Минем эш тәҗрибәмнән. "Ел укытучысы- 2017" конкурсы өчен материал.
статья на тему

Губайдулина Зульфия Равиловна

"Ел укытучысы - 2017" конкурсы өчен материал. "Минем эш тәҗрибәмнән".

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл минем эш тәҗрибәмнән.313.43 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Мәскәү районы “9 нчы гимназия” ГБМБУ

СӨЙЛӘМ ОСТАЛЫГЫННАН - ИҖАДИЛЫККА

(ЭШ ТӘҖРИБӘСЕННӘН)

                        

Башкарды:

                        Гобәйдуллина Зөлфия Равил кызы

                        татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Казан - 2017

Бүгенге җәмгыятебез һәм дәүләтебез безнең алдыбызга күпмәдәниятле , ягъни бар яктан да килгән, камил шәхес тәрбияләү бурычын куя.  Шул рәвешле, яңа стандартлар буенча киләчәктә чыгарылыш сыйныф укучысы өч төрле нәтиҗәлелеккә – предмет буенча, метапредмет һәм шәхси кешелеклелек сыйфатлары буенча нәтиҗәлелеккә ирешергә тиеш.  Бу урында педагогика фәннәре докторы, Федераль Дәүләт белем бирү стандартларын төзүче төркем җитәкчесе Александр Кондаковның “Мәгариф” журналы[11/2014] редакциясе хәбәрчесенә биргән интервьюсын укыгач, гаҗәпләнү катыш горурлык хисләре кичергәнемне исемә төшерәм. Галимнең әлеге әңгәмәсендә “...были  созданы новые матрицы — таблицы опросов населения. Мы неожиданно для себя выяснили , что общество и государство, семья не очень- то заинтересованы в том, знает ли ребенок бином Ньютона или не знает. Их гораздо больше волнует , является ли ребенок личностью,  умеет ли избегать конфликты,  и т.д.  И в результате, появилась Концепция духовно-нравственного развития и воспитания личности гражданина России, которая заставила признать,что на самом деле главная задача образовательного процесса — это духовно-нравственное воспитание, воспитание личности “ дигән сүзләре һәр татар кешесенең күңеленә хуш килгәндер, мөгаен. Ниһаять, безнең борынгы бабаларыбызның күп гасырлар буе  чаң суккан  фикере халык аңына килеп җитте, галимнәр колагына керде. Борынгы төрки шагыйребез Йосыф Баласагынлы  ун гасыр элек язылган “Котадгу белег”  әсәрендә юкка гына :

        “Тик акыл һәм белем булсын тиң-таман.

        Акылың булмаса , белемең дошман”- дип язмагандыр.

Сөенеп туя алмыйм: без, татар теле укытучылары, борынгы бабаларыбыз рухына тугры булып, Ризаэтдин Фәхретдин, Каюм Насыйри, Галимҗан Ибраһимов  хезмәтләрен, Вил ага Казыйхановның “Әхлак дәресләре”н , Альберт абый Яхин хезмәтләрен өстәл китабы итеп берничә дистә еллар эшлибез бит инде. Без яңа дәүләт стандартларын олуг галимнәребезнең хыялы тормышка ашуы буларак кабул итәбез.

 Билгеле булганча, идеаль шәхес моделен әзерләү “Туган йорттан – зур дөньяга” чылбыры буенча бара. Бу эштә рустелле мәктәпләрдә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларының вазифасы бик җаваплы. Әгәр туган тел һәм әдәбият дәресләрендә мәдәни кыйммәтләргә, халкыбызның гүзәл сыйфатларына басым ясалмаса, татар балалары өчен бу чылбырның туган йорт боҗрасы төшеп калырга да мөмкин. Рус милләтеннән булган балалар өчен безнең дәресләребез күрше милләт мәдәниятенә бусага булып тора. Һәммәбезгә билгеле: башка милләтләр мәдәниятен үзеңнеке белән чагыштырып өйрәнә алганда гына, шәхес тулы мәгънәсендә камил була ала.

