбә дөнья күргән. Бу Ризаэддин Фәхреддиннең зур тәҗрибәгә ия булуы белән дә аңлатыла.

Төрле мәдрәсәләрдә белем бирү, озак еллар буе казый һәм мөфти вазыйфаларын башкару – чын мәгънәсендә үз эшенең белгече итә. Шушы тәҗрибәгә нигезләнеп, галимебез Уфада казый булып эшләгән елларда ук күпләп хезмәтләр иҗат итүгә керешә. Бу елларда аның иң мәшһүр китаплары дөнья күрә: 'Тәрбияле бала", "Тәрбияле ана», «Тәрбияле ата», «Тәрбияле хатын», "Нәсыйхәт", "Шәкертлек әдәбе" һ. б. Бу китаплар кат – кат басылып чыга һәм мәдрә-сәләрдә дәреслек буларак кулланыла. Хезмәтләрнең күбесе соңгы мәртәбә XX гасырның башында дөнья күргән. Гарәп графикасында басылганга күрә һәркем алар белән таныша да алмый. Соңгы елларда гына «Тәрбияле хатын», «Тәрбияле бала», "Нәсыйхәт" әсәрләре бүгенге хәрефләргә күчерелеп дөнья күрде.

“Адәбе тәгълим” китабы

Казанда 1908 елда бастырган «Адабе тәгълим» китабының исеме астына Р. Фәхретдин гарәп телендә Гали хәлифәнең “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка бер заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр!” дигән бик хикмәтле сүзләрен китергән.

Укучы балаларның иң изге һәм олы вазифалары гыйлем үзләштерү булганлыктан, Р.Фәхретдин бу китабының иң беренче битенә, бүлек башына, иң беренче сүз итеп «Гыйлем» дип куя. Аннан соң «Мөгаллим. Тәрбия», дип яза. Аның фикеренчә, гыйлемнән дә артык байлык, наданлыктан да артык фәкыйрьлек юктыр. Менә шушы дөньядагы барлык байлыклардан да өстен торган гыйлемне өйрәтүче һәм балаларның җаннарын тәрбияләүче кешенең мөгаллим дип аталуын күрсәтә һәм аның иң беренче эше – шәкертләрне гыйлем белән тәрбияләү, изге шәригатьтә аңлатылган күркәм холыклар белән таныштыру һәм аларга гадәтләндерү икәнлеген аңлатып бирә.               Хезмәтләре – саваплы, вазифалары авыр һәм мактаулы булган укытучыларның үзләре укыткан һәм тәрбияләгән шәкертләре хакында дөньяда һәм ахирәттә бирәчәк җаваплары да җиңел булмавын искәртә Р.Фәхретдин. Аның фикеренчә, алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырган укытучы да бар һәм туфрак булачак бер баланы алтын итә белгән укытучы да бар. Шуңа күрә кешеләргә гыйлем өйрәтүче, дөнья йөзендә үз вазифасын намус белән җи-ренә җиткерүче укытучыдан да файдалы һәм кирәкле кеше юктыр.

Ризаэддин Фәхреддин кешеләргә намуслы хезмәт итүче укытучыларны Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәрләргә һәм илчеләргә тиңли. Чөнки алар да, укытучылык белән шөгыльләнеп, халыкка шәригать кануннарын өйрәткән. «Бу газизләредер – барысы да укытучы иде», – ди ул. Укытучы хез-мәтен бәяләп: «Укытучылык – иң бөек һәм иң изге бер хезмәт урыныдыр ки: бу юлда никадәр мәшәкать тартылса да, аларның барысы да рәхәтлеккә хисапланылса, урынлыдыр», – дип яза. Дөньяга килгән һәр баланы бөек һәм гүзәл шәхес итү өчен аларны сабый вакытларында ук тәрбияләү кирәклеген ассызыклый. «Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәнлектән, гүзәл кеше дә җитешмәс. Мондый тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр», – дип яза ул.

Укытучыларның һәм шул исәптән мәктәпләрнең дә вазифасы гыйлем бирү, укыту белән генә чикләнмичә, моннан тыш, мәктәпкә җыелган балалар күңеленә Аллаһыны сөю, яхшы гадәтләр, үз дигәненә ирешү, тырышлык, гүзәл холык, тугрылык, гайрәтлелек, активлык кебек яхшы холыклылык орлыкларын чәчү һәм тәрбияләү вазифалары да йөкләнә. Менә шуңа күрә дә укытучылык кебек авыр һәм җаваплы вазифаны һәркем үти дә алмый. «Шул сәбәпле, – дип яза Ризаэддин Фәхретдин, – баланы укытырга биргән вакытта иң элек игътибар итәчәк нәрсә – укытучы табу һәм ул укытучының вазифасын үтәвендә көче булу-булмавын яхшы аңлаудыр».

Укытучы нинди сыйфатларга ия булырга, дәресләрен ничек укытырга, аның вазифалары нидән гыйбарәт булырга тиеш һ.б.ш. гаять әһәмиятле мәсьәләләр бу китапта җентекләп аңлатыла. Р. Фәхретдин укытучыларга кагылышлы кануни 13 вазифаны тәфсилләп бирә. Бу вазыйфаларның берничәсен санап үтик.

Беренче вазифа – укытучының холкы һәм гамәленә бәйле. Р.Фәхретдин, биредә иң төп канун итеп, укытучының иң әүвәл үз холкын яхшыртырга, үз холкы һәм гамәле белән шәкертләргә үрнәк булырга тиешлегенә басым ясый. Шуннан соң гына укытучы үзенең алдына тезелешеп утырган балаларга әхлак турында дәрес бирергә мөмкин икәнлеген аңлата. Болай булмаганда, шәкертләргә бирелгән үгет-нәсихәтләр файдасыз, укытылган дәресләр дә нәтиҗәсез калачак. Чөнки, гадәттә, укучылар укытучының сөйләгән сүзенә түгел, ә гамә-ленә иярә һәм тора-бара бу күренеш укучының табигый гадәтенә әйләнеп китә. Менә шуңа күрә дә инде балалар укытучының: «Шулай булыгыз! Болай булмагыз!» – дип өйрәтүләренә түгел, ә үзенең гүзәл холкы һәм яхшы гамәле үрнәгендә тәрбияләвенә мохтаҗ.

Укытучы кеше үзе нинди генә галим, зирәк акыллы булып та, гүзәл холык иясе булмаса һәм шул гүзәл холыкны дәресләрендә күрсәтеп, гамәлдә кул-ланмаса, аның укытуыннан бернинди файда булмас, ә зарары әйтеп бетергесез күп булыр.

Р.Фәхретдин укытучылар алдына җитди таләп куя: «Әгәр дә син үзеңне укучыларыңнан хөрмәт иттерәсең килә икән, син иң әүвәл укучыларыңның барысына да бертигез хөрмәт күрсәт; үз итеп, шәфкатьле итеп эндәш, төрле кушаматлар тагудан сак бул! Әгәр син һәрбер укучыга олы шәхес итеп карасаң, аның нәтиҗәсе дә бик яхшы булачак. Һәр укытучы үз холкының һәм гамәленең тулы чагылышын укыткан шәкертендә күрә ала».

Укытучының икенче вазифасы итеп, Р.Фәхретдин аның төпле белемгә ия булуын, укытучылык итәргә кулыннан килүен, булдыклылыгын күрсәтә. Болай булмаганда, укыту һәм тәрбия эшенә һичбер вакытта төзәтеп булмаслык зарар киләчәк.

Укытучылык эше никадәр зур белем һәм булдыклылык таләп итүен күрсәтеп, Р.Фәхретдин, җыелышып утырган балалар нинди генә кечкенә булса да, аларга бирәсе белем һәм тәрбиянең һич кенә дә җиңел түгеллеген аңлатып бирә.

Тәрбия гыйлеме сәламәтлек саклау, әхлак, рух гыйлеме кебек төрле фән-нәрдән җыйналган гыйлем булганга күрә Р.Фәхретдин аның һәр ысулын белүне укытучының бурычы итеп саный һәм укытучылык эше өчен кирәк булган һәр фәнне һәм гамәлне үзләштерүне таләп итә.