Мин соңгы бишьеллыктагы эшчәнлегемдә балаларның сөйләм осталыгын (компетенциясен) үстерүгә басым ясыйм. Коммуникатив компетенция – аралашу максатын, урынын,вакытын, анда катнашучыларның социаль хәлен исәпкә алып, фикерне төгәл һәм эзлекле итеп белдерә алу осталыгы ул. Билгеләмәдән күренгәнчә, бу осталыкка ирешү өчен фән буенча үзләштерелгән белемнәр генә җитми, әлеге белемне тормыш дәресләре белән үреп алып бару зарур. Моның өчен:

1.Укыту процессы “Һәр дәрес әхлаклылыкка бер адым” принцибына корылган булырга тиеш . Әби-бабаларыбыздан килгән тәрбия ысулларын аз- азлап булса да балалар күңеленә сеңдерү максаты белән , мин дәресләремне төрле  тәрбияви  хикәятләргә ярдәмендә четерекле ситуацияләр тудырып, алардан чыгу юлларын эзләүгә корып үткәрергә тырышам. Ситуацияләр дәреснең актуальләштерү өлеше булып, бергәләп нәтиҗә ясап, үзебез тапкан нәтиҗәне халык акылы җимешләре - мәкаль-әйтемнәр, билгеле шәхесләрнең гыйбарәләре белән расларга өйрәнәбез, әлеге җөмләләрне, җөмләдәге сүзләрне грамматик яктан тикшереп , дәресне дәвам итәбез. Бу алым балаларның белемнәрен дә ныгытырга да булыша,тормыш дәресе дә бирә,  кыска, оста, зирәк җавап бирергә дә өйрәтә .

2. Укытучының эшчәнлеге һәр баланың сәләтен ачуга юнәлдерелгән булырга тиеш. Моның өчен аның классик һәм заманча технологияләр белән ныклы рәвештә коралланган булуы шарт. Хезмәтемдә проблемалы укыту, хезмәттәшлек, уен, проектлаштыру, тормыш мәктәбе технологияләрен кулланырга яратам. Әдәбият дәресләрен ,Альберт Яхин киңәшләрен истә тотып, әсәргә бәя бирүне иҗат белән бәйләп алып барырга тырышам. Классик алымнарны да онытып бетермим, мәсәлән, файдалы , кызыклы мәгълүматлы лекцияне ник сөйләмәскә, тыңламаска икән?!

3.Мәгълүмати технологияләрдән файдалану- заман дәресенең төп элементы булып тора. Аудиокитаплар, видеоматериал, электрон сүзлекләр, башваткычлар, тестлар куллану эшебезне күпкә җиңеләйтә. Ләкин бу мәсьәләнең бәхәсле ягы да бар. Дәрестән тыш вакытта кулларыннан электрон уенчыкларны төшермәгән балаларның фәнгә кызыксынуын аның белән генә арттырып булырмы, сөйләм осталыгы үстерүгә бу чаралар зур өлеш кертә алырмы? Балаларның сәламәтлеге күпмегә түзәр? Минемчә, бу мәсьәләдә чама белү мөһим.

Балаларның сөйләм телен камилләштерүне “Сәләт”  театр түгәрәгендә  дәвам итәбез. Түгәрәктә татарлар да, рус милләтеннән булган балалар да шөгыльләнә. Республикакүләм театр фестивальләрендә , татар мәктәпләреннән килгән балалар белән бергә чыгыш ясау,  җиңүләр яулау балаларның үзбәяләрен үстерә, сәнгатькә кызыксыну уяту. Узган елгы театрлар фестивалендә “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә җиңүче Илнурыбыз, рухланып китеп, “Татар егете” бәйгесендә катнашырга теләк белдерде, шәһәр күләмендә 3 нче урын яулады. Эшебездә мондый уңышларыбыз аз түгел.

Бүген  рус мәктәпләрендәге татар теле укытуны тәнкыйтьләүчеләр күп  , татар балалары хатасыз яза белми, руслар иркен сөйли алмый, диләр.Тәнкыйть кәнфит түгел, шуңа күрә, минем үзебезне яклыйсым килә: без бу тәҗрибәнең бик яшь икәнлеген исебездән чыгарабыз түгелме соң? Фәлсәфә фәннәре докторы Фәрит Мирза  улы Солтанов бер язмасында әйткәнчә: “500 йөз ел буе бер халәттә яшәп,  25 елда гына аны үзгәртеп булмый бит”.