Аның фикеренчә, балалар укыту һәм тәрбияләү шикелле изге гамәлне үтәү өчен аеруча сәләтле һәм булдыклы булу сорала. Әмма сәләтлелек һәм булдыклылык сыйфатлары укып та, эшләп тә бирелми. Ул – Аллаһы Тәгалә тарафыннан гына бирелә торган бөек бер бүләк. Укытучы кешегә бирелгән сәләтлелек һәм булдыклылык – ул үзенең күңелендә булган гыйлемне ачык итеп балаларга аңлата белү. Мондый сыйфаты булмаган укытучының, ул әллә нинди гыйлемле, галим булса да, гыйлем көйрәтүеннән дә бер нәтиҗә дә булмас. Галим булу бер нәрсә, әмма укытучы булу бөтенләй башка.

Укытучының өченче вазифасы итеп, галим йомшаклык, ягымлылык, үз-үзен олы итеп тота белү сыйфатларын күрсәтә. Ул, укытучыларның иң әүвәл йомшак күңелле, түзем, шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булырга тиешлеген аңлата. Әгәр укытучы күңелендә балаларга карата шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек хисләре булмаса, андый кешенең укыту һәм тәрбия эше белән шөгыльләнмәве үзе өчен дә, балалар өчен дә хәерлерәк.

Р.Фәхреддин укытучыларның сабыр холыклы, беркайчан да кызып китми, укучыларын ачуланмый торган, үз дәрәҗәсен саклый белүче, ягъни үзен олы итеп, хөрмәткә лаеклы кеше итеп тотучы затлар булуын таләп итә. Мондый укытучыларны укучылары да хөрмәтләп, олылап тора.

Укытучының дүртенче вазифасы итеп, Р.Фәхретдин, ихласлылык, дикъ-катьлелек, тырышлык сыйфатларын күрсәтә. Аның фикеренчә, укытучыларның бар вазифасы аерым бер вакытта үтәлергә һәм укытыр өчен дә махсус вакытлар билгеләнергә тиеш. Дәресләрне үз вакытларыннан һичбер вакыт күчерергә яки чигерергә ярамый. Укытучының һәр эшне үз вакытында башкаруы – дикъкатьле булу билгесе, һәм шул нигездә тәрбияләнгән шәкерт тә надан кал-маячак...

Укытучы булган кеше укучыларын яхшы итеп укыту өчен тырышырга, укучыларының яхшы тәрбиясе мәсьәләсендә дә һәрвакыт уйларга тиеш. Дөньяда яхшы яшәү өчен бик нык тырышырга кирәк булган кебек гыйлем өйрәнүдә яки гыйлем өйрәтүдә тагын да күбрәк тырышырга кирәк. Гыйлем юлында никадәр күбрәк тырышсаң, аның ләззәте дә шулкадәр күбрәк була. Дөньяда гыйлемнән дә артык берәр төрле өстенлек булмавын күрсәтеп, Р.Фәхретдин, берәр укучы баланы гыйлем юлында һәм шәригать юлында тәрбияләү кебек яхшы сыйфатның һич табылмавын, укучыларның моны яхшы аңлап бөтен көчләрен куеп тырышырга тиешлеген ассызыклап аңлата.

Укытучының бишенче вазифасы итеп, Р.Фәхретдин балаларны сынап ка-рау юлы белән тану, гыйлем өйрәнүгә мәхәббәт тәрбияләп кызыксындыру, түземлелек сыйфатларын күрсәтә. Авыруларны дәвалаудан элек аларның та-бигый хәлен җентекләп өйрәнүче һәм нинди чир белән авыруын аңларга ты-рышучы табиблар кебек укытучылар да укучыларның холык-табигатен өйрә-нергә һәм, шуннан чыгып, аларны укыту һәм тәрбияләү эшенә керешергә тиеш. Бу укытучы өчен гаять мөһим бер адым булып тора. Укучының холкын өйрәнү өчен тәҗрибәле укытучылар балаларга күбрәк мөстәкыйльлек биреп карый.

Балаларда гыйлем өйрәнүгә мәхәббәт, кызыксындыру тәрбияләүне ул укытучы өчен иң кирәкле һәм иң файдалы бер гамәл дип саный. Аларда үз теләкләре белән гыйлем алуга максат, омтылыш уятырга кирәклеген һәм моның милләт өстеннән наданлык авыруын алып ташлау өчен беренче чара булып торуын күрсәтә.

Р.Фәхретдин укучы балалар үз укытучыларының дәресләрен, нәсихәтләрен җаннары һәм тәннәре белән бирелеп тыңласын һәм аларны үзләрен тәрбияләр өчен барлыкка китерелгән затлар дип инансын дигән зур бурыч куя. Ә бу бурычны йомшак күңеллелеге белән мәрхәмәтен, сабырлыгы белән дикъкатен, белемнәре белән тырышлыгын эш кыйбласы иткән укытучылар гына үти алуын искәртеп куя.

Укучы баланың җәмгыять өчен кирәкле һәм һәрьяктан камил шәхес бу-лып җитешүе өчен галим бөтен җаваплылыкны укытучыга йөкли. Моның белән аның үз эшенә ничек каравын, укыту ысулын ни дәрәҗәдә белүен билгеләп: «Шәкерт ничек кенә яшь булмасын, ул мәгърифәт үзләштерүгә сәләтле булыр, фәкать укытучының укыту ысулын белүе һәм алдында утырган көчсез җан иясенең киләчәк көндә мәшһүр һәм файдалы адәм булу ихтималы барлыгын фикерләп, саклык белән тәрбияләве шарттыр», – ди.

Укытучының алтынчы вазифасы итеп, Р.Фәхретдин нәсихәт-яхшылыкка өндәү, тырышлык һәм теләктәшлек кебек сыйфатларны күрсәтә. Аның фике-ренчә, укытучы булган кеше, үз укучыларына карата аларның ата-аналарына караганда да шәфкатьлерәк һәм мәрхәмәтлерәк булып, аларны яхшылыкка өндәп, үгет-нәсихәт бирергә тиеш. Нәсихәт – ул сүз белән генә түгел, ә үзеңнең гамәлең һәм холкың белән балаларга үрнәк булып торуда күренә. Шуңа күрә укытучыларның үзләренең холык һәм гамәлләре үрнәгендә бирелгән шәфкатьле нәсихәте укучыларның зиһене ачылу һәм холкын яхшырту турында китаплар белән дәрес бирүгә караганда файдалырак. Нәсихәтләре үтемле булган укыту-чыларның укучылары күп вакытта күркәм холыклы, мөлаем була. Шуңа күрә шәкерт остазының күчермә нөсхәсе булганлыктан, укытучы булган кеше иң әүвәл үз холкын яхшыртырга һәм аннан соң гына укыткан балаларына тыры-шып-тырышып нәсихәт бирергә тиеш. Тәрбия гыйлеме таләп иткәнчә, дәресләр бирү, аннан соң табигый җанлылык белән укучыларга һәр көнне бер файдалы гыйлем өйрәтү һәм, барыннан да бигрәк, укучыларның көннән-көн алга үсе-шенә һәм аларның тырышлыгы артуга көчле тәэсир итүче шәхси үрнәк булудан гыйбарәт.

Р.Фәхретдиннең тагын шундый канатлы сүзләре бар: «Балачакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас». Димәк, кеше тормышында иң мөһим булган, иң гүзәл сыйфатларны – әхлак нигезен – без балалар бакчасыннан алып сала башларга тиешбез. Бу очракта мин әхлак тәрбиясе бирүдә гаилә ролен махсус азсызыкламадым, чөнки 90 нчы еллардан башлап күпчелек гаилә «ничек кенә булса да исән калырга» дигән принцип белән яшәүгә күчте һәм тәрбия мәсьәләсеннән читкә китте, шул сәбәпле үзе әхлак тәрибясенә мохтаҗлыкта калды. Киләчәккә өмет белән карау, ышаныч белән яшәү, бәхетле булырга омтылу Коръән сүрәләрендә, пәйгамбәрләребез хәдисләрендә тирән яктыртылган. Тик аларны бала күңеленә ятышлы итеп аңлата белергә генә кирәк.