Күрә белсәң, яхшы якка үзгәрешләр бик күп бит.  Бүгенге буын шәһәр балалары, минем яшьтәшләремнән аермалы буларак, “Әни, мине иптәшләрем яныннан татарча дәшеп чакырма!!”,-дип урамнан елап кайтмый инде, алар ике телле булулары белән горурлана беләләр. Мәктәптә дә, онытылып китеп, татарча дәшүче сыйныфташларына башка милләт балалары аптырап карап тормыйлар, русча булса да җавап кайтаралар. Бу инде - толерантлыкның иң гүзәл бер үрнәге. Ә киләчәк буыннары  татарча да җавап бирә башлар. Иң мөһиме, зур дөньяга чыккач, бүгенге балаларыбыз милләтләренең исемен әйтергә курыкмаслар, үзләрен, кайбер бөекләребез кебек, “дөнья кешесе” дип түгел, “татар кешесе” дип атарлар.   Без,  бүгенге татар теле һәм әдәбияты укытучылары -  моның нигезен салучылар һәм зур сабырлык һәм өметләр белән киләчәккә багучылар. Ә бүгенгә әле аеруча сәләтле укучыларыбызның фәнни-практик конференцияләрдә, иҗади бәйгеләрдә ирешкән уңышларына сөенеп яшәргә кала. Аларның кайберләрен санап китәргә телим:

1)2015 нче ел – “Табигать – туган йортыбыз” республика иншалар конкурсы–призёр;
        2)2015 нче ел – Муса Җәлил исемендәге шәһәр фәнни-гамәли конференциясе- 3нче урын;

3) 2015 нче ел – “Җиңү җыры” республика әдәби конкурсы – 2нче урын;

4) 2015 нче ел  - “Шәһри Казан” газетасы үткәргән “Минем бабам – ветеран” республика  конкурсы – 2 нче урын, публикация;

5) 2015 нче ел – Туфан Миңнуллин исемендәге республика фәнни-практик конференциясе , публицистика номинациясе, 3нче урын;

5) 2015 нче ел – Туфан Миңнуллин исемендәге республика фәнни-практик конференциясе , сәхнәләштерү номинациясе, дипломант (“Сәләт” театры)

6) 2015 нче ел- “Сәйяр” театрлар фестивалендә лауреат;

7) 2015 нче ел – “Интеллектум” әдәби тәрҗемәләр конкурсы, 1нче урын;

8) 2016 нчы ел – СОМик республика олимпиадасы, 1җиңүче, 2 призер;

9) 2016 нчы ел - – Туфан Миңнуллин исемендәге республика фәнни-практик конференциясе , дебют номинациясе җиңүчесе (“Сәләт” театры)

10) 2016 нчы ел – Туфан Миңнуллин исемендәге республика фәнни-практик конференциясе , сәхнәләштерү(Иң яхшы ир-ат роле) номинациясе җиңүчесе ;

11)2016 нчы ел- Абдулла Алиш исемендәге төбәк-ара фәнни-практик конференциясенең шигърият секциясе  - дипломант;

12) 2016 нчы ел – татар теле буенча олимпиаданың район туры – призер;

13) 2016 нчы ел – “Татар егете” бәйгесе – 1нче урын;

14) 2016 нчы ел – “Татар егете” шәһәр бәйгесе – 3 нче урын;

C:\Users\андрей\Desktop\сканер\ttKVS1-AQ_M.jpgC:\Users\андрей\Desktop\сканер\Кадр MVI_5182 (00-13-23).jpgC:\Users\андрей\Desktop\сканер\Лилия тат информ.jpg

Иҗади бәйгеләрдән истәлекле мизгелләр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий мини-концерта в геронтологическом отделении с. Головино к Дню Матери

Сценарий также хорошо подходит для небольшого утренника в малокомплектной школе, посвященного Дню Матери...

материал для обобщающего урока по теме "Антропогенез", используется для работы мини групп.

Распечатанный материал необходим для работы с карточками заданиями....

Минем тормышымда укытучы. Эссе. "Ел укытучысы - 2017" конкурсы өчен

"Ел укытучысы - 2017" конкурсы өчен эссе. "Минем тормышымда Укытучы"....

Мини-выступление детей 7-А на родительском собрании ко дню матери.

Мини-выступление детей 7-А на родительском собрании ко дню матери.1.Мамой быть, ой, как непросто,На процентов — девяносто...Остальные десять — рай:Гладь, стирай и убирай......

Материал для написания мини-сочинения по обществознанию. Задание 29

В данном подборке содержится информация об основных подходах к написанию мини-сочинеия по обществознаннию. Приведены примеры выполнения задания 29....

“Минем дустым бар” хикәясендәге яңа лексик-грамматик материал

ldquo;Минем дустым бар” хикәясендәге яңа  лексик-грамматик материал...