Кеше рухи яктан бай булса, тәртипле тормыш алып барса, кешелек сыйфатларын җуймаса, ул әхлаклы булачак, милләтнең чәчәк атуына ярдәм итәчәк. Тормыш дәрьясында үз урынын табачак. Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә булырга теләгән милләт үзенең үткәннәрен, олуг шәхесләрен белергә тиеш. Өлкән яшьтәге балалар өчен "Шәкертләр әдәбе”, кече яшьтәге балалар өчен”Тәрбияле бала”, барысы өчен дә "Гаилә” хезмәтләрендә дә әдип, галим-педагог Ризаэтдин Фәхреддиннең халыкның тәрбия тәҗрибәсен тирәннән белүе, аны нигезләп гомумиләштерүе һәм ихлас күңелдән пропагандаларга омылуы сизелә. "Әдәбе тәгълим” исемле китабында, җәмгыятьтә шәхес тәрбияләүнең никадәр авыр, катлаулы һәм дәвамлы эш икәнлеген ассызыклап күрсәтеп, Р.Фәхреддин болай яза: "...Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер...” 

     "Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия – иң кирәкле бер эш булачактыр...”

     Тәрбия эшенең нечкәлекләренә һәм үзенчәлекләренә тукталып, галим аны чорларга бүлеп карый һәм шәхес тәрбияләүдә гаилә, мәктәп һәм җәмгыятьнең рольләре гаять зур икәнлегенә басым ясый.

     Гаиләдә булган тәрбия – "беренче” тәрбия. Мәктәптә булган тәрбия – "икенче” тәрбия. Аннан соң булган тәрбия – "өченче” тәрбия ди. Бу тәрбияләрдән беренчесе – аналардан, икенчесе – мөгаллимнәрдән, өченчесе – шулай ук мөгаллимнәрдән һәм укылачак китаплар һәм газеталар, дус мөгамәләдә булачак затлардан өйрәнәләр,” -дип яза.

Риза ага яшьләргә тормыш өчен зарур булган гомуми белемне ана телендә бирүне хуплый. Шулай итеп, галим бик хаклы рәвештә ана телен зур тәрбия чарасы итеп карый. Ана телен тулы хокуклы тел итәргә тырышу белән бергә , балаларны рус телен һәм башка чит телләрен дә тырышып үзләштерергә өнди. 

     Шәкертләргә  тәрбия бирүдә әдәбият дәресләренең роле әйтеп бетергесез. Чөнки әдәбият бөтен барлыгы белән тәрбия фәне. Р. Фәхретдин бу хакта: “Әхлак белән әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр”, – дип язды.

Татарстан Республикасы укытучыларының профессиональ үсүнең моделе биш компетенцияседә Р.Фәхретдиннең укытучының алты вазифасына туры килә.

      Тәнкыйди фикерләү технологиясе

  Минем үземнең чыгышымны күренекле мәгърифәтче, галим, дин эшлеклесе, тарихчы  Р.Фәхретдин сүзләре белән башлыйсым килә:

 “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка бер заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр!

Бүгенге көндә дә заманча технологияләрнең асылын Р.Фәхретдин  шушы фикере тулысынча тәшкил итә. Чөнки заманча технологияләр кулланып эшләү – ул укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту, аның танып белү активлыгын үстерү һәм укучының иҗади мөмкинлекләрен камилләштереп, белемнәрен тирәнәйтү.

 Минем методик темам: ,, Инновацион технологияләр кулланып татар теле һәм әдәбияты дәресләренә укучыларда кызыксыну уяту”.

Мин темамны уңышлы сайладым дип уйлыйм. Чөнки әлеге тема мине заманнан артта калмыйча, яңалыкларны эш тәҗрибәмдә актив кулланып, яңа педагогик эзләнүләргә һәрвакыт өндәп тора.

Ә менә балаларда үз фәнеңә ничек кызыксыну уятырга соң? Миңа үземнең эшемдә инновацион технологияләр ярдәм итә. Бүген шуларның берсе –тәнкыйди фикерләү технологиясенә тукталырбыз.

Максат:

 Тәнкыйди фикерләү технологиясенең кайбер алымнарын татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланырга өйрәтү; Тәнкыйди фикерләү технологиясе турында кызыксынулар уяту, әлеге технология нигезендә эшләргә “этәргечләр” бирү. 

Эшкә керешкәнче, төркемнәргә бүленеп куйыйк. Хәзер игътибарны экранга юнәлтик.

  1. Чакыру. Кызыксындыру уяту.

Акыл штурмы”. –Тактадагы рәсемнәргә карагыз әле, рәсемнәр буенча теманы табарга тырышыгыз. (Әйе, темабыз “Сабый, бәхет, бала туу шатлыгы”). Кайдан белдегез?(Куллану максаты: тема буенча балаларның нәрсә белүен ачыклау; тема буенча идея һәм фаразлар; Булган белемнәрне активлаштыру. Дәреснең беренче этабында кулланыла. Укучылардан күбрәк идеяләр әйттерү өчен уңайлы. Ничек уйлыйсың? – барысы да уйлый, фикер әйтә.

Бала туу шатлык, көтелгән сабый гаиләгә бәхет алып килә. Безнең барыбызның да бәхетле гаилә корып яшисе килә. Без сезнең белән бүген Сабый, бәхет, бала туу шатлыгы бәхет турында сөйләшәчәкбез һәм “бәхетле гаилә, тәрбияле бала формуласы”н төзербез. Менә шундый сорау туа, ә нәрсә соң ул гаилә бәхете, тәрбияле бала? бу төшенчәләр  белән сезнең күз алдыгызга нинди ассоциацияләр килеп баса? Мин сезгә үз җавапларыгызны “Кәрзин” ысулы аша әйтергә тәкъдим итәм.

Кәрзин” ысулы.

Бер-береңне хөрмәт итү                           Бәхетле гаилә

Ата-ананы хөрмәт итү                              Тәрбияле бала

Олыларны хөрмәт итү

Бу ысул, гадәттә, дәреснең беренче этабында кулланыла. Ул идеяләрне, төшенчәләрне, фактларны тупларга һәм алар арасында бәйләнеш тудырырга ярдәм итә. Иң әһәмиятлесе: ул язма сөйләмне камилләштерү һәм укучыларның шәхси, парлап һәм төркемнәрдә эшләүләрен оештыру мөмкинлеген бирә. Ул дәрестә балаларның белемнәрен активлаштыру вакытында кулланыла.

Ә хәзер Г.Афзалның“ Өф-Өф итеп...“ шигыре белән танышырбыз

- Без “Текстны паузалап уку” ысулын кулланабыз. Ул “Гади һәм катлаулы сораулар” (Толстые и тонкие вопросы) ысулы белән үрелеп барачак.

Дәреснең икенче һәм өченче этабында кулланыла.

Гади

Катлаулы

Кем...

Ни өчен... аңлатыгыз

Нәрсә...

Ни өчен сез... дип уйлыйсыз

Кайчан...

Аерма нәрсәдә...

Шигырьдә нәрсә турында сүз бара? (Конкрет мисалда баланы ничек тәрбияләргә ярамаганны күрсәтә. Алга таба нәрсә булыр?

Матур кызлар белән прәннек ашый,

Акча сорап безгә допрос ясый.

Бирми торсаң, хәзер кыйнап ташлый,

                 дөп-дөп итеп,

                 дөй-дөп итеп.

-Ата-ана  бәхетлеме? Ни өчен? Ата-анага  бәхетле булыр өчен нәрсә җитми? (вакыт) Сез ата-ананы бәхетсез дидегез һәм аның бәхетсезлеген баланы артык өф-өф итеп тәрбияләүдә күрдегез.Бала ирекле, гаиләсе дә, акчасы да, матур кызлар да бар. Ул бәхетлеме ? Ни өчен? Аңлатыгыз.

-Бала ата-ананы  бәхетле итә аламы ? 

Ничек?( уйлап, дөрес юлга басса, ә бәлки юктыр,чөнки вакыт узган).

Г.Кутуй “Тапшырылмаган хатлар” повесте.

1.Чакыру. Кызыксындыру уяту.

Акыл штурмы

Егет белән кыз; Ир белән хатын; ата-ана һәм бала

(Гаилә, бәхетле гаилә)

Кәрзин ысулы

Галия белән Искәндәр                                           ата-ана мөнәсәбәте                                                            

 ир белән хатын мөнәсәбәте                                  ата-ана һәм бала

Гади һәм катлаулы сораулар

Кем...

Ни өчен... аңлатыгыз

Нәрсә...

Ни өчен сез... дип уйлыйсыз

Кайчан...

Аерма нәрсәдә...

Р.Фәхретдиннең ир белән хатын мөнәсәбәте, тәрбияле хатын, тәрбияле ир турында фикерләре чагылыш таба.

Повестьтә нәрсә турында сүз бара? (Конкрет мисалда гаиләне ничек саклап калырга кирәклеген күрсәтә. Алга таба нәрсә булыр?

“Мин үземнең иркемне, теләгемне, киләчәгемне корбан итңрлек түгел идем”...(Галия).

“Характерымны өйрәнеп бет, мине ярат, сорауларыма игътибар ит, сәхнә эшемә ярдәм күрсәт...” (Искәндәр).

Ир белән хатын мөнәсәбәтләре, гаиләнең ныклылыгынәрсәгә нигезләнә?

Кеше кайчан бәхетле була?

Галия бәхете ике нәрсәгә бәйле- мәхәббәт һәм хезмәт.

Бәхет- нәрсә ул? Аңлатыгыз.бәхет төшенчәсен ничек аңлыйсыз?

Кулланылган әдәбият

  1. “Әхлакый тәрбия дәресләре”, “Иман” нәшрияты, Казан, 2002
  2.  “Балаларга үгет – нәсыйхәт”, Габдрахман Кая һәм Ризаэддин Фәхретдин, “Дом печати” нәшрияты, 2001.
  3. “Иман дәресләре” (Мәктәп балалары өчен уку әсбабы). Вил Казыйханов, Казан, “Дом печати” нәшрияты, 2001.
  4. “Иманлы бала” Җ.Фазлыев, Казан, 2003.
  5. “Иминлек һәм изгелек дине”, Л.Харисова, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2001.
  6. Ризаэддин Фәхреддин: Тормыш юлы иҗади мирасы:Дәреслек – хрестоматия. – Казан, 2005.

7.     Ризаэддин Фәхреддин: фәнни –библиографик җыентык-Казан: ”Рухият” нәшрияты,1999.-224б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ризаэддин Фәхреддинне беләбезме?.9 класс әдәбият дәресе

9 класс әдәбият дәресендә Р.Фәхреддиннең тормышы һәм иҗаты буенча ярыш....

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия бирүдә куллану тәҗрибәсеннән

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия...

Мәгърифәтче, галим, язучы Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлеген өйрәнү буенча программа

Әлеге курсны өйрәнү барышында укучылар түбәндәге белемнәрне алалар яки үзләрендә булган белемнәрен үстерәләр:     1.ХIХ йөз ахыры - ХХ йөз башында татар халкында мәгърифәтчелек хәрә...

Укыту-тәрбия эшендә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре

Бу мәкаләдә укыту-тәрбия процессында Р.Фәхреддин мирасын кулланудагы эш тәҗрибәсе яктыртыла....

Ризаэддин Фәхреддиннең педагогик карашларын укыту-тәрбия эшчәнлегендә куллану.

Мəктəп, андагы укыту-тəрбия процессын Риза Фəхреддиннең бүгенге милли мəгариф өчен дə əһəмиятен югалтмаган педагогик хезмəтлəреннəн башка күз алдына китерү һич тə дөрес булмас иде. Чөнки галимнең өйрə...

“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...